Без табигый һәм кулдан ясалган дөньяда
Без табигый һәм кулдан ясалган дөньяда
(ТРИЗ почмагы, уртанчылар төркемдә ачык шөгыль)
Гүзәлия СӘМИГУЛЛИНА
Казандагы
177 нче балалар бакчасы тәрбиячесе
Максат. Балаларны әйләнә-тирә дөнья объектларын табигый һәм кулдан ясалган төркемнәргә бүлергә өйрәтү һәм аның асылын аңлату.
Җиһазлар. Урталай бүленгән зур агач түгәрәк. Түгәрәкнең беренче яртысына кеше тарафыннан эшләнгән дөнья объектлары сурәтләнгән рәсемнәр, икенче яртысына – табигый дөнья, төрле табигый һәм кеше тарафыннан эшләнгән объектлар сурәтләнгән рәсемнәр җыелмасы.
Уен барышы
Алып баручы дөньядагы барлык объектлар да төрле дип аңлата. Кеше кулы белән ясалган әйберләр дә бар, алар кулдан ясалган дөньяга карый (балалар аларның исемнәрен атыйлар һәм рәсемнәрне түгәрәкнең тиешле өлешенә куялар). Табигать тарафыннан барлыкка китерелгән объектлар бар – бу табигый дөнья объектлары (балалар аларны атыйлар һәм рәсемнәрне түгәрәкнең тиешле өлешенә куялар). Алга таба алынган белемнәрне ныгыту буенча биремнәр сериясе үткәрелә: «Дөньяда барысы да буталды» (тәрбияче рәсемнәрне бутый, балалар аларны дөрес урнаштыралар). «Бер, ике, өч, миңа йөгер» (Кулдан ясалган дөнья предметлары сурәтләнгән рәсемнәр кулында булган алып баручыга йөгерәләр). «Кем рәсемнәрне тизрәк таратыр» яки «Тылсымчы – бутаучыга кем ярдәм итәр» ярышлары.
Әйе – юк
Максат. Алып баручы уйлаган рәсемен иң аз санда сораулар ярдәмендә табарга өйрәнү; балаларның диалогик сөйләмен үстерү; сорауларны дөрес бирә белүне үстерү.
Җиһазларю. Рәсемнәр, аларны куяр өчен кесәләр белән тегелгән сызыкчалы форма.
Уен барышы
Алып баручы кайбер объектларны урталай бүлә, уртасын нокта белән билгели, объект (ат) уйлый. Балалар биргән сорауларга алып баручы «Әйе» яки «юк»дип җавап бирә.
Бу уң яктамы?
Әйе. (сул яктагы барлык объектларны алып баручы алып куя, уң якта 5 объект кала)
Бу кыргый хайванмы?
Юк. (кыргый хайваннар сурәтләнгән рәсемнәрне алып ташлый, алар кирәкми, 2 объект кала)
Бу объект мияулыймы?
Юк. (мәче сурәтен алып ташлыйбыз, бер объект – ат кала).
Бу атмы !?
Әйе. Нәтиҗә: сурәт дүрт сораудан соң чишелде.
Шундый ук принцип буенча мебель, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр, транспорт, яссы һәм күләмле геометрик формалар белән уйнарга мөмкин.
Кем югалды?
Максат. Балаларны объект билгеләренең характерлы һәм үзенчәлекле якларын аерып күрсәтергә өйрәтү; әйләнә-тирәдәге предметларны һәм объектларны классификацияләргә өйрәтү.
Җиһазлар. Дүрт рәсем ябыштырылган, шуларның өчесе мәгънәсе буенча бер-берсенә туры килә торган карточкалар, берсе юк;
Уен барышы
Балалар карточкаларны сайлыйлар һәм артык дип санаган объектны атыйлар. Аннары ни өчен шулай сайлауларын аңлаталар (нинди билгеләре буенча аерылалар).
Луллий түгәрәкләре
Максат. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төрле һөнәрләр турындагы белемнәрен ачыклау; ярдәмче предметларны билгеләргә өйрәтү; әлеге һөнәр ияләренең әһәмиятен аңлатырга өндәү;
Җиһазлар. Төрле һөнәр ияләре һәм аларның хезмәт кораллары сурәтләнгән рәсемнәр, аскуймадагы түгәрәкләр, үзенчәлекле ук-күрсәткеч;
Уен барышы
Зур түгәрәктә тәрбияче төрле һөнәр вәкилләре сурәтләнгән рәсемнәр урнаштыра. Кечкенәсендә – хезмәттә кирәкле предметлар. Тәрбияче башта бирем бирә: ярдәмче предметларны тап (бала өлкән кешенең һөнәрен һәм ярдәмче предметны чагыштырырга тиеш). Аннары түгәрәкләрне борырга һәм аларның ирекле кисешүе ничек булачагын карарга тәкъдим ителә. Уен игътибарны, стандарт булмаган фикерләүне һәм сөйләмне үстерә;
Билгегә мәгънә тап
Максат. Объект билгеләре һәм әлеге билгеләрнең әһәмияте белән эшләргә һәм схема белән эшләргә өйрәтү, балаларның сүзлек запасын сыйфатлар һәм чагыштырулар белән баету; объектларны төрле билгеләр буенча тикшерә һәм классификацияли белүне үстерү; сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен билгеләргә өйрәтү.
Җиһазлар. Биш квадратка бүленгән унҗиде карта. Бер квадратта билге (схема) сурәтләнгән, калган квадратлар буш. Аларга квадрат формадагы (5х5см) карточкалардагы предмет рәсемнәре беркетелә.
Уен барышы
Уенда катнашучылар билге куелган картаны алалар. Алып баручы, предмет рәсемен сайлап алып, аңа билге исеменең мәгънәсен үз эченә алган характеристика бирә.
Мәсәлән: алып баручы «Зәңгәр фил», – ди.
Кулында «төс» билгесе белән карточка булган бала әлеге мәгънә аның билгесенә туры килә дип әйтергә тиеш, чөнки бу – төс.
Уен уйнаучыларның карточкаларындагы барлык квадратлар тулганчы дәвам итә.
Шуннан соң уенчылар үзләренең билгеләренә сайлап алган мәгънәләрне яңадан санап чыгалар.
Уенда ике һәм аннан да күбрәк бала катнаша ала.