Чүпрәле районы – минем кече Ватаным
№ 136
(Дәрестән тыш эшчәлектә экологик квестлар куллану)
Гөлнара ЯКУПОВА,
Чүпрәле районы Марс урта мәктәбенең I квалификация категорияле биология, химия һәм география укытучысы
Һәрбер шәхес, җәмгыятькә уңышлы интеграцияләнү өчен, заманча билгеле бер сыйфатларга ия булырга тиеш. Федераль дәүләт белем бирү стандартларында шәхес характеристикасы формалашуга юнәлдерелгән, алар арасында белем алучы, тормыш һәм эшчәнлек өчен белем бирү һәм үз-үзеңне белүнең мөһимлеген аңлаучы, алган белемнәрне тормышта кулланырга сәләтле укучы буларак күзаллана. Укытучының төп бурычы – дәресләрдә дә, дәрестән тыш эшчәнлектә дә укучыларның компетентлыгын формалаштыру өчен шартлар тудыру.
Заманча белем бирү процессының нигезендә системалы эшчәнлек алып бару ята. Ул дәрестән тыш чараларны һәм дәресләрне заманча педагогик технологияләр кулланып төзүне таләп итә.
Укучыларның шәхси нәтиҗәләргә ирешү өчен укытучы актив һәм интерактив ысулларга өстенлек бирергә тиеш. Интерактив методлар укучыларга белемнәрне уку процессына иҗади якын килергә булыша, мөстәкыйль эшләү, проект эшчәнлеген, уку күнекмәләрен үстерә. Төркемдә конструктив мөнәсәбәтләр корырга, үз фикереңне формалаштырырга, төрле социаль ситуацияләрне модельләштерергә, заманча коммуникация чараларын кулланырга мөмкинлек бирә.
Уку-тәрбия процессында катнашучыларның үсеше һәм үз-үзләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыручы уен технологияләре заманча интерактив технологияләр рәтенә керә. Шуларның берсе – квест технологиясе.
Квест – рольле уен элементлары белән проблемалы биремнәр җыелмасын үз эченә алган педагогик технология ул. Биремнәрне үтәү өчен нинди дә булса ресурслар, шул исәптән интернет ресурслар таләп ителә.
Квест технологиясе педагогикага компьютер уеннары дөньясыннан XX гасыр ахырында килә. Квест – махсус оештырылган тикшерү эшчәнлеге төре. Аны үтәү өчен укучылар бирелгән объектларны, кешеләрне, биремнәрне һ.б. үз эченә алган адреслар буенча мәгълүмат эзли.
Квестлар куллану биология, география һәм экология фәннәренә кызыксыну уята. Ул укучыларны туган як табигатен өйрәнүгә җәлеп итә торган үзенә күрә бер этәргеч булырга мөмкин. Туган якны өйрәнү квестлары төрле басмалардан мәгълүмат эзләүне, кешеләр, туган якны өйрәнүчеләр, экологлар, журналистлар белән очрашуны һ.б. үз эченә ала.
Түбәндә «Чүпрәле районы – минем кече Ватаным» дигән квест – интерактив уен дәресе үрнәген тәкъдим итәм.
Квест ул – маҗара. Анда катнашучыларга нинди дә булса максатка ирешү өчен каршылыклар аша узарга кирәк. Әлеге квестта укучылар карта фрагментлары җыя. Укучылар төркемнәргә берләшә, сорауларга җавап бирә, ребуслар, кроссвордлар чишә, ачкычлар эзли. Барлык сораулар һәм биремнәр туган төбәгем – Чүпрәле районы һәм Каракитә авылы тарихы һәм табигате белән бәйле. (1 нче слайд)
Максат:
– Чүпрәле районы тарихы, аның символлары, уникаль табигый һәм мәдәни объектлары, танылган якташлар, сәнәгать предприятиеләре һәм уку йортлары турында укучыларның белемнәрен актуальләштерү һәм тирәнәйтү өчен шартлар тудыру;
– экологик фикерләүне формалаштыру һәм үстерү;
– сыйныфташлары белән уку-укыту хезмәттәшлеген оештырырга өйрәнү.
