Баганалы һәм түгәрәк диаграммалар

№163

(VI сыйныфта математика дәресе)

Гөлназ ВӘЛИЕВА,

Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең I квалификация категорияле математика укытучысы

Максат. Укучыларда баганалы һәм түгәрәк диаграммалар төшенчәсен ныгыту һәм камилләштерү; диаграммада бирелгән зурлыкларны чагыштырып, анализлап, бирелгән сорауларга җавап бирергә һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү. Укучыларда белем алуга омтылыш, җаваплылык, кызыксынучанлык, туган як, туган төбәкне ярату хисләре тәрбияләү.

Дәрес тибы: ныгыту, гомумиләштерү дәресе.

Җиһазау: проектор, экран, укучыларга тарату өчен карточкалар, һәр төркемгә ак кәгаз битләре, маркерлар.

Дәреснең технологик картасы

 

Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучылар эшчәнлеге Универсаль уку эшчәнлеге
I. Оештыру- мотивлаштыру Психологик уңай хисләр тудыру. (5 мин.) («Гөрләп үсә Әгерҗебез» видеосы  күрсәтелә.)– Исәнмесез, укучылар! Без дәресебезне туган ягыбыз Әгерҗе турындагы видеодан башладык. Анда сез бу төбәкнең матур урыннарын, ИХаликов, А.Фәррахов, Чынгыз ага Мусин кебек танылган шәхесләрен күрдегез. Тормышта уңышлы булу өчен дәрестә дә уңышка ирешү зарур. Бүген сезнең дә дәрестә аңлап, тырышып эшләвегезне, үзара дус, ярдәмчел булуыгызны телим.– Сез инде өчәрләп командаларга бүленеп утырдыгыз. Кем «тәнкыйтьче», кем «практик», кем «рухландыручы» була, үзегез беләсез. Командагызның исемен әйтеп барыгыз әле. (Тактада командаларарны бәяләү өчен урыннар билгели, исемнәрен яза.) Исәнләшәләр 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

«Тәнкыйтьче» – яхшы укучы, «практик» – уртача өлгерешле укучы, «рухландыручы» – йомшак укучы. (БиС технологиясе терминнары, татарчага автор тәрҗемәсе)

 

Коммуникатив: башкаларнытыңлый, ишетә белү;– үз фикерен башкаларга

җиткерә белү

 

II Белемнәрне актуальләштерүМөстәкыйль эш. (5 – 7 мин.)   

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Үзтикшерү

 

 

– Алдагы дәресләрдәге материалны искә төшереп үтик әле. Һәркем үзе чишә алам дип уйлаган бер мәсьәләне генә сайлап алып чишә.Түбән авырлыктагы биремнәр (ТАБ) – уртача авырлыктагы биремнәр (УАБ) – югары авырлыктагы биремнәр (ЮАБ)  (НПС- ППС- ВПС- БиС технологиясе терминнары, автор тәрҗемәсендә)УАБ: (2%)диаграмма_1– Башка милләтләр ничә процент?

(диаграмма)

ТАБ :

диаграмма_2

– Марилар удмуртларга караганда ничә процентка күбрәк ? (2,2%)

ЮАБ:

диаграмма_3

– Диаграммада Әгерҗе районында яшәүче төрле милләт вәкилләренең саны процентларда бирелгән. Бирелгән җөмләләр арасыннан дөрес түгелен сайлап алыгыз.

– Районда иң күбе татарлар яши.

– Руслар марилар һәм удмуртларга караганда 2 тапкырга күбрәк.

– Башка милләт вәкилләре район халкының 2,3 % ын тәшкил итә. (2)

– Ә хәзер җавапларны тикшерәбез.    (Тактада бәяләү критерийлары язылган.)

