Дания Галәминең шигъри дәрьясы
Рамазан КӘБИРОВ,
Балык бистәсе районы Югары Тегермәнлек урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы
Безнең Балык бистәсе – шагыйрьләргә бай төбәк. Исемнәре күңел түрендә ныклы урын алган Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, җырлы шигырьләр остасы Мансур Шиһапов, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Әхмәтҗанов, нечкә хисле, югары зәвыклы шигъри әсәрләр иҗат итүче авылдашыбыз Вазыйх Фатыйхов исемнәре янәшәсендә янә бер исем шактый еллардан бирле янәшә куела. Ул – үзенчәлекле каләм көченә ия булган шагыйрә Дания ханым Галәми.
Соңгы елларда автор иҗаты күзгә күренеп үсте, шигърият сөюче укучылар ихтирамын яулап өлгерде. Ул, үз гомерендә дистәләгән шигъри җыентыкларын бастырып, киң катлау укучыларга җиткерде. Китапларының исемнәре үк күңелгә ятышлы: «Тәрәзәмә көзләр чиртә», «Язлар булып кайттым көзләремә», «Фәлсәфи тәлгәшләр», «Җырларга күчкән гомер» һ.б. Исемнәреннән үк әлеге китапларны гомеренең көзенә кергән кеше язганлыгы аңлашыла. Көзгә кергән, әмма бөтен йөрәк ялкыны яшәү дәрте белән тулы, ул һаман язларда булды. Язлар Дания ханымның мәңгелек шигъри юлдашы иде.
Дания Фәйзрахман кызы Галәмиева үзебезнең Балык Бистәсе төбәгендәге Түбән Тегермәнлек авылында 1927 елның 16 августында дөньяга аваз сала. Даниянең әтисе Фәйзрахман белән әнисе Мәрьям – танылган зыялы гаилә башлыклары. Дания шигырьләрне мәктәп елларында ук яза башлаган, заманында Әтнә районының «Кызыл юл» газетасы редакциясендә эшләгән. Бөтенсоюз финанс-кредит техникумын тәмамлаган белгеч буларак, районның төрле оешмаларында икътисадчы, салым инспекторы вазифаларын башкарган.
Беренче карашка шигырь белән финанс арасында бернинди дә уртаклык юк кебек. Ә күңелне, рухны, йөрәкне йөгәнләп булмый. Адәм баласына илһам чыганагы итеп тагын бер бөек хис-сөю, ярату, мәхәббәт хисе бирелгән. Кайда мәхәббәт – шунда шигърият.
Дания ханым эшләгән редакциянең баш мөхәррире шигырьләргә үгисетеп карый. Әмма шигырьне шашып яратучы, үтә дә сабыр киң холыклы җаваплы сәркатип Дания ханым татар шигъриятенең күренекле әһелләре Нәҗип Мәдьяров, Хәкимҗан Халиков, Шәүкәт Галиевнең беренче шигырьләрен эшкәртеп үзе эшләгән газета аша укучыларга җиткерә. Барысы да әнә шулай үз көе белән җайлы гына барган бер мәлдә, кинәт сәламәтлеге какшау сәбәпле, аңа иҗат эшеннән аерылып торырга туры килә. Әмма шигырь җене кешегә бер кагыла икән – аңардан котылу һич мөмкин түгел. Бәлки, кояшка, йолдызларга бүген елмаеп карый алуы өчен ул нәкъ менә шигъриятькә рәхмәтледер.
Язмыш аны туган ягының газиз җирләреннән, авылдашларыннан аерып, Тәб.Чаллы, Котлы Бөкәш, Яңа Кенәр, Олы Әтнә авылларына илтә. Ул үзенең туган авылына, авылдашларына, туган-тумачаларына, укып һәм эшләп яшәгән җирләренә тирән рәхмәтле. 1965 елдан гомере өзелгәнче Дания ханым Казан шәһәрендә яшәде һәм чал шигърият капкасының фатихалы алтын ачкычын үз кулында тотты.
Республиканың татар матбугаты Дания Галәмиева иҗатына киң урын бирде. Шигырьләренең «Мирас» журналында, «Өмет», «Шәһри Казан» газеталарында еш басылуы – моның ачык мисалы иде. Шигырьләрен даими укып барганда Дания апаның кайсы якныкы булуын белмичә аптырап та куя идем. Журналист һәм язучы Заһид Мәхмүдинең Татарстан радиосы аша яңгыраган «Агыла да болыт, агыла…» дигән тапшыруын тыңлагач, Дания апаның якташыбыз икәнен белеп, үтә куандым. Заһид Мәхмүди белән элемтәгә кереп, Дания ханымның «эзенә» төштем.
Беренче очрашу 2001 елның 16 августында – Дания ханымның туган көнендә булды. Телефон аша бер-беребезне белсәк тә, әле бу беренче күрешүебез иде. Каршымда – чал чәчле, сөйкемле, әле дә яшьлек эзләрен җуймаган, төскә-биткә килешле итеп зәвык белән киенгән чын татар хатыны. Шигъри күңеллелеген, олы җанлылыгын, туры сүзлелеген йөз чалымнары да сөйли сыман.