Планлаштырылгын нәтиҗәләр:
предмет буенча:
– укучыларга район мәгариф тарихы, туган як табигате, табигый символлар, районның сирәк һәм саклана торган үсемлекләр турында белемнәрен үзләштерүенә шартлар тудыру;
– танылган якташлар, тарихи эшлеклеләр турында белемнәрне киңәйтү; Төрле чыганакларында булган мәгълүматны эзләп сорауларга җавап табу, тормыш тәҗрибәсен куллану;
шәхескә кагылышлы:
– дәвалау күнекмәләрен (кече төркемдәге эшчәнлек) үстерүгә ярдәм итү;
– «татар теле» фәнен өйрәнүгә карата уңай омтылышта булу, тел белән даими кызыксыну һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерү.
Метапредмет нәтиҗәләр:
танып белү УУГ: төркемнәрдә дә, аерым да эшли белү, җаваплар эзләү; квест биремнәрен үтәү барышында уртак карар табу, формалаштыру, аргументлау һәм яклау; төшенчәләрне билгели белү, аналогияләр, сәбәп-тикшерү элемтәләрен билгеләү;
коммуникатив УУГ:
– эш төрләре турында килешеп, мөстәкыйль рәвештә уйланылган җаваплар бирү, логик фикер алышу һәм нәтиҗәләр ясау;
– мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне куллану өлкәсендә компетентлыкны формалаштыру һәм үстерү, нәтиҗәләрне гомумиләштерү;
регулятив УУГ:
– Россия гражданлык тәңгәллеген: патриотизм, үзенең кече ватанына хөрмәт тәрбияләү, үз милләтенең тарихын, телен, мәдәниятен белү;
– яңа материалны үзләштерү, дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү;
– экологик фикерләүне формалаштыру һәм үстерү, аны социаль практикада куллана белү.
Укучыларның эшен оештыру формалары:
– кооператив төркемнәр (кече группаларда эшләү): сорауларга җавап бирү, ребуслар чишү, кроссворд, интернет ресурслар һәм өстәмә әдәбият белән эшләү.
– коллектив формасында: квест барышында ачкычны һәм хәзинәне табу, карта фрагментларын җыю, бергәләп «хәзинә»не эзләү, рефлексия үткәрү.
Технологияләр һәм методлар: уен, компьютер, коллективта укыту, сәламәтлекне саклау технологияләре.
Җиһазлау: мультимедиа/телевизор, компьютер, презентация; «Чүпрәле районы» темасына буклет, файдалы казылмалар: циолит, ташлар; сувенир эшләнмәләр; карта, ачкыч, хәзинә яшерелгән сандык; Татарстанның Кызыл китабы, кулдан ясалган «Марс җирлегендә яшәүче кошлар» дигән буклет.
Алдан әзерләнү. Уен биология кабинетында бара. Укучылар 3-4 төркемгә бүленә. Укучыларга өстәлләр төркем санына карап куела. Аерым өстәлләрдә файдалы казылмаларга, табигый территорияләргә, саклана торган үсемлекләр һәм хайваннарга багышланган экспозицияләр куела.
Кабинетта туган як турында стендлар эленгән. Алдан әзерләнеп куелган ачкычлар һәм хәзинә яшерелгән булырга тиеш.
Чара барышы
Укытучы. Балалар, безнең бүгенге квест Чүпрәле районы тарихына һәм аның хәзерге заманына багышланган. Бу җирдә күпләребез туган, күпләребезнең киләчәге аның белән бәйле. Михаил Васильевич Ломоносов әйткәнчә, «Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк». (2 нче слайд)
Тарихи фактлар, вакыйгалар безнең кече Ватаныбыз – Чүпрәле районы белән бәйле. Безнең районда күп кенә гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы каһарманнары, танылган язучылар, тарихчылар, мәдәният эшлеклеләре туган. Кече ватаныбызның үз символлары, тарихы бар. Кызганычка, бар укучы да район символикасын белми, ә без аны белергә, горурланырга һәм тарихыбыз истәлеген кадерләп сакларга тиешбез. (3 нче слайд)
Төбәгебезнең геологик тарихы да кызыклы. Бездә уникаль табигать объектлары бар. Районыбыз территориясендә сирәк очрый торган үсемлекләр һәм хайваннар, саклана торган җирләр бар. Чүпрәле районы буйлап сәяхәттә күп кенә кызыклы мәгълүматлар белергә була. (4 нче слайд)
Бүген сезгә квест узарга, барлык каршылыкларны җиңәргә һәм хәзинәне табарга кирәк. Нинди хәзинә, сер соң? Биремнәрне үтәп, ачкычлар һәм картаны алып, хәзинә белән бергә Чүпрәле районы турында яңа белемнәр дә алырсыз, дип уйлыйм.
