Әй, күңелле сабан туе

(Балалар бакчасында тәрбияләнүче катнаш төркем балалары өчен)

Гөлчәчәк КӘРИМУЛЛИНА,

Теләче районы Иске Җөри балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат: уеннар, җырлар, шигырьләр, биюләр аша татар халкының милли бәйрәме булган сабантуй бәйрәменә кызыксыну уяту.

Бурычлар:

– бәйрәмнәрдә уеннарда катнашасы килү теләге булдыру;

– бәйрәм мохите булдыру, балаларда күтәренке кәеф тудыру;

– шигырьләрне матур һәм сәнгатьле итеп сөйләргә теләк булдыру.

Шөгыль барышы

(Мәйдан бәйрәмчә бизәлгэн. Татар халык бию кое янгырый. Балалар, чигелгән сөлгеләр, яулыклар белән матур итеп бизәлгән колгаларны тотып, мәйданны урап, урыннарына утыралар.)

1 нче бала.

Шатлыклар – күңелебездә,

Ал кояш – күгебездә.

Килегез, дуслар, кунакка,

Сабантуй бүген бездә!

2 нче бала.

Җилферди чиккән сөлгеләр,

Бүләкләр – күбебезгә.

Көрәшик тә, узышыйк та –

Сабантуй бүген бездә!

3 нче бала.

Сабан туе, сабан туе –

Шундый кызык күңелле!

Ник чыкмаска көрәшергә,

Мин соң егет түгелме?

4 нче бала.

Егылсам да, исем китми,

Булыр еккан чаклар да.

Бүген бәйрәм – Сабан туе

Безнең туган якларда.

(Балалар урыннарына утыралар.)

Алып баручы. Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, хәерле көн! Без бүген бакчабызда татар халкының олы бәйрәме Сабан туена җыелдык. Сабантуй ул – хезмәт бәйрәме, сабантуй ул – дуслык бәйрәме! Сабантуй ул –, һәркемнең зарыгып көтеп алган бәйрәме. Котлы булсын сабантуйлары!

Кадерле балалар, балалар бакчасында эшләүче барлык тәрбияче апаларыгыз исеменнән сезгә тыныч балачак, ныклы сәламәтлек телим. Алдагы көннәрегез дә бүгенгедәй якты, күңелле булсын.

(Музыка яңгырый, мәйданга Хоттабыч чыга.)

Хоттабыч (алып баручы читкә китеп баса).

Тукта, тукта, дим, кая барасың?

Ох, син, кая килеп эләктем мин? Кемнәр бу? Нишлисез монда? (Уйга кала.)

Алып баручы. Бабай,син безнең Иске Җөри балалар бакчасында үтүче Сабантуе бәйрәменә килеп эләктең. Син үзең кем буласың соң?

Хоттабыч.

Кем белми серле картны?

Ул су төбендә яткан,

Кем белми зирәк картны –

Ул чүлмәктән дә чыккан.

Кем соң әйтеп карагыз,

Аның исемен атагыз,

Кемнең соң кигән киемнәре

Халат һәм зур чалма?

Кемнең көмештәй сакалы

Һәм матур башлыгы?

Сезгә бик таныш бабай,

Сезнең белән дус бабай.

Балалар. Хоттабыч! Хоттабыч ! Без сине таныдык! Без сине беләбез!

Алып баручы. Хөрмәтле кунагыбыз, тылсымлы рәвештә безнең бакчабызга килеп эләккәнсең икән, бу – юкка түгелдер. Балалар, әйдәгез, бергәләп күңел ачыйк. Бәйрәмебезне башлыйк!

Хоттабыч. Мондый матур бәйрәмнәрдә йөз ел булганым юк инде минем. Рәхмәт сезгә. Балалар, әйдәгез, уйнап алыйк.

