Авыл тормышын тормышчан сурәтли алган якташ язучым
№ 151
Рамазан КӘБИРОВ,
Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
“Нык безнең әдәбият. Аның җегәрендә Тукайлар, Җәлилләр, Туфаннар ныклыгы”, – дип язган иде заманында Сибгат Хәким. Халкыбыз бөек булган кебек, аның бай тарихлы әдәбияты да бар. Әдәбиятка Р.Төхфәтуллин, В.Нуруллин, Ә.Баянов, А.Гыйләҗев кебек сәләтле каләм ияләре килә, һәм аларның барысы да үзләре белгән авылны тасвирлау эшенә керешә. Заман һәм шәхес, кешенең яшәү максаты турында укучыны уйга калдырырлык әсәрләр иҗат итә алар.
Вакыйф Нуруллин хакында сүз чыкса, без еш кына аны әдәбиятта үз урыны, үз йөзе булган прозаик дип атыйбыз. Бай тарихы, зур традицияләре, танылган классиклары, талантлы прозаиклары булган әдәбиятта В.Нуруллин үз урынын, үз йөзен тапкан икән, бу – зур нәрсә. Аның иҗатын кызыклы һәм үзенчәлекле иткән сыйфатлар хакында сөйләгәндә, әсәрләренең гади стильдә язылуын, җылы һәм ихлас тонда булуын, күп кенә башка якларын телгә алырга мөмкин. Әмма әдәбиятта үз урынын, үз йөзен ул, иң элек һәм беренче чиратта, укучы В.Нуруллинның повестьларын әдәби әсәр дип караудан бигрәк, чын тормышның үзе, тормыш документы дип кабул итә икән, моның да төп сере – геройлары ифрат дәрәҗәдә тормышчан булуда.
Вакыйф Нурулла улы Нуруллин 1935 елның 1 маенда Балык Бистәсе районы Югары Әшнәк авылында колхозчы гаиләсендә туа. Аның балачагы Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы елларга туры килә. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, бер ел колхозда эшли: җәен ат көтә, кышын бер өлкән авыл агае белән төннәрен фермада каравылчы булып тора. Кыен тормыш шартларына карамастан, күрше Олы Әшнәк авылына йөреп, җидееллык мәктәпне һәм Олы Солтан авылында урта мәктәпне тәмамлый. 1954 – 1957 елларда армия хезмәтендә булып кайткач, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1961 елда, университетның соңгы курсында укыган чакта, аны “Совет әдәбияты” (хәзерге “Казан утлары”) журналы редакциясенә эшкә алалар. Башта әдәби хезмәткәр, аннары проза бүлеге мөдире булып, В.Нуруллин 1977 елга кадәр шушы журналда эшли. 1977 елның июль аенда аны Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире итеп билгелиләр. 1989 елның ахырына кадәр ул шул хезмәтендә була. 1990 ел башыннан В.Нуруллин нәшрият эшеннән китә һәм 1992 елның ахырынача фәкать язучылык эше белән генә шөгыльләнә. 1993 ел башыннан 2008 елның апрель аена кадәр В.Нуруллин Татарстанның берләштерелгән дәүләт музеенда (хәзерге Татарстан Милли музее) әдәбият бүлеге мөдире булып эшли.
Вакыйф Нуруллин – алтмышынчы еллар башында әдәбият мәйданына чыккан һәм, үзенчәлекле әсәрләре белән тиз танылып, татар прозасы жанрында актив эшләүче язучыларыбызның берсе. Ул 1961 елда яза башлый. Шул чорда республика көндәлек матбугатында аның бер төркем хикәяләре басыла. 1964 – 1966 елларда үзенең беренче күләмле әсәрен – «Шинельсез солдатлар» исемле повестен яза. 1968 елда әлеге повесть «Казан утлары» журналында, аннары шул ук елны аерым китап булып басылып чыга. Сугыштан соңгы авыл тормышына багышланган һәм колхоз җитәкчесенең үзенчәлекле образын тудырган «Күпер чыкканда» исемле икенче повесте да авторга уңыш китерә.
Узган гасырның 70 нче еллары дәвамында В.Нуруллин, үз иҗатының төп тематик юнәлешен үстерә барып, «Әгәр син булмасаң» , «Аккан су юлын табар» повестьларын һәм гражданнар сугышы чоры герое Нурулла Айсинның сугышчан көрәш юлын яктырткан «Яшьнәп үткән яшьлек» исемле документаль әсәрен яза.
Болар арасында үзенең сәнгатьчә эшләнеше һәм алынган проблемаларының җитдилеге ягыннан «Аккан су юлын табар» повесте аеруча игътибарга лаек.
