Бүлү алымнары ( 2 нче сыйныфта математика дәресе)  

Бүлү алымнары

( 2 нче сыйныфта математика дәресе)

 

Алия МАЛИКОВА,

Актаныш районы  Меңнәр төп мәктәбенең

 башлангыч сыйныф  укытучысы

 

 

Планлаштырылган нәтиҗә

 

Эшчәнлек максаты:   бүлү арифметикасын ныгыту.

Белем бирү максаты: бүлү гамәлен чишүне ныгыту.

Предмет: бүлү тәртибен өйрәнү.

Шәхси: үткән материалны ныгыту теләген уяту.

Дәрес тибы Үткән материалны ныгыту дәресе.
Көтелгән нәтиҗә Шәхси: хата ясаудан курыкмау, үзбәя кую сәләте булдыру. Математика фәненә кызыксыну уяту.

Метапредмет:

Регулятив: биремне төгәл үтәү, максатка укытучы ярдәмендә ирешү.

Танып белү:  бүлүне гамәлдә куллана белү.

Коммуникатив: куелган  сорауларга дөрес җавап  бирә белү, үз фикерләрен математик терминнарга таянып әйтә белү.

Шәхси: үткән материалны ныгыту теләген уяту.

Төп төшенчәләр Бүлү, бүленүче, бүлүче, өлеш, калдык.
Предметара бәйләнеш Әйләнә-тирә, музыка, рәсем.
Ресурслар Ноутбук, презентация, математика  дәреслеге, карточкалар, таякчыклар, куян.
Эш формалары Индивидуаль, парларда, төркемнәрдә эш.

 

 

Дәрес барышы

Үткәрү технологиясе Һәр этапның өйрәтү һәм үстерешле биремнәре Һәр этапның диагностик биремнәре
1  нче этап. Оештыру өлеше

Максат: укучыларның  дәрескә әзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.

Көтелгән нәтиҗә: дәрескә уңай психологик халәт булдыру.

Уңай психологик халәт булдыру.

–        Урыннарга утырдык. Барыбызга да яхшы кәефләр теләп, дәресебезне башлыйбыз.

Коммуникатив блок. Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле.

Шәхес буларак блок (әхлакый-этик бәяләү).

2 нче этап. Белемнәрне актуальләштерү

Максаты: телдән исәпләү күнекмәләрен үстерү.

Көтелгән нәтиҗә: Тапкырлау таблицасын   искә төшерү.

 

Бүген без төрле планеталарга сәяхәт итәрбез. Бу – безнең планетабыз булыр (планета куела).

Галәмдә планеталар билгеле бер тәртиптә урнашканнар. Менә аларның урнашу тәртибен күрсәткән карта (куела).

Кояш системасында 9 планета бар. Без шуларда тукталышлар ясарбыз.

Әйдәгез кузгалыйк! (Музыка яңгырый.)

Регулятив эшчәнлек (укучылар тарафыннан белгән яки әлегечә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү).

Танып белү эшчәнлеге (гомуми уку).

Коммуникатив эшчәнлек (сораулар куелышы, фикереңне әйтә белү).

3 нче этап. Яңа тема өстендә эш

 

Максаты: бүлүне аңлату.

 

Көтелгән нәтиҗә:

тапкырлау таблицасын  искә төшерү, бүлүне өйрәнү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Нәтиҗә: бүлүне эшләү.

 

  Беренче тукталыш – Меркурий планетасы.

Бу планета – зурлыгы ягыннан иң кечкенәсе. Аның тарту көче дә аз. Шуңа күрә анда предметларны бик җиңел күтәреп була. Планета  «адашып йөрүче» дигәнне аңлата (грек теленнән). Меркурий – кояшка иң якын планета. Анда 400° эсселек. Ә икенче ягында 150° суык. 3 ай кояшка бер ягы белән тора. Безнең корабль эссенең суыкка күчкән җиренә төшәр. Монда тереклек юк. Табигать айдагы шикелле.

Әгәр сез, бу планетада менә өй эшләрен тикшереп, дөрес икәнлеген белсәгез, сәяхәтебезне дәвам итә алырбыз. Молодцы.

2 тукталыш – Венера планетасы.

Монда да бик эссе. Ләкин безнең ракетабыз эрүчән түгел. Бу планета бөтенләй болытлар белән капланган. Монда караңгылык. Монда да тереклек юк. Шуңа күрә безгә дә бу планетада калырга ярамый. Без бу планетадан кагыйдәләрне белгәнебезне күрсәтсәк кенә китә алачакбыз.

