Дәрвишләр бистәсе – горурлыгым

№214

(Сыйныф сәгате)

Рәмзилә ӘХМӘДУЛЛИНА,

Казандагы 141 нче гимназиянең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: Дәрвишләр бистәсенең тарихын өйрәнү; урамнарын, күренекле шәхесләрен, истәлекле урыннарны барлау.

Бурычлар:

белем бирүдә: укучыларны бистәнең, урамнарның тарихы белән кыскача таныштыру; бистә тормышына бәйле танылган шәхесләр хакында мәгълүмат бирү; истәлекле урыннары турында күзаллау булдыру;

үстерелешле: балаларда кызыксынучанлыкны үстерү, сөйләм телләрен баету;

тәрбияви: бистә өчен янып- көеп йөрүчеләргә карата хөрмәт, туган җирең белән горурлану; үткәнгә карата кызыксыну хисләре тәрбияләүне дәвам итү.

Җиһазлау: туган якны сурәтләгән презентация, магнитафон, рәсемнәр, китаплар күргәзмәсе.

Сыйныф сәгатенең барышы

Кереш өлеш

Укытучы. Укучылар, сыйныф сәгатебезне түбәндәге мәкаль белән башлыйсым килә: «Туган үскән җирдән дә матур җир булмас». Әлеге мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Без нәрсә турында сөйләшербез? Туган җиребез ничек дип атала? (Укучыларның фикере тыңланыла. Дәрвишләр бистәсе.)

Укытучы. Бүгенге әңгәмәбез «Дәрвишләр бистәсе – минем горурлыгым« дип атала. Әйдәгез, Дәрвишләр бистәсе сүзеннән яңа матур, кыска сүзләр ясап карыйк әле.

Укучылар. Ил, иш, шәл, дәрвиш, биш, әби, бәрә, шәрә, ир, бил …

Укытучы. Әлеге сүзләр арасыннан дәрвиш сүзен ничек аңлыйсыз? (Сүзлек ярдәмендә мәгънәсен ачыклау.)

Укытучы. Бик яхшы, ә әкияттәй  бу матур урынның тарихы, күренекле шәхесләре, истәлекле урыннары турында нәрсәләр беләсез? (Укучыларның фикерләре тыңланыла.)

Төп өлеш

Укытучы. Дәрвишләр бистәсе – Совет районындагы иң зур бистәләрнең берсе. Биредә ике гимназия, биш мәктәп, Казан төзүчеләр көллияте, балалар бакчалары, сырхауханә, кибетләр, бассейн һәм башка тормыш өчен әһәмиятле башка объектлар бар.

Укучылар, бистәбез ни өчен Дәрвишләр бистәсе дип атала? (Укучыларның фикерләре тыңланыла.)

Укытучы. Бистә Казан ханлыгы чорында яшәгән дәүләт эшлеклесе  Дәрвиш Гали исеменнән барлыкка килгән дигән фикерләр бар. XVI гасырда Казансу елгасы янында Дәрвиш авылы булган. 1567 елда биредә Кече, Зур Дәрбишгали, ә бушлык дип аталган җирләр булган. 1650 елларда бу җирләрдә барлыгы 41 кеше яшәгән. Тарихчылар XIX гасыр ахырларында бистәгә игътибар итәләр. Профессор Н.П.Загоскин 1895 елда аның табигатен яратып сурәтли. 1925 елда Дәрвишләр бистәсендә бай бакчачылар гына яшәгәннәр. Биредә матур урман һәм киң кыр булган. XX гасыр башында Казан-Екатеринбург тимер юлын салгач, “Дербышки” станциясе барлыкка килгән. 1932 елда Вагонный завод төзелә башлаган. Бу вакытта бистәдә 200 генә кеше яшәгән. (Укытучы презентация ярдәмендә сугыштан кайтмаучыларга һәм Ленинград блокадысында үлүчеләргә багышланган һәйкәлләрне күрсәтә.)

– Укучылар, әлеге һәйкәлләр турында нәрсәләр беләсез? Бистә тарихы нинди шәһәр белән бәйле? Бу шәһәр халкы бистә тарихында нинди урын алып тора? (Укучылар җавабы тыңланыла.)

– Әйе, чыннан да, бистәбезнең тарихы Ленинград шәһәре белән бәйле. 1940 елның 8 февралендә Казан оптика -механика заводын төзегәннәр. Сугыш башлангач, Ленинград шәһәрендәге КОМЗны эвакуацияләгәннәр. Барлыгы җиде эшелон күченгән. 1942 елда бистәдәге завод беренче продукциясен сугышка озаткан. Анда фронт өчен оптик приборлар җитештергәннәр. Халкы 2800 кешегә җиткән.

– Мин сезгә әби-бабайларыгыз турында сөйләргә әзерләнеп килергә кушкан идем. Әйдәгез, тыңлап үтик. Бөек җиңүгә алар нинди өлеш керткән икән? (Укучыларның чыгышлары тыңланыла.)

