Башлангыч сыйныфларда Х. Халиков иҗатын өйрәтүдә эффектив методлар һәм алымнар

 

Башлангыч сыйныфларда Х. Халиков иҗатын өйрәтүдә эффектив методлар һәм алымнар

 

Гүзәл ГАРИПОВА,

Әтнә районы Ш. Мәрҗани исемендәге

Комыргуҗа  урта мәктәбеның

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы

 

Укучыларны якташ язучылар иҗаты белән якыннанрак таныштыру, якташ язучылар иҗатына кызыксыну уяту, туган як табигатен, туган җирне ярату хисләре тәрбияләү –  һәр укытучының максаты. Казан арты – Әтнә  – әдәбиятка күп язучылар, бөек шәхесләр биргән як. Балалар язучысы, шагыйрь Хәкимҗан Халиков  – шуларның берсе.

Мастер-классымның темасы:  «Башлангыч сыйныфларда Хәкимҗан Халиков иҗатын өйрәтүдә эффектив методлар һәм алымнар».

Максат: үз тәҗрибәмнән чыгып, Х.Халиков иҗатын өйрәтүдә эффектив методлар һәм алымнарны күрсәтү.

Бурычлар: 1. Әдәби уку дәресендә кулланган продуктив эш алымнарын гамәли яктан күрсәтү һәм аңлату.

  1. Мастер-класска куелган проблемаларны, эш алымнарын һәм методларын бергә чишү юлларын эзләү.
  2. Мастер-класста катнашучыларның профессиональ осталыкларын үзрефлексиясе.

Быелгы уку елында уку-укыту процессын без яңартылган дәүләт стандартлары һәм яңа федераль белем бирү программасына нигезләнеп алып барабыз. Татар мәктәпләрендә әдәби уку фәненнән үрнәк эш программасын анализлагач, Хакимҗан Халиков иҗатын өйрәнүгә бик аз вакыт бирелгәнен ачыкладым. 1– 4 нче сыйныфларда нибары 5 сәгать каралган.  Чынлыкта Халиковның мирасы бик бай. Аның иҗат тематикасы, жанр төрлелеге, сәнгатьчә эшләнеше, тәрбияви әһәмияте бик үзенчәлекле. Һәм мин ничек итеп бу мирасны балаларга тулырак, киңрәк  итеп ачып булуы турында уйлый башладым.

4 елга 5 шигырь  бик аз булуын исәпкә алып, мин бу шигырьләргә нинди бүлеккә караганын исәпкә алып, тематикасы ягыннан туры килердәй шигырьләр өстәп чыктым. Шулай итеп, без сыйныфта 1 шигырь белән генә чикләнмибез, 3–4 шигыре белән танышабыз. Программа буенча 3 бүлектә Х. Халиковның 3 шигыре өйрәнелә. «Китап – белем чишмәсе» бүлегендә «Китап докторы» шигыре белән без «Әбүгалисина», «Белем иле» шигырьләрен укыйбыз һәм анализлыйбыз.

Әдәби укуның һәр дәресен мин 5 минутлык күнегүләр белән башлыйм. Ни өчен кирәк  ул? (…)

Программада каралган әсәрне өйрәнгәнче уку техникасын үстерү өчен махсус күнегүләр эшләү кирәк (уку тизлеге, аңлап уку күнекмәсе).

Һәр балага мин папка булдырдым. Монда уку тизлеген арттыру, аңлап уку күнекмәләрен үстерү өчен төрле күнегүләр туплыйм. Х. Халиковның шигырьләрен махсус программа ярдәмендә спираль, дулкын рәвешендә укыйбыз. Тел шомарткычларын әйтергә өйрәнәбез. (Папкалар күрсәтелә.)

Укытучы әйтеп кенә бала китап укый башламый. Балаларга заманча интерактив, кызыклы һәм критик фикерләү сәләтләрен үстерә алырдай эш алымнары тәкъдим итәргә кирәк. Әйтегез әле, башлангыч сыйныф укучысының нинди фикерләү сәләте өстенлек итә?

Әйе, күрмә-образлы фикер йөртү сәләте өстенлек итә. Бала ишетеп кенә түгел, күреп  истә калдыра. Шуны истә тотып, мин дәресләремдә күрсәтмәлелекне күп кулланам. Шуларның кайберләре белән сезне дә таныштырып үтәсем килә.

