Буыннарның көмеш чылбыры
№63
(Ачык сыйныф сәгате)
Әнисә ХӘСӘНШИНА,
Әлмәттәге Р.Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназиянең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
Гөлнур ГАПТЕЛХАКОВА,
Әлмәттәге Р.Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназиянең югары квалификация категорияле укытучы-оештыручысы
Халкыбызның алдагы көне, язмышы бүгенге балаларны, яшьләрне тәрбияләү белән бәйләнгән. Тәрбия эшендә катлаулы, әлегә хәл ителмәгән мәсьәләләр шактый күп. Бүген без укучыларны туган телдә укырга һәм язарга өйрәтү белән генә чикләнмичә, һәр яклап камил шәхес тәрбияләүнең бер юнәлеше булган милли культура формалаштыру, халкыбызның милли-мәдәни рухын сеңдерү юнәлешендә эшлибез.
Әлеге чара укучыларның нәсел агачы, нәсел шәҗәрәсе турындагы белемнәрен тирәнәйтү, туганлык хисләрен ныгыту, халыкның тарихи үткәненә кызыксыну уяту, туган телгә, туган илгә мехәббәт, үз халкың белән горурлану хисләре тәрбияләү максатында IV сыйныф укучылары белән үткәрелде.
Сыйныф сәгате барышы
(Курай моңы астында «Идегәй» дастаныннан «Идел-йорт…» дигән өзек яңгырый.)
Укытучы. Кадерле балалар! Хөрмәтле әти-әниләр, әби-бабайлар! Безнең бүгенге сыйныф сәгатебез нәсел-ыруыбызны чагылдырган шәҗәрәләргә багышлана. Без аны «Буыннарның көмеш чылбыры» дип атадык.
Шәҗәрә ни дигән сүз? Бүгенге татар әдәби телендә бу сүзнен төп мәгънәсе нәсел-ыру тарихы дигән тәгъбиргә туры килә.
Безнең татар халкы үзенең мәдәни-рухи яшәешендә шәҗәрәләр белүне мөһим гамәл дип саный.
Һәр мөселман, һәр укучы, гомумән һәр татар кешесе үзенең әтисе һәм әнисе ягыннан бабалары исемнәрен җиде буынга кадәр белеп, алар рухына дога укырга тиеш була. Галим кешеләрдән тугызар буын бабаларын белү таләп ителгән.
Кешеләрнең генә түгел, авылларның, калаларның да үз шәҗәрәләре бар. Нәкъ шул шәҗәрәләр биргән гыйлем белән без, борынгы бабаларыбыз яшәгән Казан ханлыгы һәм бөек Болгар дәүләте чорларына тарихи сәфәр кылып, аларның изге рухларын искә алабыз.
(Самат үзенең Бөек Богар җирләренә кылган сәяхәте турында сөйли. Презентация күрсәтелә.)
Укытучы. Әлмәт мулла нигез салган Әлмәт авылының да үз тарихы бар.
(Дамир Таҗига сүз бирелә. Шәһәребезнең тарихы искә алына. Әлмәт шәһәренең шәҗәрәсе курсәтелә.)
Укытучы. Шәҗәрәләр – ул безнең тарихыбыз, гореф-гадәтләребез, иң мөһиме – безнең миллилегебез. Ата-баба шәҗәрәсен, туган илебез шәҗәрәсен белегез. Шәҗәрә белгән туры юлдан язмас!
Без дә әти-әниләр, әби-бабайлар белән бергәләп шәҗәрәләр төзедек. Бу катлаулы, четерекле эш белән шөгыльләнгәндә ниләр кичердек, ниләр белдек икән? Рәхим итегез, дусларым!
Бабам әйтә, һәрбер нәсел
Бер мәгърур имән кебек
Якын ул, газиз, кадерле,
Атаң я анаң кебек.
Ботаклары бихисап күп –
Бар туганнарың шулдыр.
Шушы нәсел агачында
Син яфрагыңны булдыр.
Бу агачка җылы яңгыр
Шифалы нурлар кирәк.
Иң мөһиме: бу агачка
Ныклы тамырлар кирәк.
Дөнья синең нәселеңне
Шул тамырлардан таныр.
Иң үзәктә, иң тирәндә
«Татар» дигән җан тамыр.
Без – татар халкының яшь буыны, бабаларыбыздан килгән васыятьләрне, бай рухлы мирас-шәҗәрәләрне, ата-бабаларыбызның тормыш юлын, милли сәнгатебезне өйрәнәбез.
Яңадан-яңа шәҗәрәләр язабыз, кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгаларны хәтердә тотабыз. Тарихи урыннарда сәфәрдә булабыз.
Тарихыбызга, шәҗәрәләргә, бабаларның тормыш юлына күз салсак, кан коюлар, вату-җимерүләр, алар белән бәйле югалтулар күп булган. Ләкин безнең татар халкы милләт буларак исән. Ул яши!
