Әйдә, уйныйк бергәләп
(Балалар бакчасында балаларны татар теленә өйрәтү өчен дидактик уеннар җыентыгы)
Алсу МӨБАРӘКҖАНОВА, Резедә ФӘТТАХОВА,
Казандагы 3 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре
Балалар бакчасында балаларны татар теленә өйрәтү төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, үтемлесе һәм нәтиҗәлесе – уеннар. Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Бу уеннар аша балаларда өлгерлек, игътибарлылык, тапкырлык, сөйләм күнекмәләрен үстерү, ярдәмләшү, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар өсти. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, оештыру сәләтләре, мөстәкыйльлекләре арта. Уен ярдәмендә бала көчле, тырыш, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә.
Дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Дидактик уеннар аша бала күп яңа информация ала. Дидактик уеннарның балаларга акыл тәрбиясе бирүдә роле зур. Уен вакытында баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы арта. Чөнки бала бу чакта күпләр белән бәйләнешкә керә, яңадан-яңа сүзләр ишетә һәм үзе дә аларны куллана.
Балаларны татар теленә өйрәткәндә дидактик уеннарны кулланып, аның кагыйдәләре һәм хәрәкәтләре аша балаларда әдәплелек, игелеклелек, түземлелек сыйфатлары формалаштырырга омтылам. Балаларның татар теле шөгылендә нинди тема үтүләренә карап төрле дидактик уеннар үткәрергә тырышам. Моның өчен татар теле бүлмәсендә һәр төркем балаларына төрле темаларга карата дидактик уеннар ясалган. Балалар бу дидактик уеннарны бик теләп уйныйлар. Бу уеннарны яңа тема үткәндә дә, кабатлау дәресләрендә дә, теманы ныгыту өчен дә кулланырга була. Хәзер сезне үзем ясаган дидактик уеннарның берничәсе белән таныштырып китәсем килә.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә: татар телен өйрәткәндә татар теленең үзенчәлекләренә төшендерү өчен дәрестә дидактик уеннар куллану яхшы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Балаларның фикерләү сәләте дә, үзләштерү дәрәҗәсе үсә.
- Дидактик уен: “Бу кем? “Бу нәрсә?” (Уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары өчен)
Бурычлар:
– сүз байлыгын булдыру, гади сорауларга аңлап җавап бирү;
– гаилә әгъзаларының исемнәрен ныгыту;
– сөйләм әдәбе кагыйдәләрен камилләштерү, татар теленә кызыксыну уяту.
Уен барышы
1 нче вариант. Уенда ике яки берничә бала катнаша. Алар я тәрбияче әйтүе буенча, яки санамыш ярдәмендә гаилә әгъзалары куелган чәчәкне әйләндерәләр. Чәчәк әйләнүдән туктагач, кызыл ук нинди рәсем янында калса, балалар шул гаилә әгъзасын әйтергә тиешләр.
2 нче вариант. Чәчәкне бер бала әйләндергәч, уенда катнашучы балалар барысы бергә сорыйлар:
– Бу кем?
Чәчәкне әйләндерүче бала җавап бирә.
– Бу әти. һ.б.
3 нче вариант. Гаилә әгъзалары урынына уенчык, ашамлык, савыт-саба, йорт җиһазлары, яшелчә, җиләк-җимеш рәсемнәре дә куярга була.
– Бу нәрсә?
– Бу куян.
– Бу нәрсә?
– Бу сөт һ.б
- Дидактик уен: “Яшелчә бакчасында” (Зурлар төркеме балалары өчен.)
Бурычлар:
– яшелчә исемнәрен сөйләмдә активлаштыру.Яшелчә исемнәрен дөрес итеп танып әйтә белүләрен булдыру;
– балаларның хәтерен, зиһенен үстерү, санау алымнарын, яшелчәләрнең билгеләрен әйтүләрен булдыру, диалогик сөйләмнәрен үстерү;
– уенны уйнарга теләк булдыру.
Уен барышы
1 нче вариант. Балалар алдында түтәлләргә утыртылган яшелчәләр. Тәрбияче һәрбер түтәлдә нинди яшелчә үскәнен сорый.
Тәрбияче. Бу нәрсә?
Балалар. Кыяр (кишер, суган, бәрәңге, кәбестә).
Тәрбияче. Кыяр (кишер, суган, бәрәңге, кәбестә) нинди?
Балалар. Кыяр, (кишер, суган, бәрәңге, кәбестә) тәмле, зур, кечкенә, яшел, чиста.
2 нче вариант. Тәрбияче балаларга яшелчә утыртырга куша.
Тәрбияче. Дима, бу түтәлгә өч кечкенә кишер утырт.