(Һәр командага үз балларын яза. ТАБ – 1 балл, УАБ – 2 балл, ЮАБ – 3 балл, баллар  командага кушылып билгеләнә)

Проектор аша экранда  күрсәтегән, авырлык дәрәҗәләре төрле булган мәсьәләләрне чишәләрУАБ: 100–59–24–8–7=2%Җавап: 2% башка милләт вәкилләре

ТАБ: 8.2–6,6=2,6%

Җавап: 2.6 % ка артык

ЮАБ: 2

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Экрандагы җаваплар буенча үз-үзләрен тикшерәләр, бәялиләр. Һәр команда үзенең гомуми балл санын  исәпләп әйтә

Регулятив: төрле мәгълүмат чыганаклары белән эшли белүТанып-белү: анализ, синтез, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау   

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Регулятив: үзбәя

III Дәрес темасын, масатын билгеләү (3 мин.) – Укучылар, мәсьәләләр нәрсәләр ярдәмендә бирелгән иде? Ә ни өчен аларны шушындый формада бирәләр икән? Ни өчен сүзләр белән генә язмыйлар?– Диаграммаларның тагы нинди төрләрен беләсез?– Бүгенге дәрестә без диаграммаларны өйрәнүне дәвам итәрбез. IX сыйныфта бирәчәк имтиханыгызның бер биреме дә диаграммаларга багышланган булачак. Без сезнең белән бүгенге дәресебездә диаграммаларның төрлесен укырга һәм анализлап дөрес җавапны эзләп табуны камилләштерербез. – Дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге число һәм теманы язып куегыз Укучыларның җаваплары 

 

 

 

Укучылар дәфтәрләренә число һәм теманы язалар.

Танып-белү эшчәнлеге: төшенчәләрне формалаштыру, проблема кую һәм чишүКоммуникатив: фикерләрен әйтә белү
IV Ныгыту Төркемнәрдә эш (15 мин.) 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2.Биремнәрнең чишелешен аңлату , эшләрне бәяләү.

(10 мин)

– Укучылар, өстәләрегездә  файлларда биремнәр бар. Алар да  авырлык дәрәҗәләре буенча төрле-төрле. Сезнең бурыч: үз мөмкинлекләрегездән чыгып, аларны бүлешеп чишү. Ләкин командадагы һәр кешенең дә барлык өч биремне дә үтәгән булуы, чишелешен такта янында аңлата алуы шарт. Шуңа күрә үз биремегезне чишеп кенә калмыйча, башкаларга да аңлатып бирергә кирәк булачак. Диаграммалар сызу, чишү өчен кәгазь битләре, маркерлар парталарда бар. Җаваплар өчен баллар шундый ук: ТАБ – 1 балл, УАБ – 2 балл, ЮАБ – 3 балл.  Такта янына чыгып  , дөрес итеп аңлатып чишә алган кешегә тагы 3 бал өстәләчәк. Эшне башладык ,сезгә 15 мин вакыт бирелә.Биремнәр:ЮАБ: Әгерҗе районының гомуми мәйданы 1796,6 км. кв. Районның урман өлеше 20% тәшкил итә, нигездә ылыслы агачлар. Урман белән капланган мәйдан 42548 га, шуның 20558 гектары – ылыслы агачлар, каты яфраклы агачлар – 1718 га, йомшак яфраклы агачлар –  20302 га. Бу күрсәткечләрдән файдаланып, диаграмма төзегез. (Диаграмма төрен үзегез билгеләгез.)УАБ: диаграммада 1859 – 2017  еллар аралыгында Әгерҗе шәһәрендәге халык саны күрсәтелгән. 1959  елдагы халык саны, 1859 ел белән чагыштырганда, күпмегә арткан?диаграмма_4

1)                17360    2) 17960   3)20300

4) башка җавап

ТАБ: диаграммаларда 2016  елның 1 июленә Татарстан районнарында авыл хуҗалыгы җирләре бүленеше бирелгән. Алар арасында иң аз көтүлек җире булган районны табыгыз.

диаграмма_5

диаграмма_6

диаграмма_7

 

диаграмма_8

 

1)                Азнакай районы 2) Әгерҗе районы      3) Актаныш районы     4) Аксубай районы

 

– Бирелгән вакыт бетте, сез әзерме? Кемнәрдән башлыйбыз? Тәнкыйтьчеләрме? Практикларданмы? Әллә рухландыручылар батырракмы?