“Ачык авыз” татар халык уены

(Балалар аллы-артлы парлашып түгәрәк ясап басалар. Бер кеше парсыз кала. Ул уртада басып тора. Гармунчы бию көе уйный башлый. Шул вакытта эчке якта торган укучылар түгәрәк ясап җитәкләшәләр һәм бию көенә әйләнәләр. Бераз әйләнгәннән соң, көй кинәт кенә туктала һәм эчке яктагылар тышкы якта басып калган кешеләр белән парлашалар. Бер кеше парсыз кала. Ул, уртага чыгып: «Мин кем?» дип кычкыра. Иптәшләре аңа: «Ачык авыз син!» дип җавап бирәләр. Аннан соң «ачык авыз»ның бер әйбере алына. Уен шулай кабат-кабат уйнала һәм «ачык авыз»лар биш-алтыга җиткәч, аларга җәза бирелә.)

Алып баручы. Хоттабыч, син бит – тылсымчы. Күңелләребезне күр, берәр тылсымыңны күрсәт.

Хоттабыч. Була ул, минем тылсымлы сакалым киреләнмәсә, күрсәтербез дә! (Сакалын сыпырып куя, бер бөртек сакалын ала да, пышылдап кына нидер әйтә, әйләнә башлый, шул арада тиз генә өстәл чыгарып куялар.)

Менә өстәл дә пәйда булды!

“Шумовой оркестр” уены

(Уенга берничә бала чакырыла, инструментларда уйнап күрсәтәләр.)

Хоттабыч. Бик уңган балалар, Аллаһка шөкер, үскәч, чын музыкантлар булырлар болар.

Алып баручы. Хоттабыч, безгә синең тылсымлы уен коралларың да, музыкантлар да бик ошады, рәхмәт. Безгә тагын нинди тылсымнар күрсәтерсең икән?

Хоттабыч. Фокуслар күрсәтим әле сезгә. Бик игътибарлы булыгыз, сез дә өйрәнеп калыгыз.

Фокуслар:

1) банкалардагы суны буяу. (Хоттабыч җиңендә берничә төстә сыек буяулар яшеренгән була, балаларны сөйләштерә-сөйләштерә шуларны күрсәтмичә генә сала.)

2) буш чүлмәктән кәгазъ  чыгару. (Хоттабыч кесәсендә киселгән кәгазләрне күрсәтмичә генә чүлмәккә сала.)

Алып баручы. Рәхмәт сиңа, Хоттабыч, күңелебезне тагында күтәрдең,хәзер бераз ял итеп алыйк.

Җыр-биюсез бер бәйрәм дә

Узмый шуны белегез!

Балаларыбыз бик уңганнар

Концерт карап китегез.

(“Парлы бию” бию. “Уятыйк әле җир шарын” җыры (Р.Миңнуллин сүзләре, М.Шәмсетдинова көе) башкарыла.)

Хоттабыч. Рәхмәт, балалар, сез, чыннан да, бик уңганнар, тырышлар икән. Афәрин!

Алып баручы.

Ачыла безнең матур бәйрәмебез,

Түребезгә рәхим итегез.

Уеннардан читкә тайпылмагыз,

Тартынмагыз, алга үтегез!

Ә хәзер, Хоттабыч, безнең балалар белән бергә сабантуйның иң кызыклы, иң матур уеннарында катнашы , көч сынашып кара әле син.

(Уеннарны оештыруга алдан тәрбиячеләр билгеләнә. Алар уенның күңелле үтүе өчен тырыша, уенда катнашучыларга бүләкләр бирә. Хоттабыч шулай ук уеннар барышында активлык күрсәтә, ярдәм итә.)

Капчык киеп йөгерү уены

(Мәйданга икешэр бала чыга. Капчык киеп, билгеләнгән урыннан чабып килергә кирәк була.)

Алып баручы.

Кашыкка салып йомырка

Йөгерегез тизрәк.

Күрик әле бу ярышта

Кайсыгыз җитезерәк.

Кашыкка йомырка салып йөгерү уены

(Икешәр бала чыгарып, йомырка белән кашыкны авызына каптырып, билгеләнгән урыннан йөгереп киләсе. Кем беренче, йомырканы  ватмыйча килә – шул жинуче.)

