Без булдырмасак, тагын кем?!

№ 135

Миләүшә НӘҖМЕТДИНОВА,

Яшел Үзәндәге 10 нчы гимназия директорының милли мәсьәләләр буенча урынбасары, I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Бер горурлык хисе яна миндә,

Эчтән бәреп яна битләрдә.

Сөйләр идем аны дөньядагы

Барлык-барлык парламентларда.

Сибгат ага Хәкимнең әлеге шигырь юллары белән язмамны башлавым юкка гына түгел. Нинди горурлык хисе дисезме? Мин бүгенге көндә, башымны югары күтәреп, туры карап, үз ана телемдә сөйләшүем белән горурланам. Гасырлардан гасырларга сакланып килгән, сынмаган һәм дә сыгылмаган татар теленең бүген дә затлы бер тел буларак яшәве белән горурланам. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булуым, балаларга шул телне өйрәтүем белән горурланам. Шул ук вакытта газиз туган телем өчен борчылам да.

Татар теленең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге, гомумән, язмышы турында соңгы арада күп язылды, төрле фикерләр булды. Моның турындагы сөйләшүләрне, язмаларны һәм чыгышларны игътибар белән карый башласак, аларның төп юнәлешләре ачыклана. Ул – телебезне саклап калу,  аны функциональ һәм структур яктан үстерү. Шулай ук мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләренең санын киметүне туктату. Дөрес юнәлештә эш алып бару өчен, татар халкы берничә хакыйкатьне төгәл аңларга тиеш, минемчә. Беренчедән, тел – халкыбызның шулхәтле зур казанышы һәм байлыгы ки, без аны югалтсак, киләчәк буыннарга тапшыра алмасак, бу байлык югалачак. Ул хәзинә югалса, без аны яңадан торгыза  да, терелтә дә алмаячакбыз. Икенчедән, татар теле татардан башка беркемгә дә кирәк түгел икәнен һәркем аңы аша үткәрсен иде. Татар теленең акрынлап бетеп баруы милләте өчен җан аткан һәр татарны борчырга тиеш, дип саныйм. Уйлап карасак, узган гасырның 90 нчы еллары башында татар телен үстерү буенча шактый күп эш эшләнгән иде бит  – милли мәктәпләр, балалар бакчалары ачылды, телгә игътибар да артты, киләчәккә өмет белән карарга нигез дә барлыкка килгән иде кебек. Милли юнәлештәге эшчәнлек кинәт туктап калды, туктап калу гына түгел, кирегә киттемени? Сәбәбе нидә? Әгәр без татарча сөйләшмәсәк, дәүләт теле юкка чыгачак бит. Бөтен милләт белән аның дәрәҗәсен күтәрмәсәк, ул. чыннан да, гаилә теле генә булып калырга мөмкин. Шәһәр җирендә генә түгел, авыл җирендә дә күп кенә татар гаиләләрендә хәзер русча аралашуның «мода»га кереп барганы һәрберебезгә мәгълүм. “Привет”, “пока”, “дәвәника”, “аника”, “атика” кебек сүзләрне әледән-әле ишетеп торабыз. Моны ничек аңларга һәм ничек аңлатырга? Соңгы арада югары уку йортларында бара торган тенденция, БДИны бары тик русча гына бирдертү халыкка нык йогынты ясый. Шул сәбәпле алар татар телен кирәк дип санамый. Бу өлкәдә дәүләт сәясәте үзгәрмәсә, милләтне аянычлы хәл көтәргә мөмкин. Рус һәм татар телләре икесе дә дәүләт дәрәҗәсендә тигез каралса, гади кешенең алар турында фикере үзгәрәчәк. Үз туган телен вата-сындыра колакка ятышсыз сүзләр белән ата-аналар балаларының башын тутырмас иде.  Шунысын да әйтергә кирәк: үзе авылда үсеп, татарча сөйләшкән кеше, шәһәргә күчкәч, чыннан да, кайвакыт җайсызлык кичерә. Ничек инде – «культурный» шәһәр русча сөйләшә бит! Ә мин «авыл гыйбаты» булып чыгаммы? Юк инде, мин балама Эмиль, Артур, Эвелина, Ангелина дигән «затлы» исем кушам, аның белән вата-җимерә русча сөйләшәм дә, нәтиҗәдә, минем балам да «культурный» булачак… Бер гади нәрсәне аңламый ул: аның баласы яки оныгы бөтенләй башка тел шартларында тәрбияләнә. Шәһәрдә үскәндә, ул, телиме-теләмиме, русчаны табигый рәвештә үзләштерәчәк. Бу шартларда, киресенчә, тырышып, максатчан рәвештә баланы икетелле итеп тәрбияләргә кирәклеге аның башына да сыймый. Шунысы шатландыра: яшь гаиләләрдә Аделина, Эвелина, Эдгарлар гына тумый бит, ә Җәмиләләр, Мусалар, Әминәләр үсеп килә. Исемгә игътибар итү, күңелгә ятыш, матур татар исемнәре кушу – үзе бер җанга рәхәтлек бирә торган күренеш. Милли үзаң, милли горурлык, милләтпәрвәрлек әнә шундый  вак кебек күренгән нәрсәләргә бәйле әле.

