Бүләкләргә ни булган?

(5 – 6 яшьлек балалар өчен шөгыль)

Миләүшә ВАХИТОВА,

Казандагы 185 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

 

Максат: информацион-коммуникатив технологияләр, уен ситуацияләре, күргәзмәлелек кулланып, балаларның белем дәрәҗәсен тикшерү.

Бурычлар:

өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану;

гади диалогта катнаша белү, сүзләрне отып алу аша хәтер, зиһен үстерү;

татар теленә кызыксыну уяту.

Җиһазлау: Гөлбикә атлы курчак, интерактив тактада уеннар, карточкалар, пазл, лото уены, аю, куян, туп, курчак, төсле тартмалар.

Шөгыль барышы

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Хәлләрегез ничек?

Балалар. Исәнмесез! Әйбәт, рәхмәт.

Тәрбияче. Балалар, бүген – безнең Гөлбикәнең туган көне. Дуслары аңа бик күп бүләкләр алып килгән, ләкин Гөлбикә бүләкләрне ача алмый. Бик усал Убырлы карчык бу бүләкләрне сихерләгән. Бүләкләр Убырлы карчыкның биремнәрен үтәгәч кенә ачылачак. Гөлбикәгә ярдәм кирәк, бәлкем, без аңа булышырбыз.

Балалар. Әйе, булышабыз.

Тәрбияче. 1 нче тартманы ачыр өчен биремне үтик әле. Менә бу конвертта бирем язылган. Беренче бирем – “Лото” уены. Уенчыклар төшерелгән карточкалар белән уйныйбыз. (Уен тәмам булгач, музыка яңгырый, балалар биеп ала.)

Тәрбияче. Балалар, бу көй сезгә нинди уенчыкны хәтерләтә?

Балалар. Куянны.

Тәрбияче. Әйдәгез, тартманы ачыйк, бишкә кадәр саныйбыз.

Балалар. Бер, ике, өч, дүрт, биш.

Тәрбияче. Афәрин, балалар, булдырдыгыз! (Тартма ачыла, аннан уенчык куян чыга.)

Тәрбияче. Балалар, икенче тартманы ачасыгыз киләме?

Балалар. Әйе, бик килә.

Тәрбияче. Алайса, әйдәгез, икенче биремгә күчәбез. Конвертны алам, биремне укыйм. Икенче бирем, “Уйла-күрсәт” нейро уены. (Һәр бала алдында ике карточка, бер карточкада – төссез предметлар, ә икенче карточкада – төсле түгәрәкләр. Балалар, бер үк вакытта ике карточкадан да туры килгән рәсемне күрсәтергә тиеш. Мәсәлән, кызыл туп, сары алма, яшел күлмәк.) Биремне үтәр алдыннан бармак уены уйнап алабыз.

Тәрбияче. Бик шәп булды, балалар, афәрин. Ә хәзер музыка тыңлап, биеп алыйк. Бу көй сезгә нәрсәне хәтерләтә? (Аюны.)

Тәрбияче. Әйе, дөрес, балалар. Икенче тартманы ачабыз. (Аннан уенчык аю килеп чыга.) Ә өченче тартманы ачасыгыз киләме?

Балалар. Бик, бик килә…

Тәрбияче. Ә өченче биремдә татар милли бизәкләр төшерелгән пазл булып чыкты. Бу пазлны җыя алсагыз, 3 нче тартма ачылачак, Гөлбикә дә бик шат булачак. (Балалар, ике командага бүленеп, пазл җыялар, бер команда – читек рәсемен, ә икенче команда түбәтәй рәсемен җыя.)

Тәрбияче. Афәрин, балалар, бик матур килеп чыкты, ә хәзер бер көй тыңлыйбыз. Балалар, бу көй нинди уенчыкны хәтерләтә? Сез бу көйне ишеткәнегез бармы?

Балалар. Әйе, бу – туп турында җыр.

Тәрбияче. Әйе, бик дөрес, сез бик тә игътибарлы икәнсез!

Димәк, өченче тартмада бүләк туп икән. Әйдәгез әле, физминут эшләп алабыз.

Туп, туп матур туп,

Сикер, сикер матур туп,

Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты,

Җиде, сигез, тугыз, ун

Сикер, сикер матур туп. (Балалар, җырлый, тәрбиячегә карап, хәрәкәтләрне үтиләр.)

Тәрбияче. Афәрин, балалар! Гөлбикәгә дә бик күңелле булды.

Экранга карагыз әле, дөрестән дә, туп икән бит. Ә хәзер соңгы – дүртенче бүләкне генә ачасы калды. “Серле янчык” дигән уенны уйнап, биремне үтик әле, дусларым. (Музыка уйный, балалар янчыкны түгәрәк буенча йөртәләр, музыка туктагач, янчык кемдә кала, шул бала янчыктан бер уенчыкны ала. Бу бала уенчык турында берничә сүз әйтеп үтә. Мәсәлән, бу –аю. Ул зур, матур, әйбәт. Шулай итеп, уен дәвам итә.)

Тәрбияче. Бик әйбәт, балалар. Әйдәгез әле, бер көй тыңлыйбыз, бу көй сезгә нинди уенчыкны хәтерләтә?

Балалар. Курчак.

Тәрбияче. Әйе, дөрес, курчак. Дүртенче бүләк курчак булып чыкты.

Менә барлык бүләкләрне дә ачтык, Гөлбикә сезгә бик рәхмәтле, дусларым.

Гөлбикә. Рәхмәт, дуслар, сез афәрин! Минем дә сезгә күчтәнәчем бар, рәхим итеп алыгыз.

Балалар. Бик зур рәхмәт, Гөлбикә.

Тәрбияче. Бүгенгә мин сезнең белән саубуллашам, балалар. Сау булыгыз, киләсе очрашуларга кадәр.