– Туган авылымны, аның челтерәп аккан чишмә суларын, тугай-болыннарын сагынып яшим, – диде Дания ханым, сагышлы күзләрендәге яшьләрен сөртә-сөртә.
Шулайдыр. Ышанам. Югыйсә, мин килер алдынныан гына «Сагынып гомер итәм» шигыре ак кәгазь юлларына күчер идеме икән?! Туган якларын күрү өмете белән өзгәләнгән шагыйрә генә яза ала бу юлларны:
И туган як, кайттым сиңа
Сагынып газиз җиремне,
Таңнарыңны, талларыңны,
Назлап искә җилеңне.
Ни хәлдә туган-тумача,
Нихәл, сез, кардәшләрем!
Аралар ерак булса да,
Сез генә сердәшләрем.
Сагындыра туган җирем,
Язмыш-ялгышым микән?
Гомерләрне вакыт куа,
Чаба да чаба икән.
Колыннарың чаптар инде,
Болыннарың һаман шул.
Зәңгәр күзле чәчкәләрең
Сагындык, дип, суза кул,
Җырлый-җырлый сәлам илтә
Инешләргә саф чишмәң.
Синдә калам уйларымда
Инде бу юлы китмәм.
Юк, китмәм, дисәм дә китәм,
Сагынып гомер итәм.
Туган яктан китеп яшәү,
Сагыш-моң гына икән.
(Алга китеп булса да, искәртеп узыйк: танылган татар композиторы Фердинанд Галәми, әлеге шигъри юлларны көйгә салып, «Сагынып гомер итәм» дигән җыр да язды.)
Туксаң еллык юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнгән көннәрдә мөхтәрәм якташымың иҗат җимешләрен кабат барлый-барлый сокланам да, гаҗәпләнәм дә. Япь-яшь шагыйрьләрдән ишетмәгән мәхәббәт, сөю, ярату хисләре Дания ханым шигырьләрендә ургый-ургый аккан икән:
Югалдың, килмисең,
Хәлемне белмисең.
Ник икән, ник икән,
Төшкә дә кермисен.
Өзелә үзәгем,
Бик килә күрәсем,
Кайларда, кайларда,
Син, иркәм, йөрисең?
Исемдә һаман да,
Яратам дигәнең,
Кочагың киң җәеп,
Йөгереп килгәнең.
Шул чакта аңладым:
Һич оныта алмамын
Сөюнең энҗедәй
Кадерле икәнен.
(«Яныма кил генә»)
Шигырь яратучылар аның әсәрләрендә мәхәббәтнең никадәр татлы һәм сагышка сарылганлыгың, аның мәңгелек хис икәнлеген йөрәкләре аша тоялар. Гомер ике килмәсә дә, сөюләр кабатлана. Сөю уты һич сүрелми көзләргә карап кына, – ди шагыйрә. Дания Галәми әсәрләрендә фәлфәси карашлар өстенлек итә, дисәк тә ялгышмабыз. Аның шигырь юллары белән өретелеп биргән уй-фикерләре дөнья агышына,заман сулышына, кешеләр язмышына кагылышлы:
Бәрсә әгәр кинәт дустың
Башыңа,
Кагылмый тор кесәңдәге
Ташыңа.
Бу юлларны укыгач, сатлык дусларының хыянәте алдында чарасыз булып калган кеше күз алдына килә. Шулай да шагыйрә сабырлыкка өнди, җавап итеп яманлык кылмаска үгетли. Бүгенге яшәешебез бер-беренңе рәнҗетүләр, үпкәләүләр, көнләшүләр белән дә чиратлаша. Түбәндәге юллар шул хакта кисәтә кебек:
Югалса да чын гәрәбә-
Мәрҗәннәрең,
Эченнән тың алма, кеше,
Рәнҗүләрен.
яки:
Булмаса бу җирдә синең
Дошманың,
Мактап җилгә очрырлар
Дусларың, –
дигән юлларны укыгач, Көнчыгыш һәм Көнбатыш илләрендәге күренекле акыл ияләре, фәлсәфәчеләрнең дошманнан курыкмаска кирәк, чөнки аның ни кыласы мәгълүм (димәк, син аңа җавап бирү өчен хәзерсең дигән сүз), иң яманы, куркынычы – дуслар, күбрәк сине шулар сата, дигән сүзләре үзеннән-үзе искә төшә. Гомумән, Дания Галәминең һәрбер канатлы гыйбәрәсе, тәкъбирләре татар халык авыз иҗатына аваздаш. Алар укучыда тәрбиялелек, ихласлык, белемгә омтылу, киң күңеллелек, ышанучанлык сыйфатлары тәрбияли. Яман гадәтләргә, динсезлеккә, кешелексезлеккә нәфрәт тә уята. Шагыйрәнең иҗат асылы түбәндәге юлларда да ачык чагыла:
Мин – мөселмен,
Динем – ислам;
Шул халәттән
Алам илһам.
