Ә.Еникинең «Туган туфрак» хикәясен өйрәнү үзенчәлекләре

№163

(Татар әдәбияты. Рус мәктәбенең рус төркеме. VI сыйныф)

Ләйлә ФӘХРИЕВА,

Казандагы 72 нче  урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әмирхан Еникинең кайсы әсәрен генә алма, ул ашыкмый-кабаланмый, тирән уйланып, һәр сүзен үлчәп язган, ювелир төгәллегенә омтылган. Аның әсәрләрендә психологик тирәнлек белән камиллек, кыюлык, иҗтимагый үткенлек бергә кушылган. Тормыш, чынбарлык битараф төстә түгел, ә кеше күңеле аша үткәрелеп, аның сиземләве, тоюы аша сурәтләнә. Язучының әсәрләре тормышның нечкәлекләрен ачуда, аны тирәнтен төшенүдә укучыга юл күрсәтүче маяк вазифасын үти. Шуңа күрә укучыларга тәрбия бирүдә аеруча Ә.Еники әсәрләрен алганда отышлы, нәтиҗәле максатларга ирешергә була дигән фикердә калам. Чөнки тәрбия дәресләре укучы күңелен тулысынча биләп, аны тетрәндереп, йөрәгенә үткәндә генә нәтиҗәле була ала.

Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларының татар телен өйрәнүче укучылар өчен Ә.Мотыйгуллина, Р.Ханнанов, Э.Гыйзәтуллиналар тарафыннан төзелгән VI сыйныф дәреслегендә Ә.Еникинең кыскача тәрҗемәи хәле турында мәгълүмат һәм «Туган туфрак» әсәре кечкенә күләмле бүлекләр кебек алынган дүрт өлештә тәкъдим ителә. Әлеге әсәр «Кадерле син, кеше-туганым!» дигән бүлеккә кертелгән соңгы темаларның берсе булып тора. Әсәрдән өзекләрне укуга һәм «символик образ» төшенчәсен бирүгә программада нибары 1 сәгать каралган. Һәр кыска бүлектән соң укылган өлешнең эчтәлегенә, укучының текстны аңлау-кабул итү дәрәҗәсен бәяләүгә мөнәсәбәтле сораулар һәм биремнәр тәкъдим ителә.

Мин исә рус телле укучыларга текстны уку-аңлауда кызыксыну, җиңеллек тудырырлык һәм әсәрнең эчтәлегенә иҗади якын килерлек үз тест-биремнәрегезне, алымнарыбызны тәкъдим итәм.

I. Укылган өлешнең эчтәлеге буенча һәр укучыга сораулар әзерләргә кушарга һәм шул сораулар буенча дәрестә диалог төзетергә мөмкин:

– Клараның бабасының васыяте ничек яңгырый?

– Текстта сүз кайсы авыл турында?

– Клара авылга ни өчен кайта?

– Клара авылны яратамы?

– Клараның хисләре үзгәрәме? һ.б.

II. Дәреслектә бирелгән өзекләрне укыганнан соң, түбәндәге тестны эшләтеп алырга мөмкин.

1. «Туган туфрак» хикәясен кем язган?

А) Г.Тукай

Ә) Ф.Әмирхан

Б) Ә.Еники

3. Бу сүзләрне кем әйтә: «Клара бәбкәм, безнең Каракошны бер кайтып күрер идең, ата-бабаңның туган туфрагы бит ул!».

А) Клара

Ә) Клараның бабасы

4. Әсәрдә кайсы авыл турында сөйләнелә?

А) Аккош

Ә) Яңа Каргалы

Б) Каракош

5. «Туган туфрак»ның тәрҗемәсен күрсәт.

А) Родная страна

Ә) Родная земля

Б) Родной дом

6. Нәрсә ул Чабылтау?

А) Тау

Ә) Авыл

Б) Малай

III. Әдәбият дәресләрендә әсәрләргә анализ ясаганда синквейн алымы бик кулай. Образларга характеристика биргәндә укучыларга шушы эш төрен дә тәкъдим итәбез. Аның ярдәмендә ике герой яки төшенчә арасындагы охшаш һәм аермалы якларны билгеләргә мөмкин. Безнең очракта Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять» һәм «Туган туфрак» хикәяләрендәге образлар янәшә тәкъдим ителә:

Акъәби Клараның бабасы
Сабыр, саф күңелле.Ярата, саклый, җиткерә.

Гореф-гадәтләрне, милләтне саклый.

Милләтпәрвәр.

Сабыр, саф күңелле.Ярата, саклый, сагына.

Гореф-гадәтләрне саклый, туган туфракны иң кадерле, изге җир дип саный.

Милләтпәрвәр.

Акъәбинең балалары Клара
Битараф, яхшыатлы.Тыңламыйлар, теләмиләр, сакламыйлар.

Әниләренең соңгы васыятен үтәмиләр.

Маңкортлар.

Гамьсез шәһәр кызы.Яратмый, исенә төшерә, уйлана.

Авыл җирен өнәп бетерми, анда бернинди кызык та, матурлык та тапмый; бабасының васыятен үти.

Рухын ачуга ирешкән онык.

 

IV. Клараның әсәр дәвамында хис-кичерешләренең үсеш-үзгәрешен билгеләү:

– уңайсызлану;

– эчке тынычсызлану;

– рәхәтлек;

– туганлык хисе булмаудан уңайсызлану;

– үз рәхәтен тою һәм үз дөньясын табу.

V. «Туган туфрак» хикәясендәге образ-детальләрне табу һәм аларның  символик укылышын шәрехләү.

Образ-детальләр Символик укылыш
Каракош авылы рухи эзләнүләр
туган туфрак ата-бабаларның туфрагы;ата-бабалар гомер иткән нигез;

газиз бабаларыбызның кабере;

җир, яңадан туу, ягъни үз асылыңа кайту теләге

 

кечкенә өй яңа халәт аталышы
Хәмдия җиңгәчәсе Клараның бу өй бусагасын атлап кергәннән соң табачак үз рухы, асылы
көзге Клара танып өлгермәгән чынбарлык, дөреслек яки үз-үзенңе танырга омтылу; үзеңне белү матур, ясалма матурлык матур түгел
табын кунакчыллык
чәй туганлаштыра торган әйбер, кешеләрне якынайтуга хезмәт итә
дога фани чынбарлыкны бакый чынбарлыкка күчерү
урман юлы сынау юлы
урман рухи үсешкә ирешү урыны
юкә дуслык агачы һәм авыл тормышы
карт архитипик образ һәм ул алда булачак үзгәрешләрне искәртеп килә
агач үсеш һәм бердәмлек
торна кешенең тормышка ашарга тиешле хыялы, шулай ук рухи һәм җисми үзгәреш булырга тиешлеген әйтә
тау Клараның рухи үсешен күрсәтеп бара
җил галәм сулышы

 

VI. Туган туфрак төшенчәсен ачу өчен кластер төзү.

Туган туфрак: гореф-гадәтләр, нәсел, туган нигез, өлкәннәрне хөрмәт итү, үз рухыңны ачу, үз-үзеңне тану, үз тамырыңны онытмау, әти-әни.

Нәтиҗә ясап әйткәндә, бу язмамда мин рус мәктәбенең урта сыйныфында табигать, әйбер, аллегорик һәм символик образлар турында төшенчә алган укучыга «Әйтелмәгән васыять» хикәясе белән  янәшә «Туган туфрак» әсәрен өйрәнү моделен тәкъдим иттем.