Биш туганның бер тарихы
Биш туганның бер тарихы
Алия НАСЫЙБУЛЛИНА,
Әлмәт районы Югары Мактама
төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы
Быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Барлык ветераннарны, тыл ветераннарын, балачаклары сугыш чорына туры килгәнннәрне барлыйбыз.
Шуларны уйлап утырганда, үземнең бабайларымны, әбиләремне искә төшердем әле. Дөрес, хәзер аларның берсе дә исән түгел инде. Шулай да аларны искә алмый мөмкин түгел. Алар безнең киләчәгебез өчен, без менә шулай матур итеп яшәсен өчен, бөтен көчләрен, гомерләрен биргәннәр.
Безнең карт бабабыз Мәхәсим Хәниф улы Батыршин Ютазы районы Кәрәкәшле авылыннан ил азатлыгы өчен яуга киткән. Сугыш башлану белән киткән бабамнан бары бер хәбәр килә, ул да булса хәбәрсез югалуы турында. Әбиебез хатны ала да, биш бала белән тол калганлыгын аңлап, тавышсыз, тынсыз гына сыгылып төшә. «Биш бала, биш бала бит, – дип, балаларын кочаклап тавышсыз гына елый. Әтиләренең хәбәрсез югалганлыгы турында әйтергә дә курка ул. Аңа ул вакытта 31 яшь була. Иң кечкенәсе Флүрә апа бабай киткәндә тумаган да була әле. «Гомер буена «әти» дип әйтә алмадым. Әти нинди була ул?– дип сорый торган идем,» – дия иде Флүрә апа.
Еллар үтә тора, балалар да әкренләп үсә, кул арасына керә башлыйлар. Мәктәптә дә тырышып укыйлар. Бабай да бик башлы кеше була. Сугышка кадәр ул колхозда счетовод булып эшләгән. Балалары да белемгә омтылалар. Фәхирә әби көне-төне колхозда эшли. Атлар да карый, сыер да сава, бер эштән дә кыенсынып тормый, кая кушсалар, шунда бара. Балаларны карарга әле дә ярый карт әбиләре була. Бик белемле әби булган ул, балалардан да шуны таләп иткән. Хәтта мәктәпкә дәресләренә кереп утыра торган булган. Бер тапкыр әби олы улы Мирхәт абыйның дәресенә кергән. Дәрес башлангач карый, Мирхәт абый класста юк икән. Кайткач Мирхәт абыйга эләккән инде. «Бер класста ике Батыршин утырмый инде,» – дип җавап биргән малай.
Мәктәпне тәмамлап, балалар берәм-берәм Казанга укырга дип чыгып киткәннәр. Иң беренче Мирхәт абый китә. «Кияргә чалбары булмагач, абыйга әтидән калган эчке ак киемне цинкка манып, кидертеп җибәргәннәр иде», – дип яза Рифгать бабай үзенең истәлекләрендә. (Рифгать бабайның язарга ярата торган гадәте бар иде. Заманында район, республика газеталарында аның язмалары еш чыга иде. Үзе үлгәч, аның әле басылмаган бик күп мәкаләләре калганлыгы беленде. Тик күбесе, кояшта төссезләнеп, яраксызга әйләнгән иде. Әни шул язмаларны, рәткә китереп, компьютерда җыеп, район газетасында бастыруга иреште.)
Мирхәт абый шул ыштаннан, чабатасын киеп, Казанга химия технология институтына укырга китә. Экзаменнарын уңышлы биреп, студент булу теләгенә ирешә. Бергә укучы иптәш егетләре җыелышып, аңа ботинка алып бирәләр. Чабатаны, шаярып, бер памятникның эченә тыгып куялар, бәлки кирәге чыгар дип.
Мирхәт абый артыннан безнең бабай Рифгать тә Казанга авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Аннары өченче балалары Гөлфирә апа журналистика бүлегенә керә. Менә шулай бер-бер артлы студент булалар. Укыйсы килү шулхәтле көчле була, ачлык та, ялангачлык та киртә була алмый аларга. Өйдән бернинди дә ярдәм юк, чөнки үзләренә дә такы-токы гына була шул. Бабай үзләренең ничек итеп вагон өсләрендә укырга барып-кайтып йөрүләрен сөйли торган иде. Ничек егылмаганнар да, ничек имгәнмәгәннәр. Укудан соң вагон бушатып, акча эшләгәннәр. Әле сеңелләре дә бар бит, аларга да ярдәм иткәннәр. Кыз бала вагон өсләрендә йөрмәгәндер инде. Аңа билетлык акча юнәтергә кирәк булгандыр. Калган ике сеңлесе, институт бетермәсәләр дә, техникумда укып чыгалар.
Менә нинди көчле ихтыярлы кешеләр булган алар. Беркем дә хәзерге кебек аларны ияртеп, Казанга алып бармаган. Гади крестьян балалары бары үзләренең тырышлыклары, белем алырга омтылышлары, үҗәтлекләре аркасында чын кеше булып җитешкәннәр. Хәзерге чор белән чагыштырсак, балаларыбызны олы юлга ничек әзерләгәнне үзебез генә беләбез. Ата-аналар барысын да үзләре хәстәрлиләр. Торырга урынны да, барырга машинасын да алдан уйлап куялар. Балакайлары укысын гына, акчасын да биреп торалар, балакае ач йөрмәсен.
Безнең кадерле туганнарыбыз укып, зур кешеләр булдылар. Мирхәт абыйны, институт бетерү белән, Уфа шәһәренең химия заводына инженер итеп җибәрәләр. Ул анда баш инженер дәрәҗәсенә күтәрелә, бик күп орден, медальләр белән бүләкләнә. “Татарстанның атказанган агрономы” исеменә лаек булган Рифгать бабаебыз гомер буе туган колхозында баш агроном эшен башкара. Аның да «Почет Билгесе» ордены һәм бик күп медальләре бар иде. Әлфирә апа, дүртенче балалары, «Башкортстанның атказанган химигы» исеменә лаек була, ул Уфада укыган. Гөлфирә апа Нефтекамск шәһәрендә эшләде.
Сугыш чоры балалары турында бик күп язып булыр иде. «Корыч ничек чыныкты» китапларын укып, фашистларга каршы көрәшкән комсомолка Зоя Космодемьянская, Александр Матросов кебек геройларга охшарга теләп, туган илнең чын патриотлары булып үсәләр алар. Кирәк булса үзләре дә сугышка китеп, гомерләрен бирерләр иде. Менә шундый тәрбия алган буын булган ул сугыш чоры балалары.