ФЛАЕР.  Бу интерактив шаблон ике өлештән, ике түгәрәктән тора. Алар бер-берсенә брадсы ярдәмендә тоташтырыла. Шул рәвешле ике түгәрәк әйләнеп йөри. Аскы шаблонга сораулар языла. Өске түгәрәкнең бер өлеше кисеп алына. Бу алымны мин күбесенчә яңа белем формалаштыру этабында кулланам. (Укучыларга Х.Халиковның  тормыш юлы һәм иҗаты турында текст тәкъдим ителә. Куелган сорауларга җавапны балалар флаерга язып баралар.) Әйдәгез, без дә бу эш алымын эшләп карыйк. Сезгә бирелгән тексттан файдаланып, флаерны тутырыйк. (Аудитрия белән эш.)

Бу эшне парларда яки төркемнәрдә башкарсаң отышлырак килеп чыга. Әлеге алым балаларда функциональ грамоталылыкның бер өлеше булган уку грамотлылыгын  формалаштыра. Балалар информациядән кирәклесен аерып алырга һәм аны системалаштырырга, интерактив элементлар күләмле информацияне аз урын алырлык итеп урнаштырырга өйрәнә.

ГЕКСЫ. Без барыбыз да дәресләрдә класстер, менталь карталар кулланабыз. Мин бу методны «Гексы» алымы ярдәмендә уздырам. Гексы – алтыпочмаклык формасындагы карточка. Бу алтыпочмаклыклар билгеле бер бәйләнеш ярдәмендә тоташалар. Алтыпочмакларны куллану – дәлилләрне сайлап алу, классификацияләү, бәйләү кебек күнекмәләрне үстерүнең гади һәм нәтиҗәле ысулы. Мин гексыларны  ламинатор ярдәмендә  пленка белән каплыйм. Язуларны махсус маркерлар белән язабыз. Мәсәлән, Халиков иҗатын өйрәнүне йомгаклау дәресендә, яки йомгаклау этабында куллануны карап үтик. (Эш аудитрия белән эшләнә.)

Уртага Хәкимҗан Халиков портреты куела. Анын тирәсенә язучы әсәрләренең темаларын язабыз. Алга таба мисаллар китерергә мөмкин,  яки портрет тирәсенә әлеге язучы иҗат иткән жанрлар языла. Шулай ук мисаллар китерелә. Һәр баскыч гексыларны төрле төстә итсәң, тагын да отышлырак була.

ПАЗЛЫ. Игътибарлылыкны үстерү, алган информацияне җыярга, анализларга өйрәтүче уен методы. Бу эш алымы ныгыту яки йомгаклау этабында кулланыла.  Дәрестә өйрәнгән материалны укытучы аерым өлешләргә, пазлларга  урнаштыра. Укучылар барлык карточкаларны укытучы күрсәткән материал буенча җыярга тиеш. Х.Халиков иҗатын өйрәнгәндә, бу алымны мин ничек кулланам соң?  1–2 нче сыйныфларда минем пазллар 2 өлештән тора. Гадәттә, бу шигырь эчтәлегенә туры килгән мәкальләр җыю. 3–4 нче сыйныфларда пазллар саны арта. «Яңа дус таптым» шигырен өйрәнгәч, анализлагач, мин укучыларга пазл җыярга тәкъдим итәм. Бирелгән пазллардан укучылар бу шигырьгә туры килгәннәрен сайлап җыярга тиешләр. Пазлларны без дә җыеп карыйк. (…)

Йомгаклап шуны әйтәсем килә: күрсәтелгән алымнар балаларда укуга мотивацияне, коммуникация күнекмәләрен, иҗади сәләтләрен үстерә, мөстәкыйль рәвештә  белем алуга этәрә, күзаллауларын киңәйтә, бер төшенчә икенче төшенчә белән ничек бәйләнгәнен күрергә ярдәм итә, предметка мәхәббәт тәрбияли. Без, үз чиратыбызда, туган ягыбызның әдипләрен, язучыларын өйрәтүгә зур игътибар бирергә тиешбез. Аларның мираслары гаять зур.  Гариф Ахунов  әдип турында болай дип яза: «Көтелмәгән ачышлар, аз сүз белән күп нәрсә әйтергә омтылу, балаларга булган ихтирам, кечкенәләрнең күңел байлыгын, олы дөньясын оста ачып бирү. Х.Халиковка зур өметләр баглыйм».

Башка илләрнең, халыкларның тормышын, әдәбиятын өйрәнер алдыннан без туган як язучыларыбызның тормыш юлын, иҗатын белергә һәм укучыларыбызга  җиткерергә тиеш. Шул очракта гына уңышка юл  ачык булачак.