«Бер сүз җитә йөрәкләрне яраларга…»

№48

(Ризаэддин бине Фәхреддин хезмәтләрен кулланып төзелгән бәйләнешле сөйләм үстерүгә корылган тәрбия дәресе. IX−XI сыйныфлар.)

Дания САДЫЙКОВА,

Биектаудагы 1 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәреснең тибы: катнаш дәрес.

Максат һәм бурычлар:

  • язучы әйтергә теләгән фикерне таба белергә өйрәтү һәм шуңа бәйле рәвештә кеше сөйләмендәге сүзнең көчен күрсәтү;
  • укучыларның фикерләү сәләтен үстерү;
  • укучыларда милләтебезгә хас уңай сыйфатлар тәрбияләү (сөйләм әдәбе, гуманлылык, сабырлык);
  • укыганнан яхшыны һәм яманны аерып күрсәтү.

Җиһазлау: китаплар күргәзмәсе, интерактив такта, презентация, Р.Фәхреддиннең «Балаларга үгет-нәсыйхәт» китабы.

Көтелгән нәтиҗәләр:

  • бирелгән өзекне аңларга;
  • язучы әйтергә теләгән фикерне таба белергә;
  • хикәядә күтәргән проблеманы ачыкларга;
  • укучы хикәягә үз мөнәсәбәтен белдерергә һәм үзендә уңай сыйфатларны булдырырга омтылырга тиеш.

Дәреснең төре: дәрес-әңгәмә.

Дәреснең этаплары

1. Исәнләшү.

2. Укучыларны барлау.

3. Дәрескә уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы. Борын заманда Эзоп исемле хезмәтче яшәгән. Ул бик акыллы, тапкыр булган. Көннәрдән бер көнне хуҗасы кунаклар чакырган. Аларны иң тәмле ризыклар белән сыйлыйсы килеп, Эзопка кушкан:

− Менә сиңа акча, базарга бар һәм дөньяда иң тәмле саналган әйберне сатып алып кайт.

Кол китә һәм өсте салфетка белән ябылган поднос алып кайта. Салфетканы күтәреп карасалар, анда тел ята.

− Эзоп, син тел алып кайткансың бит!

− Дөньяда иң гүзәл нәрсә тел түгелмени? Тел белән без иркәләү, тугрылыклы булу һәм сөю сүзләрен әйтәбез. Тел белән тынычлык урнаштырабыз.

Бераздан кунакларның икенчесе хуҗага болай ди:

− Синең колың кабат базарга барсын һәм дөньядагы иң коточкыч нәрсәне алып кайтсын.

Эзоп шул ук поднос белән кире әйләнеп кайта. Салфетка астында тел ята.

− Эзоп, син тагын тел алып кайткансың түгелме?

− Ул иң коточкыч нәрсә түгелмени? Тел белән без нәфрәт сүзен әйтәбез. Сугыш игълан итәбез. Тел белән …

Укытучы. Бу гыйбрәтле хәлдә сүз нәрсә турында бара?

Укучы. Телнең яхшы хәбәр сөйләргә дә, начары турында белдерергә дә сәләтле булуы турында.

Укытучы. Пәйгамбәребез Хәзрәти Мөхәммәт (с.г.в.) бер хәдисендә болай дигән: «Шик тә юк: адәм баласының хата вә гаепләренең күбесе теленнәндер.» Бу мөнәсәбәттә ислам галимнәренең түбәндәге кисәтүләрен искә төшереп китү дә зарар итмәс иде: «Ашаган вакытта, авызга капкан нәрсәгезгә диккать иткән кебек, зарарлы вә начар нәрсәләрне ашамаска тырышкан кебек, авыздан чыккан сүзләргә дә диккать итеп, сүзләребез белән башкаларга зарар итмәү әхлакый вазифаларыбыздандыр.» Андый хәбәрләрне тел нәрсә аша җиткерә?

Укучы. Сүзләр белән.

Укытучы. Сүзләрнең ниндиләре була?

Укучы. Сүзләрнең яхшылары, яманнары була.

Укытучы. Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында булачак?