Милли үзаң дигәннән, татар әдәбиятында без яраткан, без олылап искә алган, хөрмәтләгән Акъәби образы барыбызга да таныш. Акбикә, Аксылу, Аккилен, Акҗиңгә, Акъәби… Аның әйтелми калган васыяте. Әйтә алмаган ул васыятен, чөнки килене дә, оныклары да рус телендә сөйләшә. Акъәби өзгәләнә. «Аһ, бу тел юклыгы! Карчыкның тел өйрәнер вакыты күптән үткән шул инде, әмма Суфиян, юньсез, балаларына, ник ичмасам, әбиләренә дәшә алырлык кына үзебезчә берничә дистә сүз өйрәтмәде икән соң?!» Акъәби балаларына газиз туган телне күз карасыдай кадерләп сакларга кирәк дип васыять әйтеп калдырырга тели.

Гаилә шәҗәрәсен алып бару, нәселнең абруе турында нык кайгырту, гаилә ядкәрләрен кадерләп саклау, зират-каберләргә карата игелекле мөнәсәбәт кебек күркәм сыйфатлар халкыбызның өлкән буыннарны изге итеп санавыннан килә.

Әсәрдә шушы изге җеп өзелә. Акъәбинең васыятен киләчәккә җиткерерлек буыны юк. Оныклары: «Ха, бабушка!» яки «Пока, бабушка!» диюдән ары китми… Ул вакытта әби аларга күзләрен тутырып карый, җанын борчыган сүзләрне әйтә алмый… Әбинең әйтергә теләгән васыятьләренең иң кирәклесе шул була: «Улым, үтенәм сездән, мине, зинһар, үзебезчә, мөселманча җирли күрегез инде». Ләкин аның бу теләге кабул булмый. Аны шәригать кушканча түгел, русча җирлиләр. Кызганыч һәм аяныч. Яшерен-батырын түгел, тормышта Акъәби язмышын кабатлаучылар  шактый. Алар арта бара. Шулай дәвам итмәсен өчен телебез белән горурлану хисен балаларның да, ата-аналарның да аңнарына сеңдерергә кирәк. Татар булуларына шатланып, җиргә нык басып, үз телендә матур итеп сөйләшеп йөрүнең зур бәхет икәнен һәрберебез аңлап яшәргә тиеш, дип төшендерү кирәк. Һәр милләт кешесе үз йөзен саклап калырга тырыша. Безнең кыйблабыз  – ана сөте белән кергән туган телебез. Безне кеше итеп саклап торган татар телебез.