Кагыйдәне кабатлау: нәрсә ул өлеш?

Бүлү тамгасы

Команда белән

4. Өченче тукталыш – Марс планетасы.

Бу планета кояштан ераграк урнашкан. Салкынча. Галимнәр монда тереклек булырга мөмкин дип исәплиләр. Тактада ниләр язылган, балалар, карагыз әле. Тактада мисаллар бүлү.

Димәк, безнең дәресебезнең темасы бүлү гамәлләрен кабатлау.

Дәфтәрләрне ачабыз,  сыйныф эше. Тема бүлү.

Дәресебезнең максаты – бүлү гамәлләрен чишүне ныгыту.

5. Дүртенче тукталышка күчәбез – Юпитер планетасы.

Бу планетаның тышы болытлардан гына тора. Эчендә планета үзе. Аның 12 ае бар (иярчене). Бу планета бик тиз әйләнеп тора.

Бу планетада без мәсьәлә чишәрбез.

Җавапны дөрес биргән балаларга очко бирелә. Шигырь күбәләк, дәфтәрләр белән күрсәтү.

Телдән исәпләү:

Молодцы! Сәяхәтебезне дәвам итәбез.

Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль).

Танып белү эшчәнлеге (логик, проблема кую һәм чишү).

Коммуникатив эшчәнлек (сораулар куелышы, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү).

Шәхес буларак эшчәнлек (әхлакый-этик бәяләү).

4 нче этап. Ныгыту

Максаты: алган белемнәрне ныгыту, мәсьәләләр чишүне ныгыту.

Көтелгән нәтиҗә: мәсьәләләр чишүне ныгыту.

 

 

6. Бишенче тукталыш – Сатурн планетасы.

Бу – иң матур планета. Ул Юпитерга охшаган. Кояштан ерак, ләкин зурлыгы ягыннан Юпитердан гына калыша.

Бу тукталышта без ял итеп алырбыз.  (Ял минуты)

7. Алтынчы тукталыш – Уран планетасы.

Юпитерга охшаган.

Дәресләребезнең 60 бит  1 номерын ачабыз, балалар, дәфтәрләрдә мөстәкыйль эш.

8. Җиденче тукталыш – Нептун планетасы.

Ул безгә төрле авырлыктагы биремнәр алып килгән, әйдәгез әле, үзегезне тикшереп карагыз. Молодцы!

9. Сигезенче тукталыш – Плутон планетасы.

Нәтиҗә ясыйк:

нәрсә ул өлеш һәм

өлеш ничек табыла?

Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль).

Танып белү эшчәнлеге (гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү).

Коммуникатив эшчәнлек (сораулар куелышы, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү, тикшерү, информация табу).

Шәхес буларак эшчәлек (әхлакый-этик бәяләү, мәгънә төзелеше).

5 нче этап. Тикшерү күнегүләре

Максаты: үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, укучыларда уку эшчәнлеген мөстәкыйль башкара алу күнекмәләре формалаштыру

Көтелгән нәтиҗә: бүлүне эшләү.

 10. Тугызынчы тукталыш –Җир.

Әле җирдә яшәсәк тә,

Күккә тарта йөрәкләр.

Гагариннар кебек кыю

Булу безнең теләкләр.

Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль).

Танып белү эшчәнлеге (логик, проблема кую һәм чишү).

Шәхес буларак эшчәнлек.

6 нчы этап. Рефлексия

Максаты: дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау.

 

 

 

 

 

Көтелгән нәтиҗә: дәрестәге эшчәнлеккә объектив бәя бирә белү, алган белемнең куллану өлкәсен күзаллый белү.

а) – Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез?

– Үзегез  өчен нинди яңалык ачтыгыз?

 

б) Өй эше № 4, 62 бит

№8, 62 бит

Иҗади бирем (кемнәр тели).

Үзегез бүлүгә кагылышлы мәсьәлә уйлап язарга.

в) Укучыларның дәрестәге эшчәнлегенә үзбәя.

– Балалар, дәрестә үз эшчәнлегегезне ничек бәялисез? Төсләргә карап билгеләгез. Ал төс – «5»ле, яшел –«4 »ле, сары –«3»ле. Ни өчен?

 

Шәхес буларак эшчәнлек (мәгънә төзелеше).

Регулятив эшчәнлек (бәяләү).

Коммуникатив эшчәнлек (фикерне әйтә белү).