Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган математик чара-дәрес
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган
математик чара-дәрес
Алсу ГЫЙЛЬФАНОВА,
Актаныш районы Такталачык
төп гомуми белем бирү мәктәбенең
математика укытучысы
Җиңү!
Кояш балкый бер битендә,
Бер битендә моңсу ай һаман.
Бер күзеннән шатлык нуры сибелә,
Бер күзеннән һаман яшь тама.
Аннотация
Патриотическое воспитание является важной задачей системы образования. Особое внимание уделяется воспитанию у учащихся любви к Родине, уважения к традициям и культуре своего народа. В этом математическом мероприятии, проведенном в 5 классе, отражена судьба моих земляков в Великой Отечественной войне. Подчеркивается, что даже в дни приближающегося 80-летия Великой Победы шум войны не покидал семьи, и сегодня мир неспокоен. Я ставлю перед собой цель: увековечить память погибших в Великой Отечественной войне и специальной военной операции (СВО). К мероприятию учащиеся подготовились заранее: написали стихи, посвященные Родине, памяти погибших на войне, на тематику мира.
- Дәрес темасы буенча укучыларның белемнәрен һәм күнекмәләрен гомумиләштерергә: натураль саннар өстендә арифметик гамәлләр башкара белү; арифметик гамәлләрне башкару тәртибе кагыйдәләрен белү; тигезләмәләрне чишә белү; хәрефле һәм санлы аңлатмаларның кыйммәтләрен табу, шулай ук натураль саннарны тапкырлау һәм бүлү буенча мәсьәләләрне чишә белү.
2. Укучыларда хәтер, сөйләм, логик фикерләү, игътибарлылык, зирәклек, исәпләү күнекмәләре, иҗади сәләтләр, дәреснең стандарт булмаган формасы һәм эчтәлекне мавыктыргыч бурычлар белән тутыру аша математика белән кызыксынуны үстерү.
3. Мөстәкыйльлек, активлык, пөхтәлек, җаваплылык, коллективизм хисе, сыйныфта дустанә мөнәсәбәт һәм төркемнәрдә эшли белү, бер-береңә хөрмәт тәрбияләү, патриотик хисләр һәм туган якка мәхәббәт тәрбияләү.
Дәрес (чара) барышы
–Хәерле көн, укучылар. Сезнең алда 2.04.2025 саны. Әлеге сан турында нәрсә әйтә аласыз?
–Бүгенге дата.
–22.06.1941?
–Бөек Ватан сугыш башланган көн.
–9.05.1945?
–Сугыш тәмамланган көн.
–22.06.1941 – 9.05.1945 бу саннарга карап нәрсә әйтеп була?
–Укучыларның фикерләре тыңлана.
–3 ел 10 ай 17 көн.
–1418 көн.
–Әлеге фотолардагы шәхесләр сезгә танышмы? (Полководецлар.)
–Кутузов Михаил Илларионович, Суворов Александр Васильевич,
Жуков Георгий Константинович.
–«Сугыш анда һәлак булган соңгы солдат җирләнгәч кенә бетә». (Война закончена лишь тогда, когда похоронен последний погибший на ней солдат.) Александр Васильевич Суворов үзенең бу сүзләре белән нәрсә әйтергә теләде микән?
–Моның өчен, әйдәгез, «Социалистик Татарстан» газетасының 1982 елның 3 февралендә 28 нче саны белән (18 528) басылып чыккан хатка тукталыйк.
(Укыла.) «Әтиебез Мортаза Мостафин 1900 елны Актаныш районы Кәзкәй авылында туа. Соңгы хатында: «Смоленск урманында разведкага йөрибез», – дип яза. Шуннан соң бертөрле дә хәбәр бирми. Аны хәтерләүчеләр юкмы икән?
Мортазиннар гаиләсе.
- Актаныш районы. Кәзкәй авылы.
–Укучылар ничек уйлыйсыз, ни өчен үз вакытында мондый эчтәлекле хат язылды микән?
– Фикерләр тыңлана.
–Билгесезлек борчый кешене. Газиз әтиләренең кайда һәлак булуын, кабере бармы икәнен белү теләге.
–Ничек уйлыйсыз, бу хатка җавап бирүче булды микән?
–Әйе. Бу хатка татар кешесе җавап бирә. Ул республикабызның кайсы районыннан икәнен белү өчен, әйдәгез, кроссворд чишеп алыйк.
3) |
2) |
1) | б | ү | л | ү | ||||||
н | а | т | у | р | а | л | ь | |||||
а | л | у | ||||||||||
т | а | п | к | ы | р | л | а | у | ||||
5) | к | у | ш | ы | л | у | ч | ы |
- 32х = 512 тигезләмәсенең тамыры нинди гамәл ярдәмендә табыла? (Исәпләгез.)
- 38 у = 3838 тигезләмәсенең тамыры нинди сан?
- х +261 = 7084 : 23 билгесез х нинди гамәл ярдәмендә табылачак? (Исәпләгез.)
- к : 402 = 805 билгесез к нинди гамәл ярдәмендә табылачак? (Исәпләгез.)
- (у + 28) – 12 = 42 билгесез у нәрсәне аңлата? (Исәпләгез.)
–Әйе, укучылар, Баулы районы Татар Кандызы авылыннан Гарифуллин Рәхмәтулла дигән кеше хат яза. Аның Мортаза абый белән нинди авыр сугыш юллары узуы турында бик эчтәлекле хатлары саклана. Бу хатларның берсендә ясалган рәсемгә тукталасым килә. Нинди рәсем бу? Сезнең фикерләр?
–Укучыларның фикерләре тыңлана.
–Әлеге картага карап, нинди нәтиҗәләр ясап була?
–Укучыларның фикерләре тыңлана.
