«Әбием хатирәсе»

 Елена ХӘКИМОВА,

Минзәлә гимназиясенең югары квалификация категорияле музыка укытучысы

Татар халкының күп кенә йолалары, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре бар.  Әмма аларның күбесе инде онытылып бара, халык арасында популяр түгел. Туган халкыбызның үткән тарихын, аның көнкүрешен белү, боларның барысын киләчәк буынга тапшыру мөһим. Шул максаттан чыгып, гимназиябездә татар халкының гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре буенча чаралар еш уздырыла. Әйтик, гимназиябездә КФУ галимнәре катнашында «Укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә, милли әдәбият һәм этнопедагогикага нигезләнеп, эмоциональ кыйммәтләр технологияләрен укыту-тәрбия процессына кертү» дигән темага уздырылган республика семинарында күрсәтелгән «Аулак өй» – шундыйлардан.

Максат. Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү. Балаларда татар халкының җырлы-биюле уеннарда, авыз иҗатына мәхәббәт уяту.  Сәнгатьле сөйләм телен үстерү. Татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.

Кичә барышы

(Борынгыча матур итеп бизәлгән, җыештырылган татар өе күренеше. Татар халык биюе көе яңгырый.)

Хупҗамал. Кызым, җаным, тегү-чигү эшләрең күп. Күрше кызы Дөрри керер, тагы.

Мәхүп. Гөл әбиең кайтып җитәр. Булышырлар. Чәй эчәрсез. Сезгә җитәр, ризыклар күп.

Гайнетдин. Әлдермешләр турысында болыт тора. Анда кода безне көтеп тора. Атым җиккән, я, будымы күчтәнәчең? Паштет, сумса, чәкчәкләрең, пәрәмәчең?

Хупҗамал. Кызым, сезгә мичтә калды ике бәлеш, кызларыңа дигәненең кыры чалыш. Аңладыңмы?

Гөлшат. Әйе, әни, аңладым.

Хупҗамал. Ярый, кызым, хуш, исән бул, без киттек.

Гайнетдин. Хуш, исән бул, без киттек.

Гөлшат. Сау булыгыз, хәерле юл. Ур-ра! Алсу, Алсу, кер әле, кер.

Алсу. Ни бар, Гөлшат?

Гөлшат. Әти-әни – туйга, әбием ахирәтләренә кунакка китте. Әйдә, аулак өйгә, кызлар чакырабыз.

Алсу. Әйдә. Кемнәрне чакырабыз соң?

Гөлшат. Үзебезнең урам кызларының барысын да. Бар, син аларга әйтә тор, мин бераз өйне җыештырыйм. (Кызлар керәләр.)

Алсу. Кызлар, әйдәгез, җырлый-җырлый эшлик әле.

(«Энҗе бөртекләре» вокаль ансамбле башкаруында «Аулак өй» җыры (Г.Мөхәммәтшин сүзләре, Л.Батыр-Болгари көе) башкарыла.)

Гөл әби. Нинди матур көй ишетелә дисәм, үзебезнең кызлар җырлый икән.

Ахирәтемне Чаллыдагы улы алып киткән, шуңа кайттым, кызым.

Гөлшат. Әбием, син берүк ачуланма инде, кызларны «Аулак өй»гә чакырган идем.

Гөл әби. Ярар, ярар, мин сезгә комачауламам, уйнагыз, көлегез. Безнең дә бар иде бит яшь чаклар. Без дә шулай «Аулак өй»гә җыела идек. Эш арасында уйнаган уен, җырлаган җырларның исәбе юк иде.

Эльвира. Әби, үзегез уйнаган уеннарны безгә дә өйрәт әле.

Гөл әби. Уеннар онытылган инде, балам.

Эльвира. Безгә бәет, я мөнәҗәт әйтсәң дә ярый.

Гөл әби.

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.

Килеп кердем өегезгә, дога кылдым түрегездә.

И Ходаем, иман нуры балкып торсын йөзегездә.

Мәҗлесегез күркәм булсын, өйгә фәрештәләр тулсын.

Догаларым кабул булсын, әрвахларыгыз шат булсын.

Кызлар. Рәхмәт әби, рәхмәт.

(«Энҗе бөртекләре» вокаль ансамбле «Умырзая» дигән татар халык җырын башкара.)

Гөл әби. Чү! Ишектә кеше бар түгелме, балалар? (Егетләр керә.)

Егетләр. Исәнмесез, гөл әби, кызлар! Әссәламәгаләйкем!