Әсәр укучыга тәкъдим ителгәннән соң, күп тә үтми, Язучылар союзының иҗат секцияләрендә, матбугатта һәм киң катлам укучылар арасында повесть хакында шактый фикерләр була.
Моның сәбәбе нидә?.. ”Аккан су юлын табар” повесте укучыны кайсы яклары белән җәлеп итте соң? Әсәрнең популярлыгы, барыннан да элек, анда сурәтләнгән вакыйгаларның укучыны чын мәгънәсендә җитди уйлануларга чакырырга сәләтле булуыннан килә. Мондый мәсьәләләр бар повестьта: авыл һәм андагы җитәкче кадрлар, бу очракта колхоз председателенең роле; авылның киләчәге һәм яшьләр, шәхес һәм табигать, рухи тәрбия һәм әхлак мәсьәләләре. Гомумән, В.Нуруллин шул рәвешле берсеннән-берсе әһәмиятле һәм четереклерәк мәсьәләләрне колачлап ала. Ул аларны әсәрнең сәнгатьчә камиллегенә зыян китерми генә мәйданга чыгара, укучыга тәкъдим итә.
Әсәр авыл хуҗалыгы белән заманча идарә итү, хезмәткә мөнәсәбәт, яшь буынны тәрбияләү, кешенең коллектив һәм үзе алдындагы җаваплылыгы, намуслылыгы кебек мөһим мәсьәләләрне күтәрә. Авыл темасына язылган повестьларның күбесендә җитәкче образын тасвирлауга зур урын бирелә. Яңа тип кадрлар тәрбияләү үтә кирәк бер чорда Вакыйф Нуруллинның «Аккан су юлын табар» повесте бик вакытлы була. «Аккан су юлын табар» әсәрендә хуҗалык җитәкчесе – колачлыэшлиалучычын хуҗа. Ул зур максатлар, җитди уйлар белән яши, үзе артыннан башкаларны да әйди, кешеләрарасындагы кешелекле, эшлекле мөнәсәбәтләр өчен көрәшә.
«Аккан су юлын табар» повесте Кукмара районында эшләгән, җитәкләгән колхозы алда барган колхоз рәисе турында. Аның яхшы эшләгәнен күрә алмыйлар, партиядән дә чыгаралар. Җитәкче эшсез кала. Ул чактагы өлкә комитеты секретаре Табеев райком секретарена аңа артта калган колхозны бирергә куша. Колхоз рәисе аны өч ел эчендә алдынгылар рәтенә чыгара. Әлеге китабын укыганнан соң, язучыдан: «Син колхоз рәисе булып эшләдеңме әллә?» – дип сораучылар да була. Язучы, аны язганда, авыл хуҗалыгы турында күп укый, бөтен нечкәлекләрне өйрәнә.
Әсәрнең төп герое – Булат. Ул 24 ел буе колхоз рәисе булып эшләгән. Шул 24 ел эчендә ниләр генә күрмәгән дә, кемнәр белән генә эш итәргә туры килмәгән аңа.
Ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән. Бу орден – Булат агайның тыныч хезмәттә алган беренче ордены. 24 елга бер орден әллә ни күп түгел, билгеле.
Ләкин Булат агай өчен бик кыйммәтле орден була ул. Аның урынында башка кеше булган булса, түзәр идеме икән? Бервакыт хәлләр шуңа барып җитә, хәтта эшеннән һәм партиядән чыгарылып торган көннәре дә була, ләкин ул сынмый һәм сынатмый. Әсәр 24 ел – 24 дәфтәрдән тора. Язучы кулына барысы да бер кулдан, беренче битеннән соңгы битенә кадәр язып тутырылган дәфтәрләр килеп эләгә . Автор үзе билгеләп үткәнчә, ул аларга берни дә өстәмичә, бер җирендә киметмичә, Булат Вәлиев үзе язганча, бастырып чыгарырга дигән нәтиҗәгә килә.
Бу дәфтәрләр гади дәфтәрләр түгел. Монда бер Булат агайның язмышы гына түгел, төптәнрәк уйлап карасаң, халык язмышы чагылган.
Әсәр Булат Вәлиевнең үз башыннан үткәннәрне искә алып язган дәфтәрләре формасында иҗат ителгән. Вакыйгаларны үзәк герой исеменнән сөйләтү яисә аның искә алуы, уйланулары аша тасвирлау – Вакыйф Нуруллинның беренче повестьларыннан ук башлап дәвам иттерелә, камилләштерелә килгән адым. Әлеге алым укучыны тиз арада мавыктыра, үзенә ияртә, вакыйгаларга алып кереп китә. Вакыйгаларның аерым образ исеменнән сөйләнүе, беренче карашка, язучының җиңел юл эзләве булып та тоелырга мөмкин. Әмма бу форма төп герой – колхоз председателе Булат Вәлиевнең гыйбрәтле тормыш юлын, аның дөньяга һәм кешеләргә мөнәсәбәтен киң һәм ышандырырлык итеп күрсәтеп бирүгә хезмәт итә. Автор кеше күңеленең тирәнлекләренә үтеп керә.