–Хаттан күренгәнчә, разведкага киткән 10 сугышчы да кире әйләнеп кайтмый. Аларның үле гәүдәләрен сугышчан дуслары һөҗүм вакытында табалар һәм соңыннан барысын да туганнар каберлеге ясап җирлиләр. Әлеге каберлек Смоленск урманында була. Шуңа күрә соңыннан табу мөмкин булмый. Разведкага китүчеләр үзләренең документларын штабта калдырып киткәннәр, димәк, бу солдатларның жетон (капсула) кебек әйберләре булмагандыр.
–Укучылар исәпләүләребезне дәвам итик.
–Актаныш районыннан Бөек Ватан сугышына киткән кешеләр санын ачыклыйк:
х: 2 – 1200=9016 (х = 20432)
– Шулардан туган якка әйләнеп кайта алмаучылар саны:
5х–3х–396=21604 (х=11000)
–Яу кырында ятып калучылар арасында сезнең әби-бабайларыгызның әтиләре булгандыр. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк. Аларга хөрмәт йөзеннән без 1 минутлык тынлык игълан итәбез. Илебездән сугыш чорында һәлак булган 27 миллион кешенең һәрберсе өчен берәр минутлык тынлык игълан итсәк, бу күпме вакыт булыр иде микән, исәплик әле:
1 сәг = 60 мин
60•24=1440 ( мин) – 1 көндә
1440•365=525 600 (мин) – 1 елда
27 000 000 : 565 600 =51 елдан артык.
–Укучылар, бүгенге дөнья тынычмы?
–Юк.
–Хәрби хәрәкәтләр дәвам итә. Ил тынычлыгы өчен махсус хәрби операциядә (СВО) безнең авыл җирлегеннән, шул ук вакытта мәктәбебезне тәмамлаган укучылар бар. Алар арасында Әюпов Тимур һәм Тимиров Азат абыйларыгыз батырларча һәлак булды. Фотоларга карап, аларның безнең арабызда гомергә ничә яшьлек егетләр булып калганын исәпләп чыгарыйк әле:
–Әюпов Тимур Айнур улы ( 31.01.1998 – 3.04.2023).
–Тимиров Азат Илдус улы ( 21.11.1986 – 30.12.2023).
–Исәплиләр.
–Укучылар, сез Бөек Ватан сугышында һәлак булган бабаларыгызга, бүгенге махсус хәрби операциядә катнашкан абыйларыгызга багышлап шигырьләр яздыгыз. Кемнәр үзенең шигырен укырга тели?
–5 нче класс укучысы Хөрмәтуллин Ринат Роберт улы укый.
Бөек Җиңүгә 80 ел
Сиксән ел була Бөек Җиңүгә –
Илем өчен ул тиңдәшсез бәйрәм.
Канлы сугышның шаһиты булган өлкән кешегә
Сагышлы бәйрәм, күз яшьле бәйрәм.
Ярый әле без сугыш турында
Кинодан гына карап беләбез.
Җиңү көнендә Мәңгелек утка
Хөрмәт йөзеннән башны иябез.
Безнең нәселдән сөекле бабам,
Җиңеп кайтам, дип сугышка киткән.
Һәлак булды, дип хатлар килсә дә,
Хатыны аны һәрвакыт көткән.
Оныклар тиеш горур йөртергә
Бабайларның данлы исемен.
Бәйрәм иткән чакта бар дөнья
Зур Җиңүнең 80 еллыгын.
5 нче класс укучысы Таҗетдинова Регина укый.
Хәрби хәрәкәттә һәлак булган солдат бәете
(Хәрби хәрәкәттә һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә)
Сау булыгыз, туганнарым, хушлашмый китәм,
Исәнлектә күрешергә мин өмет итәм.
Ватан өчен көрәшне изге дип әйтәм.
Җиңү турында уйлыйм кичен һәм иртән.
Бу хәрәкәт кансыз сугыш икән,
Минага эләгеп җан бирдем иртән.
Гәүдәм кайтыр цинк табутта.
Безгә кабат күрешүләр юк инде бүтән.
Ирек өчен җаным корбан булды.
Мин сүземдә тордым, туганнар.
Алга ыргылдым, җиңү яуларга дип,
Тик юлыма мина куйганнар.
5 нче класс укучысы Шайхразыева Аделина укый.
Рәхмәт сезгә
Рәхмәт сезгә, солдат абыйлар!
Саклаганга Туган илемне.
Тыныч йоклый өйдә сабыйлар
Борчымыйча әни күңелен.
Рәхмәт сезгә, солдат абыйлар!
Аяз булган өчен күгебез.
Без сугышны монда сизмибез,
Балкып тора һәрчак йөзебез.
Рәхмәт сезгә, солдат абыйлар!
Уяу булган өчен һәрвакыт.
Җиңү яулап, тизрәк кайтыгыз –
Шуны тели сезгә бар халык.
Укытучы. Бик мәгънәле, тирән эчтәлекле шигырьләр язгансыз, укучылар.
Үз чиратымда мин, дөньяларыбыз тыныч, күгебез һәрчак аяз булсын, дигән теләктә калам. Кичәбезне 8 нче класс укучысы Ягудина Элинаның шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.
Күңел тыныч булыр иде…
Күңел тыныч булыр иде
Хәрби хәрәкәтләр туктаса.
Нишләрмен соң газиз әтиемне
Ул явыз тартып алса…
Күпме кеше вафат булды,
Ватан азатлыгын кайгыртып.
Ана, бала, хатын ятим калды–
Гомерлеккә сузылыр кайгысы.
Дөнья тизрәк тынычлансын иде,
Дуслашсыннар иде бар илләр.
Зәңгәр күктә кошлар очсын иде,
Чәчәк атсын иде бар җирләр.