Балалар бакчасы тәрбиячеләренең һөнәри осталыгын арттыру юллары

№ 132

Ләйсән МИФТАХОВА,

Казандагы татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 54 нче катнаш төрдәге балалар бакчасының I квалификация категорияле өлкән тәрбиячесе

Хәзерге вакытта мәктәпкәчә белем бирү өлкәсенең яңа, заманча таләпләргә җавап бирә алырлык дәрәҗәгә ирешүе дәүләт мәгариф сәясәтенең төп бурычы булып тора. Бу –һәр баланың үзен социумның бер өлеше буларак тормышка ашырырга сәләтле шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудыру белән бәйле. Шуңа бәйле рәвештә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагогларының һөнәри эшчәнлеген яңа эчтәлектә алып барырга, аларның белем бирү ситуациясенә ихтыяҗ булган инновацияләрне үзләштерергә һәм гамәлгә кертергә әзер булуы күздә тотыла.

Тәрбия һәм белем бирү эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдә төп рольне тәрбияче, аның һөнәри сыйфатлары уйный. Бүгенге көндә тәрбияче – ул югары компетентлыкка, креативлыкка ия булган, үзенең эшчәнлегендә даими рәвештә инновацияләр һәм яңа эш ысуллары кулланучы педагог. Шулай итеп, заманча мәгариф системасы тәрбиячеләрдән белемнәрен даими камилләштерүне таләп итә. Әмма, барыбызга да билгеле булганча, күп кенә яңа белем һәм технологияләр уртача биш елдан соң үз актуальлеген югалта. Нәкъ менә шуның өчен дә педагогның һөнәри-шәхси үсешен арттыру методик эшнең төп юнәлеше булып тора.

Һәр тәрбияченең һөнәри осталыгын камилләштерү күбесенчә педагоглар эшчәнлеге белән методик эшнең өзлексез үрелеп баруына бәйле. Өстәвенә, методик эш федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры китереп, балалар белән эшләүне үстерүгә һәм камилләштерүгә нигезләнгән булу күздә тотыла. Өлкән тәрбияче өчен методик компетентлыкны камилләштерү тәрбияче эшчәнлегендә хаталарны төзәтүдән бигрәк, эш барышында аңа бу проблемаларны да хәл итәргә туры килә. Методик эшчәнлекнең төп бурычы – педагогларга җитди, нәтиҗәле һәм үз вакытында ярдәм күрсәтү. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә һәр педагогның һөнәри компетентлыгын арттыру проблемасы – шактый катлаулы процесс. Хәзерге вакытта методик эшнең гадәти формасы булып торган чыгышлар түбән нәтиҗәлелеге аркасында үзенең актуальлеген югалтты. Бүгенге көндә актив эш формалары куллану зур өстенлеккә ия. Алар педагогларны үз фикерен әйтү һәм фикер алышу мөмкинлеге бирә торган диалогка җәлеп итүне күз алдында тота.

Инновацион методик эшчәнлекнең үзенчәлекләре булып түбәндәгеләр тора:

– мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең үсеш режимында эшчәнлеге;

– мәктәпкәчә яшьтәге баланың шәхси үсешен тәэмин итүче методик эшне оештыру;

– тәрбиячеләргә вакытында инновацион фактлар һәм ысуллар турында мәгълүмат бирү.

Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, педагогларның һөнәри компетентлыгын арттыру түбәндәге процесслар ярдәмендә башкарыла:

– үзбелемеңне үстерү;

– мәгълүмати-коммуникатив компетентлыкны камилләштерү;

– тәрбияченең проект эшчәнлеге культурасын күтәрү.

Үзбелемеңне үстерү – тәрбиячеләрнең педагогик осталыгын күтәрүнең иң нәтиҗәле ысулы. Хәзерге заман кешесенең тормыш активлыгын билгели торган, аңа «заманча поезддан калышмаска ярдәм итәячәк» фактор – ул өзлексез үзбелемеңне арттыру процессы. Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында да, педагогның һөнәри стандарты кысаларында да педагогик эшчәнлекнең аерылгысыз өлеше булып үзенең һөнәри квалификациясен үстерү, өзлексез белем алу тора.