Бөек фикер иясе, зур галим, якташыбыз Риза Фәхреддин болай дип әйтеп калдырган:
(Хәдисләр эйтелә.)
– Без бетә торган кавем түгел, бәлки дөньяда мәңге торыр вә башка милләтләр белән берлектә җир йөзеннән файдаланыр өчен килгән милләт без.
– Артыгызда гүзәл бер исем калдырыр өчен тырышыгыз. Чөнки адәм баласы вафат булыр, ләкин гүзәл исеме вафат булмас, мәңге калыр.
– Үз динен, үз телен, үз гореф-гадәтләрен белмәгән кешегә бер милләт әһеле дә ышанмас.
– Тәрбияле аналар – бу дөньяда олуг бәхет вә сәгадәттер.
Бик дөрес әйткән бөек галимебез. Тәрбияле ананың баласы да тәрбияле була. Тәрбияле ана туган теленә хыянәт итми.
Үз тарихын халык үзе ясый,
Бирми халык үзен үлемгә.
Риваятьләренә төренеп,
Алып килгән сине бүгенгә.
(Укучыбыз Айзатның әнисе – Татарстанның атказанган артисткасы Дилбәр Әбүнәгыймова чыгышы тыңлана. Э. Шәрифуллинаның «Каюм коесы» шигыре укыла.)
1 нче укучы.
Нинди иркен минем туган җирем,
Нинди иркен аның кырлары.
Кырларында, тургай җырларында
Ишетәм күк татар җырларын.
(«Ай былбылым» дигән татар халык җыры башкарыла.)
2 нче укучы.
Басып торам изге җир өстендә,
Үткәннәргә илтә уйларым.
Ишетәм күк, болгар көйләренә
Бии төсле болгар кызлары.
(Татар халык биюе башкарыла.)
3 нче укучы.
Минем халкым түзем, сабыр булган,
Саклаган ул гореф-гадәтен.
Халкым көткән татар дигән илнең
Чәчәк атар көнен, сәгатен.
4 нче укучы.
Иң кыйммәтле телем исән калган,
Динем исән калган, я Ходам!
Үз телемдә укып үсә алган
Татар китабына табынам.
(Ике укучы Г.Тукайның «Туган тел» һәм Мөҗәһитнең «Туган тел» дигән шигырьләрен сөйли.)
5 нче укучы. Без әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез биргән ана телен, матур милли тәрбияне, гаиләдәге җылы мөнәсәбәтләрне күңелебезгә сеңдереп барабыз. Гаилә тарихын өйрәнәбез.
Үзебез дә тәртипле, гыйлемле булырга омтылабыз. Без әби-, бабайларыбызны хөрмәт итәбез һәм яратабыз. Гаиләнең милли тәрбиядә яшәве татар милләтен, нәсел агачын ныклы итә.
(Бер укучы Ә.Рәшитнең «Нәсел агачы» шигыре яттан сөйли. Балаларның, үзләре төзегән шәҗәрәләрне кулланып, нәселләрендә булган кызыклы шәхесләр, гаилә ядкарьләре турындагы чыгышы тыңлана. Галиевларның гаилә ансамбле чыгыш ясый.)
Минем әбием киң куңелле,
Кунакчыл һәм сөйкемле.
Эшкә уңганлыгы белән
Шаккаттыра һәркемне.
Тыныч картлык, ак бәхетләр.
Тели сиңа нәниең!
Догаңнан ташлама мине,
Саф күңелле әбием!
Безнең бүгенге сыйныф сәгатендә яраткан әбиләребез дә катнаша. Әйдәгез, аларны бирегә чакырыйк, бәлки әйтер сүзләре бардыр.
(Әбиләр чыгышы тыңлана.)
(Музыка астында сәхнәгә өч бала чыга. Алар артыннан шәҗәрәләрен тотып, башка балалар тезелә.)
6 нчы укучы. Без – балалар – милли тәрбиянең, милли шәҗәрәнең никадәр тирән мәгънәгә, тәрбиягә ия булуын яхшы аңлыйбыз. Әти-әниләребез безгә бу изге эштә ярдәмче булсыннар иде. Ә без белгәннәребезне үзебезнең балаларыбызга, оныкларыбызга сөйләрбез.
7 нче укучы. Шул рәвешле гасырлар аша буыннар арасында якты күпер салыныр иде.
Үткәнен онытмаган милләтнең киләчәге дә өметле. Без дөньяда мәңге яшәргә хокуклы!
8 нче укучы.
Без – Колшәриф шәкертләре,
Идегәй бөркетләре.
Күчембикә токымнары,
Нурсолтан шытымнары,
Сөембикә орлыклары,
Кол Гали оныклары,
Батырша яраннары без
Һәм Тукай оланнары –
Халкымның күз каралары,
Әрнүле яралары,
Барысы (бергә).
Без – татар балалары шул,
Без – татар балалары.
(«Кайтам илкәемә» (Т.Абдршин көе, Ф.Гыйззәтуллина сүзләре) җыры башкарыла.)