Батырлар даны мәңгелек!

№44

(Бөек җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үткәрелгән очрашу-кичә)

Резедә МАҺИҖАНОВА,

Казандагы 179 нчы урта мәктәпнең югары квалификацияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

Вәсилә СОСНИНА,

Казандагы 179 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

Очрашу слайд-шоу белән башланып китә.

«Озатып вокзаллар каршыннан» җырының көе яңгырый.

Алып баручы. Хәерле көн, кадерле кунаклар, хөрмәтле укытучылар, балалар! Бүген без сезнең белән Бөек Ватан сугышы чорында тылда хезмәт иткән хөрмәтле Хәмидуллина Һава апа белән очрашуга җыелдык.

Туган илебезнең азатлыгы, бу тыныч җирдә яшәвебез өчен без фашистларга каршы көрәшкән солдатлар, батыр халкыбыз алдында бурычлыбыз. Бик күп корбаннар, кайгы-хәсрәт китерде ул сугыш. Ир-егетләр, хәтта хатын-кызлар да, кулларына корал алып, көрәшкә күтәрелде. Озатулар, аерылышулар, күз яшьләре…

Тылда калган халык: хатын-кызлар, бала-чага фронт өчен корал, азык, кием-салым әзерләделәр.Зурлар белән беррәттән балалар да җиңүгә зур өлеш керттеләр: заводларда, станок артына басып, корал ясадылар; колхозларда эшләделәр. Менә хәзер шул турыда безгә Һава апа җентекләбрәк сөйләр. Игътибар белән тыңлагыз!

(Һава апа үзенең чыгышын яшь кенә килеш әтисез калуын, әнисе белән кышкы салкыннарда, чана тартып, утын әзерләр өчен урманга барганнарын сөйләүдән башлады. Сугыш башланганда, Һава апага унбиш яшь була. Аның кебек кызларны, хатыннарны Арча ягындагы урманнарда бүрәнәләр кисеп әзерләргә җибәрәләр. Бу вакытта, ягъни 1942 нче елда, немецлар Донецк өлкәсен басып алган булалар. Поездларны йөртер өчен, ташкүмер кирәк, ә шахталар фашистлар карамагы астында. Менә шуңа да инде бу хатын- кызлар паровоз өчен ягулык утын әзерлиләр. Ачлы-туклы килеш ундүртәр сәгать эшлиләр алар. Эштән кайтканда, башлары әйләнеп егылучылар булганын да искә төшерде кунагыбыз. Станциядә пленга төшкән фашистларны, яралы солдатларны күрүен күз яшьләре белән сөйләп үтте ул.)

Алып баручы. Рәхмәт, Һава апа! Хәзер сүзне укучыларга бирәбез. Рәхим итеп тыңлагыз!

1 нче укучы.

Таң җилләре арыш башларыннан

Чык бөртеген коеп искәндә,

Тыныч күңел белән колхозчылар,

Җырлый-җырлый, эшкә киткәндә,

Илебезнең армас эшчеләре

Төнге сменадан кайтканда,

Кара диңгез өстен таң нурлары

Ал яктылык белән япканда,

Фашист пиратлары илебезнең

Гадел тынычлыгын боздылар;

Карак эт шикелле, качып-посып,

Чигебезгә борын суздылар. (Мифтах Вәдүт «Үлем фашистларга!»)

Алып баручы. Сугыш рәхимсез шул. Күпме кешенең вакытсыз гомере өзелгән. Күпме авыл-шәһәрләр көлгә әйләнгән. Күпме ятимнәр калган.

2 нче укучы.

Тимер булып тимер чәрдәкләнде.

Корыч булып корыч уалды.

Үзе яккан җәһәннәмгә төшеп,

Фашизмның анты югалды.

3 нче укучы.

Ачы сугыш… Канлы көрәш белән

Күпме зыян килде илемә!

Кешеләрнең күңелен тетрәндереп,

Нигә килдең минем җиремә?

4 нче укучы.

Җире-күге белән йотамын дип

Килгән иде дошман хөр илгә,

Кыяларга бәрелеп янчелде дә,

Җеназасын тапты Берлинда.

5 нче укучы.

Кырык бишнең язы. Май аенда

Җиңү алып кайтты солдатлар.

Бәйрәм көне итеп билгеләнде,

Күтәрелде кызыл байраклар.

Солдат киеме кигән малайлар «Солдатта булган диләр» җырын башкаралар.

6 нчы укучы.

Аккан сулар кебек үтә еллар,

Җитмеш булды быел Җиңүгә!

Истән чыкмас сугыш батырлары,

Яшәр алар һәрчак күңелдә!

7 нче укучы.

Җирдә сугышлар булмасын,

Тынычлык, дуслык булсын.

Бәхетле, шат балаларның

Көлүе яңгырап торсын.

Л.Агутинның «Граница» дигән җырына куелган бию башкарыла.

8 нче укучы.

Зарланмый эшлибез эшләрне,

Эзләми беркем дә җиңеллек.

Иң авыр эшләр дә шатлык ул,

Илеңдә булганда иминлек.

9 нчы укучы.

Яшибез гел шулай, кояшлы

Һәм тыныч көннәргә сөенеп.

Һәркемнең күңелендә бер теләк:

Иминлек, иминлек, иминлек! (Барысы бергә.)

10 нчы укучы.

Карагыз да уйланыгыз,

Мәңгелек ут каршында.

Илен яраткан батырлар

Яши мәрмәр ташында.

Экранга Билгесез солдат кабере өстендәге мәңгелек ут янган видео төшә. Бар кеше баса. Бер минут тынлык игълан ителә.

11 нче укучы.

Кирәкми безгә кан кою,

Кирәкми безгә сугыш!

Безнең теләк якты, матур,

Тыныч  хезмәт һәм тормыш.

(Һава апа Хамидуллина балаларга үгет-нәсихәт бирде, үзенең теләкләрен әйтте. Балалар кунагыбызга бүләкләр, чәчәкләр бирделәр. Очрашу «Һәрвакыт булсын кояш» җырын башкару белән тәмамланды.)

Кулланылган методик ярдәмлекләр

1. «Чын батырлык – илгә тугрылык…» (Җиңү көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә) / Ф.Ә.Хәбибуллина. «Ачык дәрес», 2012.

2. «Җиңү китерде яз» …» (Җиңү көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә) / Г.Ә.Вафина Гөлгенә. «Ачык дәрес», 2012.