Булат Вәлиев – эре планлы заман герое, шул чорның актив гражданы, принципиаль, башлаган эшен ахыргача башкарып чыгарга сәләтле шәхес. Аның бу сыйфаты колхоз хуҗалыгын торгызу өчен үз-үзен аямый эшләве, хезмәткә мөнәсәбәтендә генә түгел, дөньяга карашы, кешелеклелеге, югары әхлаклыгында да ачыла. Булатның каршылыкларны бер-бер артлы хәл итеп, җиңеп яшәвен, авылдашлары алдында зур ихтирам казануын аның шәхси тормышындагы конфликтка гына кайтарып калдыру дөрес булмас. Аңа көч бирүче чыганак Шәйхине уздырырга, Шәйхидән өстен булырга тырышырга түгел, ә күпкә җитдирәк. Җаны-тәне белән үз эшенә бирелгән җир кешесе, үз халкының, ватаны һәм партиянең намуслы бер вәкле ул. Шуңа күрә дә ул бөтен барлыгы белән үзенә җәлеп итә, үзе белән бергә авыл хуҗалыгының бүгенге проблемалары өстендә уйланырга, аларны хәл итүдә дөрес һәм туры юлны эзләргә, табарга чакыра. Ул үзенең эшлеклелеге, принципиальлеге һәм югары әхлаклылыгы белән җитәкченең нинди булырга тиешлеген укучыга бер кат искәртеп тора.
Әдәби образ Булат Вәлиевнең тормышта шулай ук конкрет прототибы бар. Ул – Кукмара районының “Восток” колхозы рәисе Гафият Гарифуллин.
Андрей Васильевич Степанов… Аның язмышы гел җир, кырлар белән бәйле. Чирек гасыр буенча берөзлексез колхоз рәисе булып эшләү дәверендә җир-ананы яшәүнең төп чыганагы итеп саный. Бар көчен, белемен, сәләтен аның кодрәтен арттыруга җигә, башкаларны да шуңа өйрәтә.Үз чиратында җир дә игенче алдына бурычлы булып калмый. Хуҗалык 1982 елда дәүләткә 5,5 план күләмендә ашлык сата. 1983 – 1984 елларда да Габдулла Тукай исемендәге колхоз ашлык сату буенча иң югары нәтиҗәләргә ирешә. Андрей Васильевич ишле гаиләдә үсә, замананың төрле михнәтләрен күрә, бер телем икмәккә тилмереп үскән чаклары да була. Василий дәдә белән Анисия түтинең сигезенче баласы булган Андрей үзен белә башлаганнан бирле шул михнәткә каршы көрәшә. Ә чын бәхетне ерактан түгел, якыннан гына, “крестьян йөрәге” дип аталган кырдан эзләргә кирәк икән. Андрей Васильевич белә: җирне кадерләсәң – юмартлыгын кызганмас.Ул партия чакыруы буенча 30 меңчеләр сафында КПСС райкомы аппаратыннан колхозга председатель булып киткән. ”Председатель Степанов – борынгылар тәҗрибәсе белән фән казанышларын оста бәйли белүче белгеч-җитәкче ул”, – дип искә алалар аның турында.
…Алтмышынчы еллар башы. Бөтен тирә-як колхоз-совхозлары, печәнлекләрне бетереп, кукуруз чәчү белән “җенләнә”. Ә Степанов, кукуруз белән бергә, үлән чәчә. Шелтә алса ала, әмма Степанов үлән чәчүле басуларны бетерми. Крестьянның гомер-гомергә терлегенә печән ашатканын ул яхшы белә. Аны рационнан чыгарып ташлау зур хата булыр иде. Вакыт исә аның хаклыгын күрсәтә, колхозда районда беренчеләрдән булып, торф чыгару отряды оештырыла.Ул отряд компост, черемә чыгару, аммиак суы ташуга яраклаша…
…Октябрь Революциясе һәм “Почет билгесе” орденнары кавалеры Андрей Васильевич Степановның председатель булып эшли башлавына 25 ел туган көнне радио, газеталар шатлыклы хәбәр китерә: авыл хуҗалыгын үстерүдәге зур уңышлары өчен, РСФСР Югары Советы Президиумы Указы белән аңа “РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә.
Ул повестьларда сурәтләнгән геройлар да, кагыйдә буларак, тормышның үзеннән алынган. Аларда, автор фантазиясеннән бигрәк, документальлек өстенлек итә. Вакыйф Нуруллин повестьларында сурәтләнгән геройларның документаль булуы белән бергә, алар – тулы канлы, җанлы әдәби образлар.
