Бәрәңге бәйрәме

(9-11 нче сыйныфлар өчен көзге кичә)

Әнисә ГАЛИЕВА,

Кукмара районы Байлангар урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Кичә барышы

(Татар халык җыры “Бәрәңге җыры” башкарыла.)

          1 нче алып баручы. Хәерле көн, якын дусларым, кадерле укытучы абый-апалар!

2 нче алып баручы. Сезне бүгенге бәйрәм уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәбез, зур уңышлар, күп шатлыклар телибез!

1 нче алып баручы. Игътибар иттегезме икән, кичәбез матур яңгырашлы “Бәрәңге җыры” белән башланып китте. Урыны һәрчак табын түрендә булган икенче икмәгебез – бәрәңгегә багышланган бәйрәм кичәбезне башлап җибәрәбез.

2 нче алып баручы. Чыннан да, бәрәңге – безнең икенче икмәгебез. Без аны көн саен кулланабыз. Табынның иң түрендә икмәк булса, икмәк белән янәшәдә безнең һәрчак яратып ашый торган ризыгыбыз – бәрәңге тора.

1 нче алып баручы. Ә сез, беләсезме, бәрәңге бездә кайчан һәм ничек кулланыла башлаган?

Европада бәрәңге бары тик Көньяк Америка ачылгач кына барлыкка килә. Көньяк Америкадан каравеллаларга төяп, талап алынган алтын һәм башка хәзинәләр белән бергә моңарчы күрелмәгән үсемлек бүлбеләрен дә алып кайта европалылар. Озак еллар буена бу сәер һәм тәмле бүлбеләр сирәк нәрсә, кадерле сый булып исәпләнгән һәм аны бары тик байлар табынында гына ашаганнар.

2 нче алып баручы. Россиягә бәрәңге Петр I заманында килеп керә. Ул чагында бәрәңге бүлбеләре вак һәм әчкелтем булган. Аны куе итеп утыртканнар, шуңа күрә дә ул тагын да ваклана төшкән. Баштарак крестьяннар бәрәңгенең кай җирен ашарга яраклы булуын белмәгәннәр.

Бәрәңгенең чәчәге коелганнан соң, анда ямь-яшел бәрәңге алмалары җитешә. Иң элек шуны ашап караганнар. Ләкин бу вак бәрәңге алмалары бик әче булган, шуңа да бәрәңгене «шайтан алмасы» дип атаганнар. Крестьяннар шушы шайтан алмасын үстерүдән озак вакытлар баш тартып килгәннәр. Хәтта восстаниеләр дә булгалаган, чөнки аларны бәрәңге утыртырга көчләп мәҗбүр иткәннәр. Хәрби гаскәрләр мондый бәрәңге восстаниеләрен корал кулланып кына бастыра алганнар.

1 нче алып баручы. Иген уңмаган елларда бәрәңге уңышы гаять зур булган. Ашарына башка нәрсә булмаган крестьяннар да аптырагач, бәрәңгене тулаем пешереп ашый башлаганнар.

Шулай итеп, уңышны мул итеп бирүче, баштарак «шайтан алмасы» дип атаган бәрәңгене халык үз иткән. Бүгенге көндә бәрәңге – иң таралган культураларның берсе.

 (Бәрәңгедән пешерелгән ризыклардан күргәзмә оештырыла.)

2 нче алып баручы. Бәрәңгедән тәмле ризыклар әзерләү өчен нинди генә рецептлар уйлап чыгарылмаган. Ә менә аны башка максатлардан файдалану әле күбебезнең башына да килмәгәндер. Бүгенге чарада без әлеге тамыразыкның ризык буларак кына түгел, ә башка үзенчәлекләрен дә күрербез.

1 нче алып баручы. Безнең ярыш 7 этаптан тора, һәр этапта җиңүчеләр билгеләнә һәм балл куела. Ярыш ахырында иң күп балл туплаган укучы билгеләнә һәм истәлек бүләкләре тапшырыла.

2 нче алып баручы. Кадерле тамашачылар! Иң элек бүгенге ярышларны бәяләүче хөкемдарлар белән танышып китик. (Жюри составы белән танышу.)

