Бул яхшы, рәнҗетмә!

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә Г. Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән бәйрәм кичәсе)

Ләйсән ФӘЙЗРАХМАНОВА, Альбина ТЫРСИНА,

Биектау районы Биектау станциясендәге Воспитатель «Байгыш»  балалар бакчасы тәрбиячеләре

«Бул яхшы, рәнҗетмә!» дигән темага үткәрелгән бәйрәмдә түбәндәге максатларны куйдык:

– бөек шагыйребез Г.Тукай әкиятләре, шигырьләре нигезендә балаларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык сыйфатлары тәрбияләү; аларның зиһенен баету, фикерләү сәләтләрен үстерү, синонимнарны киң кулланып сөйләргә күнектерү;

– Г.Тукай турында алган белемнәрне ныгыту, аңа карата мәхәббәт тәрбияләү эшен дәвам иттерү; кайбер шигырьләрен рольләргә бүлеп, сәнгатьле итеп сөйләүләренә ирешү;

– Г.Тукай әсәрләре, шулай ук әкиятләр, мәкальләр ярдәмендә кешеләрне, җәнлекләрне, табигатьне рәнҗетергә ярамый, дигән төшенчәне, балалар күңеленә сеңдереп, нәтиҗә ясау.

Бәйрәмгә әзерлек эшләре. Г.Тукайның балачагы, тормышы белән таныштыру, рәсемнәрен карау, сөйләү, аңлату. «Туган тел», «Бала белән күбәләк», «Эшкә өндәү», «Кызыклы шәкерт» шигырьләрен яттан өйрәнү, «Эш беткәч, уйнарга ярый» дигән әсәрен, «Су анасы», «Шүрәле», «Кәҗә белән сарык» әкиятләрен тирәннән үзләштерү, кайбер өлешләрен, диалогларны күңелдә калдырып, уеннар оештыру. Әкиятләрне сәхнәләштереп уйнау, ТРИЗ алымнарын уңышлы файдаланып, фикерләү сәләтен үстерү. Мәкальләр өйрәнү. Бәйрәм үтәсе бүлмәгә Г. Тукай портретын, чәчәкләр, альбом, өйрәнгән әсәрләре буенча төсле рәсемнәр, китаплар кую.

Бәйрәм барышы

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Хәерле көн!

Балалар. Исәнмесез, хәерле көн!

Тәрбияче. Хәлләрегез, кәефләрегез ничек?

Балалар. Яхшы, рәхмәт!

Тәрбияче. Иң элек берничә сорауга җавап биреп алыйк. Сорауларга җавап биргәндә тулы җөмлә белән, һәрбер сүзне үз урынына куеп әйтергә тырышырбыз. Шулай ук авазларның дөрес әйтелешенә дә игътибар итәрбез.

– Балалар, без татар теле дәресендә нәрсәләр өйрәнәбез?

Балалар. Әкиятләр, шигырьләр, табышмаклар, такмак-такмазалар, мәкальләр, санамышлар, дөрес һәм матур итеп сөйләшергә, авазларны дөрес әйтергә өйрәнәбез, җырлы, сүзле-хәрәкәтле уеннар уйныйбыз. Рәсемгә карап, кыска хикәяләр төзибез. Кыскасы, мәктәпкә барырга әзерләнәбез. (Балалар, кул күтәреп, тулы җөмлә белән, иптәшләре ишетерлек итеп җавап бирәләр. Бу аларга дәрес башында ук җыйнаклык, җитдилек өсти һ. б.)

– Хәзер урамда елның кайсы фасылы?

Балалар. Хәзер урамда яз фасылы.

Тәрбияче. Яз фасылы икәнен кайдан белдегез?

Балалар. Кояш җылы нурларын сибә, кар эри, гөрләвекләр ага, җылы яктан кошлар кайта һ. б. (Балалар яз билгеләрен саный.)

Тәрбияче. Әйе, балалар, бик дөрес әйттегез, булдырдыгыз. Менә шулай шаулап, гөрлэп яз килгәндә, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган, агачлар, куаклар бөрегә бөреләнгән чакта безнең яраткан шагыйребез Г.Тукай туган. Безнең, бүгенге бәйрәмен темасы да, Г.Тукай әйткәнчә, «Бул яхшы, рәнҗетмә!» – дип атала. Ягез әле, балалар, инде үзегез әйтеп карагыз: Кем ул Г.Тукай?

Балалар.

– Безнең яраткан шагыйребез.

– Безнең сөекле шагыйребез.

– Безнең, бөек шагыйребез.

Тәрбияче. Ни өчен бөек шагыйрь, дибез без аны?

Балалар. Чөнки ул үзенең матур шигырьләре, әкиятләре белән бөтен дөньяга танылган һ. б.

Тәрбияче. Балалар, игьтибар белән карагыз әле, аның күзләре нинди? Ничек итеп карый ул сезгә?

Балалар. Моңсу, уйчан, сагышлы.

Тәрбияче. Дөрес. Ә ни өчен моңсу, уйчан?