Укучы. Сүз һәм аның көче турында.

Төп өлеш

Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.

Укытучы. Кайда гына булсак та, кайда гына йөрсәк тә, без һәрвакыт кеше белән аралашабыз. Кеше белән аралаша белү – зур байлык. Безнең ничек сөйләшүебез гаиләдән килә. Өйдә бер-беребез белән ничек аралашсак, читкә чыккач та, шул рәвешле башкалар белән аралашабыз. Татар халкында «Оясында ничек, очканда шулай» дигән мәкаль бар. Бала иң беренче балалар бакчасында чит кешеләр белән аралаша. Аннан соң мәктәпкә килә. Укытучы апалары, абыйлары, сыйныфташлары белән аралаша. Шул рәвешле олы дөньга аяк баса. Менә шул вакытта баланың тәртибе, сөйләшү гадәте күренә башлый. Укучылар, сезнең алдыгызда хикәяләр бар. Без шул хикәя белән эшләрбез. Хикәя белән танышканнан соң, түбәндәге нәтиҗәләргә ирешергә тиешбез.

ü                Язучы әйтергә теләгән фикерне табарга.

ü                Күтәрелгән проблеманы ачыкларга.

ü                Әсәргә мөнәсәбәтне белдерергә.

ü                Үз фикереңне тормыштан алынган мисаллар белән дәлилләргә.

ü                Яхшыны яманнан аера белергә өйрәнергә, үзеңдә уңай сыйфатлар булдырырга.

Укытучы. Хикәяне игътибар белән укып чыгыгыз (бер укучы текстны кычкырып укый).

Низамның укуы авыррак булганга, дәресләр хәзерләргә ярдәм сорап, күршедә яшәүче дусты Маликларга керде. Маликның әти-әниләре байлар, яхшы йортта яшиләр. Өйдә берничә компьютер бар. Кая инде аңа мондый бәхет?

Икенче көнне мәктәпкә килешкә, аны Маликның әнисе каршы алды. Кичә аларның өендә нәрсәдер югалган һәм ул, Низамның югалып, куркып калуын күреп, җикеренеп кычкырды: «Карак! Дәрес әзерләргә кереп, әйберебезне урладың. Башка безгә керәсе булма, бернинди дә өмет юк синдә! Хәер, әтисе кем, малае шул… Бел, әтиең язмышы көтә сине.»

Низам  түзмәде, мәктәптән йөгереп чыгып китте. «Эх, белми бит ул Мөслимә апа, әни белән безнең нинди авыр тормышта яшәгәнне», дип уйлады малай.

Низам белә башлаганнан бирле, әтисе гел исерек булды аның. Әтисенең йокыга киткәнен көтеп, урамда әнисе белән күп йөрделәр алар. Ә хәзер әтисе төрмәдә. Бергә эчә торган дустын кыйнаган.

Малайның колагында Мөслимә апаның ярсулы тавышы яңгырады: «Әтисе кем, малае шул… Өмет юк синдә. Әтиең язмышы көтә».

Юк, юк, Низамның әтисе кебек буласы килми. Шушы көннән ул бөтен көчен куеп укый башлады. Мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына керде. Бик зур кыенлыклар белән эшләп укыды ул. «Ардым, туйдым, укымыйм», дип уйлаганда, кабат Мөслимә апаның сүзләре искә төште: «Әтисе кем, малае шул. Өмет юк синдә.» Шушы сүзләргә нәфрәтләнү аңа университетны тәмамларга ярдәм итте. Укуын тәмамлагач, үз районнары шифаханәсенә табиб булып эшкә урнашты.

Укытучы. Хикәядә автор нәрсә әйтергә теләгән? КОНТИНИУС РАУНД РОБИН

Көтелгән нәтиҗә. Кешегә авыр сүз әйтергә ярамый. Сүзләрне сайлап, кешенең күңеленә авырлык китермәслек итеп әйтә белергә кирәк.

Укытучы. Әсәрдә күтәрелгән проблеманы табыйк әле.

Укучы. Нахак сүз. Кешеләрнең бер-берсенә мәрхәмәтсезлеге.

