Бүген – Тукай туган көн

Резидә СӘФӘРОВА,

Әтнә районы Күшәр балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат:

– балаларның Г.Тукай тормышы, иҗаты турындагы белемнәрен үстерү;

– сөйләм телләрен камилләштерү;

– балаларда бәйрәм кәефе булдыру.

Алдан эшләнгән эш: Г.Тукайның иҗаты, тормышы турында әңгәмә, шигырьләрен уку, ятлау, әкиятләренә карата иллюстрацияләр карау, Г.Тукай әсәрләре буенча рәсем ясау.

Җиһазлау: Г.Тукай портреты, Г.Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр, балалар ясаган рәсемнәр.

Кичә барышы

(Бәйрәмчә бизәлгән зал. Түрдә – Г.Тукай портреты, шарлар, чәчәкләр, стенада – Г.Тукай әкиятләренә иллюстрацияләр, балалар ясаган рәсемнәр. Милли киемнәр кигән балалар. «Тәфтиләү» татар халык көе яңгырый.)

Алып баручы (Г.Тукайның «Тәфтиләү» шигырен укый).

И мөкатдәс моңлы сазым!

Уйнадың син ник бик аз?

Син сызасың, мин сүнәмен

Айрылабыз ахрысы!

Очты дөнья читлегеннән

Тарсынып күңелем кылы

Шат яратса да җиһанга

Ят яраткан раббысы.

Апрель аеның кояшлы бер көнендә без милләтебезнең сөекле улы, шагыйрь Г.Тукайның туган көнен  билгеләп үтәбез. Г.Тукайның гомере бик кыска була. Ул бары тик 27 ел гына яшәп кала.

Кыска гына гомерендә бик күпне күрә Г.Тукай. Габдулла туып күт тә үтми әтисе, 3 яшь тулганда әнисе үлеп, ул дөм ятим кала.

Г.Тукайның балачагы ятимлектә, кагылып-сугылып, ачлы-туклы үтә.

Шул кыска гына гомерендә ул бик күп әсәрләр язарга өлгерә. Аның язганнарын без әле дә бик яратып укыйбыз. Г.Тукайны иҗаты – үлемсез.

1 нче бала.

Ямьле язлар килү белән

Җиһан нурга, ямьгә тула.

Шул матурлык белән бергә

Җиргә бөек Тукай туа.

2 нче бала.

Әллә язын тугангамы,

Әллә ятим булгангамы,

Ул бик моңлы бала була,

Күңеленә сагыш тула.

3 нче бала.

Күпне күрә нәни Тукай.

Нәни Тукай – язгы бөре.

Милләтенең бөек улы,

Мәңге шиңмәс назлы гөле.

4 нче бала.

Кырлай ягы табигате

Илһам бирә күңеленә.

Күпме шигырь, җырлар яза

Кыска гына гомерендә.

5 нче бала.

Шигырьләрен көйгә салып,

Җырлый халык бик күп еллар.

«Туган тел»ен, «Тәфтиләү»ен

Әле күп буыннар җырлар.

(Балалар башкаруында «Туган тел» җыры яңгырый.

Залга бармагын «бүрәнә»гә кыстырган Шүрәле керә.)

Шүрәле. Коткарыгыз, балалар! Бармагымны Былтыр кысты, ярдәм итегез!

Алып баручы. Ничек итеп ярдәм итик соң сиңа, Шүрәле? Бармагың хәйран нык кысылганга охшаган бит.

Шүрәле. Былтыр миңа Г.Тукайның шигырьләрен яттан белсәң, бүрәнә ярыгы үзеннән-үзе ачылыр диде. Сез беләсезме соң Г.Тукай шигырьләрен?

Балалар. Беләбез.

Шүрәле. Өйрәтегез әле миңа, балалар. (Балалар Г.Тукайның «Гали белән Кәҗә», «Кызыклы шәкерт», «Карлыгач», «Шаян песи», «Кошларга» шигырьләрен яттан сөйли.)

Шүрәле (бармагын бүрәнә ярыгыннан ала). Рәхмәт сезгә, балалар. Сез Г.Тукайның иҗатын бик әйбәт беләсез икән.

Алып баручы. Әйдә, Шүрәле, балалар белән бераз күңел ачып ал инде. («Шүрәле» уены уйнала. (Н.Сафинаның «Шүрәле» шигыре буенча. Уеннан соң Шүрәле саубуллашып чыгып китә.

Залга күбәләк булып киенгән бала йөгереп керә. Артыннан малай куа.)

Күбәләк. Ярдәм итегез!

Алып баручы (малайны туктата). Син ник күбәләкне рәнҗетәсең?

Малай. Минем аны тотасым, өйгә алып кайтасым килә.

Алып баручы. Ә син беләсеңме соң, күбәләкләрнең гомере бик кыска икәнен, аларның болын-кырларда гына яши алганнарын? Менә үзеннән сора әле. (Малай белән Күбәләк «Бала белән Күбәләк» җырын башкаралар.)

Малай. Гафу ит, Күбәләк. Моннан соң мин беркайчан да күбәләкләргә тимәм.

(Залга Кәҗә белән Сарык, Су анасы булып киенгән балалар керә. Исәнләшәләр.)

Кәҗә. Сезнең бакчада бәйрәм дип ишеттек. Безне дөньяга таныткан сөекле шагыйребез Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итәсез икән.

Сарык. Бәйрәмдә катнашырга безгә дә рөхсәт итегез әле.

Су анасы. Мине барыгыз да таныйсыздыр инде.

Балалар. Әйе, Су анасы.

Су анасы. Алтын тарагым белән чәчләремне матурлап тарадым да бәйрәмгә килергә булдым.

Алып баручы. Бәйрәмгә рәхим итегез, кадерле кунаклар. Әйдәгез, балалар, кунаклар килгән хөрмәткә бер биеп алыйк. (Күмәк татар халык биюе башкарыла.)

Алып баручы. Балалар, без бүген сөекле шагыйребез Г.Тукайның туган көнен билгеләп үттек. Сез бик матур итеп аның шигырьләрен сөйләдегез, җырладыгыз, биедегез. Г.Тукай әсәрләрен сез бик яхшы беләсез икән. Киләчәктә дә аның әсәрләрен онытмагыз. Г.Тукайга, аның әсәрләренә тугры булып калыгыз. (Балалар «Бәйрәм бүген» җырын (Җ.Фәйзи көе, Г.Тукай сүзләре) башкаралар.)

Алып баручы. Бәйрәм кичәсе тәмам.