Балалар. Чөнки ул бала вакытында бик куп кыерсытулар, шәфкатьсезлекләр, рәнҗетүләр, рәхимсезлекләр күргән. (Балалар Г. Тукайның балачагын, тормышын яхшы белгәнгә һәм ел дәвамында дәресләрдә синонимнарны киң кулланып сөйләргә күнеккәнгә, дөрес җавап бирәләр.)

Тәрбияче. Без Г.Тукайны кайда туган, дидек әле?

Балалар. Арча районының Кушлавыч авылында.

Тәрбияче. Әйе, балалар, шундый бөек шагыйрьнең безнең күрше районда гына тууы белән дә бик бәхетле икәнбез! Ә хәзер Айрат белән Зилә безгә Г. Тукайның «Бала белән күбәләк» шигырен сөйләп күрсәтсеннәр, барыбыз да игьтибар белән тыңлыйбыз. (Шигырьне костюмнардан сәнгатьле итеп сөйлиләр.)

Тәрбияче. Рәхмәт сезгә, балалар, бик матур сөйләдегез, булдырдыгыз! «Бала белән күбәләк» шигыре аша шагыйрь ни әйтергә тели?

Балалар. Кешелекле, шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга, кешеләрне, табигатьне рәнҗетмәскә, сак һәм игьтибарлы булырга чакыра.

Тәрбияче. Ул безгә андый сүзләрне үзе әйтәме, әллә башкалардан әйттерәме?

Балалар. Юк, үзе әйтмәгән. Ул бары бала белән күбәләкне генә сөйләштерә, алардан әйттерә.

Тәрбияче. Баланы шагыйрь ничек сурәтли? Сез ничек уйлыйсыз: ул нинди малай?

Балалар. Шәфкатьле, кешелекле итеп сурәтли. Ул кешеләрне, табигатьне яратучы ярдәмчел малай. Күбәләкнең тормышы белән дә кызыксына. (Балалар шигырьне яхшы белгәнлектән, урамда, болында, урман аланында уйнаган вакытларда очраган күбәләкләргә битараф калмыйча, алар белән сөйләшә башлыйлар. Үзләрен Г.Тукайның «Бала белән күбәләк» шигырендәге игелекле, шәфкатьле малай ролендә тоталар һ. б.)

Тәрбияче. Дөрес әйттегез, балалар, булдырдыгыз! Ә хәзер исә Самат белән Айдар «Кызыклы шәкерт» шигырен сөйләп күрсәтсен. (Костюмнар киеп, шигырьне сәнгатьле итеп сөйлиләр.)

Тәрбияче. Бик матур сөйләдегез, балалар, рәхмәт сезгә. Барыбыз бергә «Эшкә өндәү» дигән шигырьне сөйләп карыйк. (Балалар баскан килеш шигырьне яттан сөйлиләр. Сүзләр, авазлар ачык әйтелә, чөнки шигырь алдан яхшы өйрәнелгән, шуңа күрә дәрес җанлы уза.)

Тәрбияче. «Кызыклы шәкерт», «Эшкэ өндәү» шигырьләре белән шагыйрь ни әйтергә тели?

Балалар. Тырыш булырга, ялкауланмаска өйрәтә. Кечкенәдән тырыш булсаң, картайгач җиңел булуын кисәтә.

Тәрбияче. Сез шул турыда нинди мәкальләр беләсез? Мәкальнең беренче сүзе минем телдә, калган сүзләре – сезнең телдә. (Шулай эшләгәндә бертөсле мәкальләр кабатланмый. Билгеле, мәкальләр әйтү һәрбер дәрестә төрлечә оештырыла. Ел ахырына алар, илледән артык мәкальне күңелдән әйтеп, сөйләмдә оста куллана ала башлыйлар.)

  1. Тырышкан табар, ташка кадак кагар.
  2. Эш кешене төзәтә, ялкаулык боза.
  3. Эшләп үлмәссең, чирләп үләрсең.
  4. Калган эшкә кар явар.
  5. Эш беткәч, уйнарга ярый.
  6. Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы.
  7. Аз сөйлә, күп эшлә.
  8. Бүгенге эшне иртәгә калдырма.
  9. Ашаганда колагың селкенсен, эшләгәндә йөрәгең җилкенсен.
  10. .Хезмәт төбе – хәзинә һ. б.

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар, рәхмәт сезгә! (Басып, күмәк рәвештә мәкальләр әйтү балаларның уяулыгын, игьтибарлылыгын арттыра.)

— Бик матур бер җәйге көн:

Өстәл янында бер сабый.

Ян тәрәзә каршысында

Иртәнге дәресен карый.

(Мәктәпкә әзерлек төркеменең тиздән мәктәпкә барыр вакыты җитүен истә тотып, Г.Тукайның «Эш беткәч, уйнарга ярый» шигырен төсле рәсемнәрдән карый-карый өйрәнә башлау бик уңышлы һәм бик кызыклы.)

Тәрбияче. Бу юллар нинди шигырьдән?

Балалар. «Эш беткәч, уйнарга ярый» шигыреннән.

