Бер капчык солы ярмасы
Бер капчык солы ярмасы
(А.В.Митяевның «Мешок овсянки» хикәясенә ияреп, 7–10 яшьлек мәктәп балалары өчен шөгыль сценариесы)
Надия ВӘЛИЕВА,
Казандагы 168 нче бакчаның
татар теле тәрбиячесе
Мөсфирә НУРГАЛИЕВА,
365 нче бакчаның
татар теле тәрбиячесе
Катнашалар: автор, кызлар, егетләр, хат язучы солдат, әти солдат, я солдат; сугышчылар, әни һәм аның ике баласы.
1 нче күренеш. (Авансценада)
Талгын, моңсу, сагышлы көйгә хәрәкәтләнеп, сугышның беренче көнендә кызлар егетләрне сугышка озаталар. Егетләр китә, кызлар кулъяулыкларын болгап, озатып калалар.
2 нче күренеш.
Автор. Сугыш – яу кыры. Ул көз бик яңгырлы булды. Яңгыр күп яугач, җир өстендәге юллар йөри алмас хәлгә килде. Басуларда машиналар батып ятты. Солдатларга азык-төлек вакытында килә алмады.
(Окопта сугышчылар ял итә. Кемдер түмгәкләргә утырган, кемдер сөялеп тора, кемдер хат яза.)
Хат язучы солдат.
Көзләр салкын, юллар ябык,
Яңгырында эшебез юк,
Бары алга, алга барыйк,
Дошманнардан чистарыныйк.
1 нче солдат. Их, иптәшләр, бүген тагын сыек аш, ач без, ач,
Ниләр күрер газиз баш?
2 нче солдат. Әйе. Шулпада тик сохари… Яңгыр туктасын иде,
юлны катырсын иде.
3 нче солдат. Менә сугыш бетәр, ашарбыз өйдә итле ашлар. (Көлешәләр.)
1 нче солдат (хат укып утырган иптәшенә). Кемнән хат алдың? Нәрсәләр язалар?
Әти солдат. Улым хат язган. Ул инде зур, мәктәптә укый.
1 нче солдат. Әйдә, укы әле, нәрсәләр язган улың?
Әти солдат. Хатны бик матур язган улым. (Ул укырга, сугышчылар тыңларга әзерләнә. Тынлык.)
3 нче күренеш.
Уң яктагы алгы планда өй эче. Лампаның сүрән яктысында идәндә кулдан тукылган паласка утырып, малай әтисенә хат яза. Янында әнисе оекбаш бәйли, идәндә энесе агачтан ясалган уенчыгы белән уйнап утыра.
Әни. Яле, улым, язып бетердеңме? Бездән сәламнәр әйттеңме?
Малай. Әйе, әнием. (Укый.)
«Кадерле әтием! Исәнме! Сиңа кайнар сәламнәр белән хат яза улың. Без исән-сау. Син дә исән йөр. Авырма гына. Сине бик сагынабыз. Әнидән, энемнән, ападан күп сәлам. Дошманнарны җиңеп, тизрәк өйгә кайт, әтием. Сине кочаклыйбыз, бик-бик яратабыз. Сәлам белән мин».
Әни. Булган бу, улым, рәхмәт әйтеп укыр әтиең. Әтисе, исән генә йөри күр берүк… (Лампа утын сүндерә, сәхнәдән чыгалар.)
4 нче күренеш. Шул ук окоп эче.
1 нче солдат. Маладис улың, бик матур язган.
2 нче солдат. Әйе, зурларча матур итеп язган.
Әти солдат. Улым үземә охшаган, балаларымны мин дә бик яратам шул.
(1 нче солдат, бинокль алып, каршы якка карый. Терсәге белән туфракка кагылгач, аннан, туфрак коелып, ярмалы капчык аяк очларына килеп төшә. Солдатлар шатланышалар.)
1 нче солдат. Карагыз әле, мин нәрсә таптым!
2 нче солдат. Бу бит капчык, капчыкта ярма, солы ярмасы!
3 нче солдат (катгый тавыш белән). Мин су алып кайтам, син утын җыйна, син …казан ас, хәзер ботка пешереп ашарбыз.