Белгәнебезчә, күпчелек мәктәпләрдә татар һәм рус телләре яңача укытыла башлады, ягъни татар телен укыту сәгатьләре киметелеп, рус теле һәм башка фәннәрнеке өстәлде. Мәктәпләрдә кемдер – туган тел буларак татар телен, кемдер рус телен сайлады. Кемнәрдер рус теле күп итеп укытыла башлагач, дәгъва белдереп, татар теле дәресләре яхшырак иде дип, яңадан татар теленә кайтты. Монда уйланырга урын бар: «Туган тел»не өйрәнү барышы компетенцияләргә ни-гезләнә. Компетенция – латинчадан «ирешү, тиешенчә ярашу, нигезләү» мәгънәсен аңлата. «Туган тел»дән белем бирүнең максаты – Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен тормышка ашыру белән бергә, лексик темаларга нигезләнеп, укучыларда коммуникатив (аралашу осталыгы), лингвистик (тел), социомәдәни компетенцияләр булдыру икәнлеген барыбыз да белә. Туган телне өйрәнү барышында лексик, грамматик материалны кызыклы, тормыштан алынган вакыйгаларга таянып бирү татар теле дәресләренә яңадан йөри башлаган укучыларның телне өйрәнү теләген арттырган гына, аның тормышта кирәклеген төшенергә ярдәм иткән булып чыга. Гимназиябездәге татар теле һәм әдәбияты укытучыларының тырыш һәм намуслы хезмәтен күрсәтә бу. Нәтиҗәлелеккә ирешү юлында эшләвебезне дәвам иттереп, төшенкелеккә бирелмичә, дәресләребезне тагын да кызыклырак, файдалырак оештырып, балаларны татар телендә аралашуга алып чыгарга тиешбез. Киң җәмәгатьчелек, ата-аналар, балалар бездән шуны көтә. Тормыш дәвам итә, дәресләр саны кимесә дә, белем учакларында тел мохитен булдыруда киртәләр юк. Берәүгә дә: «Татарча сөйләшергә ярамый», – дип әйтмиләр бит әле. Татарстан Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та: «Һәркем, кая гына барса да, үзеннән башларга тиеш», – ди. Дөрес бит. Татар теле укытучысы тел сагының иң алгы сафында торырга тиеш һәм тора. Ләкин бит мәктәпләрдә аннан башка әллә ничә татар кешесе бар. Ничә әни, ничә әти?! Димәк, үзебездән башлыйк. Гаиләбездә, эштә, урамда туган телебездә аралашыйк, аны җыелышларга, бәйрәмнәребезгә кайтарыйк, балаларыбызның сөйләменә игътибар итик, төзәтик, өйрәтик, үрнәк күрсәтик. Дәүләтебездә дә меңәрләгән татар!

Узган ел башкалабыз Казанның 180 нче урта мәктәбендә күренекле җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь Разил Вәлиев Татарстанның яшь укытучылары белән очрашу вакытында туган телне саклау турындагы фикерләре белән бүлешкән иде: «Әгәр ул дәүләт теле булмаса, бер халык та үз милли телен саклап кала алмый. Туган телне саклау безнең үзебездән, Мәгариф һәм фән министрлыгыннан, республикадан, дәүләттән тора. Бары тик бергәләп кенә без моны эшли алабыз. Милли телне саклауда зур роль гаиләдә дә. Әниеңә карашың нинди булса, туган телгә карашың да шундый булырга тиеш», – дигән депутат. Әйе, милли тел – ул билгеле бер милләт теле генә түгел, ул – мәҗбүри рәвештә өйрәнелергә тиешле дәүләт теле дә,

Халкыбызның, терәге, язмышы, иманы булган телебезгә битарафлык күрсәтмик. Моңа безнең хакыбыз юк. Без булдырмасак, тагын кем? Язмамны Нури Арслановның «Атлантида» шигыре юллары белән тәмамлыйсым килә:

Татарстан дигән Ватаным бар,

Татар дигән халкым бар минем!

Үткәннәрдән түгел, мин халкыма

Киләчәктән урын барлыймын.