Бала уенчыкларын җыеп куярга теләмәсә…

№215

Алисә ГЫЙМАДИЕВА,

Саба районы мәгариф идарәсенең методист-психологы

Күпчелек әниләр безгә: «Кечкенә балама уенчыкларны җыярга кушсам, hәрвакыт киреләнә, елый. Бу очракта әти-әни нишли ала, киңәш бирегез әле?» –дип мөрәҗәгать итә.

Әйе, балалар үсә төшкәч, аларга карата таләпләр дә арта. Без бала үз артыннан җыештырсын, тәртипле генә уйнасын дип хыялланабыз, ләкин олы кеше баланы шул таләпләргә өйрәтмәсә, сабый болай гына өйрәнмәячәк. Балаларга кайчак нигә уечыкларны ташларга ярамаганын, китапларны ертып ташлау зыян икәнен аңлату бик кыен. Әлеге мәсьәләнең икенче – балага зыян сала торган ягы да бар әле. Уенчыкларын җыеп куймас өчен, әти-әнисенең ачулануларыннан куркып, ул бөтенләй уйнаудан баш тарта. Хәтта башка балалар кунакка килеп, аның уенчыкларын таратудан, өйдә тәртипсезлек булудан курку хисе дә барлыкка килә. Ата-аналар үз баласына килеп чыккан кыенлыклардан чыгуның дөрес юлын күрсәтә алмаганлыктан күп кенә аңлашылмаучанлыклар да килеп чыга. Шундый очракка юлыккан әти-әниләргә бездән берничә киңәш:

Беренче киңәш – «Уен»

Психологлар фикеренчә, иң башта баланы кычкыру, дисциплина белән куркытмаска. «Уйнап өйрәник» принципы буенча эшләгез, балагызга төрле уеннар тәкъдим итеп карагыз. Мәсәлән: «Кем күбрәк уенчык җыя?» яки «Кем күбрәк кубик алып куя?» Иң мөhиме: сабыегызга җиңәргә бирегез hәм берәр күчтәнәч әзерләгез: яраткан мультфильмын карату, кызыклы китап уку…

Икенче киңәш – «Үзегезнең үрнәк»

Безнең көндәлек тормышта үрнәк күрсәтерлек төрле ситуацияләр була: «Әти юыну бүлмәсендә кран ясаган hәм үз артыннан җып куйган», « Төшке аштан соң бөтен гаилә өстәлне җыештырып куйган». Үрнәкләр күп, ләкин ата-аналарга дөрес итеп, вакытында балага аңлата белү генә кирәк.

Өченче киңәш – «Дөрес әкиятләр, хикәяләр уку»

Шушы юнәлеш буенча әсәрләр уку, рәсемнәр күрсәтү бала өчен бик кызыклы hәм мавыктыргыч булачак. «Мойдодыр», «Федор кайгысы» кебек әсәрләрне тәкъдим итәр идем. Шулай ук татар әдәбияты классиклары Абдулла Алиш, Габдулла Тукай әкиятләренә таянып күп кенә уңышлы адымнар ясаган очраклар бар.

Дүртенче киңәш – «Матурлык тудыру, яңа мавыктыргыч юллар»

Кибеттән балагызга ошаган матур янчык, тартма алыгыз, я булмаса өй, шалаш рәвешендәге уен урынын булдырыгыз. Аны нәрсә белән тутырачагын, кая куячагын сөйләшегез. Сабыегызның үз өстенә җаваплылык алуы бәлки аны зурларның, өлкәннәрнең сүзенә колак салырга этәрер. Барлык уенчыкларын да туплаган үз почмагы булыр.

Хөрмәтле әти-әниләр, кулыбызда чын бәллүрдәй нәфис бала йөрәге икәнен онытмыйк! Сабыйларыбызны ниндидер эшләре, тискәре яклары өчен ачуланганчы югарыда әйткәннәрне искә төшерегез. Бу эшләрне инде беренче көннәрдән үк башласак, уен да зур тәрбияви чара икәнен аңласак кына киләчәктә бар яктан да камил  укучы, өлгергән шәхес, психологик яктан сәламәт кеше тәрбияләп үстерербез. Туктаусыз кайгыртып, тәрбияләп үстерсәң генә ул һәрвакыт балкып торыр, өйгә җылы нурларын сибәр.