Балалар тәрбияләү процессында поэзиянең роле

Анита СИБГАТУЛЛИНА,

Казандагы 230 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе

Киләчәкнен башы бүгенгедә.

Нинди шатлык картлык көнендә –

Оныкларын сина рәхмәт әйтсә,

Матур итеп туган телендә!

(Равил Фәйзуллин)

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә поэзиянен һәм халык авыз иҗатының роле гаять зур. Баланың теле ачылуга, сөйләме формалашуга, сүзлек запасы артуга, аң-фикерләү дәрәҗәсе үсүгә дә кече яшьтән үк шигырьләр, әкиятлэр, мавыктыргычлар, юаткыч, бишек җырлары, үртәвечләр куллану алыштыргысыз санала. Белем-тәрбия бирү өлкәсендә халык авыз иҗаты әсәрләрен даими куллану югары үсешкә китерә. Тәрбия һәр халыкта аның туган теле белән бергә барлыкка килгән. Күп гасырлар буена ул, кешелекне дәвам иттерү чарасы буларак, табигый ихтыяҗ булып яшәп килгән. Яшь буын өлкәннәр белән аралашкан, тормышта кирәкле күнекмәләргә, кешеләр арасында үз-үзен тотарга, аралашырга өйрәнгән, халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын өлкән буын ярдәме белән үзләштергән. Балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә татар халык шигырьләре, әкиятләре балаларга телебезнең матурлыгын, байлыгын аңларга, аны сиземләргә, үзләрендә күркәм сыйфатлар булдырырга, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга, кеше өчен газиз булган туган җиргә, туган телебезгә мәхәббәт, әти-әниләргә, өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләргә, үзләрендә хезмәт сөю, тыйнаклык, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итә. Шигъри телдэ оештырган шөгыльлэр, уеннар балаларнын эчке дөньясын, кузаллавын, дөньяга карашын күпкә баета, белемен тирәнәйтә. Беренчедән, баланын сөйләм теле баеса, икенчедән, тирәлектәге матурлыкны, гүзәллекне, үзгәрешләрне күрергә, тоемларга булыша. Нәфис сүз куллану һәр очракта да отышлы, унайлы, кулай, ярдәмчел ысул булып тора.

Балалар бакчасында эшләү дәверендә бу методик алымнар минем балалар тәрбияләү процессында зур ярдәмчеләрем булып тора. Сабыйларның ялларын, уеннарын оештырганда халык иҗаты әсәрләрен мин  бик  теләп  кулланам, чөнки аларның  һәркайсында балаларны яхшылыкка чакыру, миһербанлык, шәфкатьлелек кебек сыйфатлар чагыла. Халык уеннары баланы тапкыр, зирәк булырга өйрәтә, аларның бердәм, дус, тату коллектив булып туплануына булыша. Әлеге педагогик юнәлештә мин, нәниләрнең яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, кече яшьтән үк тормышка ашырам. Аларның теле ачылгач та, без аларга төрле­төрле бармак уеннары өйрәтә башлыйбыз, әмма ул тәрбия эше генә булып калырга тиеш түгел. Баланы уенга күнектерү, аның хәрәкәтен үстерү өчен ул өйдә, гаиләдә дә башкарыла. Моның өчен әти­әниләргә төрле җыелышлар, папка­передвижкалар, әңгәмәләр аша шушы уеннар өйрәтелә, ныгытыла. Тел шомарткычлар, тизәйткечләр, санамышлар, үртәвечләр, эндәшләр балаларга төрле уеннарда иркенләп катнашырга мөмкинлек тудыра. Мәсәлән,

Яңгыр, яу, яу, яу!

Тәмле ботка бирермен.

Тәмле ботка казанда,

Тәти кашык базарда.

Балалар хәрәкәтле, җырлы­биюле уеннарны аеруча ярата. Андый уеннар баланың яшенә карап катлауланыла. Өлкән төркемнәрдә балаларда патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан шигырьләрдә милләтебез өчен горурлык хисләре дә, сыкрану авазлары да, татар халкының якты киләчәгенә ышаныч та булган киң эчтәлекле юлларны укырга тырышабыз. Туган илгэ мәхәббәт аның табигатен яратудан башлана дияр идем. Туган якның матурлыгына сокланып, аны күрә белеп, тоеп яшәгән нәни балаларыбыз киләчәктә, һичшиксез, безнен яклаучыларыбыз, илебезнен батыр уллары булып үсәчәк диеп ышанабыз

Хәзерге вакытта балалар тәрбияләү эшендә үземнең иҗат эшемне дә куллананырга тырышам. Берничә куплеттан торган кыска шигырь юллары язам һәм алар миңа тәрбия процессында булыша. Матур сүз кулланып аралашу, шигъри юллар белән сөйләмне баету, узенчәлекле итү, әдәби телгә ямь өсти дияр идем. Шигырьләрем туган як, табигать һәм хәзерге вакытта җәмгыятебездә бара торган вакыйгаларга кагалышлы темада. Берничәсен  сезнен игътибарыгызга язып үтәсем килә.