 Хәзер сәхнә түренә уенда катнашучы һәр сыйныфтан Сөмбелә кызларын чакырабыз, алкышлар!

1 нче алып баручы. Сөмбелә кызлары, сез әзерме? Димәк, башладык.

Иң элек, Сөмбелә кызлары үзләре белән таныштырып китсәләр иде.

Рәхим итегез, кызлар… (Үзләре белән таныштыралар.) Рәхмәт, кызлар, менә таныштык та. Конкурсларны башлыйбыз. Игътибар: барлык конкурслар да пычак белән үтәчәк, аның белән сак эш итүегез сорала.

2 нче алып баручы.

1 нче конкурс. «Кабык тасма» дип атала. Ярышның шарты мондый: бәрәңге әрчибез. Әрчегән вакытта бәрәңге кабыгы тигез тасма рәвешендә булырга тиеш. Тасманы өзәргә ярамый, тасмасы өзелгән кеше уеннан чыга. Кемнең тасмасы иң озыны, иң юкасы – шул җиңүче. Ярышның шарты аңлашылдымы? Димәк, башладык.

Кызлар, инде тасмаларны тамашачыларга күрсәтегез, һәм аларны бәяләү өчен хөкемдарларга тапшырыгыз. Жюри 1 конкурсны бәяли торсын, ә без конкурсларны дәвам итәбез.

1 нче алып баручы.

Алдагы конкурс «Үлчәү» дип атала. Ярышның шарты: бәрәңгене пычак белән нәкъ ике тигез өлешкә бүләбез. Бүлгәннән соң, үлчибез. Ике тигез өлеше арасындагы аерма иң аз булган бәрәңгенең хуҗасы җиңүче була. Ярышның шарты аңлашылдымы, кызлар? Димәк, башладык… Эшләрне жюрига тапшырабыз. Жюри эшләрне бәяләсен.

         2 нче алып баручы.

3 нче конкурс «Куыш» дип атала. Шарты: Бәрәңге эчендә пычак белән куыш ясыйбыз. Ләкин бүлбе таралып китмәскә тиеш. Кемнең куышы түм-түгәрәк, шул – җиңүче. Шарты аңлашылдымы? Димәк, башладык. Эшләрне жюрига тапшырыйк.

1 нче алып баручы.

4 нче конкурс «Куб» дип атала. Кубның нәрсә икәнен искә төшерегез әле. Исегезгә төштеме? Уенның шарты мондый: бәрәңгене куб формасына китерерлек итеп әрчибез. Кемнең бәрәңгесе куб формасына күбрәк охшый, шул җиңүче.

2 нче алып баручы.

5 нче конкурс «Пластинка» дип атала. Шарты: бәрәңгене ике тигез өлешкә бүләбез. Бер өлешеннән юка пластинка кисеп алабыз. Кемнең пластинкасы иң юка һәм мәйданы буенча иң зур – шул җиңүче. Башладык!

1 нче алып баручы.

 6 нчы конкурс. «Таякчык» дип атала. Шарты: бәрәңгене таякчык (соломка) рәвешендә турыйбыз. Таякчыкның озынлыгы 5 см дан ким булмаска тиеш. Кемнең 5 см лы таякчыклары күбрәк – шул җиңүче. Эшләрне жюрига тапшырабыз.

2 нче алып баручы.

7 нче конкурс. «Метаморфоза»дип атала. Шарты: бәрәңгене тунап, башка төрле җиләк-җимеш яки яшелчә ясыйбыз. Эшләрне тамашачыларга күрсәтеп, жюрига тапшырабыз.

1 нче алып баручы. Жюри нәтиҗә чыгара торсын, ә хәзер музыкаль пауза.

2 нче алып баручы.

Инде сүзне хөкемдарларга тапшырыйк.

(Нәтиҗәләр билгеләнә)

1 нче алып баручы.  Җиңүчене котлыйбыз! Хөрмәтле тамашачылар, шуның белән конкурслар тәмам. Катнашканыгыз өчен рәхмәт!