Дракошада кунакта

№ 136

(Сенсор-интегратив артикуляцион гимнастика)

Миләүшә ХӘЛИМОВА,

Саба районы 4 нче санлы “Кыңгырау” балалар бакчасы укытучы-логопеды

Артикуляциягә гимнастика һәр логопед шөгеленең алыштыргысыз өлеше. Аваз әйтелешендә тайпылышы булган балалар белән эшләнгәндә ул артикуляция органнарының дөрес формалашуына уңай тәэсир итә.Алалия белән булган балаларның артикуляция органнарындагы апраксияны үтәргә ярдәм итәләр. Күп вакытта кечкенә  балаларга  махсус әдәбиятта тәкъдим ителгән артикуляциягә гимнастика эшләргә күңелсез. Күбесе аның бераз олырак яшьтәге балалар өчен эшләнелгән.Ә бүген кулланыла торган алымның бу төре балалар өчен кызык формада эшләнелгән. Күнегүләр бала каршында зурлар тарафыннан башкарылса, сонрак бергәләп, аннары бала үзе генә дә мөстәкыйль рәвештә эшли ала.

Уеннарны төрле тематик планлаштыру белән төрләндереп була. Тоемлау, сиземләү органнарына төрле варианттагы предметлар кулланырга була. Предметлар матур итеп эшләнелгән, табигый материалдан ясалган  савытка эстетика белән тезелә. Күнегүләрне берәр тема белән бәйләп курчак белән дә үткәрергә була (курчак терапиясе, әкият терапиясе).

Әлеге чара Дракоша исемле кечкенә аҗдаха уенчыгы белән подноска матур зәвыклы итеп тезелгән җиләк-җимеш, яшелчәләр һәм алардан алынган су, кайнатмалар ярдәмендә үткәрелә.

-Исәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар! Бүген мин сезнең янга үземнең дустым Дракоша белән килдем.

-Дракоша, исәнмесез хөрррмәтле апаларрр!!!ДРРРР!!!!РРРРРР!!!

-Дракоша, ырылдама әле, кунакларны куркытырсың.

-Мин кечкенә шул әле миннән беркем дә курыкмый.

— Дракоша,әйдә әле кунакларга үзеңнең көнеңне ничек уздырганыңны сөйлә. Ә кунаклар синнән өйрәнеп утырсыннар.

-Мин иртән торам да телгә гимнастика ясыйм. Авызны ачам урамга чыгарам телне.

-Карале Дракоша шушылай җитәрме икән? (бер кешенекен барып карау)

-Юк,җитми. Бу кадәр күп кирәк.(телне чыгарып бетерү). Өскә -аска каратам,уңга –сулга каратам. (тел очын борынга таба күтәрү, тел очын ияккә таба төшерү).Аннан  яхшылап тешләрне чистартам. (Тел очы телән тешләрне тышкы яктан,аннары эчке яктан йөртеп чыгу).Аннан авызны чайкыйм.(Борын белә һава сулыйсы һәм авыздан чыгарасы).Аннары телемне тешләп чыгам–“т”,”Т”,”Т”,(телне тешләр белән тешләү), аннан йомшартам “п”,”п,”п”(телне ирен белән кыскалау), аннан чистартам( телне тешләр аша алга-артка йөртү).

Ә аннары мин аш бүлмәсенә чыгып ашыйм. Анда  әни мин яраткан җиләк-җимеш, яшелчәләрне әзерләп куйган була. Бүгенге табыным белән мин сезнең белән дә бүлешергә булдым.

Анда бар кишер (битләрне эчкә суыру), зуррр алма (битләрне күпертү).

Анда бар лимон. Ә лимонны Дракоша теле белән кырыйлары буенча әйләндереп ашый.Сез дә эшләп карагыз. (юка итеп түгәрәкләп киселгән лимонны тел очы белән әйләндереп ялап алу)

Ә апельсинны Дракоша бик ярата. Ул аны күргәч һәрвакыт елмаеп җибәрә. (елмаю)Аны да шулай теле белән түгәрәк буйлап әйләндереп ашарга ярата.(юка итеп түгәрәкләп киселгән апельсинны тел очы белән әйләндереп ялап алу)

Тәмле кайнатмаларның тәме озакка җитсен дип ялап ашый. (манып алынган кайнатманы калактан өстән-аска таба ялау)(кайнатма алманыкы,карлыганныкы, җиләкнеке була ала)

Ә хәзер мин сезнең тел астына бер тамчы су салам. Барыгызга салгач кына әйтерсез: Дракоша нинди сок ярата икән?( пипетка белән тамчылап кына һәркемнең тел астына яшелчә яки җиләк-җимеш суы салына)

Яшәгән, ди булган ди, виноград. Кояшта озак яткан һәм кипкән.( виноград һәм йөзем җимеше кирәк; виноградны бер як биттән икенче як биткә тел белән авыз куышлыгы эчендә күчерергә, ә аннары йөзем җимешен тел очында тотып торырга)

Яшәгән ди,булган ди банан.(киселгән бананны тел очы белән өскә-аска йөртеп ялау) Ул да кояшта озак торган(кипкән бананны тел очына куеп тору) Һәм кипкән.( Кипкән бананны чәйнәү.)

-Ошадымы сезгә Дракошанын иртәнге ашы? Ошаса . Тагын килегез. Без сезне котеп калабыз.

-Сау булыгыз!!!!

(Әлеге күнегүләрне һәр баланы якыннан белеп өйрәнгәннән соң, әти-әни рөхсәтен алганнан соң гына үткәрергә була.)

М.Лынскаяның “Сенсор-интегратив артикуляцион гимнастика методикасына” нигезләнеп әшләнелде.