Безне җиһан берләштерә

№39

Илмира ӘХМӘТОВА,

Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары

   «Безне җиһан берләштерә» девизын тормыш кыйбласы итеп алган   җиһангирлар хәрәкәте үз эшчәнлеген безнең Яңа Кенәр урта мәктәбендә  2011 елдан башлап җибәрде.  Бүгенге көндә бу хәрәкәт балаларны кызыксындырган зур юнәлешкә   әйләнде. Мәктәп курсында астрономия фәне булмаганлыктан, без укыту планына мәктәп компоненты сәгатьләреннән әлеге фән өчен дәресләр керттек. Өлкән сыйныфларда «Безнең галәм»,  түбән сыйныфларда «Йолдызлы күк» махсус курслары укытыла. Мәктәптә бу дәресләрне укытуның нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан  «Җиһангирлар кабинеты»н  җиһазландырдык. Бу курс  кысаларында укучыларыбыз,  кызыклы темаларны өйрәнү белән беррәттән, гамәли чараларда да катнаша. Беренче чаралар мәктәп күләмендә оештырылса, укучылар район, республика, Россия  дәрәҗәсендә уздырылган «Йолдызлы эстафета», «Гагарин варислары» дигән конкурсларда уңышлы чыгыш ясыйлар.  Мәктәбебездә апрель  аенда  ел саен «Галәм атналыгы»  үткәрелә. Анда барлык сыйныфлар һәм фәннәр дә катнаша. Ай дәвамында «Галәм» темасы сыйныфтан тыш эшчәнлектә генә түгел, ә дәресләрдә дә киң чагылыш таба. Диктант текстлары, изложение темалары, контроль эшләр,  сәнгать  төрләре космос  темасы  белән  бәйләнелә.  Самолет, очкыч модельләрен, ракета макетларын ясау, аларны очыртып ярышу  балаларны   мавыктырып кына  калмый, аларның техник осталыкларын да үстерә. IV–VI сыйныф укучылары өчен оештырылган «Без – булачак  галәм гизүчеләр» спорт ярышының иң кызыклы этабы булып тора.  Атналыкның  йомгаклау өлеше – фәнни-гамәли конференция. Әйтик, былтыр укучыларыбыз  «Безне җиһан берләштерә»  дигән чарада  һәр фәннең  галәм белән  тыгыз бәйләнешле булуын дәлилләде. Узган уку елында Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белән  берлектә 12 апрель – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне уңаеннан  «Гагарин  белән 108 минут» проектын  тормышка ашырдык.  Бу көнне  Арча районының  барлык мәктәпләрендә яшь  космонавтлар  «галәмгә очты».  Әлеге бик  тәэсирле, тәрбияви чара массакүләм мәгълүмат чараларында, район газетасында киң яктыртылды.

   Балаларның бу юнәлеш белән кызыксынуы экскурсияләр аша үстерелә.  Шундый экскурсияләрнең берничәсе  турында әйтеп үтим.  Укучыларыбыз, космонавт Андриан Николаевның Чувашстан Республикасының Чыршылы  авылында урнашкан    мемориаль комплексында «Восток-3» һәм «Союз-9» космик корабльләренең борт журналы белән танышып, телескоп аша йолдызлы күкне  күзәтеп, чын скафандрларны күреп  кайттылар. Ә инде 2013 елның  җәендә Мәскәүдә Валентина Терешкова белән очрашып кайткан бер төркем укучыларыбызны без галәмнән төшкән җиһангирларны каршы алгандай көтеп алдык.  Балалардагы хис-кичерешләрнең чиге юк иде.

 Өч ел рәттән мәктәбебез базасында җиһангирларның районкүләм җәйге ял лагере эшләде. 20 көн дәвамында космонавтлар режимы белән яшәгән балалар,  сәламәтлекләрен ныгытып, мәктәбебездәге «Җиһангирлар» инициатив төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов һәм Казан илкүләм тикшеренү-техник университеты-Казан авиация институты (КНИТУ-КАИ) галимнәренең кызыклы  лекцияләре аша белем эстәделәр.

2012 елдан башлап мәктәбебез базасында «Җиһангирлар» отряды үз эшчәнлеген җәелдереп җибәрде. Аның составында 25 тән артык VI–VIII сыйныф укучысы.  Әлеге отряд Х.Гайнетдинов җитәкчелегендә эшли. Отрядның киңкырлы эшчәнлегендә   галәм белән бәйле очрашулар, акцияләр зур урынны алып тора. Шундый  очрашуларның берсе КФУның В.Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясендә  узды.

 Балаларны берләштергән  массакүләм экологик чара 2013 елның  апрель-май айларында Валентина Терешкова исемендәге  аллеяга нигез салу булгандыр. Беренче елны чияләр утыртылса, икенче елны аллея эрбет агачлары – кедрлар белән  баетылды.

Быел бездә аллеялар хәрәкәте киңрәк колач алды.  Республикабыздагы  парклар һәм скверлар елы уңаеннан әлеге аллеяны  авылыбызның җиһангирлар бакчасы  итәргә ниятлибез.

Бу эшләрнең башында торучы, безне яңа идеяләр белән рухландыручы  укытучыбыз – ул Хәлил Шәйхенур улы Гайнетдинов. Безнең коллектив аңа бик рәхмәтле, чөнки ул,  әлеге эшчәнлеккә нигез салып, мәктәбебез тормышына яңа сулыш бирде. Бүгенге көндә мәктәбебез галәм ритмы белән яши. Бу юнәлештә башкарган  эшләребез, күргәнегезчә, шактый, ә иң мөһиме: бу балаларны җәлеп итә. Әмма, кызганычка, без бүгенгә кадәр мәктәптә үзебезнең телескопны һәм планетариебезне булдыра алганыбыз юк әле. Кайсы гына ишекләрне шакысак та, нәтиҗәсе әлегә күренми.

Язмамны  мәктәбебезнең IV сыйныф укучысы Инсаф Мортазинның шигыреннән өзек белән тәмамлыйсым килә:

Әле без – яшь җиһангирлар,

Тиздән булырбыз зурлар.

Киң җиһанны гизәр идек,

Булышсагыз, абыйлар.

         Татар кызы, егетләре

Очсын иде галәмгә.

Йолдызларга саф татарча

Әйтсен иде сәламнәр.

  Безгә кирәк биеклекләр,

Йолдызлы күктә уйлар.

Без – алдынгы укучылар,

Тынгысыз җиһангирләр!

 Игътибар иткән булсагыз, шигырь нигезендә татарларның галәм киңлегенә омтылу идеясе ята. Бәлки ул галәмдә беренче булырга тиешле татар мәктәбебез укучыларының берәрсе булыр.