«Бүре һәм җиде кәҗә бәтие» әкиятен сәхнәләштерү

№ 117

Фәрида ХӘКИМОВА,

Азнакайдагы 4 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле музыка җитәкчесе

Резида ШӘРИФУЛЛИНА,

Азнакайдагы 4  нче балалар бакчасының I квалификация категорияле татар теле тәрбиячесе

(Музыка тавышына җиде кәҗә бәтие чыга.)

1 нче кәҗә. Мин – кәҗә – кәбестә яратам.

2 нче кәҗә. Ә мин сөт яратам.

3 нче кәҗә. Ә мин печән яратам.

4, 5 нче кәҗәләр. Ә без җырларга яратабыз.

–Бә! – дибез, – бә! – дибез, башка бер сүз белмибез.

6, 7 нче кәҗәләр. Ә без сөзешергә яратабыз. (Сөзешә башлыйлар. Бер кәҗә бәтие килеп, аларны аерып ала.)

Кәҗә бәтие. Җитәр инде сезгә. Әни кайтып керсә, ни дияр!

(Әниләре, кәрзин күтәреп, җырлый-җырлый кайтып керә.)

Таудан тауга йөримен,

Тау җимеше җыямын.

Кырдан кырга йөримен,

Кыр җимеше җыямын.

Сөт җыям, май җыям,

Җиде балама сөт алып кайтам.

(Кәҗә бәтиләре әниләрен йөгереп килеп кочаклыйлар.)

Кәҗә. Бәтиләрем минем, тиздән мин ярминкәгә китәм. Мин киткәч, сез тәртипле булыгыз. Кайткач, мин сезгә җыр җырлармын, шунда гына сез ишекне ачарсыз. Сөйләштекме? Чит кешегә ишек ача күрмәгез. Мин киттем, тәртипле булыгыз. (Кәҗә кәрзинен алып чыгып китә. Кәҗә бәтиләре уйнап кала.)

(Соры бүре килеп чыга.)

Бүре. Дабы-дуба! Монда бик тәмле кәҗә бәтиләре исе килә. Тамагым ачкан чак иде. (Телләрен ялый.) Кәҗә булып җырлап карыйм әле, ачмаслар микән! (Калын тавыш белән җырлый башлый.)

Таудан тауга йөримен,

Тау җимеше җыямын.

Кырдан кырга йөримен,

Кыр җимеше җыямын.

Сөт җыям, май җыям,

Җиде балама сөт алып кайтам.

(Кәҗә бәтиләре тыңлап торалар.)

Кәҗә бәтиләре. Син – безнең әниебез түгел, безнең әниебез матур, нечкә тавыш белән җырлый. (Телләрен чыгарып курсәтәләр. Бүренең кәҗә бәтиләренә ачуы чыга. Йодрыгын болгый.)

Бүре. Күрсәтермен әле мин сезгә! Тукта әле,тимерчегә барып карыйм әле, телемне юкартмасмы? (Бүре тимерчегә бара.)

Бүре. Исәнме, тимерче дус! Минем телемне юкартып бирсәнә. Матур итеп җырларга өйрәнәсем килә.

Тимерче. Чыгар телеңне. (Аю бүренең телен юкартып бирә.)

(Бүре кәҗә бәтиләре янына бара һәм кәҗә тавышы белән җырлап җибәрә. Кәҗә бәтиләре куркып кала. Арадан берсе:)

Кәҗә бәтие. Ачыйк, әниебез кебек матур тавыш белән җырлый бит.  (Ишекне ачып җибәрә. Бүре шуны гына көтеп торган, ишекне бәреп керә дә кәҗә бәтиләрен куа башлый. Бәтиләрне берәм-берәм капчыкка сала башлый. Иң кечкенә кәҗә бәтие өй эчендә качып кала. Бүре капчыкны күтәреп чыгып китә.)

(Кәҗә кайтып керә.)

Кәҗә. Ми-ки-ки, мики-ки. Балакайларым, мин кайттым. (Аңа җавап бирүче булмый. Кәҗә елый, елый җырлый башлый.)

Таудан тауга йөримен,

Тау җимеше җыямын.

Кырдан кырга йөримен,

Кыр җимеше җыямын.

Сөт җыям, май җыям,

Җиде балама сөт алып кайтам.

(Иң кечкенә кәҗә бәтие, әнисенең җырлавын ишетеп, өйдән килеп чыга.)

Кәҗә бәтие. Әнием, әнием! Апаларымны бүре капчыкка салып алып китте бит. (Елый башлый.)

(Ике куян килеп чыга.)

Куяннар. Кайгырма, туганкай, буредән бәтиләреңңе кайтарырга без сиңа ярдәм итәрбез. Сина учак ягарга кирәк, шул уттан кем сикереп чыга ала, шул җиңүче була, диген Син иң беренче бүрене сикерт, аннан үзең сикерерсең. (Бүрене чакырып китерәләр.)

Кәҗә. Әйдә, бүре,  уен уйнап алабыз. Кем учактан сикереп чыга ала, шул җиңүче була.

Бүре. Әллә мине сикерә алмас дисеңме? (Тота да сикерә һәм учакның уртасына гына килеп төшә. Куяннар капчыкның авызын чишеп җибәрәләр. Капчыктан сау-сәламәт килеш кәҗә бәтиләре килеп чыга. Бәтиләр әниләре белән кочаклашалар, елашалар.)

Алып баручы.

Әйләнә сәхнә, әйләнә!

Сибелеп кала еллар.

Сибелеп кала язмышлар,

Режиссерлар һәм герйлар.

Хөрмәтле тамашачылар! Сез Азнакай шәһәрендәге «Светлячок» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар катнашында «Бүре һәм җиде кәҗә бәтие» спектаклен карадыгыз.

Рольләрне башкардылар: Кәҗә ролендә – Розалина, 1 нче кәҗә бәтие –Әминә, 2 нче кәҗә бәтие – Алсу, 3 нче кәҗә бәтие – Әдилә, 4 нче кәҗә бәтие – Риана, 5 нче кәҗә бәтие – Амелия, 6 нчы кәҗә бәтие – Азалия, иң кечкенә кәҗә бәтие – Рияз, тимерче – Денис, куяннар – Зәлинә, Камилла.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!