Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый

(9 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе)

 Люция КОРБАНОВА,

Казандагы 169 нчы мәктәпнең

 югары квалификация категорияле

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Максат: 1) Укучыларны үзебезнең ил һәм шәһәребезнең Бөек Ватан сугышында катнашучы геройлар белән таныштыру.

2) Монологик һәм диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

3) Укучыларда патриотизм һәм республикабыз, шәһәребез белән горурлану хисләрен тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, презентация, геройларның фотографияләре, видеоязма.

                    Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше. Исәнләшү. Дәрес максаты белән таныштыру. Өй эшен тикшерү.

Музыка (видеоролик)  «Озатып вокзаллар каршында».

– Укучылар, без бүген нәрсә турында сөйләшербез?  (Җаваплар.)

– Әйе, без бүген сезнең белән яңа бүлекне дәвам итәбез. Ул «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый» дип исемләнгән. (Никто не забыт, ничто не забыто.)

Бу – мәңгелек тема.

Бүгенге дәресебезне  Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышлыйбыз. Безгә бу  бәхетле көн җиңел бирелмәде. Сугыш безнең илебезгә авыр яралар, күп югалтулар алып килде. Гитлерчылар меңләгән шәһәрләрне, авылларны яндырганнар. Безнең илдә кайгы күрмәгән  гаиләләрне, сугышта якыннарын югалтмаган кешене табу бик авыр. Җиңү безгә бик кыйбатка төште. Шуңа күрә дә без бу көннәр, геройлар турында онытырга тиеш түгел.

Сегодняшний урок посвящен ко дню Победы, которую одержал советский народ в Великой Отечественной войне 1941–1945 годов над фашизмом. Нелегко нам досталась эта победа. Война нанесла тяжелые раны нашей стране. Думать о мире, бороться за мир мы должны ежедневно, ежечасно.

В каждой семье есть свои  герои – земляки, дома – вам надо было подготовить информацию о них.

  1. Өй эшен тикшерү

Сезгә өй эше итеп сезнең гаиләдән сугышта катнашкан геройлар турында мәгълүмат җыеп килергә кушылган иде. Әйдәгез әле, материалларның берничәсе  белән танышып китик.

Батырлар турында сөйләгәндә, иң мөһим булган сүзләрне истә калдырырга тырышыгыз. Алар нинди геройлар? Сезнең алда йолдызлар ята. Сугышта һәлак булган батырларның йортларына  йолдызлар кадаклаганнар. Сез алдыгызда яткан йолдызларга геройларыбызның исемнәрен язып куярсыз. Һәм үзегез сөйләгән текстлардан иң- иң мөһим булган сүзләрне дә язып куярсыз.

 (Фотографияләргә күрсәтеп, укучылар геройларыбыз турында сөйлиләр.)

Умирая за Родину, наши бойцы завещали нам беречь и защищать любимую Отчизну как зеницу ока. И мы, ребята, будем свято выполнять это завещание.

Сез инде беләсез, бүгенге көндә Украинадагы махсус хәрби операция башлану белән курку белмәс ир-егетләребез илебез сагына басты. Алар бүгенге көндә үз бурычларын намус белән үти. Шундыйлар арасында безнең якын кешеләребез дә бар.

Хәзер сезнең белән махсус хәрби операция  геройлары турында сүз алып барырбыз, чөнки сезнең дә якыннарыгыз, анда катнашып, батырлык үрнәкләре күрсәткән.

(Балалар берничә герой турында сөйлиләр.)

 

III. Төп өлеш

  • Әйдәгез әле, узган дәрестә сезнең белән укыган текстны искә төшереп китик.

Башта сүзләрне кабатлап китәбез:

  1. Сүзлек эше
  2. 2. Текстны уку. (Экрандагы.)
  3. Сорауларга җавап бирү.

– Татарстаннан булган беренче Советлар Союзы Геройларын әйтеп китегез әле.

– Кайманов Никита Фадеевич кайда туган?

–  Бөек Ватан сугышында катнашкан ничә хатын-кызга Советлар Союзы Герое исеме бирелгән? (93)

– Шуларның ничәсе Татарстаннан? (2)

– Мәгубә Сыртланова ничә сугышчан очыш ясый? (782)

– Кем Берлинга барып җитеп, Рейхстаг стенасына язу язып калдыра? (Мәгубә Сыртланова.)

  1. Ситуатив күнегүләр.

Скажите, что:

  • Кайманов Никита Федорович – первый Герой Советского Союза из Татарстана.

–  93 женщинам-летчицам присвоено звание Героя Советского Союза.

–  Магуба Сыртланова сделала 782 боевых вылета.

–  Николай Георгиевич Столяров   дважды Герой Советского Союза.

Безнең Самира белән Вера 32 нче мәктәптә конференциядә катнаштылар. Аларның эшләре Николай Георгиевич Столяровка багышланган иде. Хәзер кыска гына аларны сөйләтеп алыйк.

Спросите у друга  (җавап бирәбез):

  • Кто такой Кайманов Никита Фадеевич;
  • Место рождения Никиты Фадеевича;
  • Знает ли он(а) сколько боевых вылетов сделала Магуба Сыртланова;
  • Какое место занимают татары среди удостоенных званию Героя Советского Союза ВОВ?
  1. Алган белемне ныгыту. Тактага игътибар итәбез.

Хәзер инде нәтиҗә ясыйбыз:

– Без сезнең белән бүген нәрсә турында сөйләштек?  (Сугыш, хәрби операция, геройлар турында.)

– Сугышта катнашып, илебезне саклаган, без тыныч матур тормышта яшәсен өчен, гомерләрен дә жәлләмәгән кешеләрне бер сүз белән ничек әйтер идегез?  (Герой.)

  1. Йомгаклау

– Синквейн төзибез:

БАТЫР

Кыю   Тыйнак

Саклый  Булыша Ярата  (Илен саклый)

Батыр егет – ил күрке

ГЕРОЙ

 

– Бер укучы шигырь сөйли:

Мәңгелек ут яна мәйданнарда…

Мәңгелек ут – ялкыннардан һәйкәл – һәлак булганнарга сугышта.

Мәңгелек ут – алар сулышы ул,– тоташ бәлки безнең сулышка.

Алар исән безнең күңелләрдә, дәвамнары – безнең яшәүләр. Алар миндә яши!

Алар синдә яши!

Алар бездә мәңге яшәрләр! (Рөстәм Фәйзуллин)

Әйе, балалар, без батырлар, геройлар турында сөйләштек. Без алар алдында бурычлы. Киләчәктә Туган илебезне, жиребезне сакларга сүз бирәбез. Беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел!

Әйдәгез, без сезнең белән (геройлар) образын тудырыйк. Йолдызларыгызны мәңгелек ут тирәли куеп чыгыйк! (Укыйлар һәм куялар.)

  1. VI. Билгеләр кую

Геройлар онытылмый! Батырларның даны мәңгелек!

Аларны искә алабыз   (1 минутлык тынлык).