Бүген бездә – Сабантуй!

№69

Гүзәлия СӘМИГУЛЛИНА,

Казандагы 212 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Бу бәйрәм, балаларны татар халкының милли бәйрәме белән таныштыру, милли мәдәниятка якынайту; бәйрәмне күңелле уздыру; шушы бәйрәмдә уйнау, ярышу, катнашырга теләк булдыру, кызыксыну уяту максатыннан оештырыла.

Кичә барышы

(Урамда – мәйдан, ул бәйрәмчә бизәлгән. Уеннар, ярышлар үткәрү өчен урыннар алдан әзерләнгән.)

Алып баручы. Исәнмесез, кадерле дуслар!

Балалар. Исәнмесез!

Алып баручы. Барыгызны да сабантуй бәйрәменә чакырабыз.

IMG_4927

1 нче бала.

Тирә-як гөж килеп тора,

Килә безгә кунаклар

Районнан, күршеләр,

Әллә каян ерактан.

2 нче бала.

Сабан туе җитә дип,

Әзерләндек без аңа.

Исәп бар йөгерештә

Малайларны узарга.

3 нче бала.

Шатлыклар – күңелебездә,

Ал кояш – күгебездә.

Килегез, дуслар, кунакка –

Сабантуй бүген бездә!

4 нче бала.

Җилферди чиккән сөлгеләр,

Бүләкләр – күбебезгә!

Көрәшик тә, узышыйк та –

Сабантуй бүген бездә!

5 нче бала.

Карасагыз – бәйрәм бар,

Сусасагыз – әйрән бар.

Ял итәрсез – арсагыз,

Үкенмәссез – барсагыз.

(Балалар янына әби белән бабай килә)

Бабай. Исәнмесез, балалар!

Әби. Исәнмесез, балакайлар! Сезнең бакча яныннан узып бара идек, шундый матур итеп шигырьләр укыганыгызны ишетеп кердек әле.

Алып баручы. Исәнмесез әби, бабай! Бездә бүген бәйрәм. – сабантуй.

Әби. Балачакта без дә бу бәйрәмне бик ярата идек. Сезнең барыгызны да сабантуй бәйрәме белән котлыйбыз. Сабантуй – иң күңелле, иң яраткан милли бәйрәмнәребезнең берсе. Сабантуйны язгы кыр эшләре беткәч уздыралар. Бәйрәмдә җитезлек, үткенлек, тизлек белән көч сынашалар. Бәйрәм алдыннан өлкәннәр, йорттан-йортка кереп, бүләк җыялар. Бу бүләкләрне, ярышларда җиңүчеләргә тапшыралар.

IMG_4941

Бабай. Без дә җырлый, бии, уйный, ярыша идек.

Әби. Телисезме, мин сезне бер уен уйнарга өйрәтәм. «Йөзек салыш» дип атала ул уен.

(«Йөзек салыш» уены уйныйлар. Балалар кулларын сузып басалар, әби һәр баланын уч төбенә йөзек салган кебек йореп чыга, «Йөзек кемдә?» – дип сорагач, йөзек салынган бала сикереп чыга, ләкин аны янәшәдәгеләр тотып калырга  тырыша. Сикереп чыгарга өлгермәгән балага җәза бирелә (биергә, җырларга…). Соңгы тапкыр уйнаганда йөзек әбидә була. Әби белән бабай татарча бииләр.)

Алып баручы. Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Безнең бәйрәмебез дәвам итә.

6 нчы бала.

Сабантуймы, сабантуй –

Уеннар туе бит ул,

Тәм-томнар сые бит ул,

Җиңүләр уе бит ул.

7 нче бала.

Ә кызлар киеп чыкканнар

Иң матур күлмәкләрен.

Латыйп бабай төяп килгән

Иң ныклы чүлмәкләрен.

Алып баручы. Балалар, бәйләнгән күз белән чүлмәкләрне вата алырсызмы икән?

Балалар. Алабыз. Тырышып карарбыз.

«Чүлмәк ватыш» уены уздырыла. Бәхетен сынап карарга теләүченең күзен бәйлиләр, кулына таяк тотыралар, 1 – 1.5 метр ераклыкта чүлмәк куялар. Чүлмәкне вата алучыга бүләк тапшырыла.)

Батыр калган бала.

Олы-чага, кызый-мызый

Авызына кашык кабып,

Шул кашыкка күкәй салып,

Йөгерәләр сабантуйда.

Сез шулай булдырырсызмы?

(«Кашыкка күкәй салып чабышу»  уены уздырыла. Җиңүчегә бүләк тапшырыла.)

IMG_4942

Батыр калган бала.

Нинди батыр егетләр килгән!

Курыкмагыз егылудан,

Йөгереп артта калудан.

Ансыз булмый сабантуй.

Чакырам сезне, капчык киеп йөгерергә.

(«Капчык киеп йөгереш» уены. Җиңүчегә бүләк тапшырыла.)

Батыр калган бала.

Кызганма табаннарны,

Урагыз мәйданнарны.

Аркан тартышырга чакырам,

Я, көч сынаша кайсыгыз?

(«Аркан тартышу» уены үткәрелә. Җиңүчегә бүләк тапшырыла.)

Батыр калган бала.

Татарча бил алышып,

Аркан белән тартышып,

Ватмый йомырка ташып,

Үткенлектү сынашып.

Сабантуй –

Эчкә шатлык туймас туй!

Алып баручы. Менә күңелле бәйрәмебез ахырына да якынлашты. Барыгызга да саулык, исәнлек, шатлыклы көннәр телибез! Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз!

IMG_4990