Бүлмә гөлләре – тормыш бизәге

№ 143

Гөлнәзирә НИГЪМӘТОВА,

Саба районы Югары Симет “Ромашка” балалар бакчасының I квалификация  категорияле тәрбиячесе

Максат: Балаларның бүлмә гөлләре турындагы белемнәрен үстерү. Гөлләрне чәчәгенә, яфрагына карап таный белергә һәм исемнәрен атый белергә өйрәтү. Бүлмә гөлләренең үсеше өчен яктылык, җылылык, су, һәм яхшы туфрак мөһим икәнлеген аңлату. Бүлмә гөлләренең безнең бүлмәбезгә никадәр матурлык, гүзәллек биреп торуларын күрергә өйрәтү.

Җиһазлар: Бүлмә гөлләре, сулы табак, салфетка, клеенка, алъяпкычлар, лейка, ноутбук (П.И.Чайковскийның”Вальс цветов” көе өчен), конверт белән хат.

Эшчәнлек барышы: Сәламләшү.

Исәнме кояш, исәнме

Җылы бир кулларыма.

Ә мин бар җылылыгымны

Бүләк итәм дусларыма.

Хәерле көн агачлар!

Хәерле көн кошлар!

Хәерле көн табигать!

Хәерле көн дуслар!

Мотивация: Балалар бүген безгә кечкенә Дюймовочка һәм матур Эльфлар яшәгән Чәчәкләр патшалыгыннан хат килде. Ә хатны безгә  чәчәкләр Патшасы-Гөлчәчәк  язган. Укыйк әле хатны. “Кадерле бабалар! Бик тиздән безнең Гөлләр патшалыгында Бал башлана. Ә Балга чакыру кәгазе алыр өчен сезнең бүлмә гөлләрен ничек тәрбияләвегез, аларны яратуыгыз, гөлләр турында күп белүегез  кирәк булачак.Уңышлар сезгә!”

Тәрбияче: Балалар, Балга барасыгыз киләме (җаваплар). Гөлләр патшалыгында сезгә бик күп матур гөлләр белән очрашырга туры киләчәк әле.Әйдәгез без башта үзебезнең группабыздагы бүлмә гөлләре турында сөйләп китик. Мин башлыйм-сез дәвам итәрсез.

-Гөлләр  безнең бүлмәбезгә аерым бер ямь биреп торалар. Безнең әниләр, әбиләр борын-борыннан гөл үстерү серләренә өйрәнгәннәр. Әгәр сез дә кече яшьтән бу күркәм эшкә өйрәнәсез икән, сезнең өйдә һәрчак гүзәллеккә урын булыр. Гөл утырту өчен, барыннан да элек, туфракны дөрес сайларга кирәк. Гөл туфрагы  дым һәм һаваны яхшы үткәрә торган булырга тиеш.

Балалар безнең группада бары тик нинди гөлләр генә үсә? Һәм ни өчен икән?

1 бала: Безнең группада бары тик яран гөлләре генә үсә. Чөнки- яран гөле бик файдалы гөл. Яран гөлен йокы бүлмәләренә утырту бик әйбәт. Чөнки яран гөле үскән бүлмәдә йоклавы рәхәт була, алар һәрвакыт һаваны сафландырып тора.

2 бала: Гөл савыты да матур  һәм гөлнең үсүе өчен уңайлы  булырга тиеш.

3 бала: Яз көне бүлмә гөлләрен күчереп утырталар. Бер нәрсәне онытмаска кирәк: чәчәктә утырган яисә чәчәккә бөреләнгән гөлләрне күчереп утырту түгел, урыннарыннан кузгатырга да ярамый.

4 бала: Безнең өебездә дә бик күп төрле яран гөлләр үсә.Аларны әнием бик кадерләп кенә, иркәләп үстерә. Көн дә алар белән серләшә-серләшә сулар сибә, төпләрен йомшарта. Һәр язда аларны яңа туфракка күчереп утырта.

5 бала: Яран гөлләренең 100 дән артык төре бар икән. Мин яраннарның ак, кызыл, ал, шәмәхә  төсләрен беләм.

6 бала: Элек-электән авыл өйләре тәрәзәләрен яран гөлләр бизәп торган. Әбиләребез аларны белми генә үстермәгәндер инде. Яран булган өйдә чиста һава саклана, тын алуы рәхәт.

7 бала:Зур чүлмәктә яран әйбәт үсә, ләкин начар чәчәк ата. Ә кечкенә чүлмәктә утырган гөлдә киресенчә, чәчәкләр күп була.

8 бала: Яран  артык дымлылыкны яратмый. Яранга су бөркергә һәм яфракларын юарга ярамый. Артык дымлылык чәчәкләрнең бетүенә китерә.

9бала:Яран гөлләре йомырка пешкән һәм ит юган суны ярата икән. Гөлләр шау чәчәктә утыралар, чәчәкләре  дә корымыйча озак утыра.

