Без инде хәзер зурлар – мәктәпкә илтә юллар
Без инде хәзер зурлар – мәктәпкә илтә юллар
Гөлүсә Миннебаева,
Арчадагы 9 нчы балалар бакчасы
тәрбиячесе
Максат: балалар бакчасында өйрәнгән белемнәрне гомумиләштерү.
Бурычлар: балаларда мәктәп турында уңай мөнәсәбәт тәрбияләү; мәктәпкә бару теләген формалаштыру, балаларны мөстәкыйль фикер йөртү, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.
Җиһазлар: мәктәп рәсеме экранда, кыңгырау. Ә хәрефе (язма, басма), әкәм-төкәм, әрекмән, әтәч, әни, әти, әби, бишек рәсемнәре, «Әпипә» бию көе, саннар, рәсемнәр, геометрик фигуралар, кәгазь бите, төсле салфеткалар, бау, җилем, пумала.
Шөгыль барышы
Тәрбияче. Балалар, экранга карагыз әле. Менә бу йорт сезгә танышмы?
– Әйе, бу мәктәп.
– Сезнең укыйсыгыз киләме бу мәктәптә?
– Ә мәктәптә яхшы укыр өчен нинди булырга кирәк?
–Әйе, тиздән сез укучылар булырсыз. Яхшы укыр өчен, күп белергә, уйлый белергә тиешсез. Әйдәгез, үзебезне тикшереп карыйк. Күп беләбез микән, уйлый hәм дикъкатьле була алабыз микән. Шуңа күрә дә мин сезне беренче дәрескә чакырам. (Кыңгырау чылтырый.)
1 нче дәрес. Беркөнне нинди хәреф өйрәндек әле? Бүген сезнең белән өйрәнәсе хәреф ә, менә бит ул ә хәрефе. Бигрәк матур назлы хәреф, бишек кебек. Бишек янында кем бар? Әни. Әни янында кем бар? Әти. Әти янында кем бар? Әби. Бу сүзләр нинди хәрефтән башлана? Сез ә хәрефенә нинди сүзләр беләсез? (…Әкәм-төкәм.) Әкәм-төкәм бигрәк әкрен хәрәкәтләнә. Әйдәгез, әкәм-төкәм булмыйк әле, биеп алыйк. (Салаватикларның “Әпипә” көенә биеп алу.) Менә рәхәт! Хәрәкәттә – бәрәкәт. Хәрәкәтләнмәсәң әкәм-төкәм кебек булып каласың. Хәзер ә хәрефенең язылышын карыйк әле. (Тактада ә хәрефе.) Түгәрәк кебек ясый башлыйбыз, түгәрәккә киттек, ясыйбыз, ясыйбыз да түгәрәкне тәмамлап бетермибез, уртасына сызык сызып куябыз. (Тагын бер кат кабатлау.) Түгәрәккә охшаган, әмма уртасында сызык бар. Әйдә әле язма хәрефне дә язып карыйк. Аны бераз авыштырып язабыз. Башладык, өскә таба менәбез, аска таба түгәрәкләп төшәбез,тагын әз генә түгәрәклибез дә тоташтырып куябыз. (Кыңгырау тавышы.)
Тәнәфес “Яшел яулык” уены
Кулъяулыгым яшел-яшел,
Яшел белән чигелгән.
Сиздермичә бер иптәшнең
Кулына биреп китәм.
–Кулъяулык кемдә?
–Миндә!
–Алиядә?
Алия, чык әле,
Безгә биеп бир әле,
Синең кебек шәп биюче
Күргәнебез юк әле.
2 нче дәрес Математик күзаллау.
Уен “Рәсемгә кара, ничә предмет?” Шигъри мәсьәләләр чишү.
1. Алсу бакчага керде,
5 кызыл алма күрде.
2 не өзеп алды,
Агачта ничә калды? (3.)
2. 5 кыз җыйналды,
Кызык итеп уйнады.
Килеп керде Язилә,
Ничә булдык кем белә? (6.)
3. Без, без, без идек,
Без 12 кыз идек.
Килеп керде Хадичә,
Хәзер без булдык ничә? (13.)
4. Алмагачта алма үскән
8 әү булган барлыгы.
3 алма коелып төшкән,
Ничәү калган барлыгы? (5.)
5. Җәеп куйсаң, 5 була,
Җыеп куйсаң, 1 була. (Йодрык.)
6. Энәсе күп, йөзләп, меңләп,
Үзе бер дә тегә белми юньләп. (Керпе.)
7. Ике атта ничә аяк? (8.)
8. Өч бүредә ничә күз?(6.)
Геометрик фигуралардан үзебезнең портретны җыю.
3 нче дәрес. Кисеп ябыштыру «Язгы букет».
–Табигатьтә елның кайсы вакыты?
–Нинди яз айларын беләсез?
Язның соңгы ае – май. Әйдәгез, язгы чәчәкләрдән букет ясыйк.
Безгә кирәк булачак: кәгазь бите, төсле салфеткалар, бау, җилем, пумала. (Кыңгырау чылтырый.)
Телефоннан хәбәр тыңлау. Кадерле балалар! Сезнең төркемгә бик акыллы, зирәк балалар йөрүен ишетеп беләм. Тиздән мәктәпкә барырга җыенасыз икән. Ә мәктәптә сез тагын да күбрәк белем алырсыз. Яхшы билгеләр, уңышларыгыз белән әти-әниләрегезне сөендерерсез. Минем сезнең белән тизрәк танышасым килә. Һәм түземсезлек белән 1 сентябрь көнне мәктәптә көтеп калам!
–Балалар, әлеге хәбәр кемнән дип уйлыйсыз? (Балаларның җаваплары.)
Тәрбияче. Еллар үтә торыр бер-бер артлы,
Ерагая бара аралар.
Кая китеп, кемнәр булсагыз да,
Бәхетле булыгыз, балалар! (Тәрбияче истәлекле бүләкләр тапшыра.)