Бәхет нәрсә ул?

 

(Сыйныф сәгате)

Алсу ӘГЪЛӘМҖАНОВА,

Мамадыш районы Олыяз лицееның югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат:

– укылган әсәрләргә нигезләнеп, бәхет төшенчәсен төрле яклап ачыклау;

– бай булуның әле бәхетле булу түгел икәнлегенә төшендерү;

– һәркемнең бәхете аның үз кулында икәнен аңлату, һәр балага үз уен әйтү мөмкинлеген тудыру.

Җиһазлау: Ризаэддин Фәхреддин портреты, аның ”Тәрбияле бала” хезмәте, мәкальләр һәм  әйтемнәр.

Сыйныф сәгате барышы

  1. Өйгә бирелгән эшне тикшерү

Укытучы. Узган дәрестә нәрсә турында сөйләштек? (Татулык турында.)

– Нәрсә соң ул татулык? (Дусларча килешеп эш итү, бер-береңне аңлау, юл кую, ихтирам итү, уңай якларын күрү, җитешсезлекләрен кичерә белү.)

– Сезнең туганнар арасында татулык бармы?

Иншаларны уку, анализлау. Дәреснең әлеге этабы өчен үз-үзеңә бәя кую.

  1. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы. Ризаэддин Фәхреддин – иң күренекле затларның берсе буларак татар тарихында исеме уелган бөек шәхес. Ул – тарихчы да, әдип тә, педагог һәм күренекле дин эшлеклесе дә. Аның иҗади мирасы гаҗәеп бай. (Ризаэддин Фәхреддинның ”Тәрбияле бала” китабыннан тәрбия турында уку (укыту.)

– Бу тәрбиядә сүз нәрсә турында бара?

– Бүгенге дәрестә, димәк, нәрсә турында сөйләшәчәкбез? (Бәхетле кешеләр турында.)

– Р.Фәхреддин, бик нечкә тоемлаучы психолог буларак, кешене кеше итеп күрсәтүче һәм аны бәхетле кеше иткән иң күркәм сыйфат булган гүзәл холык төшенчәсен түбәндәге ун өлешкә бүлеп күрсәтә:

  1. Тугрылык. Гүзәл холыкларның падишаһы-тугрылыктыр. Шуның өчен: “Балаларыңа тугрылык өйрәт, тугрылык исә аларга һәрбер өстенлекне өйрәтер”, – диләр. Тугры булган кеше ышанычлы булыр.
  2. Үз хатаңны үзең тану. Бу сыйфат – өммәтләрнең, халыкларның югары күтәрелүенә дәлилдер.
  3. Кыю булу. Бу сыйфат – сүзне ачык сөйләү һәм күңелдәге фикерне югалып калмыйча, гади итеп бәян итүдән гыйбарәттер.
  4. Үз вазифаңны үзең белү. Бу сыйфат һәркемнең үзендә булырга, кемдер тарафыннан кисәтеп көтеп тормаска тиеш.
  5. Хакыйкатьне күзәтү. Бу сыйфат эшләрнең тышкы ягын түгел, ә эчке мәгънәсен күзәтүдә чагыла.
  6. Вакытында эшләү. Бүгенге эшне иртәгә калдырмау – дөнья көтүнең беренче шартыдыр. Бер эшнең үз вакытыннан кичегеп эшләнүе бик күп эшнең бөтенләй эшләнми калуына сәбәп булуы мәгълүм.
  7. Үз уенда нык торучанлык һәм түземлелек. Бу сыйфат һәртөрле тыюларга каршы тору һәм үзе дөрес итеп санаган фикереннән кире кайтмауда ачык күренә.
  8. Үз-үзеңә ышану. Бу сыйфат беркемнән дә ярдәм көтмичә, фәкать үз-үзенә нык ышанган килеш бөтен авырлыкларны җиңеп алга баручы кешедә ачык чагыла.
  9. Намус. Кешенең бөтен кыйммәтлеге-намуслы булуда. Адәм балаларын фәрештәләр дәрәҗәсенә күтәрә торган нәрсә-намус булып, хайваннардан да түбән дәрәҗәгә төшерә торган нәрсә-намуссызлыктыр.
  10. Авырлыкка түзә белү. Бу сыйфат, һәрбер кечкенә эшкә әһәмият бирмәү һәм зур эшләрдә дә үзен-үзе яхшы тотып, салкын кан белән фикер йөртүдә ачык күренәдер.

III.Уку мәсьәләсен чишү

Укытучы. Нәрсә соң ул бәхет? Бәхетле булу серләрен сез ничек аңлыйсыз?

  1. Тулы канәгатьләнү хисе һәм халәте.
  2. Эштә, укуда, тормышта һ.б. уңышка ирешү.
  3. Укылган әсәрләргә таянып аңлату (кеше үзе дә бәхет чыганагы, бәхет китерүче, мәсәлән, бәхет йолдызым, бәхетем, бәхет кошым, бәхетем кояшы дигән төшенчәләр бар.)
  4. Бәхет басу, бәхет ишеге ачылу, бәхет сынап карау, бәхет эзләү дигән сүзтезмәләрне ничек аңлыйсыз? (Һәрберсенә аерым-аерым тукталу.)

