Әйтелмәгән васыять

(9 нчы сыйныфта  татар әдәбияты дәресе)

 Ләйсән БАҺАВИЕВА,

Олы Кайбыч урта мәктәбенең

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Максат 1.       Язучының биографиясен искә төшерү, әсәр өстендә эшләү;

2.     Укучыларның иҗади һәм фәнни фикерләү  күнекмәләре үсеше  өчен шартлар тудыру;

3. Гореф-гадәт, йолаларга хөрмәт тәрбияләү.

Бурыч Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү.

Укучыларда УУГ  (танып белү, регулятив, коммуникатив, шәхескә кагылышлы) формалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

 

1. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:

– активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү.

2. Метапредмет нәтиҗәләре:

1) Регулятив УУГ:

– мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын (тема) һәм максатларын формалаштыру;

– максатка ирешү юлларын билгеләү;

– укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү.

  2) Танып-белү УУГ:

– үзенә кирәкле мәгълүматны төрле формада бирелгән чыганаклардан туплау (тулы текст, өзек;)

– үз фикерен дәлилләү.

3) Коммуникатив УУГ:

– төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү;

– кумәк эш вакытында бер фикергә килә белү.

3. Предмет нәтиҗәләре:

– автор карашын, мөнәсәбәтен аңлау;

– укыган текст буенча сорауларга җавап бирү.

Предметара бәйләнеш Тарих
Төп ресурслар

 

Өстәмә ресурслар

 

 

Җиһазлау

9 нчы сыйныф өчен дәреслек

Техник чаралар:

Компьютер, экран, проектор

 

Power Point та    презентация.

 

Әмирхан Еники портреты, карточкалар, сүзлекләр

Эшчәнлекне оештыру формасы  парлап, төркемнәрдә эш.

 

Метод Проблемалы ситуация тудыру
Контроль, бәя Үзконтроль, үзбәя

 

 

 

Дәрес планы

1.Оештыру.

Хәерле көн,укучылар! Хәерле көн килгән кунаклар! Хәерле эш көннәре теләп бүгенге эш көнебезне дәвам итик.

  • Сәлам, дустым

Хәлең ничек?

Мин сагындым

Син килдең.

Мин бик шат.

2.Актуальләштерү.

Бүген дәресемнең эпиграфы итеп «Учагыңда ут сүнмәсен» дигән сүзләрне алам. Ни өчен икәнен дәрес азагында фикерләрегезне әйтерсез дип уйлыйм.

– Укучылар, сез кайсы язучының биографиясен укып килдегез? (Әмирхан Еникинең)

Фронталь эш

Яраткан язучыбыз, бөек язучының тормыш юлы ничек үтте икән? Шуларны ачыклар өчен даталар буенча күзәтү үткәреп алыйк. (Даталар бирелә).

Укытучы.  Күргәнегезчә, язучы озын гомер юлында төрле сынаулар аша үткән. Бөек Ватан сугышында катнашуы  үзе ни тора! Туган туфракны, җирне ярату аңа тормыш тәҗрибәсе аша килгән. Ямьле Дим буенда үскәнгәме, ул табигатьне, туган илен яраткан. Иҗат тематикасы авыл, сугыш, туган туфрак, йолалар.

 

Хәзер сезнең игътибарга видеотасма тәкъдим итәм. (видеоязма тыңлыйлар).

Әйтегез әле, видеотасма белән безнең бүгенге дәресебез арасында нинди бәйләнеш булыр икән?

Укучы. Минем уйлавымча, без бүген Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәре өстендә эшлиячәкбез. Акъәби турында фикер алышачакбыз.

Укытучы. Әйе, Булат, син хаклы.

Сез барыгыз да әсәр белән таныш,тулы вариантын да укып чыктыгыз.

– Нәрсә соң ул васыять? (җавап).

–  Ни өчен әсәр «Әйтелмәгән васыять» дип атала? (җавап).

Парлап эшләү

Укучылар, сезгә әсәрне укыган вакытта аңлашылмаган сүзләр очрамадымы?

