Балаларны нәтиҗәле социальләштерүдә «Ярминкә» клуб-сәгате

№ 118

Әлфия ХӘЙБУЛЛИНА,

Казандагы 8 нче балар бакчасы тәрбиячесе

Максат. Балаларга гореф-гадәтләребез аша әхлакый тәрбия бирү. Мөстакыйльлеккә, җаваплылыкка, җәмгыятьтә үз урынын табарга, югалып калмаска өйрәтү. Төрле яшьтәге балалар белән дуслык мөнәсәбәтләрен үстерү. Алдан эшлисе эшләрне планлаштырырга өйрәнеп, нәтиҗә ясарга өйрәтү.

Клуб сәгате барышы

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Хәерле көннәр сезгә.

Балалар. Исәнмесез.

Тәрбияче. Безнең республикада нинди милләт халыклары яшәгәнлеген сез беләсезме? (Балалар нинди милләт халыклары яшәгәнлеген санап китәләр.)

Тәрбияче. Ләкин руслар белән татарлар безнең Татарстаныбызда күбрәк. Без аларны ничек аерабыз?

Балалар. Без аларны киемнәреннән, сөйләшү, аралашу теленнән аерабыз.

Тәрбияче. Ә сезнең йола, гореф-гадәтләр турында ишеткәнегез бармы? (Балаларның җавабын тыңлау.)

Тәрбияче. Һәрбер милләтнең үз йолалары бар. Аларны элек-электән без саклап киләбез. Шул йолалар аша без, балалар, сезнең белән әхлак тәрбиясе алабыз. Әйдәгез без дә сезнең белән, шул гореф-гадәтләрне искә төшереп, «Ярминкә» клуб-сәгате оештырырбыз. Ә сезнең ярминкә сүзен ишеткәнегез бармы? (Балаларның җаваплары  тыңлап кителә.)

Тәрбияче. Элек-электән сәүдәгәрләр, алыпсатарлар сату белән шөгыльләнгән. Гади халык та үзләренең кулдан эшләнгән әйберләрен сату итеп көн күргән. Әйдәгез, без сезнең белән ярминкә турында фильм карап үтик. Элекке заманда ярминкәләрне ничек үткәргәннәр икән?

(Фильмны караганнан соң, балалар үзләре теләгәнчә төркемнәргә бүленә.)

I төркем балалар чигелгән сөлге, ашъяулыклар, чигелгән мендәр тышлары белән сату итә.

35 34

Материаллар: төсле кәгазь, төрле-төрле жепләр, кайчы, җилем.

II төркем балалар үз куллары белән ясаган түбәтәйләрне сата.

37

III төркем балалары беләзекләр, матур тасмалар, муенсалар белән сату итә.

IV төркемдәге балалар читекләр белән сату итә. Читекләрнең бизәкләре төрле материалдан (төсле кәгазьләрдән, мәржәннәрдән, тоз, борчак, дөге, фасоль ябыштырып төрле төсләргә буяп һ. б.)эшләнә

V төркем балалары тәмле ризыклар (коймак, өчпочмак һ. б) сата.

397 38

Тәрбияче. Балалар, безнең төркемдә рус милләтеннән булган балалар да бар. Аларның да үзләренең  гореф-гадәтләрен күрсәтәселәре килә. Без бер гаилә булып тату, дус булып яшибез бит.

VI төркем балалары үз куллары белан ясалган чулпы, алъяпкыч, баш киеме һ. б. сату итә.

Тәрбияче. Әлбәттә, балалар, безнең ярминкәләр кайнар чәйсез, тәмле камыр ризыкларсыз, баллы-шикәрсез булмый. Элек-электән ярминкәгә килгән сатып алучылар, сатучылар үзләренең дусларын очратып, кайнап торган самовардан баллы шикәр белән чәй эчеп, сөйләшеп  утырган.

Ә кем безне үзенең тәмле чәйләре белән сыйлый? (Балалар үзләре теләгән шөгыльне сайлый.)

364 433

Тәрбияче. Кызлар, егетләр, үзләренең матур киемнәрен сандыклардан алып, матур итеп киенеп-ясанып жыелышып ярминкәгә барганнар. Өлкәннәр дә алардан калышмаган. Матур итеп киенү матурлыкны күрә белергә, чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәткән. Әйдәгез, без дә сезнең белән матур итеп киенеп барыйк.

(Ярминкә башлана. Балалар сату итә. Ахырда нәтиҗә ясала.)

Тәрбияче. Балалар, «Ярминкә» клуб-сәгате сезгә ошадымы? Сез бүген нинди профессияләрне үзләштердегез? (Балаларның фикере тыңлана.)

Чыннан да, мондый «Ярминкә» клуб-сәгате балаларда аралашу осталыгын, кешеләргә игътибарлы, инсафлы мөгалләмәдә булуны үстерә. Балаларга күпме генә укырга-язарга яисә санарга өйрәтсәк тә, беррәттән әдәплелек күнекмәләре бирү дә мөһим. Әхлак тәрбиясе булмаса, балага тормышта үз урынын табу авыр булачак. Бу клуб сәгатендә балалар төркемнәргә бүленеп эш итәргә өйрәнә. Чөнки җәмгыятьтә төрле характерлы балага аралашу, үз урынын табарга авыр. Күп бала ягымлы итеп исәнләшә, рәхмәт әйтә белми. Хәтта бу сыйфатлар әти- әниләрдә дә юк. Әлбәттә, бала каян өйрәнсен. Балалар башка төркем балалары белән дус, тату булып уйнарга, ниндидер аңлашылмаучанлыклар килеп чыкса, алардан чыгу юлын табарга, чисталыкка өйрәнергә, уенчыкларына һ.б әйберләргә сакчыл булырга, тәмле телле булырга өйрәнә. Борынгылар: «Тәмле тел тимер капканы да ачар», –дип юкка гына әйтмәгән инде. Беренче клуб сәгатенең нәтиҗәсе артык зур булмаса да, алга таба күренә. Иң кимчелекле сыйфатлар:  ялганлашу, мактану кими. Клуб сәгате балаларны тәмле телле булырга, табын янында үзеңне әдәпле тотарга өйрәтә. Чәй янында, әлбәттә, җәмгыятьтә элек-электән үз-үзенне тота белү кагыйдәләре (кычкырып сөйләшмәү, начар сүзләр әйтмәү, ягымлы караш һ. б.) үтәлгән.  Шуңа да бу язмамны «Әхлакка күнсәң – адәм булырсың, яманга күнсәң – әрәм булырсың» дигән мәкаль белән тәмамлыйсым килә.