Балаларны санарга өйрәтәбез

№63

Зилә ЗАРИПОВА,

Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен төркемнәре тәрбиячесе

Балаларның саннарны күзаллауларын үстерү акыл тәрбиясе бирүдә әһәмиятле урын алып тора. Санарга өйрәтү, сан һәм сан операцияләре белән таныштыру балаларның логик фикер йөртүләрен үстерүгә ярдәм итә: балага саннар арасында гади бәйләнешләрне табарга, саннарны үзара чагыштырып карарга, шул турыда фикер йөртергә, нәтиҗә ясарга туры килә.

Санарга өйрәтү балаларның сөйләм телен үстерүгә булыша: алар тәрбияче сорауларына җавап кайтарырга, тулы җавап бирергә, мәсьәләнең эчтәлеген сөйләргә, үзлекләреннән мәсьәлә төзергә һәм сөйләгәндә грамматик формалардан дөрес файдаланырга өйрәнә.

Санау шөгыльләре балаларның фантазияләрен, тапкырлыкларын тәрбияли, мөстәкыйльлеккә өйрәтә, тәртипләрен яхшырта.

Санау балалар тормышында, балалар эшчәнлегенең төрле күренешләрендә киң файдаланыла. Мәсәлән, рәсем ясаганда, санаудан файдаланырга туры килә: хайваннарның рәсемен ясаганда, атның яки сыерның ничә аягы булуын, машина ясаганда, ничә тәгәрмәч булуын искә төшерергә, санап карарга кирәк була һ.б.

Балалар уйнаганда кирәкле әйберләрне санап ала торган булалар; дежур торганда, савыт-сабаларны, кашыкларны, пумалаларны һ.б. саныйлар.

Санарга өйрәтү мәктәптә балаларның арифметиканы уңышлы өйрәнүләре өчен хәзерлек булып тора. Шулай ук мәктәптә уку чоры өчен кирәк булган ихтыяр, инициатива, пөхтәлек һәм тәртип шикелле әһәмиятле сыйфатларны тәрбияли.

Балалар бакчасында балаларны ун эчендә санарга өйрәтәләр: кечкенәләр төркемендә өч эчендәге саннар турында төшенчә бирелә, уртанчыларда – биш эчендә, өлкән төркемнәрдә ун эчендә санарга өйрәтелә.

Санауны үзләштерү һәм саннар белән танышу бакча яшендәге бала өчен катлаулы акыл эшчәнлеге булып тора, һәм тәрбияче җитәкчелегендә озак күнегү нәтиҗәсендә генә балалар моңа ирешә ала.

Кечкенәләр төркемендәге балалар бертөрле әйберләр арасыннан бер әйберне аерып ала белергә һәм бертөрле  аерым әйберләрне кушып, күпне булдырырга өйрәнергә тиешләр; күплекләрне чагыштырып, янәшә куеп карарга, өч эчендә тәртип белән саный белергә, санала торган һәр әйбер белән сан арасындагы мөнәсәбәтне аңларга, соңгы сан исеменең шул группадагы әйберләрнең саны күпме икәнен белдерүен төшенергә тиешләр.

Уртанчы группада балаларны санарга өйрәтү кечкенәләр төркемендә алган белемнәре нигезендә үткәрелә, алар 3 кә кадәрге саннарны кабатлый һәм 4 һәм 5 саннары белән танышалар. Шулай итеп, уртанчы төркемдә балаларны башлангыч санауның нигезе булган беренче бишлек эчендә санарга өйрәтелә. Беренче бишлек эчендә саннарның ничек барлыкка килүен, алар арасында элементар мөнәсәбәтне (аларның бер-бер артлы килүләре, шул саннарны чагыштыру) күрсәтергә мөмкин.

Өлкән төркемдә санарга өйрәтү балаларның беренче бишлек белән танышлыклары нигезендә үткәрелә. Аннан 10 эчендәге барлык саннар өстендә эшләү дәвам итә. Өлкән төркемдә 10 эчендәге саннарның төзелеше һәм аларның составы белән таныштыралар; кушу һәм алуның гади очракларына һәм иң гади мәсьәләләрне төзергә һәм чишәргә өйрәтәләр.

Балаларны санарга өйрәтә башлаганчы, иң элек аларда күплек турында практик рәвештә күзаллау тудырырга кирәк. Янәшә торучы саннарны чагыштырып, балалар кайсы санның зур, кайсы кечкенә икәнен күрәләр, ә бу исә өлкән төркемдә балаларның саннар арасындагы чагыштырманы аңлауларына китерә. Янәшә торучы саннарның чагыштырмасын үзләштереп, саннарның натураль рәттәге урынын аңлатырга була. Саннарның составын һәм янәшә торучы саннар арасындагы чагыштырманы белү кушу, алу гамәлләрен үзләштерүнең шарты булып тора. Кирегә санау, теләсә кайсы саннан башлап санау да шулай ук балаларның кушу, алу гамәлләрен үзләштерүләрен җиңелләштерә. Санауда эзлеклелек саклана: конкрет материал өстендә санаудан абстракт (әйберләрдән башка) санауга күчерелә; берәмләп санарга өйрәнгәннән соң, тагы да төгәлрәк булган төркемләп санауга күчерелә. Шулай ук ишетү буенча (ничә мәртәбә сукканны яки кул чапканны) санау да моңа ярдәм итә. Мондый очракларда балаларда әйберләрнең бөтен төркемен хәтергә алу сәләте үсә.

Санарга өйрәткәндә, күрсәтмәлелек зур роль уйный: ачык һәм төгәл күзаллаулар нигезендә генә бала санны аңлап җиткерә ала. Күрсәтмә ярдәмлекләрдән файдалану балаларда санау белән кызыксынуны арттыра, аларның игътибары тәрбияче күрсәткән әйберләрнең санына юнәлтелә, теге яки бу алым, гамәлгә төшенүне җиңелләштерә. Күрсәтмә әйберләр ярдәмендә санарга күнегеп, балалар акрынлап абстракт санауга хәзерләнәләр.

Балаларны санарга өйрәтүнең уңышлы булуы өчен системалы рәвештә шөгыльләнү, кызыклы һәм мавыктыргыч биремнәр оештыру, төрле уеннар куллану бик мөһим.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның аңында бара торган психик процесслар һәрвакыт хәрәкәттә һәм бик тә сыгылмалы. Математик белемнәрнең үсеше олылар тарафыннан тудырылган белем алу шартларына турыдан-туры бәйле. Балалардагы гадәти математик күзаллауларны үстерү эшен оештырганда, аларга хас танып белү эшчәнлеге мөмкинлекләрен һәм яшь үзенчәлекләрен истә тотарга кирәк.