Укытучы. Бәхет белән бәйләнешле нинди мәкаль һәм әйтемнәр беләсез?

  1. Бәхеткә өч нәрсә алып бара: хезмәт, түземлелек, ныклык.
  2. Үз-үзеңә ышанган кеше бәхетле була.
  3. Бәхетле булу өчен сәламәтлек, акыл һәм саф күңел кирәк.
  4. Бәхет ул үзе килми, ияреп тә йөрми – аны эзләп табалар һ.б.

Укытучы. Син үзең белгән кешеләр арасында кемнәрне бәхетле дип саныйсың? Ни өчен?

– Берәүләр: “Бәхет тәхет тә түгел һәм аны акчага да сатып алып булмый”, икенчеләре исә: “Акчаң булса, бәхет үзе йөгереп килә”, – диләр.Сез ничек уйлыйсыз?

Статистик мәгълүматлар китерү

Европа һәм Американың психиатрик хастаханәләре хәлле кешеләр белән тулган. Байлык кешеләрне акылдан яздырып кына калмый, төшкенлеккә төшерә, үз-үзләрен үтерүгә этәрә. Мәсәлән, күренекле язучы Джек Лондон гомере буе бай булырга омтылып яшәгән. Хыялына ирешкәч, ул зур үкенеч белән шуны  таныган: “Мин ярлы яшәгәндә генә бәхетле идем”, – дигән. Күренекле Кодак һәм Савва Морозовлар үз-үзләренә кул салганнар. Нефть магнаты Рокфеллер коточкыч төшенкелектә үлгән. Бу фаҗигаләрне шәхси самолетлар да, зиннәтле йортлар да, акчалар да каплый алмый. Чөнки иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере.

Укытучы. “Һәркем үзенчә бәхетле”дигәнне сез ничек аңлыйсыз? Син үзеңне бәхетле дип саныйсыңмы?

Укытучы. Америка профессорлары, психологлар Девид Майере һәм Эд Динер бәхет формуласы дүрт кисәктән тора дип язып чыкканнар.Озак вакытлар дәвамында алып барылган фәнни тикшерүләр аркасында алар,чын бәхетле кеше түбәндәге дүрт  таләпкә  җавап бирергә тиеш дигән нәтиҗәгә килгәннәр:

  1. Үз-үзеңне ихтирам итәргә.
  2. Үз-үзеңне контрольдә тота алу.
  3. Тормышка өмет белән карарга.
  4. Кешеләр белән аралашырга. (Һәрберсенә аңлатма бирү.)

Укытучы. Атаклы рус язучысы Л.Толстой: “Мин үз гомеремдә чын мәгънәсендә бәхетсезлекне генә беләм: вөҗдан газабы һәм  чир”, – дигән.Сез ничек уйлыйсыз?

– Француз филосовы Д.Дидро болай дигән: “Иң бәхетле кеше шул, кем бик күпләрне бәхетле итә ала”. Сез ничек уйлыйсыз?

  1. Рефлексия

Укытучы. Бүген без дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Сезгә нәрсәләр ошады? Нинди нәтиҗәләр ясадың?

  1. Өйгә эш бирү

Укытучы. Гаиләгездә “Сезнең нәселнең кешеләре кемнәр?” дигән темага әңгәмә корыгыз. “Мин үземнең бәхетле булуымны ничек итеп күз алдына китерәм” дигән темага инша языгыз.

Укытучы. ”Нәрсә ул бәхет?” дигән сорауга җавап күптөрле. Сез моны үзегезнең җавапларыгызда ачык күрәсез. Кеше яшәгән чор, буын алышынган саен  бу сорауга җавап та үзгәрә бара. Бүген исә бу сорауга иң яшь буын җавап бирде. Бәхетне гаилә тормышында, әти-әниләрегезнең исән-сау булуларында, тыныч тормышта яшәүдә, сезне аңлауларында күрүегез без – өлкәнәрне нык сөендерә. Бәхет ул аяк астында, шуны онытмасак иде. Бәхетле булу өчен сәләмәтлектә, яратуда, матди яктан тәэмин ителештә, рухи байлык, дуслык, гаилә тормышы – барысы да кирәк. Алар бер-берсе белән тоташып, бәхет чылбыры тәшкил итәләр. Санаганнардан берсе генә булмаса да, бу алтын чылбыр өзелер иде…  Бу хәл сезнең әле башланып кына килгән тормышыгызда була күрмәсен. Ә минем сезгә теләгем: әти-әниегезне, дусларыгызны, үзегез укыган мәктәбегезне, табигатьне, туган илегезне һәм телегезне яратыгыз, иң бәхетле кеше булу өчен бик күп кешеләрне бәхетле итегез, гомерләрегез бәхетле, бәхетләрегез гомерле булсын! Сезгә ак бәхетләр телим!

Ә хәзер бергәләп Р.Ахиярованың Р.Миңнуллин сүзләренә “Яратыгыз” дигән җырын башкарырбыз.