– Тимур, бу түтәлгә ике зур кәбестә утырт.
3 нче вариант. Тәрбияче балалардан кирәк кадәр яшелчә сорый.
Тәрбияче.
– Дима, миңа биш зур суган бир.
– Мә, биш зур суган.
- Дидактик уен: “Сыйла” (Уртанчылар төркеме балалары өчен.)
Бурычлар:
– ашамлык исемнәрен ныгыту;
– гади диалогта катнаша белү, сүзләрне отып алу аша хәтер, зиһен үстерү;
– татар теленә кызыксыну уяту.
Уен барышы
Балалардан рәсемдә кемнәрне күрүләрен сорау. (Башта бергә, аннан соң аерым.)
Бала. Бу бабай (әби, әти, әни, малай, кыз, эт, песи).
Аннан соң аларны нәрсә белән сыйлап булулары турында әңгәмә үткәрү (ипи, алма, чәй, сөт).
Тәрбияче. Әйдәгез, аларны сыйлыйк. (Бер бала алга килеп, кесәдән бер рәсемне ала, үзе теләгән гаилә әгъзасын сыйлый. Рәсемне шул гаилә әгъзасына туры китереп, ябыштырып куя.)
Бала. Кыз, мә чәй эч! Әби, мә алма аша! һ.б.
- Дидактик уен: “Яшелчәләр белән сыйла” (Зурлар төркеме балалары өчен)
Бурычлар:
– яшелчә исемнәрен ныгыту;
– гади диалогта катнаша белү, сүзләрне отып алу аша хәтер, зиһен үстерү;
– татар теленә кызыксыну уяту.
Уен барышы
Балалардан рәсемдә кемнәрне күрүләрен сорау (башта бергә, аннан соң аерым).
Бала. Бу бабай (әби, әти, әни, малай, кыз, эт, песи).
Аннан соң аларны нинди яшелчә белән сыйлап булулары турында әңгәмә үткәрү (кыяр, кишер, кәбестә, бәрәңге, суган).
Тәрбияче. Әйдәгез, аларны яшелчәләр белән сыйлыйк. (Бер бала алга килеп, кесәдән бер рәсемне ала, үзе теләгән гаилә әгъзасын яшелчә белән сыйлый. Рәсемне шул гаилә әгъзасына туры китереп, ябыштырып куя.)
Бала. Бабай, мә кыяр аша! Кыз, мә кишер аша! һ.б
5.Дидактик уен: “Яңа киемнәр тәкъдим ит” (Зурлар төркеме балалары өчен)
Бурычлар:
– кием исемнәрен, аларның төсләрен ныгыту;
– гади диалогта катнаша белү,сүзләрне отып алу аша хәтер,зиһен үстерү;
– татар теленә кызыксыну уяту.
Уен барышы
Балалардан рәсемдә кемнәрне күрүләрен сорау (башта бергә, аннан соң аерым).
Бала. Бу бабай (әби, әти, әни, малай, кыз, эт, песи).
Аннан соң аларга нәрсә һәм нинди төсле киемнәр тәкъдим итеп була дигән сорауга әңгәмә үткәрү (чалбар, күлмәк, кызыл, сары, яшел, зәңгәр).
Тәрбияче. Әйдәгез, аларга яңа төсле киемнәр бирик. (Бер бала алга килеп, кесәдән бер рәсемне ала, үзе теләгән гаилә әгъзасына яңа төсле кием бирә. Рәсемне шул гаилә әгъзасына туры китереп, ябыштырып куя.)
Бала. Бабай, мә кызыл күлмәк. Ки!
– Кыз, мә яшел күлмәк. Ки! һ.б
- Дидактик уен: «Аш пешерәбез»
Максат: уен-ситуацияләр, рәсемнәр кулланып, тел өйрәнү, аралашу теләге тудыру.
Бурычлар:
– яшелсә исемнәрен, аларның санын дөрес итеп әйтүләрен булдыру;
– балаларның сүзләрне отып алу аша хәтерләрен, зиһеннәрен үстерү;
– яшелчәләрдән аш пешерергә теләк уяту.
Кирәкле материаллар: 5 меню рәсеме, 5 аш пешерү өчен кәстрүл, төрле санда яшелчә рәсемнәре.
Уен барышы
Уенда 5 бала катнаша. Һәр балага 1 меню, 1 аш пешерү өчен кәстрүл һәм төрле санда яшелчә рәсемнәре бирелә. Балалар менюга карап, кәстрүлгә яшелчә рәсемнәрен салалар. Мәсәлән менюда 1 суган, 2 кишер, 3 кәбестә, 4 чөгендер, 5 бәрәңәрге күрсәтелгән. Балалар шул рәсемнәрне табып, кәстрүлгә салалар. Соңыннан тәрбияче баланың ничек аш пешергәнен тикшерә.