Безнең максат: Чүпрәле районының бай эчтәлекле тарихы турында белемнәрне киңәйтү, аның символларын, уникаль табигый һәм мәдәни объектларын өйрәнү, хәзинәгә алып бара торган картаны торгызу һәм хәзинәне табу. (5 нче слайд)
Квестның кагыйдәләре:
– Катнашучылар төркемнәргә берләшә һәм командир сайлыйлар.
– Һәр төркем чират буенча сорауга җавап бирә. Ялгыш җавап яки җавап булмаган очракта тавыш кулын беренче күтәргән төркемгә күчә. Дөрес җавап өчен төркем карта фрагментын ала.
– Слайдта ачкыч барлыкка килә икән, барлык төркемнәр дә аны эзләүгә (кабинет чикләрендә) китә. Кабинетта һәм слайдта киңәшләр бирелә.
– Барлык ачкычлар һәм карта фрагментлары табылганнан соң, төркемнәр берләшә һәм хәзинәне бергәләп эзлиләр.
– Ачкыч һәм карта кисәкләрен күбрәк табучы төркем грамота һәм приз белән бүләкләнә. (6 нчы слайд)
Укытучы. Ә хәзер «Чүпрәле районына рәхим итегез!» дигән видеофильм карыйбыз. Анда квест узу өчен кирәкле мәгълүматлар бар. (Укучылар фильм карый. Укытучы, фильмны караганнан соң, уен оештыра, сораулар бирә, аларны презентация белән алып бара. Дөрес җавап өчен төркем карта кисәген ала.)
1. Чүпрәле районы кайчан барлыкка килә? (1930 елның 10 августында.) (7 нче слайд)
2. Чүпрәле районының гербында нәрсә сурәтләнгән? (Көмеш, яшел һәм алтын кырда, югарыда — көмеш савыт белән икмәк, өслектә – көмеш сөлге аның очлары кызыл төс белән тезелгән, икмәк артында көмештән чыга торган кызыл шар.) (8 нче слайд)
3. Нинди хайван Татарстан Республикасы символы булып санала? (Җавапны табу өчен «Татарстан Республикасы» дигән буклет бирелә.) (Барс.) (9 нчы слайд)
4. Чүпрәле районында иң еш очрый торган нинди үсемлекләрне әйтә аласыз? (Нарат, чыршы, имән һ.б.) (10 нчы слайд) (Слайдта фотография күрсәтелә. Сорауларга дөрес җавап биргән төркем карта кисәген ала.)
5. Кайсы үсемлек бездә иң сирәк очрый? (Әйтә алмасалар, ярдәмче сораулар бирелә.) (Алтынтуй чәчәге. Ул Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.) (11 нче слайд)
(Слайдтта ачкыч чыга. Укучылар кабинеттан ачкычны эзлиләр һәм аны алтынтуй чәчәге үсемлеге янында табалар.) (12 нче слайд)
6. Чүпрәле районының тарихи исеме нинди, тарихи елъязмаларда Чүпрәле кайчан барлыкка килгән? (Чүпрәле райнының татарчасы чүпрә сүзеннән килеп чыккан. Тарихи язмалар буенча Болгар чорында ук кешеләр Чүпрәле районы территориясендә яшәгән.) (13 нче слайд)
7. Каракитә авылының исеме кайчан барлыкка килгән? (Авылның барлыкка килү чоры ХVI гасыр ахырларына туры килә. Бу авылның географик урыны элек тоташ үтеп-чыгып булмаслык карурманнар белән капланган булган. Шуңа күрә дә әлеге урман эченнән аккан елганың исеме дә «Кара елга» дип аталгандыр. Дөрестән дә, җирле халык бүген дә бу елганы Кара елга дип йөртә. Авылыбыз күп кенә чуваш авыллары белән янәшә урнашкан. Ул авыллардагы чувашлар бүген дә Каракитәне Хура катта дип атый.) (14 нче слайд)
8. Авылыбыздагы нинди зур сулыкларны беләсез? (Авыл чигендә Еранка елгасы һәм плотинасы урнашкан. Авылдан читтә Бизнә елгасы ага.)