10 бала: Чәчәк аткан вакытында гөлләргә суны күбрәк сибәсе.Туфрак корыга китсә, чәчәкләр тизрәк корый.

Яраннарны өйдә генә түгел, урамда да үстереп була икән. Яраннар саф һаваны һәм кояш нурларын яраталар.

11 бала:  Яран гөле бик күп чиргә дәва.

Тәрбияче:-Рәхмәт балалар, без яран гөлләре турында бик күп беләбез шулай бит?Әйдәгез балалар без сезнең белән бүген бер яран гөлененең сабагын икенче чүлмәккә күчереп утыртыйк

Практик эш. (Гөл сабагын кечкенә чүлмәккә утыртып, тамырланырга күчереп утырту.)

Тәрбияче: Рәхмәт балалар, без моны да булдырдык!

Әйдәгез уйнап алыйк.

Мәкләр-мәкләр үсәләр(кояшка күтәреләбез)

Мәккә чыклар төшәләр.(әкрен генә иеләбез)

Таң чыкларын тансыкка дип

Күбәләкләр эчәләр.(учларны кушып “эчәбез”)

Сюрприз-момент: Чәчәкләр Патшасы Гөлчәчәк керә. П.И.Чайковскийның”Вальс” көенә бии.

Гөлчәчәк: — Исәнмесез балалар! Мин Чәчәкләр патшасы Гөлчәчәк булам.Мин ишетеп тордым. Сез яран гөле турында бик күп беләсез икән. Ә башка гөлләр турында да беләсез микән? Әйдәгез әле “Ал кирәк- гөл кирәк” уенын уйныйбыз.Кем уртада кала –мин шуңа сораулар бирермен, килештекме?

Балалар кара-каршы басалар.

Алгы як: Ал кирәк, гөл кирәк

Сезгә бездән кем кирәк?

Каршы як: Ал кирәк, гөл кирәк

Безгә Фәридә кирәк.

Фәридә уртага баса.

Фәридәне нишләтәбез?

Гөлчәчәк:-Фәридә, сезнең өйдә нинди гөлләр үсә?

Фәридә: Безнең өйдә алоэ гөле дә бар.Әнием аны бик яратып үстерә.Чөнки ул җәрәхәтләрне дәвалый.

-Рәхмәт Фәридә.Уенны дәвам итәбез.(тагын бер бала уртада кала.)

-Әминә сезнең өйдә нинди гөлләр үсә?

Безнең өйдә кактус гөле үсә. Кактус бик матур гөл.Чәнечкеле.Матур чәчәк тә ата. Ул суны яратмый.Кояшны бик ярата.

Уен дәвам итә.(тагын бер бала уртада кала)

-Раян, сезнең өйдә нинди гөлләр үсә?

Раян: Безнең өйдә тамчыгөл, азалия, акча гөле бар.

Уен дәвам итә.Земфира , син нинди кыр чәчәкләрен беләсең?

Земфира: Ромашка, энҗе чәчәк,кыңгырау чәчәк, тузганак,кузгалак,үги ана чәчәге,мәк, меңяфрак, гөлбадран,  миләүшә чәчәге, күк чәчәк.

Уен дәвам итә.Ралина, син нинди бакча чәчәкләрен беләсең?

Ралина: Роза чәчәге, астра, пионнар,лилияләр, нәркисләр, георгиннар, лаләләр,канәфер, ясминнәр, хризантемалар.

Уен дәвам итә.Мәликә, чәчәкләр, гөлләр безгә ни өчен кирәк?

Мәликә:-Чәчәкләр табигатьне матурлыйлар, аларга күбәләкләр куна. Бал кортлары бал җыялар. Ә гөлләр өйне матурлый. Гөл яраткан бала мәрхәмәтле, шәфкатьле булып үсә.

Гөлчәчәк:-Ай рәхмәт балалар, сез бик күп беләсез! Шуның өчен мин сезгә Балга барырга билетлар калдырам. Чәчәкләр патшалыгына сезнең кебек яхшы күңелле, гөлләрне, чәчәкләрне яраткан балалар гына килергә тиеш. Ә хәзер билетларыгызга карагыз да билетларны өч төркемгә аерыгыз

Уен: Бүлмә гөлләре, бакча чәчәкләре, кыр чәчәкләренә.

Рәхмәт балалар. Мин сезнемай аенда патшалыгымда көтеп калам.(хушлаша)

Тәрбияче: Ә без балалар әйдәгез шөгылебезне “Тамчы гөлем, яран гөлем” җыры белән тәмамлыйк.

Рефлексия: Балалар сезгә чәчәкләр- гөлләр илендә ошадымы? Без бүген нәрсә турында сөйләштек?Тагын кайларга сәяхәткә барасыгыз килә?