Тәрбияче. Дөрес әйттегез! Баланы үз янына нәрсәләр чакыра?

Балалар. Кояш, Сандугач, Алмагач. (Тулы җөмлә белән җавап бирәләр.)

Тәрбияче. Ә сабый аларга нинди сүзләр белән җавап бирә?

Балалар. «Уйнасам, дәресем кала. Эш беткәч кенә уйнарга ярый», – дип җавап бирә.

Тәрбияче. Дәресләрен карап бетергәч, дәфтәр, китапларын пөхтәләп урнаштыргач, ул бакчага чыга. Шагыйрь нинди малай (бала) турында язган?

Балалар. Малай үз сүзендә нык торучан, акыллы, инсафлы, тырыш һ.б. (Тулы җөмлә белән җавап бирәләр.) Шуның өчен Кояш аңа җылы нурын сибә. Сандугач матур җыр суза. Алмагач кыпкызыл алмалар бүләк итә. Ә бакчадагы барлык агачлар башларын ияләр.  

Тәрбияче. Сезнең нинди бала булып үсәсегез килә?

Балалар. Акыллы, тырыш, эшчән, мәрхәмәтле, тәүфыйклы, ярдәмчел, шәфкатьле, миһербанлы һ. б. (Синонимнарны кулланып җавап бирәләр. Шул вакыт ишектән елап, ялан тәпи бер малай керә, кулында – алтын тарак.)

Тәрбияче. Ник елыйсың, үскәнем? Ни булды сиңа?

Малай. Ярдәм итегез миңа, ялгыштым мин. Мин әкияттәге малай. (Үзе һаман елый, ә бүлмәдә тынлык. Балаларның йөзләрендә борчу, кайберләренең күзләрендә мөлдерәмә яшь.)

Тәрбияче. Балалар, бу малай безге кайсы әкияттән килгән?

Балалар. «Су анасы» әкиятеннән.

Тәрбияче. Су анасы малайны нинди сүзләр әйтеп куган?

Балалар. Качма! Качма! Тукта, тукта! И, карак! Ник аласың син аны, ул бит минем алтын тарак! (Балалар, басып, әйтеп күрсәтәләр.)

Тәрбияче. Балалар, малай ялгышкан, аңа бик кыен. Ничек итеп ярдәм итик икән?

Балалар. Су анасының алтын тарагын илтеп бирик, гафу үтеник һәм башка беркайчан да сорамыйча әйберләргә тияргә ярамаганлыгын аңлатыйк.

Тәрбияче. Су анасы, син инде безнең балаларның фикере белән килешкәнсеңдер, шулай бит? (Шулвакыт ишектән, «мә-ә-ә» дип кычкырып, Кәҗә белән Сарык килеп керә.)

Кәҗә белән Сарык. Мә-ә, мә-ә, без нинди җиргә килеп җиттек соң?

Тәрбияче. Сез «Байгыш» бакчасына килеп кердегез.

Кәҗә белән Сарык. Ә-ә, шулаймени? Без ә-ә-әнә теге урманнан (тәрәзәдән ут яктысы күренгән якка күрсәтә), шунда барыш иде.

Тәрбияче. Туктагыз әле, тукта! Бу геройлар кайсы әкияттән соң?

Балалар. «Кәҗә белән Сарык» әкиятеннән.

Тәрбияче. Балалар, Кәҗә белән Сарыкны ут янына җибәрикме?

Балалар. Ут янына җибәрмик. Анда бүреләр бардыр. Кәҗә белән Сарыкка үзебез ашыйсы ботканы бирик. Тамакларын монда гына туйдырсыннар.

Кәҗә белән Сарык. Рәхмәт сезгә, балалар. Сез бик шәфкатьле икәнсез! (Ишектән Шүрәле килеп керә.)

Шүрәле. Кысты, кысты. Бармагымны Былтыр кысты. Бик авыртканга бармагым, Коткардыгыз сез мине.

Тәрбияче. Балалар, мин берни дә аңламыйм. Сез кемгә ярдәм иттегез? Ни өчен?

Балалар. Без Шүрәлене коткардык. Ул безгә шәфкатьле булырга сүз бирде. (Балалар әкиятне сәхнәләштереп уйнаганнарын исләренә төшерәләр.)

Шүрәле. Әйе, алар дөрес әйтәләр. Шуның өчен мин бу зур гөмбәне аларга бүләк итәм. Ләкин бу гади гөмбә түгел, серле гөмбә. Аның эчендәге күчтәнәчләрне нинди дә булса бер мәкаль әйтеп алырга кирәк. (Балалар, мәкальләр әйтеп, төрле җәнлек сурәтләре төшерелгән шоколадлар алалар.)

Тәрбияче. Рәхмәт сезгә, балалар! Бөек шагыйребез Г.Тукай әйткәнчә, яхшы булыгыз, кешеләрне, табигатьне рәнҗетмәгез! Бәхетле булыгыз!

(Бәйрәм «Туган тел» җырын башкару белән тәмамлана.)