Вакыйф абыйның матур стиль белән язылган әсәрләрен укый башлагач, алардан аерыласы килми, алар бер сулышта укыла. Шул чакта аның каһарманнары белән бергә яшисең, шул вакыйгалар эчендә кайныйсың. Алар белән бергә шатланасың, бергә борчыласың. Каһарманнары – кызыклы, югары әхлаклы кешеләр. Ул аларның эчке дөньяларын оста итеп сурәтли. Аның әсәрләрендә безнең замандашлар. Бүгенге көндә күпләргә җитмәгән патриотик һәм әхлак тәрбиясе аның әсәрләрендә кызыл җеп булып сузылып бара.
Вакыйф Нуруллин, көтелмәгән яңа форма, гадәттән тыш вакыйгалар табарга омтылып, өзлексез эзләнүләрдә булган, форма өлкәсендәге эзләнүләрне үзмаксат итеп куйган язучы түгел. Шул ук вакытта аны салынган сукмак һәм әзер юллардан атлаучы дип тә булмый. Традицион формада яза, әмма һичкем белән бутау мөмкин булмаган үз стиле, үз алымнары бар. Аның әсәрләрендә сурәтләнгән геройлар укучы өчен чит-ят түгел, алар күп кенә яклары белән безнең әйләнә-тирәдә яшәүче үзебез белән көн дә аралашучы кешеләрне хәтерләтә. Ләкин шул ук вакытта ул язмышлар әсәрне укый башлагач та үзләренә җәлеп итә, уйландыра, борчуларга сала, укучының рухын, күңелен биләп ала.
Вакыйф Нуруллинны сан һәм күләм артыннан куучылар исәбенә кертү мөмкин түгел. Өч елга уртача күләмле бер повесть биреп бару язучының акрынрак, салмаграк эшләве турында сөйләмиме икән?! Шул вакытта әдипнең иҗади активлыгын әсәрләре күләменнән чыгып кына билгеләү дә дөрес булмас иде. Эш күләмдәмени!
Вакыйф Нуруллинның һәр әсәреннән телевизион спектакль эшләрлек, аларда – һәркем өчен гыйбрәтле язмышлар. Заманалар үзгәрсә дә, аның язган повестьлары бүген дә актуаль, киләчәктә дә шулай булачак. Алар беркайчан да искерми торган саф, керсез мәхәббәт турында. Һәркайсы – яшьләрне тәрбияли торган әсәрләр. Язучының әсәрләре барысы да тормыштан алынган, геройлары хезмәт кешеләре, үзе аралашкан, очрашкан кешеләр. Аның әсәрләре уйландыра, укучы белән ике арада күпер сала.
Вакыйф Нуруллинның әсәрләре башка телләргә дә тәрҗемә ителгән, шуңа күрә аны һәр җирдә яратып укыйлар. Аеруча җитди хезмәтләре – “Если бы не ты…”, “Грозовая молодость”, “Расплата” һ. б исемнәр белән рус телендә, шулай ук кайбер әсәрләре украин, таҗик, азәрбайҗан, казах, каракалпак телләрендә дә басылып чыкты. В.Нуруллин үзе дә – сугыш ветераны, подполковник С.Таҗетдиновның хәрби истәлекләрен, Мурад Аджиның борынгы бабаларыбыз турындагы хезмәтен, Р.Мостафинның герой-шагыйребез Муса Җәлилгә багышланган әсәрен татарчага тәрҗемә итте.
Әдәби иҗат эшеннән һәм хезмәт вазифаларыннан тыш, В.Нуруллин – җәмәгать эшләрендә дә актив катнашкан һәм сәләтен күрсәткән язучы. 1974 – 1977 елларда ул Татарстан язучылар берлегенең партия оешмасын җитәкли (1969 елдан хәзергәчә ул үзен компартия әгъзасы итеп саный); ун ел дәвамында Татарстан язучылар берлеге идарәсе әгъзасы булып тора; Казан шәһәр Советына депутат итеп сайлана. 1993 елда чыга башлаган “Казан-Казань” журналын оештыруда якыннан катнашып, ике ел шул журнал редакциясендә бүлек мөдире булып эшли, хәзер дә журналның редколлегия әгъзасы булып тора. 1995 елдан В.Нуруллин – Татарстан Милли музееның фәнни-методик советы, редакция советы һәм музейның фонд-сатып алу комиссиясе әгъзасы, “Казанские истории” газетысының редколлегия һәм “Мирас” журналының редсовет әгъзасы.
В.Нуруллин 1972 елдан – Татарстанның, 1985 елдан Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре дигән мактаулы исемнәр йөртә.