Чебиләр

(Кечкенәләр төркемендә дидактик уен өчен тәрбиячеләр белән күрсәтмә материал. Мастер-класс)

Сания ГАРИПОВА,

Лениногорскидагы 4 нче балалар бакчасының

I  квалификация категорияле тәрбиячесе

 

Яшь буынны  ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне ярату, аңа карата ихтирам тәрбияләү – бүгенге көндә  иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Балаларның сөйләмен үстерүдә уеннарның да әһәмияте  зур.

Уен – шөгыльдә алынган белемнәрне ныгыту чарасы да ул. Уеннар мәктәпкәчә яшьтәге баланың танып белү эшчәнлеген, иҗади фикерләвен һәм сөйләмен үстерә, уен барышында бала үзе белмәгәнне өйрәнергә, аны эшләргә омтыла. Шуңа да эшчәнлегемнең һәр төрендә мин  үстерелешле кызыклы уеннар кулланам.

Балалар кибетләрдән алынган уенчыклардан туеп китәргә мөмкин, шуңа да мин үзем ясаган әйберләрне ешрак кулланырга тырышам.  Элегрәк «Тылсымлы келәм»  исемле уен белән таныштырган идем. Бу  зурлар төркемнәре өчен кызыклы булса, бүгенге көндә мин кечкенәләр төркемендә эшлим һәм  бүген уенчыкны ясап, аның белән уйнап карарга тәкъдим итәм.

Мин балаларның сөйләм телләрен үстерүне, сүз байлыгын арттыруны, төсләрне аера белүне ныгытуны, музыкага гади хәрәкәтләр башкаруны һәм балаларның кече моторикасын ныгытуны максат итеп куйдым.

 

(6 тәрбияче чакырыла.) (Өстәлләрдә киндер йомыркалары, җилем, фетр, кәрзин, уенчык тавык.) Тәрбиячеләр белән киндердән уенчык чеби ясыйбыз.  (Фетрдан томшыгын, койрыгын, канатларын, кикрикләрен һәм күзләрен ябыштырабыз.)

 

Тәрбияче. Хәзер үзегезне кечкенә төркем балалары итеп хис итегез.

Тавык кычкырган тавыш ишетелә.

Тәрбияче

Балалар кем анда кычкыра?

Кытаклап утыра тавык,

Кытаклый ул мактанып,

Нәрсәгә бик шатланган?

Чөнки ул күкәй салган.

«Әби килеп алсын, – ди,

Балалар куансын»,– ди.

Тәрбияче. Карагыз әле, тавык йомырка өстендә утыра, әйдәгез, карыйк әле. (Балалар карый.)

Тәрбияче. Йомырка нинди? Алар бер генәме, әллә күпме? Йомыркалар нинди төстә?

Нинди матурлар,  төрле төстәге йомыркалар. Туктагыз әле, берсендә тавыш килә, кемдер шакый төсле. (Тәрбияче йомырканы ача һәм аннан уенчык чеби чыга.)

(Чеби тавышы ишетелә.)

Чи-чи килә чебиләр,

Чи-чи көлә чебиләр.

Чи-чи елый чебиләр,

Чи-чи җырлый чебиләр.

Чи-чи-чи дип, чебиләр

Туктаусыз сөйләнәләр.

Алар бит «Чи-чи» дигән

Яңа җыр өйрәнәләр.

Тәрбияче. Чебиләр нинди? Алар нишли? (Йөгерә, сикерә, ашыйлар.)

Тәрбияче. Әйдәгез, без аларны ашатабыз. Һәрберсенә аерым җим салабыз.

Җырлы уен:«Шалтыравык».

(Тавык тавышы ишетелә.)

Тәрбияче. Балалар тавык чебиләрен чакыра: әйдәгез инде, тигез юл буйлап өйгә кайтыйк.

Чебиләр бара

Тигез юл буйлап,

Тигез юл буйлап,

Ашыкмый атлап. (Атлап баралар.)

Ташлар өстеннән,

Ташлар өстеннән. (Ике аяклап сикереп баралар.)

Барган чагында,

Чокырга төштек, (Чүгәлиләр.)

Чокырга төштек – бух…

Чокырдан чыктык – уф! (Торалар.)

Тигез юл буйлап

Кайткан чагында,

Аяклар арыды, (Арыган кыяфәт чыгарып, әкрен генә баралар.)

Аяклар арыды…

Менә безнең өебез,

Без шул өйдә яшибез.

Тәрбияче. Менә, балалар, кайтып та җиттек, безнең  аланда һәрбер чебинең төсле урыны бар, шунда урнашып ял итик инде.