Буш вакыт

 (7 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе)

Раилә НУРГАТИНА,

Түбән Камадагы инглиз телен тирәнтен өйрәнүче

 33 нче урта  мәктәпнең

 югары квалификация категорияле

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Белем бирү максаты: «Буш вакыт» тексты буенча өйрәнелгән лексиканы ныгыту, монологик һәм диалогик сөйләмгә чыгу, лексиканы актив кулланышка кертү.

Үстерү максаты: аралаша белү сәләтен, компетентлылыкны үстерү, логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, иҗади фикер йөртү сәләтен үстерү.

Тәрбияви максат: буш вакытны дөрес һәм файдалы үткәрә белергә өйрәнү.

          Дәреснең тибы

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  1. Предмет нәтиҗәсе: буш вакытны файдалы, файдасыз үткәрү турында сөйләшү.
  2. Шәхси нәтиҗә: тексттагы тормыш ситуациясенә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү.
  3. Метапредмет нәтиҗәсе:

Танып белү универсаль уку гамәлләре: танып белү максатын аерып алу һәм мөстәкыйль формалаштыру; кирәкле мәгълүматны эзләү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; уку хезмәтенә бәя бирә белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңлый һәм аңа туры килерлек җавап бирә белү; парлап, төркемдә эшли белү, аралашу сәләтен үстерү.

Эш формалары:

– фронталь

– төркемнәрдә

–  парларда

Җиһазлау: Р.З. Хәйдәрова дәреслеге 7 нче сыйныф, ноутбук, тавыш көчәйткечләр, презентация, циферблат, ял минуты өчен карточкалар, «Игътибарлы бул!» билгесе.

Дәрес барышы

 

  1. Ориентлаштыру-мотивлаштыру
  • Исәнләшү.
  • Һава торышы турында сөйләшү.
  • Үзбәя битләрен күрсәтү, һәр эштән соң билге куярга кирәклеген аңлату.
  1. Дәреснең темасын һәм максатын билгеләү

Укытучы. Хәзер мин сезгә видео күрсәтәм. Игътибар белән карагыз. Сүз нәрсә турында бара? (Видео)

Укытучы. Сүз нәрсә турында бара?

Укучы. Буш вакыт.

Укытучы. Димәк, дәреснең темасы нинди булыр?

Укучы. «Буш вакыт».

Укытучы. Укучылар, ә видеода кыз нинди проблема әйтә?

Укучы. Буш вакытта нишләргә?

Укытучы. Ә сезгә бу проблема танышмы?

Укучы. Әйе, таныш.

Укытучы. Димәк, без бүген дәрестә нишләрбез?

Укучы. Буш вакытны ничек үткәрергә шул сорауга җавап бирербез.

Укытучы. Әйе, без бүген буш вакытны ничек үткәрәбез, буш вакытта ниләр эшләргә була – шул турыда сөйләшербез. Укучылар, ә нинди вакыт соң ул буш вакыт?

Укучы. Буш вакыт – дәрестән соң калган вакыт.

Буш вакыт – әти-әнигә булышканнан соң калган вакыт.

Буш вакытта теләсәң ни эшләргә мөмкин.

  • Белемнәрне ныгыту этабы

Укытучы. Ә буш вакытта ниләр эшләргә була? Әйдәгез, төркемнәрдә эшлибез. Алдыгызда кечкенә кәгазьләр бар. Шунда һәрберегез «Буш вакыт» темасына караган ике фигыль языгыз. Язган вакытта ярымтавыш белән сүзләрегезне әйтегез. Мин сезгә 1 минут вакыт бирәм.

1 нче  укучы бөтен кешенең фигылен укый.

 

Хәзер фигыльләр язган карточкаларны 2 нче  укучы бутый, икегә дүрт схемасы ясап тезә. Горизонталь юнәлештә фигыльләрне кулланып, 4 җөмлә төзегез. (1 минут)

Укучы.

Укый Уйный
Ясый Юа
Шуа Йөгерә
Ашый Йөри

 

2 нче  укучы җөмләләрне укый.

  1. Айдар китап укый, аннан энесе белән уйный. 2. Алсу рәсем ясый, әнисе кер юа. 3. Кирилл кыш көне тимераякта шуа, җәй көне саф һавада йөгерә. 4. Ул җиләк-җимеш ашый, урамда күп йөри.

(Үзбәя битенә билге кую.)

 

Рәсемнәр белән эш.

Укытучы. Җилкә күршегез белән бергә уйлагыз әле, бу рәсемнәрне уртак яклары буенча нинди ике төркемгә аерырга була. Рәсемнәр: чаңгыда шуу, тәмәке тарту, китап уку, телефонда уйнау, шахмат уйнау, компьютерда уйнау.

Беренче төркемдәге сүзләрне вакытны ничек үткәрү дип әйтәбез? Икенче төркемдәге сүзләрне ничек әйтәбез?

Укучы. Файдалы, файдасыз.

 

Файдалы Файдасыз
Чаңгыда шуу Тәмәке тарту
Китап уку Телефонда уйнау
Шахмат уйнау Компьютерда уйнау

 

   Укытучы. Бу сүзләрне истә калдырыгыз. Алар алдагы биремне үтәгәндә кирәк булыр.

Балалар, хәзер мин сезгә үземнең ике укучым турында сөйлим. Иң элек бу сүзләрне тәрҗемә итик, алар сезгә минем сөйләгәнне аңларга ярдәм итәр.

Шөгыльләнә, саф һава, тыңлый, җыелалар, кычкырып-кычкырып, хор белән уку.