(Укытучы тактадагы җавапларны  карап чыга, тиешле балларны куя.)

– Практиклар, сүз сезгә. (Практикларның эшен тикшерә , баллар куя. Тактада аңлаткан командага +3 балл)

– Тәнкыйтьчеләр, сезнең эшләр белән танышыр вакыт җитте. (Тәнкыйтчеләрнең эшен тикшерә , баллар куя. Тактада аңлаткан командага +3 балл.)

Укучылар биремнәрне төркемнәрдә анализлап бүлешәБиремнәрне чишү. (Чишү барышында командалардагы бер рольдәге укучылар үзара аралашу, бер-берсенә аңлату тыелмый.) 

  1. Үз командаларындагы башка укучыларга биремнең чишелешен аңлаталар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Рухландыручылар кәгазь битләренә язылган җавапларын тактага беркетә. Бер команданың «рухландыручысы» экрандагы бирем буенча үз җавабын аңлата. Аңлату беткәч, башка командадагы укучылар аңа сораулар бирергә яки тулылыандырырга, дөресләргә мөмкиннәр

Практиклар җавапларын тактага беркетә. Бер команданың практигы үз чишелешен аңлата

Тәнкыйтьчеләр үзләре төзегән диаграммаларны тактага элә. Бер укучы диаграмманы аңлата

Коммуникатив:төркемнәрдә эшли белү– үз фиерләрен әйтә белү  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Танып-белү:

–анализ, синтез, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

– сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен ачыклау

– бирелгәннәр буенча диаграмма төзү

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Коммуникатив: :тыңлый, ишетә, ишеткәнен үз фикере белән чагыштыра, дәлилле итеп үз фикерен башкаларга җиткерә белү

 

 

 

 

 

V. Йомгаклау (5 мин.)Билгеләр кую.  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Рефлексия

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Өй эше 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

– Укучылар, дәресебез ахырына якынлашты. Бу – һәр команда өчен җаваплы мизгел. Әйдәгез, балларны саныйк, билгеләрне ачыклыйк.Тактада бәяләмә:

0 – 4 балл. Начар, теманы яңабаштан үзләштерергә, өстәмә шөгыльләнергә кирәк5 – 7 балл. Белем-күнекмәләрегез җитәрлек түгел, теманы кабатларга, күнекмәләрегезне ныгытырга кирәк. Билге – «3»ле8 – 11 балл. – Белем-күнекмәләрегез яхшы. Тагы да камилрәк белү өчен тырышырга кирәк. Билге – «4»ле12 – 15 балл. Афәрин! Билге – «5»ле

 

– Хәзер сүзне тәнкыйтьчеләргә бирик. Дәрестә куелган максатыгызга ирештегезме? Тагы нинди өстәмә мәгълүматлар белдегез? Сезнең команда бу дәрестә ничек эшләде? Белем дәрәҗәгездән, алган билгегездән, команданың бердәмлегеннән кәнәгатьме? Алдагы дәресләрдә нәрсәне үзгәртергә кирәк дип уйлыйсыз?

– Көндәлекләрегезне ачып, өй эшен язып куегыз.

Өй эше. 1 Интернеттан Әгерҗе районы елгалары, аларның озынлыклары турында мәгълүмат табып, диаграмма төзергә. Диаграммаларны, белгәнегезчә, кулдан сызарга да, Microsoft Excel программасы кулланып ясарга да мөмкин.

Карточкаларда биремнәр (Рус телендә ОГЭ заданиеләре)

Укучылар балларын саный һәм тактага эленгән  бәяләмә  буенча үз төркемнәренең билгеләрен ачыклый 

 

 

 

 

 

 

 

 

Һәр команданың тәнкыйтчесе 1 – 2 җөмлә белән үз эшчәнлекләре турында әйтеп китә.

 

 

 

 

 

 

 

 

Көндәлекләренә өй эшен язалар, билгеләрен куялар

Регулятив: үз эшчәнлек нәтиҗәсен бәяли алу    

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Шәхси: нәрсә үзләштрелгән, нәрсәне үзләштерергә кирәк икәнен төшенү