 (җаваплар тыңлана. Кәфенлек)

–Текстан әлеге сүз турында барган урынны табып укыйк әле. ( –Һай, кәфенлегемне онытканмын бит! – диде әни кеше. Куйсана, әсәй! – диде кыз)

– Ни өчен Гөлбикә әнисенең борчылуын аңламый? (Чөнки кыз үз милләтенең йолаларын белми.оныткан).

– Әйе, бу бик кызганыч. Тагын башка аңлашылмаган сүзләр булмадымы? (Җавап. Кылганнар турында.) Моңа җавапны сез сүзлекләрдән таба аласыз.

– Укучылар, Акъәби шәһәргә килә. Биредә оныклары белән очрашу ничек үтә, алар ничек сөйләшәләр? Искә төшерегез әле. (Кызлар әбине сырып алып, «Здравствуй, дорогая бабушка! – дип күрешәләр. Папаларына мама тиешле әби – карчык)

– Монда нинди мәсьәлә күтәрелә? (туган телне белмәү).

– Укучылар, ни өчен әбинең исеме Акъәби? (җаваплар).

Сезнең шундый әбиләрегез бармы? (җаваплар).

Рәсем чыга. Әбинең өст-башы нинди? Алъяпкычына игътибар итегез әле, бу бит милли киемнең бер элементы. Бөрмә-бөрмә тегелгән, изүендә чигүле.

Болар ни? (Элгечтә милли киемнәр эленгән күргәзмә).

Әлбәттә, милли киемнәр. Сезгә болар бары да таныш.

– Әйтегез әле, Акъәбинең сандыгында ниләр бар иде соң? (җаваплар). Калпак бүрек ул ни? Ничек ясала? Җавапны шулай ук сүзлекләрдән таба аласыз.

Бүген сезгә калпак бүрекне күреп тә, тотып та карау бәхете елмая.

–Тагын сандыгында ниләр бар иде? (Хәситә. Аны да күрсәтү мөмкинлеге табылды). Болар барысы да милли киемнәр булып тора. Безнең рухи байлыгыбыз.

Төркемнәрдә эш

Укучылар, текст эчтәлегендә символ булырлык сүзләр очрады дип саныйм. Сезнең ниндирәк фикерләрегез булыр икән? Әйдәгез төркемнәрдә эш башкарып алыйк (җаваплар).

Рәхмәт. Җавапларыгызны кабул итәм.

 Ял минуты. Хәзер урыннарыбыздан торабыз һәм стенага беркетелгән рәсемнәр янына барып басуыгызны сорар идем (йорт,чулпы).

– Ралина, ни өчен син чулпы рәсемен сайладың?

  • Булат, син нишләп йорт рәсемен сайларга булдың? (Барысы да үз фикеләрен әйтеп чыгалар).

Яхшы. Фикерләрегез кызыклы, шул ук вакытта урынлы да дип саныйм.

  • Хәзер мин сезгә парлап эшләргә тәкъдим итәм. Моның өчен мәкальләр таратып чыгам, сез аны аңлатып китәргә тиеш буласыз.(җаваплар).

Рефлекция

Янәдән эпиграфка кайтыйк әле. Учакта ут сүнмәс өчен без ниләр эшләргә тиеш? Моның өчен учак рәсеме төшкән кәгазь битләренә фикерләрегезне язып, безгә укып, тактага беркетүегезне сорыйм.(җаваплар).

Өй эше

Укучылар, өй эше итеп  сезгә  сайлап алу мөмкинлеге белән 3 бирем бирелә.

 

  1. 107 – 108 биттәге сорауларга җавап бирергә;
  2. Әсәрнең планын төзергә;
  3. Акъәбинең балаларына үз исемеңнән хат язарга;

 

Хәзер, кулга-кул тотынышып, күңел түреннән чыккан җылылыкны бер-беребезгә өләшеп, әби-бабаларыбыз кабызган учак гел балкып, җылытып торсын буыннар арасында бәйләнеш өзелмәсен дигән теләктә дәресебезне тәмамлыйбыз.