Бүген бездә «Аулак өй» (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашында күңел ачу чарасы)

 

Ләйсән ӘХМӘТЬЯНОВА,

Чаллыдагы 118 нче «Алмакай» балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Асия ХУҖИНА,

Чаллыдагы 118 нче «Алмакай» балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе

Алия КАДЫЙРОВА

Чаллыдагы 118 нче «Алмакай» балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат: балаларда халкыбызның йола-бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту.

Бурычлар:

– балаларны милли йолалар белән якыннан таныштыруны дәвам иттерү;

– сөйләм телләрен үстерергә һәм иҗади сәләтләрен ачарга булышлык итү;

– халык авыз иҗаты әсәрләренә кызыксыну уяту;

– туган телебезгә, халкыбызның йола-бәйрәмнәренә хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Техник чаралар: магнитофон, дисклар, бию көйләре.

Зал бизәлеше: зал түрендә өйнең эчке күренеше, анда борынгы сандык, чиккән мендәрләр, сөлгеләр, идәндә тукыган паласлар җәелгән.

Алдан эшләнгән эш: әңгәмәләр, музейга сәяхәт, мәкальләр, җырлар, уеннар өйрәнү.

Бәйрәм барышы

(Сәхнәдә өй эче күренеше. Үзара шаярышып, Әминә белән Диләрә  керә. Кулларында кулъяулык. Биегәннән соң, сандык өстенә утыралар. Серләшә-серләшә кулъяулык чигәләр. Әби белән бабай сөйләшеп керәләр.)

Бабай. Әй, сиңа әйтәм, анасы, әйдә инде тизрәк!

Әби. Күрше авылга кунакка барыйк дип әйтәсең дә син,  өйне кемгә калдырыйк икән, атасы? Күрше Бибинур әби чирләп тора бит!

Бабай. Нигә юкка кайгырасың, Диләрә зур кыз бит, аны өй сакларга калдырып була инде.

Әби. Ярар, алайса, шулай итәрбез. Кызыбызны кисәтеп калдырыйк! (Әби Диләрәне чакыра.)

Әби. Диләрә кызым, без күрше авылдагы абзыйларга кунакка барабыз. Берүк өйне сакла, сеңелең Әминәгә дә күз-колак булырсың. Егетләр, кызлар җыеп, аулак өйләр ясап ятмагыз!

Диләрә. Юк, юк, тыныч кына йөреп кайтыгыз!

Әби. Малларны карарсың! Песигә сөт бирергә, ашатырга онытма!

Диләрә (бармак санап тора). Ярар, әби, ярар!

Бабай. Кайгырма инде, әбисе!

Диләрә. Исән сау йөрегез!

(Әби белән бабай чыгып китәләр. Әминә килә.)

Әминә. Диләрә апа, мин барысын да ишетеп тордым.  Әйдә, аулак өй ясыйбыз.

Диләрә. Абау! Әби белән бабай мине зур кыз диеп калдырдылар бит. Ачуланмаслармы икән?

Әминә. Әйдә инде, Диләрә апа, ясыйк инде, үзең дә безнең белән бераз күңел ачарсың!

Диләрә. Чакыр инде иптәш кызларыңны!

Әминә, Диләрә (тәрәзә янына килеп). Әйдәгез, кызлар, тизрәк, бездә аулак өй, әниләр кунакка киттеләр. (Диләрә белән Әминә җырлыйлар.)

Әйдә, безгә килегез,

Капкалардан керегез!

Капкалардан керегез,

Өебезгә үтегез!

Өебезгә үтегез,

Кунак булып китегез!

Кунак булып китегез,

Җырлап бәйрәм итегез!

Кызлар. Сәлам, кызлар!

Кызлар (бергә җырлыйлар).

Җәйнең матур кичләрендә

Без киләбез уенга.

Аулак өйгә кунакка,

Аулак өйдә кунакта.

(Шамил, кереп, кызларны күзәтә.)

Шамил.

Әй, егетләр, егетләр,

Ник утырасыз боек?

Күрше кызларда аулак өй

Әйдәгез, шунда барыйк!

(Егетләр җырлап керәләр.)

Егетләр. Әй, кызлар, ачыгыз ишекне, безнең дә уйныйсыбыз килә! (Диләрә күзәтеп тора.)

