«Бәхет кайда була?»

№45

(Vсыйныфта әдәбият дәресе)

Рушания МИНҺАҖЕВА,

Казандагы 150 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема. Нәби Дәүлинең «Бәхет кайда була?» шигырен анализлау.

 Максат. Нәби Дәүлинең тормышын һәм иҗатын өйрәнү. «Бәхет кайда була?» шигырен уку, анализ ясау. Укучыларда эшкә мәхәббәт тәрбияләү. Бәхет төшенчәсенең мәгънәсен аңлату. Укучыларда сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту. Укучыларны ярдәмчел, туган җирне  яратучан, югары әхлак сыйфатларына ия булган кешеләр итеп тәрбияләү.

Җиһазлау. Нәби Дәүли портреты, плакатлар, аның тормышын һәм иҗатын чагылдырган китап күргәзмәсе, газета-журнал материаллары салынган тематик папкалар,магнитофон.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

II. Белемнәрне актуальләштерү

 Укытучы. Укучылар без үткән дәрестә Н.Дәүлинең тормыш юлын үткән идек. Хәзер сезнең белән искә төшереп китәбез. Сезгә өй эше итеп аның биографиясен өйрәнергә бирелгән иде. (Ике укучы язучы биографиясен сөйли.)

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Укытучы. Ә без, балалар, бүген Н.Дәүлинең «Бәхет кайда була?» дигән шигырен өйрәнербез. Шигырьне укыганчы, яңа сүзләр белән танышып китәбез.

        1.  Сүзлек өстендә эш. (Дәфтәрләргә язу.)

Таңда – иртән, иртә белән

Тирбәнү – чайкалу

Чык – су тамчысы (роса)

Чал – ак чәчле

2. Шигырь белән танышу. (Укытучы шигырьне укый, аннан соң укучыларга шигырьне рольләргә бүлеп укыту.)

 3. Физкультминут.

Җил исә, исә, исә –

Агачларны селкетә.

Җил тына, тына.

Агачлар үсә, үсә.

4. Сораулар һәм биремнәр.

• Галимҗан белән Илдус нәрсә турында сөйләшәләр? («Бәхет кайда була?» дигән сорауга җавап эзлиләр.)

• Ял итәргә туктаган бабай, бу сөйләшүне ишетеп, аларга нинди киңәш бирә?

• Малайлар бабайның киңәшен ничек үтиләр?

• Көз көне Галимҗан белән Илдус бакчада кемне күрәләр? Ул нишли?

• Бабай бәхет турында нәрсә белә? Шул турында тексттан табып укып күрсәтегез?

• Бәхетне сез ничек аңлыйсыз?

Балалар. Бәхет ул – яхшы уку, яхшы билге алу. Бәхет ул – тыныч тормыш. Бәхет ул – исән-сау булу, сәламәт яшәү. Бәхет ул – якын дустың булу. Бәхет ул – күңел байлыгы. Бәхет ул – әти-әниең белән яшәү.

Укытучы. Балалар, менә  Ренат ничек дөрес әйтте: «Бәхет ул – әти-әниең белән яшәү», – диде. Бу – бөтен кеше өчен дә бәхет. Ләкин Җир йөзендә мондый бәхетне бөтен кешегә дә татырга язмаган.

Балалар йортларында тәрбияләнүче бик күп әти-әнисез ятимнәр бар. Алар әти-әниләре белән яшәү бәхетеннән мәхрүм. Мондый бәхетнең нәрсә икәнен татымый,белми алар.  Шуңа күрә әти-әниләрегезне тыңлагыз. Алар йөзенә кызыллык китермәгез. Әти-әниләрегезнең кадерен белегез. Дәү әниләрегезне, дәү әтиләрегезне хөрмәт итегез, яратыгыз. Алар беркайчан да картлар йортларына эләкмәсеннәр. Без аларга һәрвакыт ярдәм күрсәтергә тиешбез. Мәсәлән, картларга ничек ярдәм итә алабыз?

Укучылар. Юл аша чыкканда – булышабыз. Авыр сумкаларын күтәрешәбез. Кибеттән ипи, сөт алып кайтып бирәбез. Автобусларда урын тәкъдим итәбез. Һәрвакыт ачык йөз күрсәтәбез.

Укытучы. Менә, балалар, күрсәткән шундый кечкенә игътибардан да өлкәннәр   үзләрен бәхетле сизәр иде.

Димәк, укучылар, без «бәхет» төшенчәсен   ничек аңлыйбыз? Шигырьгә кире кайтыйк әле.

Бабай, күпне күргән, озак яшәгән кеше буларак, бәхетне кайда күрә? (Хезмәттә күрә.) Балаларны кая алып килә? (Алмагач бакчасына.) Балалар үзләре эшләгән эшнең нәтиҗәсен күрәләрме? (Эшнең нәтиҗәсе күрәләр, чөнки көз көне алмалары бик уңа.) Бабай «Бәхет кайда була?» дигән сорауга җавапны ничек аңлата? Шигырь юллары белән әйтик.

Укучылар.

Эзләп йөрмә бәхетне

Җиде ят ерак илдә.

Ул яши безнең өйдә,

Без торган азат җирдә.

Укытучы. Димәк, бәхетне чит җирдән эзләп йөрергә кирәкми. Чөнки һәркайсыбыз туган җирдә дә үз  бәхетен таба ала. Кеше үз бәхетен үзе төзи.

IV. Белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү

Укытучы. Бу дәрестә без нинди шигырь укыдык? (Н.Дәүлинең «Бәхет кайда була?» дигән шигырен.) Шигырь сезгә ошадымы? Ни өчен? (Укучыларның фикере тыңлана.) Бу шигырьдән нәрсә аңладыгыз? (Бәхетне кеше бары үз хезмәте белән булдыра алуын.) Ә сезнең төп хезмәтегез нәрсә? (Уку.)

V. Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую

Укытучы. Димәк, сез тырышып укырга тиешсез, яхшы билгеләр алып, әти-әниләрегезне  сөендерергә тиешсез.

VI. Өйгә эш.  «Минем бәхетле көнем» дигән темага хикәя язарга.