Укытучы. Татар халкы – зирәк халык. Үзенә хас булган милли сыйфатларны гасырлар буе саклап килгән һәм буыннан-буынга тапшырган. Укучылар, фикер алышыйк әле: Нәрсә ул яхшы? Нәрсә ул яман? ПЛЕЙСМЭТ КОНСЕНСУС

«Яхшы кеше» – намуслы, тәрбияле, тәртипле, кешелекле кеше. Әйбәт, уңай сыйфатларга ия булган кеше.

«Яман кеше»бик начар, усал, мәкерле, эчкерле кеше.

800 РУБЛЕЙ САМЭРИ (Хикәяне дәвам итәргә.)

Көтелгән нәтиҗәләр.

Укытучы. Хикәяне укыганнан соң, без үзебездә нинди уңай сыйфатлар булдырырга тиешлекне аңладык инде?

Көтелгән нәтиҗәләр.

Укытучы. Мәкальләрне игътибар белән укыгыз. Бу мәкальләр кешенең нинди сыйфатларын күрсәтә? ТАЙМД-ПЭА-ШЭА

•        «Бер яхшы сүз мең бәладән коткара.»

•        «Бер яхшы сүз мең күңелнең җәрәхәтен төзәтә.»

•        «Каты сүзгә тал сына, йомшак сүзгә таш эри.»

•        «Сүзне үлчәп сөйлә.»

•        «Уйнап сөйләмә, уйлап сөйлә.»

•        «Яхшы сүз – тәнгә сихәт, яман сүз – тәнгә җәрәхәт.»

•        «Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.»

•        «Кеше күңеле – пыяла, бер ватылса, төзәлер дип уйлама.»

Көтелгән нәтиҗәләр.

Укытучы. «Сүз – бөек нәрсә ул. Бөек, чөнки сүз белән кешеләрне берләштерергә мөмкин, сүз белән дошманлаштырырга мөмкин, сүз белән кешегә нәфрәт уятырга мөмкин », − дигән бөек рус язучысы Л.Толстой.

Укучылар, сүзнең көче турында татар язучылары да үз сүзләрен әйткәннәр. Берничәсе белән ташыйк.

(Берничә укучы шигырь укый.)

Илдар Юзеев

«Бер сүз саклыйм йөрәктә»

Бер авыр сүз –

Хаксыз әйтелгән сүз

Кургаш булып килде кай яктан?

Бер авыр сүз,

Бер авыр сүз,

Бер авыр сүз екты аяктан.

Бер җылы сүз

Олы кояш итте

Сүнеп бара торган өметне.

Бер җылы сүз,

Бер җылы сүз,

Бер җылы сүз мине терелтте.

Бер авыл сүз

Явызлыкка каршы

Запас булып торсын кирәккә…

Бер усал сүз,

Бер туры сүз,

Бер кургаш сүз саклыйм йөрәктә!

Вахит Галиев

«Әдәп кирәк»

Сүзем белән иркәлим мин дусны,

Телем корал минем явызга.

Сүзләр – йөрәккә май, күңелгә бал,

Игътибар юк мәмәй авызга.

Зур бәхет ул – үзен тыйнак тотса,

Тәмле сүзле, көләч йөрсәләр.

Олысы-көчесе дә кешеләрне

Хөрмәт итеп, зурлый белсәләр.

Әдәп кирәк, дуслар, һәркемгә дә,

Әдәпсезлек борчый халыкны.

Әдәпсезнең явыз кыланышы

Ала тәннән ярты саулыкны.

Көрәшик без әдәплелек өчен,

Орлыкларын салып сабыйга.

Арабызда урын табылмасын

Әдәп белмәс явыз апа, абыйга

Хисам Камалов

***

Нишләп икән

Мин тиз яраланам?

Яраланам нахак сүзләрдән,

Яраланам миңа ышанмыйча

Карап торган усал күзләрдән.

Яраланам гаделсезлек булса,

Яраланам купшы шатлыктан.

Шуның белән берәү кайгысын мин

Үртим кебек, читен актыктан.

