Болгарга сәяхәт

 № 181

(6 –7 яшьлек балалар өчен белем бирү эшчәнлеге)

Ләйсән МИҢНУЛЛИНА,

Казандагы 162 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Бурычлар:

белем бирү: туган илебез – Татарстан, Борынгы Болгар турындагы белемнәрен системалаштыру;

сөйләм үстерү:

– тәрбияче сорауларына тулы җавап бирергә өйрәтү, диалогик сөйләмдә актив катнашуларына ирешү;

– балаларның хәтерен, логик фикерләү сәләтен, кызыксынучанлыкларын үстерү;

тәрбияви:

– туган илне ярату, аның белән кызыксыну, туган илгә тугрылык сыйфатлары, туган җиребезгә, шәһәребезгә, телебезгә, милли ризыкларыбызга, киемнәребезгә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Сүзлек эше: Борынгы Болгар, Ватан, ачыргаланып, чуен, дивар.

Метод һәм алымнар: сорау, балаларның җавабы, нәфис сүз, күрсәтү.

Алдан эшләнгән эш: туган ил турында шигырьләр уку, слайдлар әзерләү.

Җиһазлау: ИКТ куллану, туплар.

Шөгыль барышы

Тәрбияче. Балалар, бүген без сезнең белән бүген Татарстаннын Борынгы Болагр шәһәренә сәяхәткә нәрсә белән барырбыз икән? Автобус, самолет, пороходларның кайсысында утырып барыр идегез? (Балалар сайлый.) Балалар, инде хәзер сез сайлап алган транспортка санамыш ярдәмендә йөртүче билгеләрбез.

Әлчи-бәлчи,

Әни күлмәк үлчи,

Чәүкә, чыпчык,

Син кал, бу чык. Кем чыкты?

Тәрбияче Балалар, без барасы Болгар шәһәре – борыңгы кала. Боынгы Болгар халкы ни белән шөгелләнгән икән? Шулар хакында сезгә сөйләп китәм, тыңлагыз!

«Безнең болгар бабаларыбыз Кара һәм Азов диңгезләре буенда яшәгән. Аларның күршесендә хазар дигән халык гомер кичергән. Хазарлар бик усал халык булган, алар болгарларга гел һөҗүм итеп торганнар, йортларын яндырганнар, малларын талаганнар, кешеләрен әсирлеккә алып киткәннәр. Шуңа күрә бабаларыбыз, тынычрак урынны сайлап, Идел һәм Кама елгалары янында туктаганнар». (Картадан күрсәтә.)

Ничек уйлыйсыз: ни өчен Кама һәм Идел елгалары буйларында туктаганнар икән? Бу сорауга җавапны миңа соңрак әйтерсез, игътибар белән тыңлагыз, уйлагыз.

«Монда куе урманнар үсеп, төрле куаклар, агачлар бик күп булган. Алма агачлары, кыргый җиләкләр, чикләвек куаклары булган. Җәнлекләр, кошлар яшәгән, ә елгаларында балык бик күп булган».

«Болгар шәһәрен төзе» уены

Тәрбияче. Бу җирләрдә удмурт, мари, чуваш, мордва халыкларының да борынгы бабайлары яшәгән. Болгарлар белән дус булганнар.

Болгарларның хуҗалык итү нигезен гади дала рәвешендәге игенчелек, ярымутрак һәм утрак терлекчелек, балыкчылык, кәсепчелекнең аерым төрләре (затлы мехлы җәнлек аулау, чолыкчылык һ.б.), төрле һөнәрләр (тимер һәм бронза әйберләр эшләү, агач эшкәртү, сөяктән әйберләр, пыяла, чүлмәк, зәркән эшләнмәләре, корал ясау һ.б.), төбәктәге һәм халыкара сәүдәдә катнашу тәшкил итә.

Төп сәүдә һәм һөнәрчелек үзәкләре Болгар (Ага Базар бистәсе белән), Биләр, Суар, Җүкәтау, Ашлы шәһәрләре була, моны табылган тәңкәләр, төрле илләрдән китерелгән әйберләр дәлилли.

Тәрбияче. Идел буе Болгар дәүләте күбесенчә агач йортлардан, ярымземлянкалар һәм землянкалардан, шулай ук хуҗалык корылмаларыннан (һөнәрчелек-кәсепчелек остаханәләре, металл эретү һәм чүлмәк яндыру-киптерү мичләре) гыйбарәт була. Алар арасында монументаль-архитектура корылмалары – кирпечтән һәм ак таштан салынган җәмәгать биналары (мәчетләр, мунчалар, кәрван сарайлары һ.б.) һәм төрбәләр аерылып тора. (Йорт макетын күрсәтә.)