- Дидактик уен: “Салат ясыйбыз”
Максат: уен-ситуацияләр, рәсемнәр кулланып, тел өйрәнү, аралашу теләге тудыру.
Бурычлар:
– яшелчә исемнәрен, аларның санын дөрес итеп әйтүләрен булдыру;
– сүзләрне отып алулары аша балаларның хәтерләрен, зиһеннәрен үстерү;
– яшелчәләрдән салат ясарга теләк уяту.
Кирәкле материаллар: 5 меню рәсеме, 5 салат ясау өчен савыт, төрле санда яшелчә рәсемнәре.
Уен барышы
Уенда 5 бала катнаша. Һәр балага 1 меню, 1 салат ясау өчен савыт һәм төрле санда яшелчә рәсемнәре бирелә. Балалар менюга карап, савытка яшелчә рәсемнәрен салалар. Мәсәлән менюда 1 суган, 2 кишер, 3 кәбестә, 4 помидор, 5 кыяр күрсәтелгән. Балалар шул рәсемнәрне табып, савытка салалар. Соңыннан тәрбияче баланың ничек салат ясаганын тикшерә.
- Дидактик уен: “Компот кайнатабыз”
Максат: уен-ситуацияләр, рәсемнәр кулланып тел өйрәнү, аралашу тудыру.
Бурычлар:
– җиләк-җимеш исемнәрен, аларның санын дөрес итеп әйтүләрен булдыру;
– балаларның сүзләрне отып алу аша хәтерләрен, зиһеннәрен үстерү;
– иләк-җимешләрдән компот кайнатырга теләк уяту.
Кирәкле материаллар: 5 меню рәсеме, 5 компот кайнату өчен кәстрүл, төрле санда җиләк-җимеш рәсемнәре.
Уен барышы
Уенда 5 бала катнаша. Һәр балага 1 меню, 1 компот кайнату өчен кәстрүл һәм төрле санда җиләк-җимеш рәсемнәре бирелә. Балалар менюга карап, кәстрүлгә җиләк-җимеш рәсемнәрен салалар. Мәсәлән менюда 1кызыл алма, 2 груша, 3 виноград, 4 әфлисун, 5 сары алма күрсәтелгән. Балалар шул рәсемнәрне табып, кәстрүлгә салалар. Соңыннан тәрбияче баланың ничек компот кайнатканын тикшерә.
- Дидактик уен: “Бу өйдә кем яши?”
Бурычлар:
– әти, әни, әби, бабай, малай, кыз сүзләрен кулланышка кертү;
– гаилә әгъзалары исемнәрен дөрес һәм ачык итеп әйтә белүләренә ирешү;
– татар теле шөгыленә кызыксыну уяту.
Уен барышы
1 нче вариант. Балаларга өй уенчыгы күрсәтелә. Тәрбияче балаларга сорау бирә: “Бу өйдә кем яши?” Балалар, бер рәсемне алып, өйгә ябыштырып куялар һәм әйтәләр:
– Бу өйдә әби (бабай, әти, әни, малай, кыз) яши.
2 нче вариант. Тәрбияче балаларга берәр гаилә әгъзасын өйгә чакырырга куша. Бала үзе теләгән гаилә әгъзасының рәсемен табып, өйгә чакыра:
– Әби (бабай, әти, әни, малай, кыз) кил монда.
- Дидактик уен: “Бу нәрсә? Ничә? Нинди?”
Максат:
– өйрәнгән сүзләрне сөйләмдә куллану;
– предметларның санын һәм сыйфатын әйтә белүләрен булдыру;
– уенны уйнарга кызыксындыру тудыру.
Уен барышы
1 нче вариант. Бу уенны “Ашамлык”, “Уенчык”, “Яшелчә”, “Җиләк-җимеш”, “Савыт-саба”, “Уку кирәк-яраклары” темаларын узгач, кабатлау дәресендә куллану өчен алырга була. Уенда берничә бала катнаша ала. Һәр бүленгән секторга 1 дән 6 га кадәр саннар язылган. Һәр секторга магнитлы рәсемнәр куела (бер тема буенча). Санамыш ярдәмендә уенны башлап җибәрүчене сайлыйлар. Уенны башлаучы шакмакны тәгәрәтә. Шакмакта нинди сан чыкса, шул сан астында яткан рәсемнең нәрсә, ничә, нинди булуын атый. – Бу туп. Монда 3 туп бар. Туп матур, чиста, кечкенә.