Игътибар белән тыңлагыз әле. Сезгә Азат күбрәк ошармы, әллә Маратмы?

1 нче текст.

Мәктәптән кайткач, Марат ашый да өй эшен әзерли. Аннан соң аның вакыты буш була. Марат яраткан эше белән шөгыльләнә. Буш вакытында ул саф һавада йөри, чаңгыда шуа. Аңа футбол уйнау да ошый. Татарча китаплар укырга ярата. Буш вакытын файдалы үткәрергә тырыша.

 

2 нче текст.

Азат мәктәптән кайткач ашый. Аннан соң телевизордан озак итеп фильм карый. Фильм беткәч, компьютерда төрле уеннар уйный. Интернетта музыка тыңлый. Кичен подъездда дуслары белән җыелалар. Кычкырып-кычкырып көләләр, тәмәке тарталар.

Укытучы. Йә, укучылар, сезгә кайсы малай күбрәк ошады?

Укучы. Марат.

Укытучы. Ни өчен?

Укучы. Ул вакытын файдалы үткәрә.

(Слайдтагы рәсемнәр белән эш.)

Укытучы. Рәсемгә карыйк әле, Азат нишли?

Укучы.

–Тәмәке тарта

– Телефонда утыра

– Подъездда дуслары белән җыела.

Укытучы. Хәзер беренче төркем беренче рәсем, икенче төркем икенче рәсем, өченче төркем өченче рәсем белән эшли.

Балалар, Азатка, бу эшләрне эшләмәскә кушып, киңәшләр бирегез әле. Киңәшләрегез тулы булсын, чөнки теркәгечен дә кулланырга онытмагыз. (1 минут)

3 нче  бала укый.

(Үзбәя битенә билге кую)

 

 Ял минуты

Укытучы. Сигез укучыга – мин исем язылган сүзләр, калган сигез укучыга  фигыль язылган сүзләр тараттым. Сез мәгънә буенча туры килгән парларны табарга тиеш. Шул чакта рәсемегез дә тулы була.

Рәсем ясау.

Чаңгыда шуу.

Китап уку.

Шахмат уйнау.

Фильм карау.

Театрга йөрү.

Укыйлар, утыралар.

 

Диалог төзү.

Укытучы. Схемалар буенча, диалог төзеп, уйнап күрсәтегез.

– сорау

– җавап

– киңәш

– килешү

 

– сорау

– җавап

– сорау

– дәлилләү

–  килешү

 

– киңәш

– сорау

– дәлилләү

– килешү

Бәя бирү. Диалогны ничек уйнадылар. (Оста уйныйлар.  Сәнгатьле сөйлиләр…)

(Үзбәя битенә билге кую.)

 

Укытучы. Укучылар, әйдәгез, шәһәргә экскурсиягә чыгабыз. Карап китик әле. Буш вакытта Түбән Камада кайда ял итәргә була? (Слайдларда Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркы, Кояшлы алан паркы, Гаилә паркы, Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханә һ.б.)

Хәзер, шушы конструкциягә таянып, чылбыр буенча эшлибез. Үзем башлыйм.

Минем буш вакытым булса, мин … барыр идем. Ә син?

Укучы. Минем буш вакытым булса, мин Тукай китапханәсенә барыр идем. Ә син?

(Чылбыр буенча дәвам итәләр.)

Укытучы. Сезгә экскурсия ошадымы?

Укучы. Ошады.

Укытучы. Мин сезгә буш вакытыгызда, шәһәребез паркларында саф һавада йөрергә киңәш бирәм.

Укытучы. Укучылар, вакытны файдалы һәм дөрес үткәрү өчен, без хәзер сезнең белән тайм-менеджмент төзибез. (Управление временем – вакыт белән идарә итү.)

Циферблатта тайм-менеджмент төзү.

4 нче  укучы укый.

Укучы. Сәгать сигездән икегә кадәр мәктәптә булам. Икедән дүрткә кадәр ашыйм, ял итәм, дәрес әзерлим. Дүрттән алтыга кадәр түгәрәктә булам, саф һавада йөрим, чаңгыда шуам. Алтыдан сигезгә кадәр кичке аш ашыйм, телевизордан файдалы тапшырулар карыйм, китап укыйм, әнигә ярдәм итәм. Сигездән тугызга кадәр йокыга әзерләнәм, юынам, теш чистартам. Тугызда йокларга ятам.

(Үзбәя битенә билге кую.)

 

  1. Йомгаклау
  2. Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
  3. Буш вакыт нинди вакыт?
  4. Буш вакытны ничек үткәрергә кирәк?
  5. Ә син буш вакытыңны файдалы үткәрәсеңме?

Укытучы. Укучылар, юкка гына татар халкы «Вакыт акча түгел, югалтсаң, таба алмассың. Вакыт акчадан кадерлерәк» дигән мәкальгә таянып эш итми. (Тәрҗемәсен әйттерү.) Вакытны дөрес бүләргә өйрәнегез!

Өй эше

1  нче вариант – 43 нче бит, 9 нчы күнегү;

2 нче вариант – «Минем буш вакытым» темасына текст төзергә (7 җөмлә);

3 нче вариант – «Син буш вакытыңны ничек үткәрәсең?» темасына анкета сораулары төзергә. Сыйныфташларың арасында үткәреп, укытучың белән фикер алышырга. Сыйныф сәгатендә тәкъдимнәр төзергә.

Үзбәя битләрен җыеп алу.

Саубуллашу.