Балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләре белән әкият аша таныштыру

Балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләре белән

әкият аша таныштыру

Гузель ШАРИФУЛЛИНА

Казандагы 178 нче билингваль балалар бакчасы тәрбиячесе

 

Максат: Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрне, сөйләм һәм вак моторика үсешен ныгытырга.

Хәерле көн балалар! Без сезнең белән бүген юл йөрү кагыйдәләрен үтәчәкбез, әмма башта мин сезгә бер әкият сөйлим.

Көннәрдән бер көнне тәгәри торгач Йомры күмәч Колобок белән очрашканнар. Йомры күмәч русча, Колобок татарча белми икән. Әммә бер–берсен күреп алар шак катканнар.

Йомры күмәч: «Ничә гасыр тәгәрәп әле үзем төслене күргәнем юк иде», – ди икән. Колобок та үзенчә нәрсәдер әйтә, әмма Йомры күмәч аның сүзләрен аңламаган. Ул бары үзенә иптәш очратканына бик шатланган. Йомры күмәч үзенчә җырлаган:

Мин әбидән дә качтым

Мин бабайдан да качтым

Хәзер инде бергә тәгәрибез,– дигән

Ул җырлап туктагач Колобок:

Я от бабушки ушел

Я от дедушки ушел

Давай вместе покатимся,– дигән

Бергә–бергә күңелле тәгәри торгач шәһәр читенә чыкканнар. Анда юл тулы машина. Олысы да бар, кечесе дә, арбалысы да, ике катлысы, һич юлдан барам димә.

Йомры күмәчнен урманда «Сулга барсан – атыңны югалтырсын, Уңга китсәң башыңны югалтырсың» дигән язуны очратканы бар иде. Алар дүрт юл чатында басып торалар. Менә сина мә, юл читендә юл юк. Юлның теге ягында кара урман. Менә кайда ул хәвефсез юл. Ничек чыгарга дип баш ватып торганда тик тормас колобок юлга тәгәрәмәкче була. Алда багана тора, багана башына ниндидер өч күз эленгән. Ул «Тс!Тсс!» – дип, туктаусыз пышылдый. «Бу нәрсә икән? Бу нинди күзләр икән?» – дип баш вата Йомры күмәч. «Мин Светофор, С-сс -ветофор!» дигән тавышны ишеткәч Колобок та җанланып китә. Йомры күмәч тә кабатлап карый.

Көтмәгәндә светофорда кызыл төс кабынып китә. Светофор яңадан: «Тсс! Туктагыз! Кызыл төскә чыгырга ярамый» – ди. «Алай икән!» – дип куя Йомры күмәч. Кинәт сары төс яна. «Сары төбе – сары алтын» икәнен белгән Йомры күмәч Колобокны тагын туктата. «Сак бул» – ди. Ялт итеп яшел төс яна. Шул чак хуҗасын эзләп йөрүче сертотмас үрдәк юл аркылы чыгып китә. Йомры күмәч белән Колобок аның артыннан иярә. Юлны хәвефсез генә чыкканнарына шатланар, куаналар алар.

Йомры күмәч «Син ничек шулай җайлы гына юл аркылы чыктың?» – дип сорый. Урдәк: Мин «Юл хәрәкәте әлифбасы»н ойрәндем, аны җәяүле генә түгел, барлык җанварлар, кош-кортлар да белә. Өйдән чыгуга син юл хәрәкәтендә катнашучыга әвереләсен. Әгәр юлдан тәгәрисең икән син – җәяүле.

Юлда игътибарлы бул

Сулга уңга да кара

Иң куркыныч нәрсә шул

Йөгереп чыгу кызылга

Юл–машиналар хәрәкәт итә торган урын.

Тротуар – минем юлым!

Җәяүлеләр белеп торсын

Уң яктан синең юлың –

дип тә сөйләп бирде Сертотмас үрдәк.

Юлда аркылы сызыклар очраса җәяүлеләр чыга торган урын.

Сезгә «хәвефлезлек утравы» урманда дип  үрдәк юлын дәвам итә. Колобок белән Йомры күмәч и сөенәләр, и сөенәләр.

Йомры күмәч җырлый җырлый

Мин аны хәзер беләм!

Кызыл күзен ача ул

Туктарга дип куша ул.

Һәм узе белгәнне башкаларга сөйлик дип әйтеп куя.

Шуның белән безнең әкиятебез тәмам. Балалар, Колобок белән Йомры күмәч дөрес эшләгәннәрме Үрдәкне тыңлап? Сез бу әкияттән нинди нәтиҗә ясый аласыз?