Кызлар. Бусага ялын түләмичә кертмибез!

Егетләр. Түлибез, түлибез, кертегез инде!

Кызлар. Ялыгыз нинди? (Егетләр берәм-берәм.)

Шамил. Мин биим.

Радмир. Мин җырлыйм,

Роберт. Мин такмак әйтәм! (Егетләр керә.)

Кызлар. Әйдәгез, такмаклар җырлашабыз!

Егетләр.

Исәнмесез, саумысез,

Нигә кәҗә саумыйсыз?

Әтәчегез күкәй салган,

Нигә чыгып алмыйсыз? (Кызлар көләләр.)

Кызлар.

Безнең песи бигрәк уңган,

Ләгәнгә су тутыра,

Бозавыбыз мич башында

Оек бәйләп утыра. (Малайлар көлешә.)

Егетләр.

Ике сарык юлга чыккан,

Кулларында чемодан,

Иреннәрен буяганнар,

Ә битләрен юмаган.

Кызлар.

Ике чеби алып киткән

Безнең чишмә улагын.

Берсен әтәч тотып алып,

Борган диләр колагын.

Диләрә. Бигрәк матур җырлыйсыз икән. Булдырдыгыз. Әйдәгез, «Йөзек салыш» уенын уйныйбыз!

Бергәләшеп. Әйдәгез!

«Йөзек салыш» уены

Кемдә йөзек йөгереп чык?

1 нче җәза. Шигырь cөйләсен!

2 нче җәза. Мәкаль әйтсен!

Әминә. Сез бигрәк күңелле уйныйсыз икән.

Диләрә. Кайда, кайда әле безнең монда мактанган егетебез! Җырлый белә торган?!

Әминә, Ясминә. Менә бит ул!

Диләрә. Жырлап кит әле! (Радмир жырлый.)

Диләрә. Бигрәк матур җырлыйсың! (Җырлап бетергәч, Диләрә Радмирга кулъяулык бирә. Әминә, шаярып, Бәхтиярдән түбәтәй урлый.)

Әминә (уртага  чыгып).

Мин беләмен шундый уен,

«Түбәтәй» дип атала.

Бу уенны уйнаганда

Зур игътибар сорала.

Уйныйбызмы?

Балалар. Уйныйбыз, уйныйбыз! (Басалар.)

Түбәтәйне кигәнсең,

Ераклардан килгәнсең.

Шушы матурлыгың белән

Шаккатырыйм дигәнсең. (Түбәтәйне түгәрәк буенча кулдан-кулга җибәрәләр.)

Түбәтәем, түбәтәй,

Түбәтәем укалы,

Шушы матур түбәтәем

Менә кемдә тукталды.

«Түбәтәй» уены

1 нче җәза. Табышмак әйтсен!

2 нче җәза. Тизәйткеч әйтсен!

Диләрә. Бии торган мактанган егетебез, кайда әле?

Шамил. Әйдәгез, бергә биибез.

“Зәңгәр чәчәк” биюе

Юл читендә зәңгәр чәчәк

Якты нурлар тарата.

Безнең кызлар һәм малайлар

Зәңгәр чәчәк ярата.

Якын дуслар арасыннан

Берсен сайлап ал әле.

Тезләреңә ипле булыр,

Мендәреңне сал әле.

(Әби белән бабай кайтып керәләр.Эскәмиягәгә кереп утыралар. Кызлар, егетләр әби белән бабайны күреп ала.)

Әби (кулында кәрзин, кәрзиндә күчтәнәчләр). Иии, карале, карт, боларны! Зур кызыбыз Диләрә нишләгән бит! Аулак өй ясап яталар!

Бабай. Ачуланмасана, әбисе, әллә үзеңнең яшь чакларны оныттыңмыни?

Әби. Иии, онытыламы соң ул яшь чаклар?! (Диләрә белән Шамил килеп кочаклыйлар.)

Шамил. Ягез инде, яшьлегегезне искә төшергәч, бер биеп тә алыгыз! (Әби белән бабай бииләр.)

Әби. И онытып та торам бит. Кунактан күп итеп күчтәнәчләр алып кайткан идем. Әйдәгез, күчтәнәчләр белән чәй эчеп алыйк.