Тәрбияче. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, алар нинди эш кораллары кулланды икән? (Балаларның җаваплары тыңланыла.)

Тәрбияче. Менә бу нокталарны тоташтырып чыксагыз, болгарларның эш коралларын күрерсез. (Балта, чалгы, чүкеч, без, шөшле, кайчы, урак, пычкы, көрәк, сәнәк һ.б. ).

Тәрбияче. Ә җәй көне болгарлар, болыннарга чыгып, менә шушындый киез өйләрдә яшәгән. Аларны тирмә диеп йөрткәннәр. Киез өйләрдә кызу булмаган. (Тирмәне күрсәтә.) Тирә-юнен читән белән әйләндереп алганнар.

Балалар, читән нәрсә ул?

Балалар. Агач ботакларыннан ясала. Читәндә тәрәзәләр, ачык җирләр булмый.

Тәрбияче. Болгар бабаларыбыз бик күп хайван асраган. Нинди хайваннар икәнен беләсегез киләме?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Беләсәгез килсә, минем табышмакларга җавап табыгыз.

1. Сакаллы килеш туа,

Берәү дә гаҗәпләнми. (Кәҗә)

2. Табышмак әйтәм сезгә,

Нәрсә йон бирә безгә? (Сарык)

3. Аллы-гөлле чәчәкләрне

Кетер-кетер ашый ул.

Шуннан ап-ак сөт ясап,

Көн дә безгә ташый ул. (Сыер)

4. Сабан туенда узыша,

Бар эшемә булыша.

Утырдым исә биленә,

Илтә кирәк җиремә. (Ат)

Тәрбияче. Ат болгарларның горурлыгы булган. «Ат ир кешенең «канаты», – дигәннәр алар. Игенчелек белән шөгыльләнгәннәр. Уйлап карагыз әле: нинди төр игеннәр үстергән икән алар?

Балалар. Борчак, арыш, арпа, бодай, карабодай, киндер.

Тәрбияче. Ит белән арпа боламыгы, тары боткасы, корт аларның төп ризыгы булган.

Балалар, корт сөтне озак кайнатып, эреп төшкәч, шикәр комы кушып ясала. Ул – бик тәмле ризык. Авыз итәсегез киләме? (Балаларга кортны авыз иттерү.)

Тәрбияче. Болгарлар арасында бик оста чүлмәк ясаучылар булган. Аларның ясаган әйберләрен ярминкәләрдз бик теләп алганнар.

Бервакыт чүлмәкче үз чүлмәкләрен ярминкәгә алып барырга җыенган. Аны киштәләрдә калдырган. Ә агач киштәләр андый күп чүлмәкләрне күтәреп тора алмаган, сынып төшкән. Бик күп чүлмәкләр ватылган, ул бик уфтанган.

Әйдәгез әле, без чүлмәкчегә булышыйк әле. (Кәгазь битләрендәге чүлмәк рәсемнәрен җыялар.)

Балчыктан матур итеп

Чүлмәкләр ясап кара.

Аларны мичтә кыздыргач,

Сөт салырга да ярый.

Тәрбияче. Менә бу чүлмәкләрне инде ярминкәгә алып барырга да була.

Зәркән осталары бик матур бизәнү әйберләре ясаганнар, аларны асылташлар белән бизәгәннәр.

Кунакларыбызның безгә дип алып килгән бүләкләре тагын бар. Ялгышмасам, алар – бизәнү әйберләре. (Тәрбияче бизәнү әйберләрен балаларга алып күрсәтә. Алар исә исемнәрен атый.)

Балалар. Беләзек, йөзек, алка, муенса, балдак, хәситә, чулпы.

Тәрбияче. Чулпы татар хатын-кызлары килгәне хакында алдан хәбәр салган, чөнки чулпыдагы тәңкәләр чыңлаган.

Ә хәзер, әйдәгез, «Сорау-җавап» уенын уйнап алыйк. (Балалар түгәрәккә баса, тәрбияче –уртада. Ул, сораулар биреп, балаларга туп ата, тупны тоткан бала сорауга җавап бирергә тиеш була.)

– Без нинди шәһәргә бардык?

– Болгар шәһәре кайда урнашкан?

– Болгарларның эш коралларын санап китегез?

– Алар ни белән кәсепчелек иткән?

– Нинди корылмалары булган?

Тәрбияче. Балалар, шуның белән Борынгы Болгар каласы буйлап сәяхәтебез тәмам. Сезгә бүгенге сәяхәтебез ошагандыр дип беләм.  Хәзер билгеләнгән транспортыбыз белән бакчабызга кайтырбыз. Сез бүген нинди яңа сүзләр ишеттегез? Болгарда  күргәннәрегезне кемгә сөйләячәксез?