Бармаклар белән уйныйбыз – сөйләм үстерәбез

№ 193

Гөлүсә НУРГАЛИЕВА,

Теләче районы Үзәк балалар бакчасы тәрбиячесе

Бурычлар:

бармак уеннары аша кул чуклары мускулларын ныгыту;

– балаларның сөйләм телен үстерү;

– аларда мөстәкыйль рәвештә бармак уеннары уйнау теләге тәрбияләү.

Шөгыль барышы

Тәрбияче. Балалар, бүген бездә кунаклар бар. Әйдәгез, исәнләшик әле, барыбыз да бергә: “Исәнмесез”, – диик.

“Исәнме, кояш” дигән бармак уены

  • Исәнме, алтын кояш!
  • Исәнме, зәңгәр күгем!
  • Исәнме, җитез җилкәй!
  • Исәнме, нәни чәчәк!
  • Исәнме, матур кошчык!
  • Исәнме, алтын балык!
  • Исәнме, йомшак песи!
  • Һәм сезгә, дуслар, сәлам!

Тәрбияче. Балалар, без бер-беребезне сәламләгәндә көн дәвамында тагын нинди сүзләр кулланабыз әле?

“Гаилә” дигән бармак уены

  • Исәнме, бабай!
  • Хәерле иртә, әби!
  • Хәерле көн, әти!
  • Хәерле кич, әни!
  • Бишектә нәни бәби!

Тәрбияче. Ә хәзер без кунакларга ничек яшәвебез турында сөйләп китик эле.

“Ничек яшисең” дигән бармак уены

  • Ничек яшисең?
  • Менә шулай!
  • Ничек йөзәсең?
  • Менә шулай!
  • Еракка карыйсын?
  • Менә шулай!
  • Ничек ашыйсын?
  • Менә шулай!
  • Ничек көтәсең?
  • Менә шулай!
  • Саубуллашасың?
  • Менә шулай!
  • Йоклыйсың?
  • Менә шулай!
  • Ничек шаярасың?
  • Менә шулай!

Тәрбияче. Балалар, ә без сезнең белән бүген йомшак песи – Мырау батырга кунакка барабыз. Барабызмы? Ә аның өчен безгә әзерләнергә кирәк.

Үз-үзеңә массаж ясау

  • Күзләр, сез әзерме?
  • Әйе!
  • Колаклар, сез әзерме?
  • Әйе!
  • Куллар, сез әзерме?
  • Әйе!
  • Аяклар, сез әзерме?
  • Әйе!
  • Сез әзерме?
  • Әйе!

Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, хәерле юл безгә!

“Аяклар” дигән бармак уены

Зур аяклар юлдан баралар:

Топ-топ-топ!

Нәни аяклар юлдан йөгерәләр:

Топ-топ-топ-топ-топ!

Тәрбияче. Афәрин, балалар! Мырау батыр үзенең өен безгә табарга җиңел булсын өчен, юлны күрсәтергә йомгак әзерләгән. Кулларга йомгак алабыз да, аны чорный-чорный, Мыраубатырның өенә китәбез. (Йомгакны чорныйлар.)

Тәрбияче. Менә без килеп тә җиттек. Исәнме, Мырау батыр. Ничек хәлләрең? Син нигә күңелсез, нәрсә булды?

Мыраубатыр. Мине хәйләкәр төлке бикләп, өемне  ватып китте, булышыгыз әле, балалар.

“Чүкеч” дигән бармак уены

Чүкеч белән мин сугам,

Өй салырга җыенам.

Өем бик биек булыр,

Песием бик шатланыр.

Тәрбияче.  Рәхмәт,балалар. Ә хәзер, әйдәгез, йозакны ачыйк инде.

“Йозак” дигән бармак уены

Ишектә йозак тора,

Кем аны ача ала?

Бордык, тарттык, шакыдык,

Һәм йозакны без ачтык.

Мырау батыр. Рәхмәт, балалар. Сез миңа булышкан өчен минем сезгә бүләк ясыйсым килә. Мин сезгә могҗизалы мәрҗәннәр алып килдем. Рәхим итеп, уйнап карагыз әле.

Балалар. Рәхмәт.

Тәрбияче. Яшәгән, ди, булган, ди, бәләкәй сандыкта мәрҗәннәр. Сандык ябып куелган, ләкин аны селкетеп тыңлап карасаң – мәрҗәннәрнең үзара сөйләшкәнен ишетеп була. (Тыңлап карыйбыз. Сандык ачыла, һәм мәрҗәннәр килеп чыга.)

Тәрбияче.

Мәрҗәннәр, күренегез,

Матурлыгыгыз белән мактаныгыз. (Ике бармак белән мәрҗәннәрне күтәрәбез.)

Хәзер җыелыгыз да

Һәм йокларга ятыгыз. (Мәрҗәннәр кире учка ята да икенче уч белән каплап куела.)

Тәрбияче. Яшәгән-булган мәрҗәннәр. Алар киштәдә моңаеп ятканнар. Һәм кемдер аларны ялгыш төшереп җибәргән. Мәрҗәннәр тагын да ныграк моңсуланганнар. Кинәт алар кемнеңдер аяк тавышларын ишеткәннәр һәм таптап китәрләр дип бик курыккыннар. Юк, бу кемдер туктаган да ягымлы тавыш белән мәрҗәннәргә карап: “Ах, нинди матур бизәк килеп чыккан”, – дип шаккаткан. Ә шулвакыт, тагын берәү килеп: “Минемчә, бу бизәк чәчәккә яки бөҗәккә охшаган”, – дигән. Мәрҗәннәр сөенгәннәр һәм могҗизалы мәрҗәннәргә әверелгәннәр. Балалар, әйдәгез, без дә сезнең белән мәрҗәннәрдән бизәкләр ясап карыйк әле. Күз алдына китерегез, сезнең һәрберегез тылсымчы һәм тылсым ярдәмендә һәрберегез мәрҗәннәрдән үз бизәген ясый ала. Ә иң мөһиме: бизәкләргә исем бирергә онытмагыз. (Балалар паласта бизәкләр ясыйлар, исемнәрен әйтәләр.)

Юл

Мәрҗәннәрне күчкә җыябыз,

Учыбызга салабыз.

Бармак белән чакырабыз,

Озын юллар сузабыз.

Әкәм-төкәм

Менә юл ясалды,

Учлар белән каплыйбыз.

Борабыз, борабыз. Һәм менә –

Әкәм-төкәм килеп чыкты!

Тау

Яшәгән-булган тигез юл.

Бармак, син уртага бас әле,

Мәрҗәнне өскә таба тарт әле.

Юлдан  тауны яса әле.

Чәчәк

Яңадан юл ясыйк без,

Ян-якка әзрәк тартыйк.

Зур түгәрәк ясадык –

Һәм чәчәк килеп чыкты.

Мырау батыр. Афәрин, балалар! Сез бик матур бизәкләр ясый беләсез икән. Сезнең янда миңа бик күңелле булды.

Тәрбияче. Менә, балалар, безгә дә төркемебезгә кайтырга вакыт җитте. Саубуллашыйк.

Балалар. Сау бул, Мырау батыр!