Безнең нәни кулларыбыз
№ 210
(Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча ачык шөгыль)
Сиринә ХӘЛИЛОВА,
Саба районы Шәмәрдән авылындагы 2 нче ”Теремок” балалар бакчасы тәрбиячесе
Максат:
– бармак уеннары аша балалар сөйләменең дөрес һәм сәнгатьле булып формалашуына йогынты ясау;
– модельләштерү алымын кулланып, предметны тасвирларга өйрәтүне дәвам иттерү;
– сорауларга тулы җаваплар бирергә күнектерү; аралашу күнекмәләрен үстерү;
– балаларда кул гәүдәнең әһәмиятле өлеше булуы турында күзаллауларын үстерү;
– кул хәрәкәтләрен камилләштерү.
Алдан эшләнгән эшләр: бармак гимнастикасы, “Тотып карап бел” дидактик уены.
Җиһазлар: “Бәхет иле”, “Күрсәт әле, үскәнем” аудиоязмасы, “Уңган куллар” мнемотаблицасы, серле капчык һәм аңа салынган уенчыклар (туп, шакмак, песи уенчыгы һ.б), бала санынча кечкенә уенчыклар, күз һәм авыз төшерелгән карточкалар, кояш рәсеме, ак кәгазь битләре, карандашлар.
Шөгыль барышы
Тәрбияче. Хәерле көн, балалар! Әйдәгез, без сезнең белән “Бәхет иле” җыры аша сәламләшеп алыйк әле. Балалар, кулларыбыз нинди? Җылымы? Менә шушы җыр аша без бер-беребезгә кулларыбызның җылысын бирдек.
Ә хәзер, әйдәгез, күрсәтик әле кулларыбызны:
Менә минем уң кулым,
Менә минем сул кулым.
Куллар артта, куллар алда,
Куллар өстә һәм аста.
Тәрбияче. Балалар, бүген без сезнең белән кулларыбызның безгә нинди булышчылар булуы турында сөйләшербез.
Тәрбияче. Балалар, әйдәге, үзебезнең кулларга карыйк әле. Безнең ничә кул бар? Безнең кулларны чагыштырып карыйк әле: нәрсәсе белән бер-берсенә охшаганнар? Ә нәрсәсе белән аерылалар? Уң кулны күрсәттек, сул кулны күрсәттек. Малайлар кулларын күтәрәләр. Балалар, малайларның куллары ниндирәк?(Зуррак, көчлерәк.) Кызлар кулларын күтәрәләр. Ә кызларныкы? (Кечкенә ,нәфис,иркә, йомшак.)
Әйтегез әле, кешегә куллар ни өчен кирәк?
Балалар.
– Ашаганда кашык тотарга.
– Рәсем ясарга.
– Юыныр өчен.
– Уенчыклар тотар өчен.
Тәрбияче. Безнең куллар алтын, алар бик күп нәрсә эшли беләләр. Әйдәгез, уйнап алыйк.
“Алтын куллар” бармак уены
– Безнең куллар бииләр. (Баш очына кулларны күтәрәләр, учлар белән әйләндерү, ля-ля-ля дип җырлау.)
– Куллар пианинода уйный. (Пианинода уйнау имитациясе, бармаклар белән өстәлдә, тездә йөртү трам-пам-пам.)
– Безнең куллар – чүкечләр. (Учлары белән тезләргә сугу, җырлау: тук-тук-тук.)
– Безнең куллар – отвёртка. (Имән бармак белән шөрепне бору имитациясе: трр-трр.)
– Безнен куллар – пычкы. (Кул кырые белән тез буйлап йөртү: вҗик-вҗик.)
– Кулларыбыз себерә. (Бөтен уч белән зур итеп ачылган, бармаклар белән тез буйлап йөртү, себеркене имитацияләү: вшш, вшш.)
Тәрбияче. Әйе, балалар, безнең кулларыбыз безгә бик күп хезмәт итә. Башкача әйткәндә, куллар – безнең ярдәмчеләребез. Чынлап та, шулаймы икән? Әйдәгез, тикшереп карыйбызмы?
Тәрбияче. Әйдәгез, бергәләп бастык. Кулларыгызны артка яшерегез әле. Ә хәзер куллар белән тотмыйча гына менә бу уенчыкларны тартмага салып карагыз әле. Буламы? Ә хәзер куллар белән алып салыгыз.Булдырдыгыз! Менә шулай, балалар, куллар белән генә без бөтен эшне башкарып чыга алабыз. Сез әле кечкенә, ләкин сез үз кулларыгызны хезмәт итәргә өйрәтергә тиеш. Әйдәгез әле, эш турында мәкальне искә төшерик.
Балалар. Кем эшләми, шул ашамый. (Кинезиологик күнегү: “йодрык-уч төбе”.)
Тәрбияче. Ә сезнең кулларыгыз җитез, оста, уңган булсын өчен алар белән көн саен уйнарга кирәк. (Мнемотаблицага карап, шигырь өйрәнү.) Әйдәгез, кулларны шушы рәсемдәге кебек куеп, бармаклар белән уйнап алыйк. Башта мина карап өйрәнеп торабыз. Аннан бергәләп сөйләрбез.