4 нче солдат. Котелок белән кашыкларыгызны чыгарыгыз, туйганчы ашыйк әле бер, солы боткасы…
(Ботка пешерергә җыеналар. Искәрмәстән окопка ят солдат сикереп төшә.)
Ят солдат (карлыккан тавыш белән). Әй, туганнар, тимәгез капчыкка, ул сезнеке түгел бит!
1 нче солдат. Әллә синекеме ул? Син яшереп куйдыңмы аны?
Ят солдат. Минеке булмаса сорамас идем. Бирегез капчыкны миңа.
Бергә. Мә, ал, фронт законын беләбез без. Капчыкны кем куйган, ул шуныкы!
(Теләмичә генә бирәләр. Ят солдат рәхмәт әйтеп ала.)
1 нче солдат. Ал, ал, бигрәк ябык бит син, сөяккә генә калгансың, ашагач, бәлки тазарырсың!
2 нче солдат. Бер капчык солы ярмасы күп инде ул! Сиңа озакка җитәр! (Көлешәләр, һәркем үз эше белән шөгыльләнә. Ят солдат китә.)
5 нче күренеш.
Автор. Салкыннар башланды. Җирне туңдырды, кар яуды, юлларда сугышчылар, пехотачылар хәрәкәте башланды. Азык төягән машина сугыш кырына тоткарлыксыз килде. Пешекче ашлар пешерде, сугышчылар бер капчык ярма турында бөтенләй оныттылар.
Хат язучы солдат.
Юллар ныгыды
безнең файдага,
инде барабыз
алга, тик алга!
Фашистка нәфрәт
шулкадәр көчле,
Арысланнардай
итә ул безне!
6 нче күренеш.
Сугышчылар һөҗүмгә әзерләнә. Еракта самолетлар гөрелтесе, пулемет тырылдавы, бомба-снарядлар шартлаган тавышлар ишетелә. «Урра, алга» кычкырып, солдатлар дошманга каршы атакага күтәрелә.
1 нче солдат. Улым, илем өчен, алга, иптәшләр! (Граната ыргыта.)
2 нче солдат. Туган илем азатлыгы өчен! (Автоматтан ата.)
3 нче солдат. Җиңү өчен! Җиңү өчен! Алга! (Мылтыгын тотып, алга ыргыла.)
1 нче солдат (кинәт бөгелеп төшә). Аһ, мин яраландым, ахры… (Күкрәген тотып, егыла, аңын югалта. Берникадәр вакыттан аның янына ят солдат шуышып килә.)
Ят солдат. Курыкма, борчылма, мин монда…
1 нче солдат (күзен ача, әкрен тавыш белән). Син кем? (Аңын югалта.)
Ят солдат. Хәзер, хәзер, әз генә түз, солдат… (Беренче ярдәмне күрсәтә, ярасын бәйли. Фанердан ясалган чанага салып, яралыны урман ягындагы кыр госпиталенә алып килә. Эт җигелгән чанада өч санитар.) …Менә бит, булды да, без өлгердек, килеп тә җиттек. (Чанадан алып, яралыны носилкага салалар.)
1 нче солдат (ыңгыраша, аңына килеп). Кем син? Мин бит сине кайдадыр күрдем… Тавышыңны ишеттем… Әәә, син бит теге… бер капчык солыны бездән алып киткән егет…
Ят солдат. Әйе, мин шул солдат. Мин сине күптән таныдым…
1 нче солдат. Син …ярманы ашамагансың, ахры… бер дә тазармагансың…
Ят солдат. Ярманы мин түгел, менә бу дуслар, санитар этләр ашады… Алар ачыкты. Этләрне безгә бик сакларга кирәк. Сезнең бер капчык ярмагыз аларга кирәк иде. Этләр яралыларны госпитальгә ташыдылар, үлемнән алып калдылар. Яшибез әле без, курыкма, терелерсең, дускай! Безгә яшәргә дә яшәргә әле!
Эпилог. Барлык сугышчылар да сәхнәгә чыга.
Автор.
Туган ил өчен,
Туган җир өчен
Утларга кердек,
Суларга төштек,
Торналар булып,
Күкләргә аштык.
Мәңге яшәргә,
Мәңге янарга
Мәңгелек утка –
Учакка күчтек.
Пәрдә.