2 нче вариант. Тәрбияче балаларга билгеле бер тема буенча магнитлы рәсемнәр тарата. 1 курчак, 2 аю, 3 куян, 4 машина, 5 песи, 6 туп. Балалар үзләренең рәсемнәрендә ничә уенчык булуына карап, рәсемнәрен шул сан астына куялар.
- Дидактик уен: «Яшелчә, җиләк- җимешләр»
Максат: балаларның яшелчәләр, җиләк-җимешләр турында белемнәрен системалаштыру. Аларның кайда үсүләрен ачыклау. Сүзлек запасын баету.
Бурычлар:
– балалар сөйләмендә «Яшелчә», «Җиләк-җимеш» гомумиләштерүче сүзләрен ныгыту, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең исемнәрен, кайда үсүләрен белүләрен камилләштерү;
– уйлау-фикерләү сәләтен үстерү;
– җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең сәламәтлеккә файдасын төшендерү.
Уен барышы
1 нче вариант. Тәрбияче балалар алдына түтәл һәм агач макетлары, ә тартмага яшелчә, җиләк-җимеш рәсемнәре куя, беренче баладан агачта нәрсә үсүен сорый, җиләк-җимешләрне аерып алып аларны агачка беркетергә куша. Икенче баладан түтәлдә нәрсә үсүен сорый, яшелчәләрне аерып алып түтәлгә утыртырга куша.
2 нче вариант. Тәрбияче агач макетына яшелчә һәм җиләк- җимеш куя. Бала хатаны табарга бары тик агачта үсүче җиләк-җимешне генә калдырырга тиеш, ә калганнары кая үсәргә тиешлеген баладан әйттерү, түтәл алу һәм хатаны төзәтү.
3 нче вариант. Тәрбияче балалар алдына җиләк- җимешләр яшелчәләр куя, балалардан алларында нәрсәләр күрүләрен сорый,ике төркемгә бүлүләрен үтенә , бала ни өчен шулай, ә башкача түгел икәнен исбатларга тиеш.
4 нче вариант. Бу уенда 4 – 5 бала уйный. Балалар яшелчәләрнең һәм җиләк-җимешләрнең кайда үсүе һәм аларның сыйфатлары турында сөйлиләр. Мәсәлән: бу кыяр яшел төстә, озынча, тәмле, ул түтәлдә үсә, кыяр файдалы, аннан салат ясыйлар, кыярны күп ашасагыз, тиз үсәрсез.
- Дидактик уен: “Әнисен тап, баласының исемен әйт”
Максат: йорт һәм кыргый хайваннар турындагы белемнәрен киңәйтү, аларның балаларының исемнәрен әйтү һәм тышкы кыяфәтләреннән тану күнекмәләрен ныгытуны дәвам иттерү.
Бурычлар:
– хайваннарны тану,аларның яшәү рәвеше белән таныштыруны дәвам иттерү;
– сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру;
– уйнаганда бер-береңә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
Уен өчен кирәкле материаллар: кыргый һәм йорт хайваннары рәсемнәре.
Уен тәртибе
Уенда 4 – 5 бала катнаша. Уен түгәрәк өстәл артында уйнала. Уенны алып баручы – тәрбияче. Бер-береңне борчымыйча, урыннан кычкырмыйча уйнарга кирәк. Уен белән танышып беткәч, уенны бала алып барырга мөмкин.
Уен барышы
Балаларга хайваннарны ике төркемгә аерырга кирәклеге әйтелә, аларның исемнәре атала. Аннары өске якка – әнисе, аскы якка баласы ябыштырыла. Соңыннан аларның нинди тавыш бирүләре әйтелә.
- Дидактик уен: “Ул нәрсә ярата?”
Максат: хайваннарның, ризыкларның исемнәрен ныгыту, сыйфатларны һәм билгеләрен әйтүгә ирешү; исем белән фигыльне бәйләп җөмлә төзү, балаларның сөйләм телен үстерү.
Уен өчен кирәкле материаллар: ризык рәсемнәре, хайваннар рәсемнәре.
Уен тәртибе
Уенда 4 – 5 бала катнаша. Уен түгәрәк өстәл артында уйнала. Уенны алып баручы – тәрбияче. Бер-береңне борчымыйча, урыннан кычкырмыйча уйнарга кирәк. Уен белән танышып беткәч, уенны бала алып барырга мөмкин.
Уен барышы
Башта түгәрәктәге ризыкларның исемнәре, хайваннарның исемнәре, нинди икәнлекләре әйтелә. Аннан һәр хайванның яраткан ризыгын табып, аның янына ябыштырыла. Уен барышында тулы җөмләләр төзүгә игътибар бирелә.