“Уңган куллар” бармак уены
Бу бармак кино карый,
Бу бармак ботка ашый,
Бу бармак безнең җырлый,
Бу бармак безнең йоклый,
Бу бармак йокламыйм, ди,
Шаяра һәм кытыклый,
Бармакларны чакыра,
Бергәләшеп уйнарга.
Тәрбияче. Менә нинди җитезләр, булдыралар икән сезнең бармаклар! Безнең кулларның тагын нинди һөнәрләре бар икән? Менә бу карточкаларны алыгыз әле. (Күз һәм авыз төшерелгән карточкалар өләшәм. Кемнәрнең карточкаларында күз төшерелгән, менә шушы капчыкка кулын тыгып, карамыйча, капшап карап, анда нинди предмет бар икәнен әйтә һәм ул предмет турында схемалар буенча сөйлиләр (предметның исемен, зурлыгын, формасын, төсен атыйлар. Мәсәлән. “Бу туп. Ул зур. Туп түгәрәк. Туп яшел төстә”.) Безнең куллар предметларны карамый гына таный аламы? Әйдәгез, тикшереп карыйк әле. (Балалар серле капчыктагы бер предметны карамыйча гына тотып карый һәм исемен атый. Тәрбияче аны балага бирә. Бала модельләштерү схемасы буенча предметны тасвирлый (предметның исемен, зурлыгын, формасын, төсен әйтә.)
Димәк балалар безнең бармак башларыбыз шундый сизгер, без күз белән күрмичә дә капчыкта нәрсә икәнен әйтә алдык.
Тәрбияче. Ә хәзер кемнәрнең карточкаларында авыз рәсеме ясалган , алар минем янга чыга.
Әйдәгез, безнең нәни кулларыбыз сөйләшеп карасын әле. (Сәлам, сау бул, ярамый, кил әле, кулым тунды, юк, кечкенә, зур, битне юам, кулны юам, мин.)
Тәрбияче. Димәк, без куллар ярдәмендә әйтәсе килгән сүзләребезне башкаларга да әйтә алабыз икән. Балалар, нинди серле, булдыклы икән безнең кулларыбыз.
Тәрбияче. Кулларыбызның сөйләшә, күрә белгәнен белдек. Әйдәгез, шул кулларыбыз безгә уйнап та күрсәтсеннәр әле.
Физминутка. “Күрсәт әле, үскәнем”. (Видеоязма яки аудиоязма.)
Тәрбияче. Балалар, күрәсезме, безгә кулларыбыз һәр эштә дә ярдәм итә икән. Шуңа күрә без аларны сакларга тиеш.
Әгәр урамда салкын, җилле көн булса, без нишлибез? (Кулга бияләй киябез.) Әгәр кулларыбыз эш эшләгәндә пычранса, без нишлибез? (Кулларны сабын белән юабыз һәм сөлгегә сөртәбез.) Кулларыбыз арыса, без нишлибез? (Кулларны ял иттерәбез.) Ни өчен кул белән кайнар әйбергә тияргә ярамый? (Чөнки кайнар әйбер кулны пешерә.) Электр розеткасына бармак тыгарга ярыймы? (Юк, ярамый, чөнки электр суга.)
Ә хәзер, балалар, без үзебезнең кулларыбызның рәсемен ясап карыйк. (Балалар кәгазь битләренә карандаш белән йөртеп төшерәләр. Кул сурәтләрен бизиләр.)
Тәрбияче. Хәзер безнең кулларыбыз, кояш нурлары булып, тирә-юьгә җылы таратсыннар. (Тәрбияче өстәл уртасына елмайган кояш рәсемен куя, кояш тирәли балаларның кул рәсемнәрен тезеп чыга.)
Рефлексия
Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, сезнең кулларыгызны кояш тирәли тезеп куйгач, ул ничек матур итеп елмаеп, безгә җылы тарата башлады. Мөгаен, бу куллар – иң матур куллардыр. Чөнки алар матур эшләр генә эшли. Беркемгә дә сукмый, бернәрсә дә ертмый, ватмый. Бернинди дә явыз эшләр эшләми алар. Алар – иң әйбәт куллар.
Балалар, без бүген нәрсә турында сөйләштек? Сезгә шөгыль ошадымы? Нәрсә ошады? Нинди яңалык белдегез? Булдырдыгыз, балалар. Ә хәзер кулларыбыз ярдәмендә кунаклар белән саубуллашыйк.
“Уңган бармаклар” уены
Тәрбияче. Уч төпләрен кушып куеп, бармакларны бер-берсе белән “исәнләштерәбез”, чәнти бармакка җиткәч, калган бармакларны ычкындырмыйча гына чәнти бармакны бер-берсе аша әйләндерәбез, аннары учларны ачабыз, чакыру хәрәкәте ясыйбыз, соңыннан кул чабабыз.
Бу бармак кино карый, | |
Бу бармак ботка ашый, | |
Бу бармак безнең җырлый | |
Бу бармак безнең йоклый | |
Бу бармак йокламыйм ди | |
Шаяра һәм кытыклый | |
Бергәләшеп уйнарга |