Дин, милләт, туган тел язмышы Дания ханым каләмендә өзлексез чагылышып таба. Әйтик, «И туган телем минем!» дигән шигырендә ул болай ди:
Ата-бабам мирасы син,
И туган телем минем,
Синен изге ярдәмендә
Исламдыр тоткан динем.
Эшле булдым, кеше булдым,
И телем, синең белән;
Язган, сөйләгән сүземнең
Мәгънәсен яхшы беләм.
Рәхмәтемнен
Юктыр чиге
И туган телем, сиңа!
Килер сәфәрләремдә дә –
Маяк син алда миңа.
Күренә ки, автор өчен туган теле – иң газиз, иң мәгънәле тел. Үзенең татар милләтенең аерылгысыз бер өлеше булуын да ул әледән-әле раслап тора: халкым – көчле милләт белән, ә милләт – халкы белән. Дания Галәминең һәр шигыре җырга, көйгә сусаган. Дистә еллар буенча аның сүзләренә композиторлар Фердинанд Галәми һәм Мәсгудә Шамсетдиновалар тарафыннан иҗат ителгән җырларның кайберләрен генә санап китик: «Сагынганда мине», «Томаннар таралса да», «Язмышың сагышлы булгач», «Син кирәк», «Аерылмасын уйларым», «Мәхәббәткә шулай тезләнәм», «Ак каеным бар әле», «Сагынып гомер итәм» һ.б.
Авторның шигырьләрен ничек бәяләргә? Иң мөһиме – алар ихлас, самими. Шагыйрә кыска язарга омтыла, башлыча, ул ике һәм дүрт юллы шигырьләр иҗат итә. Әмма ул юлларда – озын гомер тәҗрибәсе һәм фәлсәфә. Моннан берничә ел элек якташ шагыйребез Равил ага Фәйзуллин белән очрашып, бүгенге татар шәгърияте хакында әңгәмә корып утырганда ул болай дип тә өстәде: «Дания каләме, иҗаты, һичшиксез, игътибарга лаек. Бүгенге татар укучысы, шәт, аның иҗатыңа тиешле бәясен бирер. Балык бистәсе төбәгенең шагыйрьләр сафы ишәюенә бик шат мин. Җөмһүриятебезнең башка күренекле әдипләре дә шагыйрәгә җылы сүзләрен кызганмыйлар. Әйтик, якташ язучыбыз – күренекле прозаик, драматург Әхәт Гаффар мондый фикердә: «Бериш алмалар, күз явын алырдай булып, иртә өлгерә .Тик бик тиз бетә дә. Шундыйлары да бар:соң өлгерә, мәгәр кыш урталарына тәмен һич тә җуймый,тансыкка әйбәт.
Әгәр дә шушы хәлне әдәбият, бигрәк тә шигърият халәтенә күчерсәң, Дания Галәминең иҗаты, шигърияте әнә шул соң җитешкән, әмма кирәк чагында кулга алуы, татуы рәхәт булган алмага тиң шикелле».
Татар әдәбияты аксакалы Мөсәгыйт ага Хәбибуллин болай дигәне хәзер дә хәтеремдә: «Аның инде тәрәзәсенә көзләр чиртә (шагыйрәнең беренче китабы «Тәрәзәмә көзләр чиртә» дип атала. – Р.К). Тик бит янә бер могҗиза – аның күңелендә мая булып шигырь эңҗе-зөбәрҗәтләре җыелып килгән ич! Әнә шул энҗеләр кинәт кенә яктыга ашыккан сайрар кош баласыдай ачылып китә, сайрарга керешә». Янә бер якташыбыз, күренекле журналист, хикәяләр язу остасы Дамир Бәдриев сүзләрен дә укучыга җиткерү урынлы булыр: «Күптән түгел «Тормыш арбасы», «Тормыш-ормыш» китапларын һәм йөздән артык җырлар язып сәхнәгә меңгергән Балык бистәсе районындагы «Авыл офыклары» газетасының баш мөхәррире, күренекле журналист Вазыйх Фатыйхов, шул ук газетаның әйдәп баручы журналисты булып эшләгән Рәсимә Гарифуллина да, дистәләгән шигырь һәм поэма китапларың укучыга җиткереп, шагыйрә Дания Галәминең дәвамчылары икәнлеген тәгаен расладылар. Тегермәнлек чишмәләренең һәр көмеш тамчысы биредә яшәүче халыкның күңеленә шигырь юллары булып сеңә, күрәсең. Дания апабыз да шул саф сулы шигърият чишмәсенә кушылды».
Язмама йомгак ясап, шушы әйтим: Дания ханымның иҗаты укучыдан фикер уяулыгы сорый. Миең йокымсыраган булса, аңламыйча да калуың бар. Акылың үткен, җитез булу сорала монда. Шагыйрәнең күнел җәүһәрләре тутыкмас булды, шигырь-энҗеләре белән безне – яраткан якташларын –һәрчак сөендереп торды, алдагы көннәрдә шигърият дәръясында йөзүчеләр кабат-кабат аның иҗатыңа әйләнеп кайтырлар әле.