Укучылар, бистә тормышы белән татар халык язучылары һәм шагыйрьләре дә бәйле. Әлеге шагыйрьләр күпмедер вакыт бистәбездә яшәп алган. (Укытучы язучыларның, шагыйрьләрнең портретларын күрсәтә. Алдан әзерләнгән укучылар шигырьләр һәм өзекләрен сөйли.)

1 нче укучы.

Иркен һәм матур да

Безнең Туган илебез.

Урманга бай, суга бай

Гөлбакчалы җиребез. (Әминә Бикчәнтәева «Минем бакчам» шигыре.)

2 нче укучы.

Әй, гомер бишегем, әй, Казаным!

Мәңге күрмә сугыш газабын,

Бул гел кояшлы,

Бул киң колачлы –

Артсын, калам, даның! (Мәхмүт Хөсәен «Казаным – гомер бишегем» шигыреннән өзек.)

3 нче укучы.

Матур илем – батыр илем,

Тынычлык, дуслык иле.

Саф һавалы җылы җилең

Кабат яшәртә мине. (Мәхмүт Хөсәен «Матур илем – батыр илем» шигыреннән өзек.)

Укытучы. Сыйныф сәгатебезне дәвам иттерәбез. Дәрвишләр бистәсендә ничә урам бар? (24 урам бар.) Кайбер урамнар танылган геройларның исемен йөртә. Укучылар, урамнарга кагылышлы кроссворд чишеп алырбыз.

  1. Бу урам бистәдәге иң озын урам, аның озынлыгы 3 км дан артык. Элек әлеге урамны Себер тракты дип атаганнар. Нагорный бистәсеннән башланып, Киндерле бистәсенә барып җитеп тәмамлана. Хәзерге исемен 1954 елның 1 октябреннән йөртә. Нинди урам турында сүз бара? (Тынычлык)
  2. Әлеге шәхес 1924 елның 14 июлендә Свердловск өлкәсенең Кушвин районы Баранчин бистәсендә туган. 1942 елда Кызыл Армия сафларына чакырылган. Латвия өчен барган сугышларда зур батырлыклар күрсәткән, берүзе биш дошман танкын, 4 мотоциклын һәм алтмышлап дошманны юкка чыгарган. Аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. 1954 елда ул Казанга күченеп килгән, КОМЗда механик-җыючы, слесарь булып эшләгән. “Казанның мактаулы гражданы” исеменә лаек булган. Бистәбездәге 101 нче урта мәктәп 2015 елдан Советлар Союзы Герое исемен йөртә. Кем турында сүз бара? Фамилиясен әйтегез. (Петр Алексеевич Полушкин)
  3. Бистәбездә мәдәният сарае бар. Аны 1952 елда Ленинградтан Казанга эвакуацияләнгән кешеләр салган. Анда сирәк документ – ТАССРның беренче җитәкчесенең шәхси эш кенәгәсе саклана. Әлеге шәхес 1894 елның 6 февралендә Уфа шәһәрендә туган. Ул революцион эшчәнлектә катнашкан. Казанда Милләтләр эше буенча комиссар, авыл хуҗалыгы җитәкчесе булып эшләгән. Нахакка гаепләнеп, репрессия корбаны булган, ахырдан акланган. Нинди олы шәхес турында сүз бара? Фамилиясе ничек? (Сәхибгәрәй Сәетгалиев)
  4. Дәрвишләр бистәсендәге бер урам КОМЗы директоры булып эшләгән, Социалистик Хезмәт Герое исемен йөртә. Ул 1916 елның 30 декабрендә Ярославль өлкәсендә Клюшниково авылында туган. Предприятие белән 17 ел җитәкчелек иткән. Әлеге шәхес Дәрвишләр бистәсендә мәдәният сарае төзергә ярдәм иткән, эшчеләр өчен уңайлы тораклар төзеткән. Кем ул? (Павел Александрович Халезов)
  5. Әлеге шәхес 1916 елда Биектау районының Тимошкино авылында крестьян гаиләсендә туган, соңрак бистәдәге баракта яшәгән. Ул Дәрвишләр бистәстәдәге КОМЗда җыючы-механик булып эшләгән. 1942 елның апрелендә сугышка алына, элемтәче булган. 1944 елда дошман пулемётын гәүдәсе белән каплаган. Шуның нәтиҗәсендә безнекеләр һөҗүмгә күтәрелгән. Ул Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Кабере Варшавадагы совет солдатлары каберлегендә. Бүгенге көндә бистәбездәге бер урам әлеге геройның исемен йөртә. 1965 елда 22 нче урта мәктәптә музей ачыла, Правда урамындагы 28/9 нче йортка истәлек тактасы куела. 1983 елда Дәрвишләр бистәсендә, соңрак Биектау районының Шәпше авылында да аңа һәйкәл куела. Станция урамын 1961 елның 4 маеннан бу герой исеме белән атыйлар. Бу сүзләр кем турында сөйли? (Николай Дмитриевич Липатов)
  6. Дәрвишләр бистәсендәге иң кыска урамнарның берсе ничек атала? Аның озынлыгы 1 км га да җитми. (Яшьлек )
  7. Әлеге урамның озынлыгы 1 км. Бу урамда яшел агачлар бик күп үсә, шуңа күрә әлеге исем аңа туры килә. Бу нинди урам? (Парк)
  Т ы н ы ч л ы к
  П О л у ш к и н      
С ә Е т г а л и е в    
      х а л е з о в    
        н и к о л а й  
                       