Туган як

Яратам туган ягымны,

Матур тугайларын, каеннарын.

Кояш нурында уйнаклап очкан,

Күбәләк, тургайларын.

Сагышларга түзә алмый,

Кайтам сиңа искә төшкән саен.

Урыйм, мине дә сагынып көткән

Урман, су буйларын.

Юксынам балачактан якын

Умырзая, энҗе чәчәкләрен.

Алыштыргысыз сары төсләрен,

Сездән башка нишләрмен?

Зәңгәр күккә карыйм,

Бәхет, шатлык юрыйм.

Синдә генә юксынамын,

Якыннарымны уйлыймын.

Иркәли мине таң җиле,

Исертә хуш җиләк исе.

Мөмкинме туган якны онытып,

Яшимен гел сине сагынып.

Алмагач

Бакчамда үсә алмагач,

Сайрый кошлар аңа кунгач.

Күңелләрдә шатлык туа,

Язны мактап җырлагач.

Алмагачым шау чәчәктә язын,

Аклы-алсу күлмәк кигәндәй.

Бал кортларының хушын алып,

Утыра балкып яшь килендәй.

Сулар сибәм аны яратып,

Яныннан узам иртән сокланып.

Кайда бар тагы илаһи матурлык?

Җил дә исә, шушы гүзәллеккә куанып.

Һәр таҗын сыйпап уза,

Язгы кояш нурлары.

Күңелләргә кабат ямь өсти

Табигатьнең бетмәс хозурлары.

Саубуллашу көзе

Алтын көзләр җитү белән,

Кайгы басты күпләрне.

“Китәргә!”– диеп хәбәр килде,

Болыт каплады күкләрне.

Куркып калды яшь-җилкенчәк,

Чит җирләрдә булыр нишләмәк?

Ата-ана уйга батты,

Сакларга бит илне кирәк!

Сызланса да күңелләр,

Сугышка улларын озатты күпләр.

Үкседе яңгыр, елады озаклап,

Җаннарын ирләр куйды йозаклап.

Курку катыш елмаеп,

Китте безнең оланнар.

Озата барды хәтта болытлар:

“Исән сау кайтыгыз! – диеп, – ир-уллар.

Йөрәк ярасы

Йөрәк ярасыннан җаным елый,

Ярсып-ярсып ул сыкрый.

Бәгырьләргә үрелгән борчулардан

Күңелем тынычлык сорый.

Бер карыйм күктәге йолдызларга,

Ярдәм сорыйм ялварып.

Яшим зур өмет белән,

Бер Аллаһыма ышанып.

Чыксам туган кырларыма,

Җил сыйпап уза битемнән.

“Түз, җаным”, – дия сыман,

Китәр сагыш бер көн синнән.

Бетәр иде бәлки сагынулар,

Кайтып керсә газиз уллар.

Туган яктан еракларда

Саташтырмасын сезне юллар.

Көтә сезне киң Иделкәй,

Җиңү көтә бар халык.

Көтә салкын сулы чишмәләр,

Сездән башка алар нишләр?..

Синен эзләр

Ак карлар яуган,

Барыр юлларыма салган.

Эзләрңне синең, балам,

Ул инде күптән каплаган.

Атлыйм таныш сукмактан,

Эзлим сине барыр юлымнан.

Эзлим ак болытлардан,

Йөгерәм сыман артыңнан.

Көтәм җылы язларны,

Эретер диеп бозлы йөрәкләрне.

Табармын шунда таныш,

Бәгырьгә якын эзлэрне.

Сөйләм үстерү эшчәнлеге барышында темага кагылышлы шигырьләр куллану, аларнын эчтәлеген анлау, сүзләрне хәтердә калдырырга тырышу баланын аң үсешен, фикерләүне ныгыта, алга таба үстерә. Шулай ук тирә-юньдәге матурлыкны күрергә, туган якның табигатен яратырга, татар теленең нәфислеген тоемларга ярдәм итә дияр идем. Табигатьне яратып, аны сакларга омтылып үскән балаларда киләчәктә Туган илне, һичшиксез, олыларга, якларга, сакларга кирәк дигән патриотик хисләр туачак. Матур телдә язылган шигырьләр уку балаларыбызны кече яшьтән ярдәмчел, инсафлы. тугры, батыр, иманлы булып калырга өйрәтәчәк.