Әби һәм кызлар. Вәгаләйкем әссаләм!

1 нче кыз. Егетләр килгән, егетләр!

Кызлар. Нигә килгәннәр икән?

2 нче кыз.

Тыңлап карыйк,сөйләсеннәр,

Нәрсә диярләр икән?

Хәлил.

Шыгырдаган капканы

Шыгырдатмый япмагыз!

Без өләшкән прәннекне

Бисмилла әйтми капмагыз.

Булат.

Атым бара такырдан,

Дагаларым бакырдан.

Рәхмәт төшсен Гөл әбигә,

Матур кызлар чакырган.

Марат.

Базга төштем, май ашадым,

Күршеләрнең базы дип.

Ата казга сәлам бирдем,

Сезнең очның кызы дип.

Кыз.

Акбуз атның җырчысы

Ал чәчәкне таптамас.

Җебеп йөргән егетләрне

Бер китап та мактамас!

(«Зәңгәр чәчәк» уены уйнала. Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Бер бала,чигүле кечкенә мендәр тотып,уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйтәләр.)

Балалар.

Юл читендә зәңгәр чәчәк

Якты нурлар тарата.

Безнең кызлар һәм малайлар

Зәңгәр чәчәк ярата.

(Туктап биеп-җырлап торалар, ә уртадагы бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биеп йөри.)

Балалар.

Якын дуслар арасыннан

Берсен сайлап ал әле.

Тезләреңә ипле булыр –

Мендәреңне сал әле.

(Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала алдына куя һәм, тезләнеп, аңа кулын бирә.Ул бала аның тирәли әйләнә, башкалар кул чабып торалар.)

(«Болгария дуслары» Халыкара бию фестивале лауреаты булган «Уен» хореографик ансамбле башкаруында «Әпипә» дигән татар халык биюе.)  

Зөлфия. Гөл әби, ә сезнең заманда «Аулак өй»ләр ничек үтә иде?

Гөл әби. Безнең заманда да «Аулак өй»ләр күңел ачу кичләре генә түгел иде. Сөлгеләр чигә, паласлар суга, йон эрли идек. Менә бу – үзебез чиккән сөлге, монысы – алъяпкыч…

(Сандыгыннан сөлге, түбәтәй…алып күрсәтә.)

Кыз. Түбәтәй …(Бер егеткә кидерә.) Ничек килешә!

Гөл әби. Менә бу калфакны үзем чиктем. Теләсәгез, сезне дә өйрәтермен. Ә менә бу йөзек – әбиемнән калган истәлек. «Аулак өй»дә шушы йөзек белән «Йөзек салышлы» уйный торган идек.

Алия. Әби, безгә дә өйрәт әле шул уенны.

Әби. Утырышыгыз да учларыгызны тотыгыз.

Кыз.

Мин башлыйм:

Иске уен, кызык уен –

«Йөзек салыш»  уены.

Уч төбеңә йөзек салам –

Аңларсыңмы уемны?

Кемдә йөзек сикереп чык.

– Моңа нинди җәза бирәбез?

– Әтәч булып кычкырсын.

– Моңа нишләргә?

–Җырласын.

–Җырларым пәлтә кесәмдә калган бит. Иптәшләр, сез булышсагыз гына инде.

– Булышабыз, булышабыз!

(«Энҗе бөртекләре» вокаль ансамбле башкаруында «Бииләр итек-читекләр» яңгырый.)

Бер кыз. Әйдәгез, тагын бер уен уйныйбыз.

(«Чума үрдәк, чума каз» җырлы-биюле уены башкарыла.)

(Уйнаучылар кара-каршы ике рәт булып тезелә дә, парлашып, кулга-кул тотыналар. Рәт башында бер ялгыз уенчы басып тора. Балалар барысы бергә җырлыйлар.)

Балалар.

Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярата ул, ярата.

Әлфирә үзенә иптәш эзли,

Белмим, кемне ярата шул, ярата.

Сәвияне ярата шул, ярата.

(Уйнаучылар, җыр ритмына туры китереп, кулларын хәрәкәтләндереп тора. Ялгыз бала, рәт арасыннан узып, үзенә бер иптәш сайлый һәм, аны җитәкләп, ахырга барып баса. Үз парыннан аерылган уйнаучы исә рәт башына китә. Җыр яңадан башлангач, ул да үзенә шул тәртиптә иптәш сайлый. Уен шулай дәвам итә.)