Чүлгә сәяхәт

(Мәктәпкә әзерлек төркемендәгеләр өчен интеграль шөгыль)

Айгөл МИҢНУЛЛИНА,

Кайбыч районы Олы Кайбыч авылындагы “Миләшкәй” балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат:

– балаларның чүлләр турындагы белемнәрен барлау;

– балаларны бирелгән биремнәрне үтәргә өйрәтү;

– бәйләнешле сөйләм телләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү.

Дәрес төре: иҗади-эзләнүле.

Дәрес тибы: сәяхәт-дәрес.

Җиһазлар: кояш уенчыгы, тасма, презентация, интерактив такта, аудиоязма, эксперимент үткәрү өчен материаллар.

Шөгыль барышы

Оештыру өлеше

Балалар кергәндә музыка уйный. Исәнләшү

Психологик җайлашу

Тәрбияче (кояш уенчыгы белән).

Кулга-кул тотындык,

Бер-беребезгә карап елмайдык.

Җылы китте кулларга,

Рәхәт булды дусларга.

– Минем кулымдагы кояш сәяхәт итәргә яратканнарга.

Төп өлеш

Тәрбияче. Минем белән сәяхәткә барасыгыз киләме? (Балаларның җавабы.)

Тәрбияче. Сәяхәтебезне кайдан башлыйбыз? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Сәяхәтебез җиңелләрдән булмас. Алай да без сезнең белән бирешмәячәкбез. Без бит, дусларым, бердәм.

– Барабыз, барабыз дибез, ә нәрсә белән барабыз соң? (Балалар транспорт төрләрен санап чыга.)

Тәрбияче (як ягына карана). Самолет та юк, пароход та юк. Нишлибез инде?

Сюрприз моменты

(Шулвакыт экран кабына, утлар яна, музыка. Фанфара. Экранда санлы баскыч, тылсымлы таяк сурәте.) (1 нчеслайд)

Тәрбияче. Әйдәгез, баскычтан 1дән 10га кадәр санап менәбез дә тылсымлы таякны алабыз. Таяк бездә: ура!

Ә кем тылсым ясый торган сүзләр белә? (2 нче слайд) (Балалар сүзләр әйтә.)

(Экранда – чүл сурәте.) (3 нче слайд)

Тәрбияче. Ой, кая эләктек без?

Балалар. Чүлгә.

Тәрбияче. Чүл икәнен кайдан белдегез?

Балалар. Таулар, ком.

Тәрбияче. Ә җәнлекләр яшиме икән анда?

Балалар. Дөяләр, еланнар, чаяннар. (4 нче слайд)

Тәрбияче. Нинди үсемлекләр үсә?

Балалар. Кактус. (5 нче слайд) Җил комны туздыра. (6 нчы слайд)

(3 нче слайд буенча әңгәмә.)

Тәрбияче. Телисезме? Без дә сезнең белән “Җил” уены уйнап алабыз.

Ял минуты. “Җил” уены.

Тәрбияче. Мин шушы тасма белән җылы җил чыгарам, ә сез ком бөртекләре буласыз. Кемгә тасма тиеп ала, шул катып кала. (Музыкага уен уйнау.)

Тәрбияче. Ай, безгә җил нинди матур, төрледән-төрле таулар ясады, супер, балалар.

– Балалар, ә сезнең  чүл комын кулларыгызга алып карыйсыгыз киләме?

– Аның өчен безгә тикшеренүче булырга кирәк. Хәзер безгә тылсымлы таяк ярдәм итәчәк.

– Яле, (бер балага әйтелә) тылсым ясаучы сүз әйтеп җибәр әле. (Калган балалар күзләрен йомалар. Шулвакыт тәрбияче балаларның башларына башлык кидертә.)

– Менә без сезнең белән чын галимнәр булдык. Мин сезне лабораториягә чакырам. Әйдәгез, кузгалдык. (Лабораториягә бару, урындыкларга утыру.)

Тәрбияче. Балалар, лабороториядә эшли башлар алдыннан кагыйдәләрне искә төшереп алабыз

Балалар. Комны чәчәргә ярамый.

– Кулларны авызга кабарга, күзләрне уарга ярамый.

– Эшләп бетергәч, кулларны юарга кирәк.

– Ә сез беләсезме, тикшеренүчеләр кемнәр соң алар? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Ә лаборотория нинди урын? (Балалар җавабы.)

Экспериментлар үткәрү

Тәрбияче. Әйдәгез, лупаларыгызны алыгыз, комны карыйбыз.

– Нәрсә күрәсез? Нинди төстә? Зурмы, кечкенәме? Алар бер-берсенә ябышканнармы? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Сезнең алда – трубочкалар. Трубочка белән комга акрын гына өрәбез. Каты өрмәгез – ком үпкәли.

– Өргәч, ком бөртекләре нишли, балалар? (Балалар җавабы.)

– Ни өчен оча?

– Балалар, җил ярдәмендә ком хәрәкәт тә итә икән әле.

– Сезгә лабораториядә эшләү ошыймы?

Тәрбияче. Комны кашык белән суга салабыз. Су нишләде? Ком эредеме? Ком кайда? (Балалар җавабы.)

– Димәк, ком судан авыррак.

– Күреп торам: сез арып киткәнсез. Әйдәгез, ял итеп алабыз. Кулларны салфеткага сөртеп алабыз.

Ял минуты

Тәрбияче. Тылсымлы сүз ярдәмендә мин сезне ком бөртекләренә әйләндерәм. (Бер бала тылсымлы сүз әйтергә ярдәм итә. Музыка куела.)

– Чүгәләдек. Кинәт каты җил чыкты һәм комнарны очырды. Әйләнәбез.

– Җил тынды, комнар җиргә төшеп кунды. (Бер тапкыр кабатлана.)

– Кинәт яшен яшьни башлады, яңгыр ява. Бер түгәрәк эченә җыелабыз.

Тәрбияче. Молодцы, балалар.

– Ә сез беләсезме, ком белән төрледән-төрле  матур рәсемнәр дә ясап була икән бит. Менә хәзер (бала исеме әйтелә) тылсымлы таяк белән белән рәсем ясап куяр. (Ком тутырылган савытлар янына киләләр, музыка куела. Рәсем ясыйлар. Тәрбияче, балалар янына килеп, әңгәмә үткәрә.)

Тәрбияче. Ясап бетергәч, кулларны сөртеп алабыз.

Йомгаклау

Тәрбияче. Балалар, сәяхәтебез озакка сузылды. Иптәшләрегез үзегезне сагынгандыр. (7 нче слайд) Әйдәгез, балалар бакчасына кайтык инде. Анда кайту өчен биек баскычтан төшәргә кирәк. (20 дән 1гә кадәр санап төшү.)

Тәрбияче. Сез – минем иң-иң акыллы, тәрбияле, белемле балаларым. Мин сезгә чын тикшерүче дигән медаль буләк итәм. (Музыка куела. Төркем бүлмәсенә китәләр.)