        я ш ь л е к    
  П А р к              

 

Ял минуты

Укытучы. Бик яхшы, укучылар, булдырдыгыз! Дәрвишләр бистәсенең күренекле шәхесләрен, урамнарын  беләсез икән. Нинди сүз килеп чыкты? Туган як! Әйдәгез, бераз ял итеп алабыз, бергәләшеп, Вәсилә Фәттахова башкаруында «Туган як» җырын тыңлыйбыз, кушылып җырлый аласыз.

Укытучы. Сыйныф сәгатебезне дәвам иттерәбез. Мин сезгә бистә турында сораулар бирәм, ә сез җавабын уйлагыз һәм язып барыгыз. Кем күбрәк дөрес җавап бирә, шул җиңүче була.

  1. Ничәнче мәктәп 1938 нче елның 1 сентябрендә баракта ачылып, сугыш вакытында Ленинград һәм Мәскәү балаларын кабул иткән? Беренче директоры А.М.Петров фронтка киткәч, укучылар ярдәмендә Кызыл Армия өчен бик күп кирәк-ярак җыйганнар. Бирегә хореография училищесы эвакуацияләнгән. Балалар өч сменада укыган, 7 – 11 нче сыйныф укучылары дәрестән соң КОМЗга эшкә барганнар, алар зурлар белән беррәттән эшләгәннәр. 1943 елда укып бетергән беренче чыгарылыш укучыларының күбесе сугышка киткән. (101 нче мәктәп)
  2. Дәрвишләр бистәсендә халык яратып йөри торган урын бар. Җәй көннәрендә чиста комлыгында кызынырга, суында коенырга шәһәрнең төрле почмакларыннан бирегә киләләр. Ул бистә халкына «Бассейн» исеме белән таныш, чөнки ул бассейнны хәтерләтә. Күл 1959 елда торбалардан килгән артизиан суы хисабына ясалган. Күлнең исемен әйтегез. (Комсомол күле)
  3. Халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуй уза торган, кичләрен балаларның шау-шулы авазларына күмелә торган урынны атагыз. (Каенлык)
  4. Дәрвишләр бистәсендә татарлар руслар белән дус яши, бер-берсенең диннәренә хөрмәт белән карыйлар. Шуның ачык мисалын Комсомол күле янында – Вяземский урамындагы 1996 елда төзелгән биналарны китерергә була. Нәрсәләр турында сүз бара? (Храм һәм мәчет)
  5. Дәрвишләр бистәсендә 1930 елларда кечкенә генә ял итү мәйданчыгы барлыкка килгән. Биредә төрле митинглар, җыелышлар, укучыларны пионерга һәм комсомолга алу тантаналары үткән. Бистә халкы төрле бәйрәмнәрне биредә үткәргән. Баштарак бу урын Тынычлык урамы янында булган, Аны төзү өчен бистәнең комсомол яшьләре акча җыйган. Сугышка китеп кайтмаган һәм тылда эшләгән бистә комсомолларына багышлап куелган. 2012 елда «Бәхетле» кибете төзелгәч, һәйкәлне төзекләндереп. алгарак Тынычлык мәйданына күчерәләр, ял итү өчен сквер ясыйлар. Һәйкәлнең исемен атагыз. (Беренче комсомолларга куелган һәйкәл)
  6. Бистәбезнең кайсы җирендә 2013 елгы Универсиада вакытында футбол ярышлары узды? Хәзер анда «Динамо-Казан» командасы шөгыльләнә. («Ракета» стадионы)

Йомгаклау өлеше

Укытучы. Әйдәгез, ни дәрәҗәдә бистәне белүегезне дә тикшереп карыйк. Тактада бистә урамнары язылган схема. Мин сезгә бистәдәге төрле мөһим биналарның рәсемнәрен таратам. Сез шуларны дөресләп урнаштырыгыз. Мәләлән, 84 нче урта мәктәп рәсемен нинди урамга урнаштырабыз? (Парк) (Укучылар тактага чыгып, рәсемнәрне урнаштыралар.Укучылар бистә турында сөйли.)

Укытучы. Укучылар, «Дәрвишләр бистәсе – минем горурлыгым» дигән сыйныф сәгатебез ахырына якынлашты. Чыннан да, горурланырлык кешеләребез, сокланырлык табигатебез бар, шуңа күрә туган җиребезне яратыйк һәм аны саклыйк!