9. Еранка плотинасы кайчан төзелгән? (1992 елда ясалган, 1993 елда аңа су тутырыла.)
10. «Кроссворд» биреме. (Бирем барлык төркемнәргә дә бирелә.)
Фотографияләрдән, рәсемнәрдән Каракитә авылы территориясендә үсүче үсемлекләрне, гөмбә, хайваннарны табарга. (Кроссвордны чишкәч, «саклыйк» дигән сүз барлыкка килә. Укытучы укучылардан ни өчен шушы сүз барлыкка килүен аңлатуны сорый. Укучылар кроссвордка кергән барлык үсемлекләр дә Татарстанның Кызыл китабына керә дигән нәтиҗә ясый.) (17 – 19 нчы слайдлар)
11. «Нәрсә артык һәм нигә?» ребусы. (20 нче слайд)
Һәр төркем ребус чишә. Ребуслар экранга чыга. Укытучы: «Кайсы артык? Ни өчен?» – дип сорый? «Каен» – артык сүз, чөнки калган үсмлекләр һәм хайваннар Кызыл китапка кертелгән.
Слайдта ачкыч чыга. Укучылар ачкычны кабинеттан эзлиләр. Ул «Чүпрәле районының сакланыла торган табигый территорияләре» дигән экспозиция янында табыла. (21 нче слайд)
12. Чүпрәле районында нинди туфрак өстенлек итә? (Кара туфрак) (22 нче слайд)
13. Районыбызда нинди культуралы үсемлекләр игелә? (Бодай, арпа, солы, борчак, карабодай һ. б.) (23 нче слайд)
14. Чүпрәле районында нинди файдалы казылмалар табыла. (Циолит) (24 нче слайд)
Слайдта ачкыч чыга. Укучылар ачкычны кабинеттан эзли. Ул «Геология» коллекциясе яныннан табыла. (25 нче слайд)
- Каракитә авылыннан чыккан язучыны атагыз. (Шәрәф Мөдәррис) (26 нчы слайд)
16. Чүпрәле районында туып үскән Россия Героеның исемен әйтегез. (Газинур Хәйруллин) (27 нче слайд)
17. Аның батырлыгы турында ниләр беләсез? (1995 елның 3 августында «Аэростан» компаниясенең Ил-76 самолеты Әфганстандагы Кандагар шәһәре янындагы аэродромга мәҗбүри рәвештә утыртыла. Владимир Шарпатов һава судносы командиры булып тора. Газинур Хәйруллин икенче пилот була. Самолет экипажы әсирлеккә эләгә. Бер елдан соң – 1996 елның августында самолет экипажы әсирлектән качып котыла алган.)
Слайдта ачкыч чыга. Укучылар ачкычны Чүпрәле районын чагылдырган сувенирлар янында табалар.
Укытучы. Афәрин, укучылар! Сез, барлык сорауларга да дөрес җавап биреп, ачкычларны таптыгыз. (Иң күп ачкычы булган төркем билгеләнә.) Ә хәзер хәзинәне табарга гына калды инде. (Укучылар, карта фрагментларын җыеп, хәзинәне эзләп табалар. Хәзинәдә төрле сувенирлар, медальләр, грамоталар һ.б. булырга мөмкин.)
Укытучы. Безнең бүгенге сәяхәтебез ахырына якынлашты. Бу сәяхәт сезгә кызыклы гына түгел, ә файдалы да булгандыр, дип уйлыйм. Сез төп хәзинә – яңа белемнәр таптыгыз. Безнең һәркайсыбыз үз туган ягыбызның үткәнен, хәзергесен һәм киләчәген белергә тиеш.
Игътибарыгыз өчен бик зур рахмәт.