Балалар күңелен аңлаучы шагыйрә

(Шагыйрә Резеда Вәлиева иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә)

Римма ГАНИЕВА,

Казандагы 77 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле татар теле тәрбиячесе

Кичә барышы

(Залда Р.Вәлиеваның портреты эленгән, шагыйрә китапларыннан һәм балаларның аның шигырьләренә нигезләнеп ясаган рәсемнәреннән күргәзмә оештырылган.)

Алып баручы. Шагыйрә Резеда апагыз Вәлиева Башкортстанның Кыйгы районы Дүшәмбикә авылында туа. Алар гаиләдә өч бала үсәләр: апасы, абыйсы һәм Резеда. Әтисе белән әнисе икесе дә укытучылар була.

Абыйсы белән апасы әдәбиятны, шигырьләрне, аеруча Тукай белән Такташны яраталар, аларны ярыша-ярыша яттан сөйли торган булганнар. Резедадән кала гаиләдә барысы да мандолинада уйнаганнар. Ахры, шуңа да өйләрендә кичләрен еш кына укытучылар, яшьләр җыелган, һәм андый кичләр җыр-моң шигърият кичәләренә әверелеп китә торган булган. Резеда да ул кичәләрне бик яраткан һәм зурлардан откан шигырь, җырлары белән бик теләп катнаша торган булган.

Тукай, Такташ аһәңендә үскәнгәме, бик кечкенәдән «Казан» дип хыяллана һәм 1947 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Аны уңышлы гына тәмамлап, 33 ел Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшли.

Балаларга да, зурларга да шигырьләр, поэмалар, хикәяләр, повестьләр, әкиятләр, җырлар яза, рус әдәбиятыннан кайбер әсәрләрне сайлап, үз телебезгә тәрҗемә итә. Бүгенге көндә аның утызлап китабы дөнья күрде.

Быелгы чыршы бәйрәмендә без Резеда апагыз Вәлиеваның «Яңа ел» җырын җырлаган идек. Әйдәгез, шул җырны кабатлап китик әле.

(«Яңа ел» җырын башкаралар. Алып баручы балаларга «Йөзек салыш» уенын уйнарга тәкъдим итә. Йөзек бирелгән бала Р.Вәлиеваның берәр шигырен укый.)

Алып баручы. Уйнагач, эссе булып китте. Әйдәгез, балалар, яңгыр чакырабыз.

(Балалар Р.Вәливаның композитор Илдус Якупов көй язган «Яңгыр, яу» дигән җырын һәм кыңгыраулар белән бию башкаралар.)

Алып баручы. Яңгырдан соң кояш чыга.

(Бер кыз бала Р.Вәлиеваның «Кояш, чык» шигырен яттан сөйли. Балалар, бергәләп, шагыйрәнең композитор Л.Батыр-Болгари көй язган «Кил син, язым»җырын башкаралар.)

1. Талга кунды чыпчык:

– Кояш, кояш, чык, чык!

Җиргә җылы кайтсын,

Сулар гөрләп аксын.

Чык син, кояш, чык, чык,

Безгә җылы тансык.

Җирне сөеп назла,

Тизрәк җитсен язлар!

2. Тып-тын һава,

Көн аяз,

Бар дөньяга нур сибеп

Килә яз.

Кушымта:

Кил син, язым, тизрәк кил,

Бик сагынып көтәбез,

Җырлар җырлап, сөеп, зурлап,

Сине тәбрик итәбез!

Алып баручы. Резеда апагыз Вәлиева, шигырьләр, әкиятләр язудан тыш, тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә. Әйдәгез, рус шагыйре Сергей Михалковның «Ә сездә ниләр бар?» дигән шигыренең татарчага тәрҗемәсен тыңлап карыйк.

(С.Михалковның «Ә сездә ниләр бар?» шигырен Р.Вәлиева тәрҗемәсендә дүрт бала рольләргә бүлеп сөйли.)

Алып баручы. Ә хәзер, әйдәгез, Резеда апагыз Вәлиева иҗат иткән табышмакларның җавапларын табыйк.

1. Төсе аның аклы да,

Буй-буй да, шакмаклы да,

Үзе түгәрәк кенә,

Йөри тәгәрәп кенә.

Канаты юк – оча ала.

Тып-тып итеп сикерә,

Кайчагында өйгә дә ул

Тәрәзәдән килеп керә. Нәрсә ул?

Йә кем белә? (Туп)

          2. Койрыгы ефәк кенә,

Күзләре – елтыр төймә,

Яшендәй йөгереп үтә,

Бу нинди җәнлек икән?

Әле төшә түбәнгә,

Әле төште дигәндә,

Яңадан менеп китә,

Гүя җил исеп үтә.

Әллә чыпчык шаянмы,

Әллә песи наянмы?

Бу нинди җәнлек икән?

Кем генә әйтер икән? (Тиен)

Алып баручы. Ә хәзер тагын бер табышмак тыңлагыз: «Башы – урак, койрыгы – тарак, уйнатып быргысын, уята барысын. Нәрсә ул?» (Әтәч)

(Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары катншында «Әтәч – Кызыл кәпәч» әкиятен сәхнәләштерү,)

Алып баручы. Менә, балалар, әниләрне тыңламасаң, шулай була ул. Ә сез, балалар, әниләрегезне яратасызмы, әйткән сүзләрен тыңлыйсызмы соң? (Балаларның фикерләре тыңлана.) Хәзер сез безгә Резеда апагыз Вәлиеваның әниләргә багышлап язган шигырьләрен укып китәрсез.

(Балалар шагыйрәнең. «Әнием», «Әниемне көткәндә» дигән шигырьләрен яттан сөйли.)

Алып баручы. Р.Вәлиева балалар өчен генә түгел, олылар өчен дә күп кенә шигырьләр язган. Аның байтак  шигырьләренә көйләр дә язылган. Әйдәгез «Яран гөл» җырын бергәләп тыңлыйк.

(Кичә «Яран гөл» дигән җырны тыңлау белән тәмамлана.)