Педагоглар коллективының активлыгын саклап калу өчен төрле чаралар кулланыла:

– квалификация күтәрү курсларында булу;

– төрле семинарларда, методик берләшмәләрдә катнашу;

– башка педагогларның тәҗрибәсе белән танышу һ. б.

Инновацион эшчәнлектә катнашу мөмкинлеге дә эшкә кызыксынуны арттыруга зур этәргеч булып тора.

Педагогларның активлыгын үстерү өчен иҗат коллективларында, хезмәттәшләре белән тәҗрибә алмашу мөмкинлегенә һәм ышанычына нигезләнгән эш аеруча нәтиҗәле. Вакытны дөрес кулланмау һәм эшләргә теләмәү кебек каршылыклы факторларны булдырмас өчен, балалар бакчасында мастер-класслар, семинар-практикумнар, тренинглар, консультацияләр, әңгәмәләр еш кулланыла. Үзбелемеңне үстерү – педагогның үзе өчен генә түгел, ә тулаем мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, мәктәпкәчә белем бирү системасының уңышлы үсеше өчен төп баскыч.

Мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану

Заманча балалар бакчасын яңа мәгълүмати технологияләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне үзләштерү белем бирү эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырудан тыш, тәрбиячеләрнең һөнәри компетентлыгын да камилләштерә. Педагогларда ИКТ-компетенцияләр формалаштыру эш тәҗрибәсен презентация рәвешендә гомумиләштерергә һәм башкаларга тәкъдим итәргә ярдәм итә, тәрбиячеләргә интерактив дидактик уеннар эшләргә, тагын да кызыклырак демонстрацион материал сайларга мөмкинлек бирә, шул рәвешле, тәрбия-белем бирү эшчәнлеген мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кызыклы итә.

Проект эшчәнлеге – актуаль проблемаларны ачыкларга, мәгълүматлар җыя һәм эшкәртә белергә, экспериментлар үткәрергә һәм алынган нәтиҗәләрне анализларга ярдәм итүче алымнарының берсе. Проект эшчәнлегенең максаты: креативлык һәм логик фикерләүне үстерергә ярдәм итүче шартларны тәэмин итү, инновацион эшчәнлек барышында алынган белемнәрне гомумиләштерү.

Проект темалары, иҗади эшчәнлеккә карап, педагоглар тарафыннан мөстәкыйль сайлап алына. Эшчәнлекнең ахыргы этабында нәтиҗәләр презентация рәвешендә тәкъдим ителә. Мондый эшчәнлек нәтиҗәсендә педагогларның эшкә кызыксынулары арта, проект эшчәнлеге буенча эш тәҗрибәсе туплана, аудитория алдында чыгыш ясый белү осталыгы формалаша. Проект эшчәнлеген куллану педагоглар коллективының бердәмлегенә, балалар һәм аларның ата-аналары белән мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә ярдәм итә.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: педагоглар белән эшләү өчен дөрес итеп төзелгән инновацион формалар системасы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбия һәм белем бирү эшенең дәрәҗәсен күтәрүгә һәм педагоглар коллективының бердәмлегенә китерәчәк. Әмма тәрбияче үзенең һөнәри компетентлыгын күтәрү кирәклеген үзе аңламый икән, санап үтелгән алымнарның берсе генә дә нәтиҗәле булмаячак. Мотивлаштыру –педагогларның уңышлы һөнәри үсешен билгели торган иң мөһим фактор булып тора. Моның өчен тәрбияче мөстәкыйль рәвештә үзенең һөнәри сыйфатларының дәрәҗәсен күтәрү кирәклеген аңлый ала торган шартлар булдырырга кирәк. Үзенең педагогик тәҗрибәсен анализлау тәрбиячеләрнең һөнәри үсешен активлаштыруга, шуның нәтиҗәсе буларак тикшеренү эшчәнлеге күнекмәләрен үстерүгә китерә.