Озак йөрим шул яралар белән,

Үз-үземне тиргим, ярсынам:

Син булдыксыз, син беткән баш диям,

Йөрәккә аласың дим барсын да.

Дустым әйтә:

− Мин, − ди − канатланам,

Броняланам каты сүзләрдән,

Тимер булса миңа төбәлгән күк,

Калкан булып шундук үзгәрәм.

Ә хаксызлык булса, керпе кебек,

Мин энәләр белән төренәм.

Шатлык булса, шатлыктан соң бәла

Килер диеп бик сак йөренәм.

− Мин үземә үзем авырлыклар

Тудыра торган кеше нигәдер.

Дустым әйбәт кеше,

Мине бәлаләрдән

Тик ул гына йолып килә гел

 

Коръән аяте белән таныштыру.

Укытучы. Исламиятнең иң зур максатларыннан берсе – кешеләрне, бер-беренә якынайтып, татулыкта яшәтү; дөньяда вә ахирәттә бәхетле итү.

Ислам динендә ифтира сүзе (яла ягу) – кешене урынсызга гаепләү, ялган сүзләр белән кешенең дәрәҗәсен төшерү, һич булмаган хәлләр сөйләп, халык алдында кешенең исемен пычрату дигәнне аңлата.

Кем турында булса да сөйләгәндә, ул сүзләрнең иясенә барып ирешүе турында да уйларга кирәк. Шуның өчен халык: «Тугыз мәртәбә уйла, бер мәртәбә сөйлә », − дигән. Белгәнегезчә, тел пычактан үткендер. Тикмәгә генә пычак ярасы төзәлер, тел ярасы төзәлмәс, димиләр. Мәсәлән, «Коръән»дә мондый юллар бар:

«Әй мөэминнәр, әгәр сезгә явыз бер кеше бер хәбәр китерсә, ул әшәке, ара бозучы кешенең хәбәрен тикшермичә, аңа ышанмагыз. Әгәр бу кешегә ышансагыз, үзегез дә белмичә бер кавемгә, бер җәмәгатькә усаллык кылган булырсыз. Аннан соң, дөреслекне аңлагач, бик нык үкенерсез.» («Хуҗурәт» сүрәсе, 6 нчы аять)

Укытучы. Бу аяттән аңлашылганча, һәр ишеткән сүзгә ышанырга ярамый.

Хәдисләр:

«Сөйләсәң яхшы сүз сөйлә, булмаса тик тор.»

«Иманлы кеше тупас, әшәке телле, әхлаксыз һәм азгын кеше булырга тиеш түгел.»

«Кешеләр белән бәхәсләшмәскә тырыш, синең белән начар мөгаләмә итүчеләр белән игелекле бу; синең файдга булмаса да, дөресен сөйлә.»

Укытучы. Татар халкына хас булган уңай, милли сыйфатлар азая. Буыннар арасында бәйләнеш кими. Нәтиҗәдә кешелеклелек, гуманлылык сыйфатлары юкка чыга бара.

(Дәфтәргә төшенчәләр языла.)

Гуманизм (гуманлылык) – кешеләргә һәм аның эшенә, хезмәтенә яратып, хөрмәт белән карау; бүтәннәргә рәхим-шәфкатьле булу.

Кешелеклелек – шәфкатьле, мәрхәмәтле, мөлаем бул; кешегә ярдәм итүчәнлек.

Йомгак.

Укытучы. Татар халкы бихисап күп яфраклы нык имән агачына охшаган. Аны тукландырып торган тирән тамырлар бар. Татар халкы изге, миһербанлы эшләре, асыл сыйфатлары, ярдәмчеллеге белән имәннең яшәү тамырларына көч бирә. Ата-бабаларыбыздан килгән шушы асыл сыйфатларны саклап, бер-беребезгә мәрхәмәтле, игелекле булыйк.

Укучы. Моңа кадәр: «…», − дип уйлый идем. Ә хәзер «…» дигән фикергә килдем.

Өй эше.

1 нче төркем. «Яхшы сүз – җан азыгы» дигән темага мини-сочинение язарга.

2 нче төркем. Сөйләшү әдәпләре турында язып килергә.