Бала.

Җырлыйк әле, җырлыйк әле

Сабантуй бәйрәмендә

Җырның ертыгы юк, диләр,

Бирербез бүләген дә!

(“Бәйрәм бүген” җыры (Г.Тукай сүзләре, Җ.Фәйзи көе) башкарыла.)

Алып баручы.

Күзне бәйләп чүлмәк вату

Ай­һай җиңел түгелдер.

Алыйк кулга озын таяк,

Кемнәр оста, кем өлгер?

“Чүлмәк вату” уены

(Уртага чүлмәк урынына ватылып зыян салмый торган предмет куела. Баланың күзен яулык белән бәйләп, кулына таяк тоттыралар. Ул, “чүлмәк”кә туры китереп, аңа таяк белән сугарга тиеш. Төз сугучыларга бүләк бирелә. Уен оештырыла. Алып баручы Р.Миңуллинныц ”Чүлмәк вату” дигән шигырен укый.)

Алып баручы.

Сабан туе уеннары

Кызганнан-кыза бара. Чү!

Тояк тавышлары ишетелә түгелме?

Әйе, әйе, әнә атлар килә!

Чабыш атларына юл бирегез!

Бала.

Борынгылар белеп әйткән:

Ир канаты ат була.

Мәйданнарда җиңгән атка

Мактау һәм хөрмәт була.

Ат чабышы уены

(Мәйдан уртасына бизәлгән агач атларга атланган малайлар йөгереп керә. Кулларындагы чыбыркы, чыбык белән атларын “куалыйлар”. Җайдакларның һәрберсенә бүләк бирелә.(атларны әти-әниләре ярдәмендә,бәйрәмгә  матур итеп бизәп килгән булалар.) 

Алып баручы.

Көянтә чиләк асып,

Су ташымыйлар ул хәзер.

Без кашыклап ташыйк аны,

Я, әйдәгез, кем әзер?!

Кашык белән су ташу уены

(Балалар парлашып яки ике командага бүленеп, бер савыттан икенче савытка кашык белән су ташый, кайсы команданың савыты тизрәк тула, шул –  җиңүче.)

Бала.

Аркан тарту бик җиңел ул,

Көчең булса беләктә.

“Бердәмлектә – көч”, диләр бит,

Тартыйк бауны күмәкләп.

Аркан тартышу уены

(Балалар, ике командага бүленеп, аркан тартышалар. Кайсы команда  билгеләнгән сызык аркылы тартып чыгара, шул җиңүче дип билгеләнә. Командалар ярышканнан соң, үзара, берләшеп, Хоттыбычка каршы тарталар, Хоттабыч егыла, җиңелә.)

Алып баручы.

Сабантуй елга бер килә,

Күңелле, олы бәйрәм.

Нур өстендә нурлар иңсен,

Биеп алыйк ичмасам.

– Әйдәгез әле, балалар, татар халык  көенә бер биеп алыйк әле.

Күмәк бию

 (Татарча бию “Әпипә” көе яңгырый. Балалар, килгән кунаклар – бөтенесе мәйдан уртасында биеп, күңел ача )Мәйданның бер почмагында һәр балага да җитәрлек итеп күзне бәйләп, уенчык кисү уены оештырыла.)

Алып баручы.

Халык үзенең язмыш чигүләрен

Өмет төсе белән чиккән ул!

Карурманнар аша чыккан чакта,

Yз җырларын җырлап чыккан ул!

(Бәйрәмгә кагылышлы берәр җыр башкарыла.)

Алып баручы. Афәрин, балалар! Бәйрәмебез бик күңелле үтте. Килгән кунакларга, балалар, сезгә, бәйрәмне оештыруга күп көчен куйган бакча мөдиребезгә, тәрбиячеләргә зур рәхмәт. Күкләребез аяз, тормышларыбыз түгәрәк, бәйрәмнәр мөбарәк булсын!