Балалар бакчасында – спорт бәйрәме

№ 151

(Мәктәпкә әзерлек төркемендәгеләр өчен физик тәрбия эшчәнлеге)

Эльмира МИНҺАҖЕВА,

Балык Бистәсе районы Котлы-Бүкәш авылындагы “Дуслык” балалар бакчасының I квалификация категорияле физик тәрбия җитәкчесе

Максат:

– балаларның үз сәламәтлекләре турында күзаллауларын киңәйтү;

– дөрес туклану, физик күнегүләр, гигиена кагыйдәләрен үтәү белән сәламәтлекнең ныклы элемтәдә булуын аңларга булышу;

– үзеңнең сәламәтлегең өчен кайгыртучанлык һәм аны саклый белү теләге тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедиа, чәчәк макеты, җиләк-җимеш һәм яшелчә рәсеме кисәкләре, табиб киеме, бинт.

Бәйрәм чарасы барышы

(Бәйрәмне физик тәрбия җитәкчесе ача, спортның әһәмияте турында сөйли.)

Физик тәрбия җитәкчесе. Исәнмесез, балалар, тәрбиячеләр! Бүген без сезнең белән спорт бәйрәменә җыелдык. Без дә, сез дә анда катнашып, күңелләрне күтәреп, файдалы ял итәрбез дип уйлыйм. «Сәламәт тәндә –сәламәт акыл” дигән безгә олылар. Шуңа да сәламәтлекнең кадерен белергә кирәк, дуслар!

Балалар, бүген менә яңа көн туды. Без сезнең белән балалар бакчасына килдек, әйдәгез әле, тагын бер кат бер-беребезне исәнлик. Афәрин!

Без исәнләшеп кенә калмадык, ә бер-беребезгә исәнлек-саулык теләдек. Чөнки “Исәнмесез” сүзе сина сәламәтлек телим дигәнне аңлата.

Безнең экранда кунак бар. Ул – чәчәк, тик бу гади генә чәчәк түгел, ул – серле, сәламәтлек чәчәге икән.

(Экранда презентация кабына.)

Физик тәрбия җитәкчесе. Балалар, экранга карагыз әле, нигәдер безнең чәчәгебез моңсу. Һәм аның таҗлары да юк, нәрсә булды икән? Серле сәламәтлек чәчәге, сиңа нәрсә булды?

Чәчәк. Мин – сәламәтлек чәчәге. Мин бик матур бер чәчәк идем, ләкин миңа бәхетсезлек килде. Атна буе башка балалар бакчасында яшәдем, ләкин андагы балалар мине тәрбияләмәделәр, су да сипмәделәр. Минем сәламәтлегемә зыян гына салдылар. Һәм көннән-көн минем таҗларым корыды, саргайды, коелып бетте. Яңа таҗлар барлыкка килсен өчен, балалар, сез миңа ярдәм итәргә тиешсез. Сәламәтлеккә кагылышлы биремнәрне үти алсагыз, мин яңадан матур чәчәккә әйләнермен. Уңышлар сезгә!

Физик тәрбия җитәкчесе.  Балалар, чәчәккә ярдәм итәбезме?

Балалар. Әйе.

Физик тәрбия җитәкчесе. Алайса, чисталык турындагы табышмакларга җавап биреп карагыз.

Бар кызылы, яшеле,

Аңкып тора хуш исе.

Шунысы гына өркетә:

Күзгә керсә – елата. (Сабын)

Болыт мин һавада,

Яңгыр мин яуганда.

Җылынсам – пар булам,

Туңганда – кар булам. (Су)

Һәркем авызга капса,

Яратса аны кеше,

Беркайчан да сызламас

Һәм ялтырап торыр теше. (Теш щеткасы)

Он түгел, үзе ак,

Авызыңа куеп бак.

Тешне дә ул ап-ак итә,

Бу ни була, әйтеп бак? (Теш пастасы)

Кирәк була мунчада,

Минем исемем… (мунчала).

Үзе тешле, ләкин тешләми. (Тарак)

Бит-кулларны корыта,

Чисталыкны ярата. (Сөлге)

(Экранда 1нче таҗ барлыкка килә.)

Физик тәрбия җитәкчесе. Балалар, нәрсә соң ул спорт?

Балалар. Физкультура, йөгерү, сикерү, футбол уйнау…

Физик тәрбия җитәкчесе. Әйе, физик күнегүләр көчне, тизлекне арттыра, җитез булырга ярдәм итә. 2 нче таҗ барлыкка килсен өчен,минем соравыма җавап бирергә тырышып карагыз әле: әгәр дә кеше көн дә иртән гимнастика ясаса, саф һавада күбрәк йөрсә, дөрес тукланса, ул бервакытта да нишләми?

Балалар. Чирләми, авырмый.

(2 нче таҗ барлыкка килә.)

Физик тәрбия җитәкчесе. Ә хәзер без дә сезнең белән балалар бакчасында ничек итеп гимнастика ясаганыбызны күрсәтик әле. (Музыка астында гимнастика ясыйлар.) Афәрин, булдырдык!

Физик тәрбия җитәкчесе. Балалар, уйлап карыйк әле: сау-сәламәт булырга безгә тагын нәрсәләр ярдәм итә икән? Алар яшелчәдә, җиләк-җимештә, үсемлекләрдә бар.

Балалар. Витаминнар.

Физик тәрбия җитәкчесе. Ә сез беләсезме, нинди витаминнар була? Экранга карап, танышыйк. (Экранда күрсәтелә.)

Физик тәрбия җитәкчесе. Яхшы, витаминнар турында да белдек, тик һаман да таҗ барлыкка килми әле. Моның өчен безгә,”Витаминлы пазл төзе” дигән уен уйнарга кирәк.

(Әлеге уенны уйнаганнан соң, 3 нче таҗ барлыкка килә.)

Физик тәрбия җитәкчесе. Балалар, менә сез елмаясыз, көләсез, күзләрегез дә шат. Яхшы кәеф безнең сәламәтлеккә йогынты ясыймы?

Балалар. Әйе.

Физик тәрбия җитәкчесе. Инде хәзер хәрәкәтле уен уйнап алыйк: ул “Үз парыңны тап һәм елмай» дип атала.

(“От улыбки” җыры музыкасы астында әлеге уенны уйныйлар. 4 нче таҗ барлыкка килә.)

Физик тәрбия җитәкчесе. Соңгы, 5 нче таҗ барлыкка килсен өчен ”Мин – доктор Айболит” дигән уен уйнап алырбыз. (Уйныйлар. 5 нче таҗ барлыкка ктлә.)

Физик тәрбия җитәкчесе. Балалар, безнең экранда сихерле сәламәтлек чәчәгенең барлык таҗлары да барлыкка килде. Тик нигәдер ул таплы, тузанлы. Аңа ярдәм итәр өчен, безгә чистарынып, биеп алырга кирәк.

(“Без юынабыз”дигән хәрәкәтле бию  башкаралар.)

Физик тәрбия җитәкчесе. Менә, ниһаять, чәчәгебез матурланды, яктырып китте.Ул сезгә бик зур рәхмәтен җиткерә һәм чәчәк эмблемасын бүләк итә, тик сезгә аны матурлап буярга кирәк була.

Балалар, барыбыз бергәләшеп рәхмәт әйтәбез.

Балалар (барысы бергә). Рәхмәт сиңа, серле сәламәтлек чәчәге!