Балалар бакчасында – «Карга боткасы» йоласы

№ 138

(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашында шөгыль)

Лилия ХӘМИТОВА,

Казандагы 159 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле татар теленə өйрəтүче тəрбиячесе

Лилия СУЛИМОВА,

Казандагы 159 нчы балалар бакчасының музыка житəкчесе

Шөгыль барышы

(Әби, онык һәм бабай өстәл артында чәй эчеп утыралар.)

Әби. Аша, кызым, аша. Менә чәкчәк, бәлеш. Бигрәк ябык та инде үзең.

Бабай. Хәзер, әбисе, аларның диета бит.

Кыз. Яз җитә бит, әбием! Матур булырга кирәк.

Әби. Әйе шул яз җитә. Бакча эшләре башлана. Юкка гына «Язның бер көне ел туйдыра» димәгән шул борынгылар.

Бабай. Әйе шул. Аша-аша, кызым.

Кыз. Ә мин язны бигрәк тә яратам. Язгы кояш һаман урамга чакырып тора.

Әби. Бабасы, син хәтерлисеңме безнең яшь чакларны? Ничек күңел ача идек! Ә сез – яшьләр телефоннан, компьютердан башка бернәрсә дә белмисез. Йолаларны исегезгә дә алмыйсыз.

Кыз. Ә нинди йолалар ул? Әбием сөйлә әле?

Әби. Хәзер соң инде, балам. Бар ят, ял ит, йокла. Иртәгә сөйләрмен яме.

Бабай. Әйдә, әйдә, кызым.

(Бабай оныгын җитәкләп чыгып китә. Әби өстәл җыештыра, оекбаш бәйләвен ала. Диванга утыра.)

Әби. Әй, хәзерге яшьләр бернинди дә гореф-гадәтләрне белми шул. Без дә аларга аны җиткермәсәк, алар аны каян белерләр икән?

(Сәгать телләре күчкән тавышка. Вакыт артка күчә. Әби йокыга китә. Ул төштә үзенең бала вакытына кайта.)

(Декорация алмашына. Өй тора, күңелле көй яңгырый. Балалар, җырлый-җырлый, залга керә. Алар, өй янына килеп, ишек шакыйлар.)

Торыгыз, тор, хуҗалар!

Нәүрүз җитте, беләмсез?

Нәүрүзчеләр килде сезгә,

Ни сөенче бирәсез?

Әгәр булмаса акчагыз,

Йөзегез кызартмагыз,

Ни булса да бирегез,

Нәүрүз котлы булсын!

Әгәр булса көнегез,

Бардыр сезнең оныгыз.

Савап булыр, бирегез,

Нәүрүз котлы булсын!

Бардыр сезнең маегыз,

Яки бардыр балыгыз.

Барын бергә куегыз,

Нәүрүз котлы булсын!

Ач ишегең, керәбез,

Нәүрүз әйтә киләбез.

Нәүрүз котлы булсын!

Нәүрүз котлы булсын!

Бабай. Кем бар анда? Исәнмесез, балалар! Карале, әби, безне хөрмәтләп балалар килгәннәр.

Әби. Әйе шул, Нурфат, каргалар кайттылар бит инде. Күчтәнәчләребез күптән әзер. Тиздән ботка да пешерербез.

Кыз. Әйдәгез, бергәләп уйнап алабыз.

Малайлар. Нинди уен уйныйбыз?

Кыз. «Кабыргалы-камчылы» уенын уйныйк. (Балалар, кулга-кул тотышып, кара-каршы басалар. Ике як арасы 30 адымнар чамасы була. Бер як, икенче якка карап, түбәндәгечә җырлый.)

Кабыргалы, камчылы,

Тама торган тамчылы,

Ак кирәк, күк кирәк,

Бездән сезгә кем кирәк?

(Каршы яктагылар, кемне алырга теләсәләр, шуның исемен әйтеп, җырлыйлар.)

Кабыргалы, камчылы,

Тама торган тамчылы,

Ак кирәк, күк кирәк,

Алсу матур кыз кирәк!

(Чакырылган бала, каршы якка йөгереп барып, тегеләрнең тотышкан кулларын өзеп үтеп чыгарга тиеш. Өзеп чыга алса, берсен үз ягына алып кайта, өзә алмаса, үзе каршы якта кала. Уен шулай дәвам итә.)

Әби. Менә булдырдыгыз, балалар, ничек күңелле уен уйнадыгыз.

Бабай.

Мәгез, балалар,

Өчпочмак, чәкчәк, бәлеш.

Бирим әле алма,

Май бирим, күмәч, калач.

Бәйрәм көнендә шатланып,

Рәхәтләнеп күңел ач.

Малайлар. Бик зур рәхмәт сезгә!

Ислам. Әйдәгез, күрше Фатыйх абыйлар белән Суфия апаларга керәбез. (Монда башка төр халык уеннары: «Түбәтәй», «Яулык алыш», «Наза» уйнарга мөмкин.)

(Музыка яңгырый. Декорация алмашына. Әби йоклый. Сәгать телләре күчкән тавышка: вакыт артка күчә. Кыз керә.)

Кыз. Әби, әби!..

(Әби уяна.)

Әби. И-и-и-и, таң да аткан икән. Мин нинди матур төш курдем.

Кыз. Ә нинди төш күрдең, әбием?

Әби. Төшемдә мин бала чагыма кайтканмын икән. «Карга боткасы» йоласында катнашып, төрле уеннар уйнап, тәмле күчтәнәчләр җыйганмын икән.

Кыз. Ничек кызык булган икән, әбием, сез яшь вакытта. Минем дә «Карга боткасы» йоласында катнашасым килә.

Әби. Әйтергә дә онытканмын икән, бүген бит авылда «Карга боткасы» була.

(Кыз кулларын чәбәкләп, сикерә.)

Әби. Әйдә кызым, матур күлмәкләребезне киик, күчтәнәчләр әзерлик. Хәзер балалар килерләр. Уеннар уйнарбыз.

(Әби, сөйли-сөйли, оныгы белән бергә чыгып китәләр.)