Балалар бакчасында мини-музей

№ 208

Римма ГАНИЕВА,

Казандагы 77 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле татар теленә өйрәтүче тәрбиячесе

Балалар бакчасы тәрбиячесе алдында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны туган якның гореф-гадәтләре, көнкүреше, символикасы, халык авыз иҗаты, күренекле кешеләре, туган шәһәрнең һәм республиканың тарихы белән таныштыру төп бурыч булып тора. Шул юнәлештә барлыкка килгән төп әхлакый сыйфатлар баланың дөньяга карашын билгели. Рухи-әхлакый тәрбия проблемасы буш урында гына килеп туган проблема түгел. ФДББСның мәктәпкәчә белем бирү программасында куелган таләпләр бар. Аларның берсендә балаларга туган як турында белем бирү хакында сүз бара.

Югары рухи хисләр балага әзер килеш кенә килеп керми, ул баланың эчтәлекле эшчәнлеге аша тормышка ашырыла. Шуңа күрә дә безнең алда торган максат – балага билгеле бер күләмдә белем бирү белән бергә аны патриотик тәрбия бирү, туган якка мәхәббәт хисләре, тирә-юньдәгеләрнең эшләренә бәя бирә белгән, әхлакый гадәтләргә ия булган иҗади, зәвыклы шәхес тәрбияләү.

Соңгы еллар татар халкы тормышына зур үзгәрешләр алып килде. Халыкның үз туган теленә, милли мәдәнияткә, рухи дөньяга, тарихка игътибары артты.

Үткәннәрне белмичә, тарихны өйрәнмичә, хәзерге тормышны аңлап, яңаны төзеп булмый. Чөнки бүгенге тормыш ул – узган меңнәрчә елларның җимеше, нәтиҗәсе.

Кешенең мәктәпкәчә балалык чоры – аның әхлак йөзе үсешендә бик мөһим этап. Бу елларда тирә-якны иң беренче күзаллау, патриотик хисләр формалаша, әхлак нигезе салына. Галимнәр фикеренчә, нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтә балаларның акыл үсеше югары темпта була.

Балалар бакчасындагы балалар шактый зур күләмле белемгә ия. Алар бүгенге көн белән генә түгел, үткәннәр белән дә кызыксына. Балаларның кызыксынуларын, яшь үзенчәлекләрен искә алып, мин балаларны туган якның тарихы белән таныштыра башладым. Һәм түбәндәге бурычларны куйдым:

балаларда үз гаиләсенә, өенә, балалар бакчасына, урамга, шәһәргә мәхәббәт тәрбияләү;

– уган як табигате белән кызыксыну уяту;

– туган як тарихы, гореф-гадәтләр, матур йолалар, борынгы бәйрәмнәр, халык авыз иҗаты белән таныштыру;

– музей турында аңлатма биреп, күзаллауларын киңәйтү, танып-белүне үстерү, белгәннәрен көнкүрештә куллану;

– туган якның күренекле кешеләре белән таныштыру;

– монолог һәм диалог сөйләм телләрен үстерү.

Бу бурычларны күрсәтмә әсбаплар булган очракта гына тормышка ашырырга мөмкин. Шуңа күрә мин тәрбиячеләр, әти-әниләр ярдәмендә күрсәтмәлекләр әзерләдем. Дидактик материал, милли уеннар, рәсемнәр, альбомнар, муляжлар, татар халкының көнкүреш әйберләрен тупладым.

Эш нәтиҗәле булсын өчен, мин проект төзедем һәм анда каралганча эшчәнлек алып бардым.

Материал сайлаганда мин, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның үзенчәлекләрен искә алып, кызыклы һәм аңлаешлы булсын дип тырыштым. Сораулар, әңгәмәләр ярдәмендә балаларның теге яки бу әйберләр, вакыйгалар турында күзаллавын ачыкладым һәм гомуми нәтиҗәләр ясадым. Шулай итеп, балалар беренче ачыш, яңа белемнәр булуы шатлыгын тойдылар. Алар пассив тыңлаучы гына түгел, актив катнашучы да булдылар. Кайбер балалар экскурсовод рәвешендә башкаларга сөйләргә теләк белдерделәр .Бу – ана телендә сөйләм үстерүнең бер баскычы булып тора.

Музей эшенә балалар аша ата-аналарны да җәлеп иттек. Алар балалар белән берлектә «Казаным – башкалам», «Ишегалды уеннары», «Татар халык әкиятләре», «Тукай – балалар дусты», «Минем гаиләм» һәм башка темаларга рәсемнәр һәм кул эшләре ясадылар. Боларның барысы да музейда урын алды.

Шулай ук татар халык иҗатына да зур урын бирелде. Халык иҗаты балаларда көнкүрешебезгә, киемнәргә, гадәтләргә, бәйрәмнәргә карата кызыксыну уятты.

Музей педагогикасын кулланып эшләү балаларның белемен киңәйтергә, системалаштырырга, туган якка мәхәббәт, аның тарихи үткәне белән кызыксынырга, ана телендә сөйләмне үстерергә мөмкинлек бирә.